news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Игорёк дигән могҗиза» — Винарис Ильегетнең гаиләсе ишәйгән

Җырчыга дуслары сөйләшә һәм җырлый белә торган попугай бүләк иткәннәр.

news_top
«Игорёк дигән могҗиза» — Винарис Ильегетнең гаиләсе ишәйгән
Рамил Гали

Винарис Ильегетнең Игорёк исемле якын дусты барлыкка килгән. Игорёк бик акыллы: сөйләшә, җырлый һәм ачулана белә икән.

«Миндә хәзер менә шундый могҗиза яши. Мондый попугай турында бик күптән хыялланган идем», — дип сөйләгән җырчы үзенең телеграм каналында. Игорек исә, хуҗасының сүзләрен җөпләп, сызгырып куйган.

Попугайны Винариска дуслары туган көненә бүләк иткән. Җырчы телеграмда гомер бәйрәменең башка бүләкләре белән дә мактана. Алар арасында матур флорариум, ашый торган букет һәм Винарисның чигелгән кафтан кидертелгән сыны да бар.

Винарис Ильегет: «Бала алып кайтырга курыксак та, тырышып карарбыз»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар