Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Игорь Стрелков, экстремизмда гаепләнеп, 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде

news_top_970_100
Игорь Стрелков, экстремизмда гаепләнеп, 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде

Мәскәү шәһәр суды Игорь Гиркинны, экстремизга өндәүләре өчен, («Җинаять кодексы»ның 280нче маддәсенең 2нче бүлеге) 4 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем итте, дип хәбәр итә РИА Новости. Аңа шулай ук 3 ел буена Интернетта администратор булып эшләү тыела.

Игорь Иванович Стрелковның чын исеме – Игорь Всеволодович Гиркин. Ул – элекке ФСБ хезмәткәре, 2014 елда «рус язы» («русская весна») вакытында танылды. Ул – Донбасстагы ополчение җитәкчесе, нәкъ менә аның җитәкчелегендәге хәрби отрядлар беренче булып баш күтәрде. 2014 елның маеннан августына кадәр – Донецк Халык республикасында оборона министры. Соңгы елларда блогер һәм публицист буларак танылды. 2022 елның ноябрендә Гаагадагы суд Игорь Стрелковны, 2014 елның җәендә Донецк тирәсендә Малайзия авиакомпаниясенең «Boeing 777» пассажир самолетын бәреп төшерүдә гаепләп, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.

Прокурор Стрелковка 4 ел һәм 11 ай сораган булган (бу маддә буенча максималь җәза – 5 ел). Суд ябык режимда барды. Стрелковны 2022-2023 елларда «Телеграм» каналында 2 экстремистик пост чыгаруда гаепләделәр һәм былтыр 21 июльдә кулга алдылар. Игорь Стрелковның сүзләре буенча, аны «Телеграм» каналда, Кырымны Украинага бирәләр дип, һәм хәрбиләргә түләнгән акча белән булган проблемалар язуда гаепләгәннәр.

Стрелков үзенең гаебен танымаган. Адвокаты бу карарны кабат мәхкәмәгә бирәчәген әйткән.

Стрелковны яклаучылар аны президентлыкка кандидат итеп тә тәкъдим итмәкчеләр иде, әмма Игорь Стрелковның имзасы булмау сәбәпле, моны эшли алмадылар.

Игорь Стрелков Мәскәү татар Штабында: «Рус дөньясына татарлар да керә, бу – уртак дөнья»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100