Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Игорь Стрелков Мәскәү татар Штабында: «Рус дөньясына татарлар да керә, бу – уртак дөнья»

Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеевның 2014 елда Украинаның көнчыгышындагы хәрби бәрелешләрдә актив катнашкан Игорь Гиркин-Стрелковны кунакка чакыруы социаль челтәрләрдә гауга чыгарды. «Интертат» Ямалиевтан ни өчен бу адымга бару сәбәбен сораштырды. Сөйләшү татар җәмәгатьчелегендә ни өчен ике лагерь булуын аңлата кебек.

news_top_970_100
Игорь Стрелков Мәскәү татар Штабында: «Рус дөньясына татарлар да керә, бу – уртак дөнья»
  • «Мәскәү татарлары Штабы» суд карары нигезендә юкка чыгарылса да, оешманың социаль челтәрләрдә аккаунтлары яши. Рөстәм Ямалиевны да шул оешма вәкиле буларак атыйлар, гәрчә ул штаб юкка чыгарылганнан соң рәсми рәвештә «Татар милли конгрессы» татар милләтенә һәм төрки халыклар үсешенә ярдәм төбәкара иҗтимагый оешмасының президенты булып санала.

Мәскәү татарлары Штабы 1997 елда үз вакытында ТАССРның беренче секретаре булган Фикрәт Табеев инициативасы белән оештырылган «Эшлекле кешеләр клубы»ның дәвамчысы санала. Оешма үз максаты итеп татар телен һәм мәдәниятен саклауны, Мәскәүдә татарларны берләштерүне, Татарстаннан килгән яшьләргә ярдәм итүне куя. Оешманың җитәкчесе – Рөстәм Фәиз улы Ямалеев.

  • Игорь Иванович Стрелков (чын исеме Игорь Всеволодович Гиркин, «Стрелок» позывноена бәйле рәвештә «Стрелков» фамилиясе белән таныла) 1970 елда Мәскәүдә туган хәрби, ФСБ хезмәткәре. 2014 елда Украинаның көнчыгышында барган хәрби хәрәкәтләрдә актив катнашкан кеше, апрель – июль айларында Славянск шәһәрендә Украина хәрби көчләренә каршы, соңыннан, шәһәрне калдырып киткәннән соң, Донецкида сугыш хәрәкәтләрен җитәкли. Танылмаган «Донецк халык республикасы»ның сәяси, хәрби җитәкчеләреннән. Гаага суды аны Малайзиягә оча торган пассажир «Боингын» бәреп төшерүдә гаепле дип табып, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.

Стрелков хәзерге вакытта актив рәвештә публицистика белән шөгыльләнә, Украинада барган вакыйгалар турында яза. Россия хәрби җитәкчелеген тәнкыйтьли, хәрби операцияне тиз һәм нәтиҗәле алып баруны таләп итә. Махсус хәрби операциядә катнаша алмавы турында берничә тапкыр белдергәне булды.

Рөстәм Ямалиевтан ни өчен Гиркин-Стрелковны татар оешмасына кунакка чакыруын сорадык.

– Штабта безнең бик кызык, гадәти булмаган булмаган кешеләр була. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Татарстаннан бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец килде. Без гуманитар ярдәм белән дә шөгыльләнәбез. Менә бер кеше, акча җыеп, хәрби операциягә протезлар илтү белән шөгыльләнә. Протезлар бик кирәк. Менә аны да чакырдык.

Штабка Гиркин-Стрелков Игорь Всеволодович килде. Бик кызык чыгыш ясады ул. Ул тарихны, татар тарихын бик яхшы белә. Бик кызык чара булды да, без аны икенче көнне яшьләр янына да чакырдык. Шулай 2 көн булды бездә. Без аны видеога да төшердек.

Стрелков – бик кызыклы әңгәмәдәш, бик укымышлы, эрудицияле.

Ул килгәч, безгә карата интернетта тәнкыйть чыкты – нигә сезгә шундый кешеләр килә, диләр. Минемчә, шундый гадәти булмаган, кызыклы кешеләрнең яшьләр белән очрашуы, сөйләве яхшы.

Стрелковның сәясәте нинди соң? Ул яшьләргә безнең нигә көрәшүебезне, бу ...ның [махсус хәрби операция] нигә кирәген аңлатты. Нинди максат белән с...шабыз? Ни дисәң дә, аңлату эшләре азрак бит. Җәмгыятебез дә [махсус хәрби операция]нең асыл максатын ныклап аңлап белми.

Стрелков: «Без – православ Россия, Россиянең нигезе – православие», – ди.

Безнең мөселманнарның нигезе бар – гаилә, ир, хатын, традицион кыйммәтләр. Без шул традицион кыйммәтләрне бездән алмасыннар өчен көрәшәбез. Стрелков безнең яшьләргә менә шулар турында бик яхшы итеп чыгыш ясады. Яшьләр аңа күп сораулар бирде.

Аннары ул тулысынча татар тарихына кереп китте. Алтын Урда турында сөйләде, революция вакытларын, ничек татарлар ул вакытта хәрәкәт иткән... Троцкий, Ленинны бик яхшы белә ул, нинди съездлар узган...

Ничек сөйләде инде ул? Комплиментар рухтамы, тәнкыйди рухтамы?

– Ул аңлатты: безнең татар – дәүләт төзүче халык. Россиядә һәрвакыт татарлар булган. «Рус дөньясы» дигән төшенчәгә татарлар да керә. Ул «Рус дөньясы» дип атала гына, ә бу – уртак дөнья, шул исәптән, татарларныкы да.

Махсус хәрби операциядәге кайбер хәрби җитәкчеләр нык әзерлекле түгел, дөрес булмаган карарлар кабул итә. Ул шуңа чын күңелдән борчыла, әзрәк шул темага кагылды. Чөнки ул бу эшләрнең башында торган, әлбәттә, хәзер бара торган хәлләрне ул көтмәгәндер дә. Иң мөһиме – ул җиңүгә бик нык ышана, куелган курсның дөрес сайлап алынганлыгына ышана. Ул, башка юл юк иде, ди, шушы вакыйгаларны гына башларга кирәк иде, безнең эшебез хак, җиңү безнең якта булыр, ди.

– Кайчан җиңү көтә инде ул?

– Кайчан? Ул моның күп факторларга бәйле икәнен әйтте. Ни өчендер, хәтта җиңүне дә ул турыдан-туры Кытай җитәкчесенең визиты белән бәйләде, шуның белән аңлатты. Монда күп факторлар тәэсир итә.

Гомумән алганда, яшьләр өчен шундый позитив әңгәмә булды. Хәзер интернетта безнең адреска бик күп тәнкыйть – «ни өчен андый кешене үзегезгә якын китерәсез, бигрәк тә яшьләр белән аралашырга андый кешене чакырасыз» диләр. Мин монда экстремизм яки шундый башка нәрсә юк дип саныйм. Аның сәясәте – чиста, үзәк сәясәт.

– Гиркин-Стрелков үзен Украинада (Донбасста) сугышны башлаган кеше дип атады. (2014 елда «Завтра.ру» сайтына интервьюсында «Спусковой крючок войны все-таки нажал я», – дип белдерде. – Интертат.).

– Беләсезме, ул – билгеле шәхес. 800 мең язылучысы бар. Мөгаен, аның сүзләрен журналистлар бозып күрсәтәдер, ул моны күз алдында тотмагандыр. Әйе, ул ополчение җитәкчесе булган, бөтен бу нәрсәне башлаган, күреккә баскан, әйе. Ләкин ул, башка чара булмады, ди. Алар сугыш күрегенә баскан, бу – закончалык, чөнки башка чара булмаган: я алар безне, я без – аларны. Владимир Владимирович әйткәнчә, «Әгәр сугыш көтелә икән, беренче сугыгыз».

– Хәзерге заманда бөтен әйберне дә язарга ярамый. Әмма сез үзегезне нәрсә өчен тәнкыйтьләүләрен аңлыйсыздыр бит?

– Безне Гаага суды тарафыннан хөкем ителгән кешене мәйданыбызга китергән өчен тәнкыйтьлиләр. Бу вакыйгаларның башында торган кешенең безнең мәйданчыкта барлыкка килүе өчен. «Бу татар ...ы түгел, татар вакыйгалары түгел, алар безгә кагылырга тиеш түгел» дип санаучы кешеләр безне тәнкыйтьли. Менә шундый пландагы тәнкыйть.

Ләкин без уртак илдә яшибез. Ничек татарларга кагылмасын? Аларның да балалары бар, алар да уртак ил булган Россиядә яши. Шуңа күрә, Россиягә яныйлар икән, бу – уртак проблема, уртак максатлар. Без аларга шулай дип җавап бирәбез.

Яшермим, безнең яшьләребезнең бик күбесе илебездән китте, Казахстанга күченделәр, хәрби хәрәкәтләрне якламаучы яшьләребез бик күп. Алар аңламыйлар. Китүчеләр – безнең эшләп бетермәвебез, идеологик эшчәнлегебездә ниндидер кимчелек. Күпләр соңыннан кире кайтты, Төркиядән кайттылар – без аларга бер претензия дә белдермибез. Алар белән аралашуыбызны дәвам итәбез, бу теманы күтәрмибез.

Кешеләрнең ...ны [махсус хәрби операция] якламавына килгәндә. Алар аны аңларга теләми. Илдә татарлар аерылып тормый, татарлар – Россиянең бер өлеше, татарлар – дәүләт төзи торган халык. Татарлар – һәрвакыт безнең Ватаныбыз сагында, аның чикләрендә торган, илебезне яклаган, алгы сафларда торган халык. Чөнки безнең татар халкының холкы гадәти түгел. Без каһарманлыгыбыз, үз-үзебезне аямау, «Россия өчен, Ватан өчен» дигән идеология белән аерылып торганбыз. Шуңа күрә, бу очракта аңлату эше аз булган, дип саныйбыз. Шуңа, көчебез җиткәнчә, Россия – уртак илебез, без барыбыз да аның өчен җаваплы, барыбыз да аның өчен көрәшергә тиеш, дип аңлатырга тырышабыз.

– Димәк, тәнкыйтьне кабул итмисез?

– Тәнкыйтьне кабул итмибез. Әмма бу кешеләр гаепле түгел, алар – аңлату эшләре җитәрлек булмау корбаннары, дип саныйбыз. Аларның безне шулай тәнкыйтьләвендә, чит илләргә китүләрендә без гаепле.

– Сез үзегез Стрелковны гаепләмисезме?

– Мактау яки гаепләү өчен, дөресен әйткәндә, мин аның эшчәнлеген бик яхшы белмим. Ләкин аның бездә 2 көн дәвамында чыгыш ясавы буенча, (мин аны бик игътибар белән тыңладым), кабатлыйм, аның тарихны искиткеч яхшы белә, Россия тарихын, татар тарихын, татар үсеше тарихын бик яхшы белә икәнен аңладым.

(Безгә бүленергә туры килде. Бераздан сөйләшүне дәвам иттек).

– Менә сез хәзер Украинада барган вакыйгаларга сәбәпче булган кешеләрнең берсен чакырдыгыз. Бу татар халкы башлап җибәргән хәлләр түгел, татар аларга мәҗбүри килеп кушылды. Сезгә нәкъ менә шул хакта комментарийлар язалар – сез аларны укыйсыздыр бит?

– Без ул тәнкыйтьне карыйбыз, укыйбыз, без әзрәк кайгырабыз. Ул комментарийларга түгел. Без ул кешеләр өчен кайгырабыз: алар бит – татар егетләре. Аңламыйча әллә нәрсәләр язалар. Аңламыйлар нигә бу ... [махсус хәрби операция], аның мәгънәсен. Без аларның аңламавына борчылабыз. Бер илдә бит без торабыз. Безнең бит татарларны бу илдә бүлеп булмый, без – бергә, без – бер ил.

– Бу ...ны [махсус хәрби операция] гаепләүчеләрнең позициясе – нәрсәгә без аны гомумән башладык, чит ил җирендә без нишлибез? Шундый сорау туа бит инде. Кешеләр үлеп кайта...

– Украинада бит күп кеше йөри, күп кеше моны аңлый. Анда бит шул фашизм, экстремизм, ул килеп җитте безнең чикләргә. Без бу әйберне башламасак, алар үзләре аны башларлар иде. Шул фашизм, нацизм эпидемиясе безгә килә иде. Без аны чик буенда туктаттык.

– Без ... [махсус хәрби операция] башламасак, алар безгә бәреп керә иде, дигән сүзләрне сез чын күңелдән ышанып әйтәсезме?

– Мин нәрсә уйлыйм: бу сугыш алдыннан алар ничә ел алдан тотындылар бит Ютубта – безнең президентны хурлап, безнең сәясәтне хурлап, Көнбатыш Европаның сәясәтен мактап. Ул бер җенестәге гаиләләр… Безнең кыйммәтләрне таптарга әзерләр бит. Фашизм, Ватан сугышы бара. Безнең һәркайсыбызның бабасы Ватан сугышында үлгән. Алар бит боларның барысын да салып таптарга әзер. Яңа тарих язарга һәм аны яңача аңлатырга телиләр.

Без хәрби экспертларны чакырабыз, Әфганстаннан хәрбиләрне, генераль штабтан күп хәрбиләребез бар. Алар безнең белән аңлату эшләре алып бара һәм без, илне, рухи кыйммәтләрне, гаилә традицияләрен саклау өчен, бу – бердәнбер дөрес юл булган, дип уйлыйбыз. Без хәзер боларның барысының сагында торабыз.

– Каршы яктагы фикерле кешеләрне дә чакырачаксызмы штабка?

– Гаепләүче яшьләребез бар, без алар белән аңлату эшләре алып барабыз. Бу эшне генераллар, лейтенант, полковниклар алып бара, алар – Әфганстандагы, Сириядәге сугышны кичкән кешеләр. Алар безгә килә һәм аңлату эше алып бара. Безгә Донецкидан, фронттан да киләләр. Алгы сафтан, фронттан ук штабка киләләр һәм шулай ук аңлату эше алып баралар.

Фронтта бар да гади генә түгел икәнен беләбез. Катлаулы хәлләр бар. Шулай да, без җиңәрбез, дип уйлыйбыз. Безнең эшебез хак икәненә ышанабыз.

– Каршы яктагы фикерле кешеләрне чакыра алабыз, дидегез, ә сезне гаепләүчеләрне чакыра алыр идегезме?

– Гаепләүчеләр безгә интернетта бик күп язалар. Без җавап бирәбез. Без аларны да чакыра алабыз. Рәхим итсеннәр, алар белән өстәл янына утырабыз, сугышлар кичкән кешеләр-экспертларны чакырабыз да, аргументлар белән... Миңа калса, бездә аңлату эшләре җитми. Ютубка гына карагыз – безнең яшьләргә нинди зур басым ясала. Яшьләрнең акылына ничек тәэсир итәргә телиләр. Шуңа күрә безгә барыбыз бергә көрәшергә кирәк, хәзер һәркайсыбызга да бәйле бу. Һәркем үз участогында моңа каршы реакция бирергә тиеш.

– Ничек уйлыйсыз, татар милләтенә кайсы яклап күбрәк куркыныч яный? Көнбатыш дөньясыннан татарга куркыныч яный идеме соң? Алар безнең телебезне алырга мөмкин идеме, татарны телсез калдырырга?

– Көнбатыш дөнья – бит ул Көнбатыш. Без татарларның безнең Россиябез бар. Ул Россия өчен без гомер буе көрәштек, ул Россияне без гомер буе коткардык, без аның эчендә торабыз, Россия ул – безнең өй, Россия ул – безнең ил. Ә Көнбатыш безгә – Россиягә, шул исәптән, татарларга да – үз идеологиясен тагарга тели, «уртак гаиләләрдән» башлап, аңлашылмый торган ризык, аңлашылмый торган идеология белән тәмамлап. Менә бит ул ничек.

– Менә татарлар җанисәп вакытында 600 меңгә кимеде, монда Көнбатышның катнашы бармы?

– Татарлар кимеде 600 меңгә, без аңа бик нык кайгырдык. Аптырадык башта. «Салкын душ» булды бу безгә. Аннан соң инде бик яхшы итеп Данис Фәнисович (Шакиров – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе) әйтте. Без уйлыйбыз, югалган 600 мең татар ул шул милләтен күрсәтмәгән 10-15 миллион эчендә. Без хәзер ай саен җыелабыз, моның өчен җаваплы кешебез бар. Монда финанслау кирәк — бушлай бу нәрсә булмый. Киләсе җанисәпкә әзерләнә башларга кирәк.

– Юк, минәйтәм, Көнбатышның җанисәптә татарның кимүенә катнашы бармы соң?

– Көнбатышныңмы?

– Әйе. Көнбатыш киметмәде бит татарны, ә сез, Көнбатыш гаепле, дисез.

– Юк, татарны Көнбатыш киметмәде, татарны киметте 3 әйбер: пандемия, алама санау; өченчесе – безнең сабырлык, безнең юашлык. Әрсезлек безгә җитмәде. Менә шундыйрак хәлләр.

– Юк, менә сез, Көнбатыш гаепле, дисез...

– Көнбатыш халык санын алуда гаеплеме? Юк, халык санын алуда Көнбатыш гаепле түгел.

– Мин нәрсә әйтмәкче булам: сезнең әйтүегезчә, без көрәшәбез, сугышабыз Көнбатыш белән, үзебезне саклап калыр өчен. Шулай да, чынлыкта безне Көнбатыш түгел, ә башка нәрсә киметә.

– Безне киметәбез без үзебез. Һәрбер татарга үзенең урынында кирәк көрәшергә татар теле, татар милләте, татар рухы өчен. Безнең һәрберебездән тора ул.

– …та [махсус хәрби операция] җиңеп чыккач, татарга яхшы буламы?

– Ничек инде татарга? Без бит бер илдә яшибез. «Без махсус операциядә җиңеп чыксак» – андый сүз була алмый. Без теләсә нинди очракта да җиңеп чыгабыз. Безнең Россия җиңеп чыга, татарлар белән бергә.

– Аннары татарга яхшы буламы соң бу?

– Безнең илгә яхшы була, ә без бит шул илдә торабыз.

– Димәк, безгә дә яхшы булачак?

– Безгә дә яхшы булачак, әйе. Безнең бер Президент бар, безнең бер ил бар, безнең бер проблема бар. Менә шул.

– Нинди?

– Проблема: тел, милләт, рух, иман. Менә шулар инде.

(Безгә тагын бүленергә туры килде. Шуның белән сөйләшүне төгәлләргә туры килде).

Штаб каналында Стрелков белән очрашуның бер өлеше куелды.

Очрашу вакытында Игорь Стрелковның әйткән кайбер фикерләре Ютубта дөнья күрде. Менә аларның кайберләре:

«Мин рус националисты. Һәм монда бернинди гаеп тә күрмим. Минемчә, националист үз мәдәниятен яратучы кеше. Националист ул нацист түгел. Украинада националистлар түгел, нацистлар».

«Мин русларны Россиядәге яки башка илләрдәге халыклардан өстенрәк дип санамыйм. Мин үз телен, үз чыгышын яраткан кешеләрне хөрмәт итәм».

«Рус дөньясы» – ул Рус империясе һәм аннары Советлар Союзында чикләрендә урнашкан тарихи бердәм мәдәни пространство. Анда рус теле доминант булган. Рус булу өчен рус телен һәм рус мәдәниятен белергә кирәк.

«Милли һәм мәдәни күптөрлелек – ул үсеш булсынга алшарт. Конкуренция булмаганда, деградация барлыкка килә».

«Дөньяны яулап алып, англосакслар үз мәдәниятләрен бөтен дөньяга кертү буенча эшлиләр. Барысы да бертөрле уйласын өчен тырышалар. Шуңа каршы чыгуны алар прогресска каршы чыгу дип атыйлар. Ә алар алга этәргән юнәлешләр ачыктан-ачык бозыклык, әйтик «зәңгәрлек». Гомосексуализм традицион диннәрдә үлем җәзасына лаек гөнаһ, ә алар шушыны алга этәрәләр».

«Безнең попса Көнбатыштан копия итеп алынган һәм Көнбатышта тәкъдим ителгәннең төссез күләгәсе генә».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 март 2023
    Исемсез
    "Мәскәү татар конгресы" Ямалеевның шәхси оешмасы. Халыкны чакырмича, сайлаулар уздырмича төзегән үзен югары менгерү өчен. Шунардан Андрей Гетманов директоры, Бедрос Киркоров совет әгъзасы (ул ук әрмән Конгрессында да утыра). Стрелков кем икәнен яхшы белмибез, ләкин ни өчен яшләр алнына китерәләр Мәскәү православ татарлар оешмасы җитекчеләрен? Алар бит крәшеннәр түгел. Тегеләр матур татарча бииләр, җырлылар, болар - юк. Мәскәүнекеләр - төрк халыкларны чогындырырга гына тырышалар. Сайтларын карагыз: http://tatar.orthodoxy.ru/ Шунадан бу Когресстан халкыбызга файдасы булмас, шәт.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100