Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Игорь Сивов хатыны Нюшаны шәрә килеш видеога төшереп инстаграмга куйган

КВНчы, элеккеге Казан түрәсе Игорь Сивов һәм җырчы Нюша Мальдив утрауларында ял итә.

news_top_970_100
Игорь Сивов хатыны Нюшаны шәрә килеш видеога төшереп инстаграмга куйган
Илнар Төхбәтов

Эшмәкәр, «Четыре татарина» КВН төркеме катнашучысы, элеккеге Казан түрәсе Игорь Сивов Инстаграмга сторис куйган. Аның Сивовның хатыны — җырчы Нюша (Александра Шурочкина) шәрә килеш сурәтләнгән. Бу кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

30 яшьлек Нюша камерага арты белән урын-җир өстендә утырып тора. Аннары камера тәрәзә ягына күчә һәм номердан чыгу юлын, океан күренешен күрсәтә.

Игорь Сивов белән Нюша бу көннәрдә кызлары Симба белән Мальдив утрауларында ял итә икән. 

Алар 2017 елда өйләнеште, туй Мальдив утрауларында булды. 2018 елда аларның кызы туда, аңа Симба дип исем куштылар. Симба — Нюшаның беренче баласы, Сивовның алдагы никахында туган ике улы бар.

  • Игорь Сивов студент елларында «Дүрт татар» КВН командасында уйнады. 2016 елга кадәр Казан башкарма комитеты аппаратын җитәкләде. Шуннан соң FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе булды.
  • Нюша кызына сәер исем кушкан
  • Җырчы Нюша 40 атналык йөкле вакытта ярымшәрә төшкән фотосын күрсәтте
  • Нюша бала табарга җыена: Казан түрәсе аңа Испаниядә йорт алып биргән һәм бала тудыру йортына акча түләгән
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100