Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Игорь Гиркин-Стрелков кулга алынган

news_top_970_100
Игорь Гиркин-Стрелков кулга алынган

ДНРның элекке оборона министры булган Игорь Гиркин (Стрелков) кулга алынган, дип яза РБК.

Шот каналы кулга алынган Стрелков видеосын элгән.

РБК хәбәр итүенчә, Стрелковларның өйләрендә тентү булган. Әлегә билгеле булганча, Стрелковны экстремизмда гаеплиләр. Игорь Стрелковны кулга алу турында аның адвокаты Александр Молохов та раслаган. РБК язуынча, Стрелковны «Вагнер» хосусый хәрби ширкәтенең элекке хезмәткәре күрсәтмәсе буенча тоткарлаганнар.

ЯРИНФОРМ хәбәр итүенчә, Игорь Стрелков өстеннән Ярославльнең элекке депутаты Дмитрий Петровский язган.

«Безнең егетләргә дип акча җыя, ә җыелган акчага хисап тотмый. Соңгы тамчы булып, безнең президентыбыз Путин турында әйтелгән сүзләр булды. Минемчә, илнең беренче кешесен хурлау – җинаять», – дигән ул.

Петровский – «Вагнер» ширкәте хезмәткәре, ул – хирург. «Мин бу эшне башлап җибәргәнмендер дип өметләнәм», – дигән ул аның кулга алынуы турында.

Игорь Стрелковның «Телеграм» каналында аның хатыны Мирослава Регинская язды. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре килгәндә, ул өйдә булмаган. Каравылчы әйтүенчә, Стрелковны кулыннан тотып алып чыгып киткәннәр. «Дусларым аша мин иремне 282нче маддә буенча (экстремизм) гаепләгәннәрен белдем», – дигән хатыны.

  • Игорь Всеволодович Гиркин (псевдонимы – Игорь Иванович Стрелков) — отставкадагы ФСБ офицеры, «Русская весна» символларының берсе. Ул 1970 елда Мәскәүдә туган. Тарихи белем алган. 1992 елда Днестр буенда, аннары Босниядә, Чечняда сугыша. Полковник булып отставкага чыккач, Украинага китә.
  • Игорь (Стрелков) Гиркин – 2014 елда Донбасстагы ополчение вәкилләренең берсе. Ул үзен «Украинадагы конфликтны башлап җибәрүчеләрнең берсе» дип атаган иде. 2014 елда Донбасстагы конфликт Игорь Стрелков-Гиркинның Славянск шәһәренә керүе белән башлана. Игорь Стрелков үзе «спусковой крючок вооружённого конфликта нажал я» дип әйтә. Игорь Стрелков җитәкчелегендәге отряд Славянск шәһәрендә сугышлар алып барды. Малайзия «Боингы» һәлакәткә юлыккач, аны гаепләделәр, соңыннан ул Гаага суды тарафыннан гаепләнде. Шушы вакыйгалардан соң һәм Славянск шәһәрен Украина хәрби көчләренә калдырып чыккач, 2014 елның 14 августта ул Донецкидан китте.
  • Махсус операция башлангач, ул операциядә катнашырга теләвен, әмма үзен читләштерүләрен хәбәр итте.
  • Соңгы ел ярымда «Телеграм» каналларда актив рәвештә махсус операция турында язды, ил җитәкчелеген, барыннан да бигрәк «Вагнер» хосусый хәрби ширкәтен тәнкыйтьләде.
  • Игорь Стрелков Мәскәү татар Штабында: «Рус дөньясына татарлар да керә, бу – уртак дөнья»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100