news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Игорь Дмитриев концертыннан репортаж: «Хыялымны тормышка ашыра алдым»

Татар эстрадасы киңлегендә «кабынып» килүче һәм үзенең искитмәле матур концерт тамашасын күрсәткән Игорь Дмитриевның иҗаты белән берникадәр танышып кайттым. Алдан ук әйтеп куясым килә, мин концертларга йөргән журналист түгел һәм кайбер мизгелләрдә субъектив фикерем белән уртаклашам. Моның өчен гафу итегез.

news_top
Игорь Дмитриев концертыннан репортаж: «Хыялымны тормышка ашыра алдым»
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Игорь Дмитриевның «Әни генә» дип исемләнгән концерты узды. Әлеге тамаша газиз Әнкәйләр бәйрәме көнендә булды. Концерт номерларында күтәрелгән төп темалар – әниләргә, туган якка булган ихтирам һәм мәхәббәт.

«Туган ягым белән горурланып яшим»

Тамашаның исеме «Әни генә» дип аталса да, Игорь Дмитриев репертуарда төрле тематикадагы җырлар урын алганын билгеләп үтте. Сәхнәдә татар, керәшен һәм русча җырлар яңгырады, бу исә артистның күпкырлы талантын исбат итте, күрсәтте. Концертның кульминацион мизгелләренең берсе – җырчының әнисенә чәчәк бәйләме бүләк итүе булгандыр, мөгаен. Бу – күңелләрне җылытучы гамәл тамашачыларның йөрәге кылларын да тибрәндереп җибәрде.

Концерт вакытында, бер мөмкинлек булган арада, җырчы белән сәхнә артында аралашып та алдык. Игорь Дмитриев үзенең туган ягы Питрәчкә булган җылы хисләре белән уртаклашты. Әнисе Балтач районыннан, ә әтисе Питрәчтән булуын да сөйләп үтте.

Питрәч – минем туган ягым, анда якын кешеләрем тора. Аның белән горурланып яшим. Питрәч якын булса да, балачак хисләрен сагынып җырлыйм, ул чакларны искә төшерәм. Керәшен җырларына килгәндә – алар һәрвакытта да йөрәктә. Аларны җырлап үстем. Әби – миңа, мин аңа өйрәтә торган идем. Үзем студент вакытта берәр керәшен җырын өйрәнәм дә аңа җырлап күрсәтәм, – дип сөйләде артист.

Тамашачылар арасында Россия Федерациясе Герое Иван Додосовның әнисе Татьяна ханым да бар иде. Ул Игорь Дмитриевны якташларының горурлыгы, дип атады һәм аның концертының күңелгә үтеп керерлек булуын билгеләп үтте:

Питрәчнең данлы егетләре өчен горурлык хисләре кичерәм. Оештыручыларга, Питрәч районы җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм. Питрәчлеләр өчен горурланып утырам. Һичшиксез, бу тамаша ватанпәрвәрлек рухында да, – дип бәян итте ул.

Ул, шулай ук, концертның кешеләрне бөтен борчылулардан арындырып, катлаулы чакларда вакытлыча булса да тынычлык бүләк итүен ассызыклады.

«Хәләл малай!»

Җырчыны котларга бергә укыган дуслары да килгән иде.

Концертларда ир-ат – ир-атка нәрсә бүләк итә, гадәттә? Коньяк! Ләкин, Игорь керәшен булса да, эчми-тартмый! Хәләл малай, – дип, аның холкына соклануларын белдерделәр. Алар шулай ук җырчыга киләчәктә «Татнефть» аренасында тамаша залын җыюны теләделәр.

Зур хыялның тормышка ашуы

Игорь Дмитриев бу концертны кую идеясе күптәннән – бәләкәй чактан ук һәм студент елларыннан бирле булганын әйтте.

Бүгенге көндә бик күп ротацияләр, аранжировкалар ясатам. Шуннан берәр концерт куеп карарга уйладым, – дип уртаклашты ул.

Әмма филармониядә концерт оештыруның җиңел эш булмавын да искәртте:

Филармониядә концерт кую да җиңелдән түгел, аның чыгымнары да, административ эшләре дә җитәрлек. Шуңа да карамастан, хыялымны тормышка ашыра алдым, – диде ул.

Игорь Дмитриев әнисенә чәчәк бәйләме бүләк иткән мизгел.

Игорь Дмитриевның «Әни генә» концерты – ул туган төбәккә, әниләргә, традицияләргә булган җылы хисләрнең һәм зур хыялның тормышка ашуының якты мисалы да булып кабул ителде. Сүз уңаеннан, тамашачылар арасында блогерлар да шактый күренде.

***

Игорь Дмитриевның «Әни генә» концерты – җыр-моң бәйрәме генә түгел, ә әхлакый һәм рухи кыйммәтләрне – туган җиргә, әнигә һәм үз тамырларыңа мәхәббәтне раслаучы чара иде. Сүз дә юк, бу концерт тамашасы аның киләчәк гастрольләре һәм проектлары өчен ныклы нигез сала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар