news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Игорь Бикеев: «Сайлау участокларында яшьләрнең саны арта»

news_top
Игорь Бикеев: «Сайлау участокларында яшьләрнең саны арта»
Фото: rais.tatarstan.ru

Дәүләт Думасы депутатларын сайлау барышына багышланган матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры Игорь Бикеев сайлауларда яшьләрнең актив катнашуын искәртте.

Аның сүзләренчә, яшьләрнең сәясәт белән кызыксынмавы турындагы фикер Татарстанга туры килми. Казан һәм республиканың башка шәһәрләре студентлар күпләп тупланган үзәкләр булып тора, ди ул. Аның фикеренчә, белемле һәм җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә битараф булмаган яшьләр күп.

«Яшьләрнең ни өчен сәяси яктан актив булырга, сайлауларда катнашырга тиешлеге турында сөйләшкәндә, без уртак мәнфәгатьләрнең мөһимлеге турындагы нәтиҗәгә киләбез. Татарстан халкы өчен икътисади үсеш, куркынычсызлык, белем алу һәм эшләү мөмкинлеге кебек уртак максатлар бар», – диде Бикеев.

Проректор фикеренчә, яшьләргә җәмгыятьтәге процессларны аңларга ярдәм итүдә югары уку йортлары укытучылары һәм экспертларның роле зур. Аның сүзләренчә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы яшьләр советы, шулай ук югары уку йортларында эшләүче яшь сайлаучылар клублары яшьләрнең хокукый белемнәрен арттыруга юнәлтелгән.

«Безнең өчен иң мөһиме – кешенең үз карарын аңлап һәм мөстәкыйль кабул итүе. Бу яктан яшьләр белән алып барыла торган аңлату эшләренең нәтиҗәсен күрәбез. Сайлау участокларында яшьләрнең саны да моны күрсәтә», – диде ул.

Игорь Бикеев

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Әлеге фикерне «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» (НОМ) Ассоциациясе белгече, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рафаэль Фәхретдинов та дәвам итте.

«Мин хәзер генә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый күзәтү үзәгеннән (ЦОН) килдем. Залның якынча 70 проценты яшьләр белән тулган. Шунысы аеруча куандыра: яшьләр биредә бары тик утырып кына тормый, алар үз фикерләрен белдерә, төрле мәсьәләләргә игътибар итә һәм күргәннәрен операторларга җиткерә. Гомумән, яшьләрнең бик актив һәм әзерлекле булуын күрәбез. Алар кыю, туры сораулар бирә һәм шундый ук ачык җаваплар ала», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар