news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Идрис Газиев сәхнәдә 46 ел: «Хисләремне тирән мәгънәле җырлар аша әйтәсем килә»

Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиевның Казанның Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концерты 30 октябрьдә көтелә. Аны «концерт» дигәнгә караганда, «моң кичәсе» дип әйтү дөресрәк тә булыр төсле. Озын көйләр остасы буларак җырчы үзе дә, моңлы шәкертләре дә кич буе милли аһәңнәрен таратачак.

news_top
Идрис Газиев сәхнәдә 46 ел: «Хисләремне тирән мәгънәле җырлар аша әйтәсем килә»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали, Салават Камалетдинов

Яшь чагында укытучы булырга дигән уеннан кире кайтып җырчылыкка укырга кергән Идрис Газиевны язмыш барыбер мөгаллимлек сукмагына алып керә – бүген ул Заһид Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты вокаль кафедра профессоры да. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Идрис Газиев белән «Татар-информ» агентлыгы студиясендә җыр-моң дөньясы, яшьләрне тәрбияләү, киләчәккә планнар турында сөйләштек, шәхси тормышына да кагылып үттек.

«Иҗат тынгысыз булырга тиеш, шул вакытта гына җимешләре була»

Идрис Мөдәррисович, хуш килдегез! Бүгенге Идрис Газиев кем ул, нинди тормышта, нинди уйлар, планнар белән яши? Иҗатында нинди үзгәрешләр бар?

Идрис Газиев тормышны ярату белән мәшгуль. Нинди генә катлаулы чорлар булмасын, тормышны ярату, өмет белән яшәү, яхшы киләчәк турында уйлау кешегә көч бирә, эчендәге уйларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Шунсыз булмый. Җырчы, укытучы, галим буларак өч юнәлештә эшчәнлегемне байтак еллар алып барам. Ходай Тәгалә биргән тавышны дөрес кулланып, күңелгә яткан татар, башкорт җырларын башкарып, иҗади тормышымны баетып, һәрвакыт кызыксыну белән эш итәм. Тынгысызлык дияр идем моны.

Иҗат тынгысыз булырга тиеш, шул вакытта гына җимешләре була.

Гыйльми юнәлештәге ачышлар канатландыра мине. Татар музыка тарихының нечкәлекләрен өйрәнү кызык. XIX гасыр азагы-XX гасыр башында булган татар музыкасы, театр сәнгате ничек аякка басып совет чорына кереп киткән, шул катлаулы чорда җыр сәнгате нинди үзгәрешләр кичергән, шул вакытта эшләгән шәхесләр, көйләнелгән җырлар – галим буларак миңа шулар кызык. Өйрәнмәгән әйберләребез бик күп. Татар музыка тарихы шулкадәр бай. Һәр буын халыкчан сәнгатькә үз өлешен кертә, шул шәхесләрне онытырга тиеш түгелбез. Киң катлам тыңлаучыга җиткерергә кирәк.

Без бит хәзер популяр музыка кулы астында диикме инде. Популяр музыка безне әсир итте, шуңа татар дөньясында татар зыялылары катлавын саклап калу, үстерү, шушы зыялылыкны алга алып бару бүгенге көндә бик актуаль дип уйлыйм. Тирән фикер йөртеп, аралашып, бер-береңнең эчке дөньясын баетып, фикердәшләр табу мөһим.

Элек бит татар зыялылары ничек эш иткән: алар ислам дине нигезләрен дә онытмаган, шул ук вакытта аң-белемгә, дөнья гизәргә омтылган, татарны башка милләтләр рәтенә чыгару өчен тырышкан, рус һәм татар халкы бер дәрәҗәдә булсын дип эш йөрткәннәр. Мәгърифәтчеләрнең идеяләрен кулланып, бүген дә шул әйберләрне алга сөрергә тиешбез. Без татарча фикер йөртә торган катламны югалтабыз. Яшьләрдә шуны тәрбияләргә тиешбез – дәүләт тә, халык та, профессорлар да шул бер уртак максатны күзаллап эшләргә тиеш.

«Халыкның такмакларына да мәгънә салынган хәтта»

Сез элегрәк әңгәмәләрнең берсендә элекке композиторларны яңгыратмыйбыз, халык җырларын, озын көйләрне җырларга теләмиләр дигән борчуыгызны җиткергән идегез...

Озын көйләрне тиешле дәрәҗәгә җиткереп башкаручылар бик сирәк. «Борынгы музыка, аларның заманы үткән, ул музыканы халык тыңламый...» дип, хәзер XX гасырның бөек татар композиторлары иҗат иткән әсәрләрне башкармаска тиешмени инде без?! Татар зыялылары – безнең кем икәнлекне күрсәтүче шәхесләр ул. Минем карашка, аларга карата игътибар җитенкерәми. Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин, Фәрит Яруллин һәм башкалар. Аларның онытылган гаҗәеп җырлары бар. Мин заманында шушы әйберләрне күтәреп чыгып, «Идрис Газиев тәкъдим итә» дигән телевизион тапшырулар циклын да төшергән идем.

Хәзер яшьләр арасында бик талантлы музыкантлар бар – Динар Шәрәфетдинов, Айгиз Хәйдәршин... Аларның җитди музыка җырларга омтылышлары бар, ләкин халыкка үтми, халыкка популяр музыка кирәк дигән шикләре дә бар. Күбесе академик белем ала да музыка өлкәсенә кереп китә. Анда уңышка да тизрәк ирешәсең. Репертуар да икенчерәк төрле...

Без профессиональ музыканы пропагандалауны дәүләт күләмендә алып барырга тиешбез. Ничек кенә булмасын, профессиональ сәнгать – мәдәниятнең дәрәҗәсе күрсәткече. Яшьләр бар, аларны дәүләт ярдәмендә төрле программалар аша алга чыгарырга гына кирәк. Бай мирасны онытмаска! Менә, мәсәлән, Алмаз Монасыйповның юбилей елы узып китте, ләкин бернинди аерым чаралар үткәрелмәде. Нәрсәне аңлата бу? Битарафлыкнымы?! Ә бит аның симфоник музыкасы, җырлары зур өлеш керткән. Алар чын сәнгать әсәрләре. Мин аның «Тукай аһәңнәре» вокаль симфоник поэмасын җырлаган идем. Аларның кайбер әсәрләрен бүген дә заманча аранжировка белән яңа үрләргә күтәрергә була.

Ә халык җырларын карагыз сез, гаҗәеп образларга бай, һәм тирән мәгънә ята бит аларда! Бүгенге җырлар гаҗәеп гади, җиңелчә. Җан ризыгы юк аларда. Җыр ул җан ризыгы булырга тиеш. Аның эчтәлеге сезне хыялларга алып китәргә тиеш. Халыкның еллар буе килгән такмакларына да мәгънә салынган хәтта. «Мәдинәкәй» дигән җырда Шәмшәриф (Дамаск шәһәре атамасы) шәһәрендә «кич ахшамсыз капка ябылмый...» дип җырлана. Безнең халык кайда гына бармаган, кем белән генә аралашмаган – менә шулар халык җырларында чагылыш таба. «Үткән гомер товар түгел, сатып алып булмый аны...» – тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклегенә үзенә бер установка.

Идрис Газиев: «Халыкның еллар буе килгән такмакларына да мәгънә салынган хәтта»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел Габдулла Тукайның 140 еллыгында да Казанда очрашулар үткәрдегез дип беләм...

Казандагы Тукай әдәби музеена мөрәҗәгать итеп, алар үз ризалыгын биреп, дүрт лекция-концерт оештырдым, ай саен бер лекция. Тыңлаучылар бик җылы кабул иттеләр. «Тукай чоры аһәңнәре» дип аталган очрашуда Тукай чорында нинди җырлар яңгыраган, Тукай нинди бәя биргән – шул турыда сүз барды. Тукайның остазы Камил Мотыйгый-Төхвәтуллин журналист, нәшир, җырчы булган. Аңа махсус лекция багышланган иде. Камил Мотыйгый минем өчен бөтенләй башка яктан ачылды. Милләтне алга таба этәрүе граммофон язмаларында чагылыш таба, менә шул XX гасыр граммофон язмалары буенча бик күп материаллар туплап, гыйльми журналларда чыгарып барам.

Габдулла Тукайның үзенең җыр-моңга мөнәсәбәте – аерым тема. «Ишеттем мин кичә» дип аталды ул очрашу.

Аннары Тукай әсәрләрен шагыйрь үзе исән чакта замандашлары – Камил Төхвәтуллин, Троицк шәһәреннән Мөхәммәтҗан Гобәйдуллин яздырган граммофон язмалары сакланган. Тарихта алар бар.

Тукай премиясе лауреаты буларак мин моны башкарып чыктым. Бу коммерция проекты түгел, фәкать мәгърифәтчелек юнәлешендәге эшем. Горурланып әйтә алам: Тукайга багышланган чараларны мин беренчеләрдән булып оештырдым. Казанга килеп, ачышларымны, эзләнүләремне бүлешеп, фикердәш кешеләр табып аралашуыма шатмын.

Кеше белән кеше сөйләшкәндә, эчке дөнья үсә – шушы җитми безгә. Телефонга карыйбыз да, дөнья куабыз. Ә кеше бөтен тереклек иясеннән фикер йөртүе белән аерылып тора бит. Шушында бәхетебез.

Әле менә сүз уңаеннан әйтеп китим: Тукай Клячкин хастаханәсенә киткәнче яшәгән «Амур» кунакханәсе»ндә дә истәлек тактасы юк. Анда программа нигезендә ул яшәгән номерны реконструкцияләп, музей оештырып, кечкенә генә күргәзмә залы ясап булыр иде. «Тукай торган җир...» дип язып, тагын бер үзенчәлекле җир булыр иде ул.

Сез – озын көйләр остасы. Казандагы концерт программасында алар, аңлавымча, күпчелекне тәшкил итәр инде?

Әйе, халык көйләре күп булачак. Заманасында халыктан, җыентыклардан, борынгы язмалардан табып чыгарып сәхнәләрдә яңгыраткан билгеле җырлар да бар. «Казан көе»… «Казаннарга барсаң, дустым…» – гаҗәеп бит, минем Казанга булган мөнәсәбәтем шушы җырда. Әлбәттә, Тукай шигыренә «Әллүки»не башкарачакмын. Әнием сөйләве буенча, картатайның иң яраткан җыры булган ул.

Әти гармунда, тальянда уйнап, әни дә җырлап – балачактан шундый мохиттә үстем мин. Үзем дә баянга кушылып җырларга яратам. Концертта баян, скрипка да яңгыраячак. Ике бүлектән торган концерт программасын тере музыка белән алып барырга тырышачакбыз. Кыллы уен кораллары, камера оркестры, әлбәттә, башкорт курае да була. Башкорт халкының озын көен укучыларым сузып җибәрәчәк. Берсе Башкортстанның халык артисты Заһир Исәнчурин булса, Идел Аралбаев, Вилдан Абраров – атказанган артистлар, халыкара конкурслар лауреаты Юнир Хисмәтуллин чыгыш ясаячак. Алар башкаруында халык җырлары да, эстрада җырлары да булыр.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Татар җыры» фестивалендә мин Казан консерваториясе студентлары белән бер композиция тәкъдим иткән идем. Кыллы оркестр белән шул әсәрне Тимур Мусин, Инсаф Ганибаев, Айгиз Хәйдәршин, Динар Шәрәфетдинов белән бергәләп башкарачакбыз.

Гел егетләрне атыйсыз. Кызлар юкмы әллә сездә?

Бу тенорлар парады. Минем бик күп укучыларым – тенор тавышлылар. Мин үзем дә тенор булгач, репертуарны да шулай сайладым. Тенорлар белән бергәләшеп җырлау сюрприз булачак. Хәтта тенорлар булгач, итальян телендә дә әсәрләр тәкъдим итәргә уйладык. Тамашачы дөрес аңлар дип уйлыйм инде. Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин җырлары да башкарылачак.

Идрис Газиев: «Тенорлар белән бергәләшеп җырлау сюрприз булачак»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Соңгы елларда аерым концертлар эшләү сүлпәнәйде»

Яңа җырлар буламы?

Әле генә мичтән чыккан дип әйтерлеге юк. Эльмир Низамовның яңа яңгыраш, яңа оркестровка белән эшләнгән җырлары бар. Мин бу концертта өр-яңа җыр бүләк итәм дигән максат куймадым. Минем максат – булган әйберләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтә белү. Булган хисләремне, дөньяга карашымны тирән мәгънәле җырлар аша чыгып әйтәсем килә.

Яңалык дигәннән, «Музыкаль сабантуй» тапшыруында Руслан Кираметдинов белән ярышырга туры килде. Ул – минем җырны, мин аның «Мәтрүшкәләр» җырын өйрәнеп җырладым. Минем өчен дә көтелмәгән әйбер булып чыкты. «Көтелмәгән дуэт» дигән әйбер дә бар. Анда без талантлы, үзенә генә хас стиль белән көчле аранжировкалар эшләүче Илгиз Шәйхразыев белән дуэт башкарабыз. Ул җырны концертта да җырлаячакбыз. Үземнең студент белән дуэт булачак.

Әйтергә кирәк, ниндидер фестиваль, концертларга чыгышларга чакыралар, әмма дә ләкин соңгы елларда аерым концертлар эшләү сүлпәнәйде, юк дәрәҗәсендә. «Сольный» концерт булмавы үз нәтиҗәсен бирә инде. Дөрес эшләмәдем. Ике елга бер булса да кабатлап торырга кирәк иде. Тамашачы сине һәрвакыт күрергә тиеш.

Аның сәбәбе аңлашыла – соңгы елларда гыйльми эзләнүләрем күп вакытны алды. Җиңелчә, өстән генә эшли торган әйбер түгел бит ул. Тарихны, музыкаль мәдәниятне өйрәнүгә күп вакыт сарыф ителә: уйланырга да, чыганакларны да табарга, эшкәртергә, билгеле бер тәртипкә салырга кирәк. Концертлар оештыру да җаваплы, күп энергия, көчне ала торган эш.

Димәк, югалып тору аркасында үкенечегез бар...

Әйе, бар. Бер яктан, җырламый тормадым, көненә әллә ничә сәгать җырлыйм студентлар белән дә. Мин быел профессиональ сәхнәдә 46 ел. Тавышны һәрвакыт формада тотарга, көйләп торырга тырышам. Тавыш ул – нечкә инструмент. Аның белән шөгыльләнергә, сакларга кирәк, шул вакытта ул сиңа хезмәт итә.

Тавышны чыныктырып торуның үзегезгә генә хас ысуллары юкмы?

Минем төп ысулым — дөрес җырлау. Тавыш оештырылса, бөтен тән белән табигать биргән дулкыннарда йөзсәң – шул саклый.

Ризыкны, суны эссе килеш ашарга, бик салкынны эчәргә ярамый. Сакланырга, чирләмәскә, грипптан прививка ясарга – ансыз булмый. Тирләп салкынга да чыкмаска, тирләсәгез, киемегезне алыштырыгыз, дип әйтеп кенә торам. Суыну, тәнне суыту – ул бик начар әйбер.

«Что-то у меня нос чешется...» дип төчкерә башласалар, мин студентларыма да «бар, өеңә кайт, бер көн җырламый тор» дип әйтәм.

Ә мунча керергә яратасызмы?

Мунча яратам, үземнең Уфа янында коттедж, анда, әлбәттә, мунчасы да бар. Миннекнең соңгы яфрагы төшкәнче үземне «кыйный» торган кеше түгел инде анысы. Әз генә җиңелчә генә, җилпенеп кенә (көлә). Амплитудалар кирәкми.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Чама хисе тормышта кирәк әйбер»

Димәк, чама белән генә.

Әйе, әйе, нәкъ шулай. Чама дигән әйбер гаҗәп дөрес ул, тормышта кирәк әйбер. Чама хисе бөтен әйбердә дә мөһим – чама белән авызыңны ач, чама белән аша, чама белән башка эшләрне эшлә...

Бик кыйммәтле әйбер ул чыннан да.

Чама һәм сабырлык, түземлек. Сабырлык булу әйбәт, минем педагог эшемдә бик ярдәм итә ул. Мин сабыр кеше. Бик сирәк ярсып китәм. Була инде шундый студентлар – әйтик, бер дәрескә килми, икенчесенә… Кычкырмыйм, аңлатырга тырышам, кабатлап-кабатлап.

Чаманы белү өчен тәрбия кирәк, әлбәттә, балачактан ук – кем белән аралашасың, сөйләшәсең... Үзенә зыян сала торган мохиткә эләксә укучы, шуның тәэсирендә кала. Тормышка булган карашы үзгәрә башлый. Шуңа мин студентларны да, аралашу мохитен сайлый белергә кирәк, дип һәрвакытта кисәтеп киләм. Миңа яшьләр белән эшләү ошый, хәзерге заманда алар бөтенләй икенче бит.

Күптән түгел урамда бер таныш егет: «Идрис абый, ничек сезгә хәзерге яшьләр?» – дип сорый. Мин: «Яшьләр искиткеч, алар белән кызык», – дим. Аларның тормышы, иҗаты белән кызыксынучанлык кирәк безгә, әлбәттә.

«Укытучы укучылары белән бергә үсәргә тиеш»

Хәзерге заман яшьләренең тагын кайсы сыйфатларын билгеләп үтәр идегез? Сезнең чордагы яшьләрдән нәрсәсе белән аерылалар?

Алар, беренчедән, мәгълүмати дөньяда яши, бик коммуникативлар. Бөтен әйберне аңлый, белә, тиз эләктереп алалар. Шулай да кайбер әйберләр аларның тирән фикерләвенә әзрәк комачаулык та ясый. «Клиповое мышление» дип әйтәбез, клиплы күзаллау, фикер йөртү гаҗәеп шундый тискәре эзен калдыра. Ә музыка ярдәм итә. Иҗатта алар бөтенләй икенче дөньяга кереп китә – шуны күзәтү дә кызык.

Сез дә алардан шулай ук нәрсәгәдер өйрәнәсездер?

Әлбәттә, әлбәттә. Мин карыйм да, кара ничек итеп җырлады бу фразаны, дим. Бу җөмләне ничек матур итеп җырлап куйды, әһә, әһә, болай да була икән, дип куясың. Мин алар белән үсәм. Укытучы укучылары белән бергә үсәргә тиеш. Әгәр дә ул алар белән алга бармый, үз позициясендә кала икән, югарыда әйтеп үткән сыйфатлар, димәк, аңа хас түгел.

Андый, үзенекен генә тукыган укытучыны яшьләр санламый, кабул да итмидер инде...

Әйе, шуның өчен мин аларга телемне жәлләмим. Ниндидер әз генә яхшы сыйфаты, тавышы, тембры матур булса: «О, молодец! Әй, шәп! Менә, запомни, запомни!» – дип шулай һәрвакытта канатландырып торам, шулай кирәк. Перәннеге дә, чыбыркысы да бар инде. Сирәгрәк, ләкин ансыз булмый. Таләпчәнлек, дисциплина – анысы да безнең эштә бик мөһим.

Чыбыркы кирәк булганы бар, димәк?

Ул сугу дигән әйбер түгел, ул аны күрсәтү дигән әйбер (көлә). Безнең картатайларның да түшәмгә кыстырып куйган таягы була иде.

Сугасы булмыйча күрсәтүне генә аңлагач әйбәт инде...

Юууук, сугарга ярамый, анысы бит инде җинаять җаваплылыгы…

Ә тагын нәрсә ошап җитми? Бәлки, алар бүген җитди түгелдер, җаваплылыклары юктыр…

Бар, анысы да, әйдә, ярыйга эшләп йөрүчеләр дә. Ләкин барыбер без аларны аңларга, ярдәм итәргә тиешбез. Кая бара, кая урнаша, кая эшли – проблема җитәрлек, замана шаукымы тия. Мәгълүмат агымы күп, барысын фикерләп, «киштәгә салырга» кирәк бит. Аларны үзләре генә эшли алмый. Менә шушында безнең ярдәм кирәк.

Идрис Газиев: «Тенорлар белән бергәләшеп җырлау сюрприз булачак»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Сез бит безнең икенче әтиебез кебек»

Һәрнәрсәгә җиңелрәк карап, йөрәкләренә якын алмаучылар сәламәтрәк, җайлырак яши дигән фикерләр дә бар. Сез килешәсезме?

Юк, ну менә мин үземне җайсыз яшим дип әйтә алмыйм (көлә). Мин һәр эшне җиренә җиткерергә тырышам. Әгәр дә үземә таләпчән булмасам, студентлардан, туганнардан ничек таләп итә алам?

Әти-әниләр эш сөяргә өйрәткән. Әти әйтә иде: «Балам, бушка гына килгән әйбер безгә килешми», – дип. Гаҗәп бит! Үзенә күрә установка. Тормышка алардан шундый фатиха булган. Әти-әнинең фатихасын алу ул бик зур әйбер. 15 яшьлек егет чакта авылдан чыгып киттем, бер дә җырчы һөнәренә каршы төшмәделәр, әмма дә ләкин күңелләреннән укытучы булуымны теләделәр – барыбер укытучы булдым, җыр укытучысы буларак династияне дәвам итәм. Аларның фатихасы тормыш юлыннан алып бара.

Ә сез гаиләдә ничә бала?

Сигез бала, җидебез исән, мин бишенчесе. Өлкән абыйга инде 76 яшь. Аралашып торабыз, Аллаһка шөкер, бар да әйбәт, һәрберсенең үз тормышы, үз дөньясы.

Җырлыйлармы?

Минем апа гына җырлады һәм бик оста баянда уйнады, гомере буе балалар бакчасында музыкаль тәрбияче булып эшләде. Мәрхүм Роберт исемле абыем бик әйбәт уйный иде гармунда, баянда. Мин 6-7 сыйныфларда укыганда, концертларда чыгыш ясый идем, ул миңа баянда уйнады, беренче аккомпаниаторым булды. Иртәрәк китте. Авыр туфрагы җиңел булсын!

Туганнар белән аралашып торабыз, әлбәттә. Оныклар, оныкчыклар белән, ул яктан әйбәт. Без хәләл җефетем белән икәү генә, шулай язган, барысы да Ходай кулында. Шуңа туганнарның оныклары безнеке дә инде ул. Быел бергә яшәвебезгә 40 ел тулды. Ул яктан мин бәхетле кеше, бик талантлы музыка белгече иптәшем.

Студент чактан таныш бер Тәслимә апа бар иде. Шулай бер очраткач: «Идрис, син ничек, балаларың бармы?» – дип сорый. «Юк» дим. «Ә син беләсеңме, борчылма, баласы булганы да елый, булмаганы да елый», – ди. Менә шул бик хәтердә калды. Шуның өчен инде бөтен булмышымны сәнгатькә, гыйльми эшкә, студентларга багышлап яшәдем.

Студентлар белән чыгарылыш кичәләрендә хушлашканда да: «Идрис Мөдәррисович, сез бит безнең икенче әтиебез кебек», – диләр. Шуңа мин аларга балаларыма караган кебек карыйм. Барысын да яратам, төрлеләре бар: холкы ягыннан авырраклары да, очраклы рәвештә килеп кергәннәре дә. Тавыш биргән инде Ходай Тәгалә, тик укырга теләге юк. Менә шундыйлар да була. Мин аларга аңлатам, өйрәтәм. Мин алар белән дус та, алар белән якын кеше дә, таләпчән профессор да, «әти» дә.

Бер дулкында булырга тырышам дигән сүз бар бит, сезнең турыдадыр ул шулай бит, өстән карамыйсыз инде...

Юк, юк, миндә андый әйбер юк, артык якынайтып җибәрү дә ярамый анысы.

Чама белән генә…

Чама, тагын да шул чама! Шуны белеп торырга кирәк. Мин һәрвакытта да аны контрольдә тотам. Гаҗәеп әйбер бит ул. Бөек Шаляпин да «на сцене работаю, пою, у меня сидит контролер, без этого контролера я никак» ди. Тормышта да шулай.

«Әти-әнинең фатихасын алу ул бик зур әйбер»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ә үзегез яшь чакта үзегезгә карата шундый тәкәбберрәк караш сизгәнегез булмадымы?

Бик сирәк. Чөнки чын мәгънәсендә талантлы кеше андый була алмый. Мин бик күп зур җырчылар белән аралашырга өлгердем, Аллаһка шөкер. Илһам абый, Фәридә апа Кудашева, данлыклы «Салават Юлаев» операсында партияләр җырлаган Мәгъфүр ага Хисмәтуллин.

Илһам абый Шакировны һәрвакытта якты хисләр белән искә алам. Аның белән профессиональ иҗат, композиторлар турында сөйләштек… Аның миңа ихтирамы һәрвакыт зур булды. Ниндидер сораулар туса да, мин аңа мөрәҗәгать итеп, фильмнар төшергәндә дә, Илһам абый миңа һәрвакыт ярдәм итте. Илһам Шакиров бик күп мәгълүматлар биреп, кызыклы анекдотлар сөйләгән язмалары диктофонда сакланды. Ул беркая да билгеле түгел.

Гагарин очкач, шуңа багышлап «срочно» җыр иҗат итәргә кирәк дигәннәр икән. «Срочно» эзли башлыйлар, композиторларның берсе өлгерә алмыйм, берсе тиз генә яза алмыйм...дигән. «Иртәгә студиядә вакыт куйганнар. Композитор юк, шигырьләрне кем язу билгесез, Илһам Шакиров җырлый», – дип Илһам абый шулай кет-кет көлеп сөйләгән иде.

Зәйнәп Хәйруллина – беренче татар музыка белгече. Ул Фәрит Яруллинны күргән, белгән, аралашкан кеше. Мансур Мозаффаров, Салих Сәйдәшевләр турында итапта язылмаган бик кызыклы мәгълүмат бирә.

Мәрьям апа Карамышевадан интервью алганда, аңа 92 яшь иде – ул Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында озак еллар эшләгән балерина. Фәрит Яруллин, Заһид Хәбибуллин турында истәлекләр белән бүлешә. Усман ага Әлмиев белән дә язмаларым сакланды.

Мин бәхетле кеше, мин шушы кешеләр белән аралаша, алардан мәгълүмат җыя алдым. Бу гыйльми эшемә дә этәргеч булды. Ул язмаларны цифрлаштырдылар, аны бераз чистартырга, кайбер урыннарына реставрация ясарга кирәк, ләкин барысы да аңлашыла. Шушы әйберләрне якын киләчәктә халыкка ишеттерергә, чыгарырга дип уйлыйм.

Казанга килсәм дә шулай эзләнеп йөрим – кемдә бер пластика сакланган, кемдә – ике. Чын мәгънәсендә ачыш булды алар. Габдулла Кариев тавышы, аннары Кудашев-Ашказарский 1908 елда Тукай шигырен граммофонга яздырган. Мәскәү архивларында әле без ишетмәгән язмалар ята. Мәгълүмат бар, аларны чыгарырга гына кирәк, ә аның өчен вакыт кирәк. Шулай булгач, аерым концертларга вакыт та калмый инде.

Әле татар халкының өйрәнәсе озын җырлары күп. Әйтик, «Кәләү Гайшә», «Тәпте Якуб» дигән бик матур җыр бар. Болар озын көйләр.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Хәзерге татар эстрадасында авторлык хокуклары өчен гаугалашып, бер-берсе белән күрешми йөргән җырчылар да була. Сезнең дә шундый сез аңламаган яки сезне аңламаган җырчылар булдымы даирәгездә?

Минем сиземлелек, интуиция көчле. Сәнгатьтә дә аралашу мохитен оештырырга кирәк. Тәҗрибәм үзе күрсәтә: моның белән аралашыргамы-юкмы, аны күрергәме-юкмы. Эрелегем турында сүз бармый, миңа аның белән кызыкмы, мин аның белән үсәмме, аның белән фикер йөртәмме, аның белән бер дулкындамы мин – сүз шул хакта. Беләсезме, ул шултиклем вак әйбер тормышта, бер караганда.

Башында әз генә мае булган кеше барыбер үз бәясен белә, үзеңне бәяләмичә булмый. Мин шулай дип уйлыйм. Ул тәкәбберлеккә дә керми, ниндидер өстен күрү дә түгел, ләкин кем икәнеңне, үз урыныңны, дәрәҗәңне белергә тиешсең. Ансыз булмый. Тагын шул безнең сөйләшүдә лейтмотив булып барган чама дигән әйбергә барып төртеләбез.

Үзегез турында теләсә нинди җырны җырлый алам дип әйтә аласызмы? Менә бит әле «Мәтрүшкәләр»не дә җырлагансыз. Ул бит инде шундый җитез җыр...

Андый җырлар булды минем байтак кына заманасында. Ләкин барыбер дә мине бер журналист «рыцарь сцены» дип язып чыккан иде – шундый кушамат тактылар бер рус журналында. Ә рыцарь бит вакланмый, эредән алып эш итә. Чын мәгънәсендә бирелеп ярата, сөйгәненә бирелеп багышлый үзенең иҗатын, бирелеп җиңә көрәшләрдә, турнирларда. Ә мин сәхнәдә мәхәббәт җырчысы.

Кайвакыт: «Идрис, «поживее песни» дип сорыйлар, сез беләсез бит: «Мин лирик герой» дим. Мин лирикада үземнең көчемне, үземнең булмышымны ныграк ачам. Әлбәттә, такмак кебек җиңел әйберләр, әлбәттә, алар программада кирәк. Аларны да кертеп җибәрәм. Заманында мин яшь вакытта орчык кебек әйләнеп биеп җырлый идем. Мин биергә бик яраттым.

Хәзер дә яратасыздыр, биисездер.

Биим, әйе, бәйрәмнәрдә. Ә бервакыт шулай туксанынчы елларда Камал театрында бер атна концерт куйдык. Рәмис Аймәт концерттан соң интервью ала: «Идрис абый, менә ничек ул, подряд дүрт медляк җырладыгыз...» – ди.

Салмак җыр...

Салмак та түгел, салмакның теге ягы, акрын. Ә тамашачы бит барысын да кабул итте, ди. Әгәр дә тиешле дәрәҗәдә башкарасың икән, кабул итә, алар бит барысы да бер уй белән бармый, һәркайсында аерым эчтәлек, аларның эчендә, гомумән, бер-берсенә охшамаган тематика.

Ә сезгә авторлар хәзер җырлар тәкъдим иткәне бармы?

Тәкъдим итәләр дә, мин хәзер алмыйм артык, чөнки элек җырлаган җырларны халык яңа аранжировка белән сорый. Минем репертуар зур булды. Ул җырларда беркайчан актуальлеген югалтмаган темалар күтәрелгән. Талантлы композиторлар – көйләрен, талантлы шагыйрьләр шигырь язган. Шуның өчен дә менә шушы репертуар минем өчен кадерле. Ике нотаны көй итеп, үзләрен композитор дип әйткән кешеләр белән мин иҗат итмим.

Шулай да татар җырының киләчәге бармы инде?

Әлбәттә, киләчәге бар, чөнки яшь җырчылар, яшь композиторлар бар. Казанда соңгы елларда алар байтак кына бит – Резеда Галимова, Миләүшә Хәйруллина... Эльмир Низамовның концертта ике җырын башкарачакмын. Эстрадада үзенчәлекле тавыш, үзенчәлекле хәрәкәтләр, алымнар белән җырчылар да хәзер җитәрлек.

Алай итәргә, болай итәргә ярамый дип әйтә алмыйм. Һәрберсе үз көче белән, сәләте нинди дәрәҗәдә булуына карап, шул без әйткән чамасы, үзенең табигате белән репертуарын халыкка чыгарып күрсәтергә тели. Халык күбесен кабул итә.

Идрис Мөдәррисович, концертыгыз гөрләп узсын! Бездән теләк шул.

Рәхмәт сезгә!

Фото: © «Татар-информ» архивы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар