news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Идея - минеке»: Өч дуэттан өч «Татар кызы» чыгармы әллә җыр тирәсендә гауга чыгармы?

news_top
«Идея - минеке»: Өч дуэттан өч «Татар кызы» чыгармы әллә җыр тирәсендә гауга чыгармы?
Фото: Эльвира Ханның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ильмира Нәгыймованың балачак хыялын чынга ашырып, Гүзәл Уразова белән дуэт яздыруы хакында хәбәр иткән идек. Аларның «Татар кызы» җырын язылучылары бик яратып кабул итте.

Ләкин бу җыр бер дә тыныч кына җырланып, тыныч кына тыңланырга охшап тормый. «Татар кызы»ның язмышы «аянычлы» булмагае. Беренчедән, Нәгыймова һәм Уразова дуэты белән параллель рәвештә тагын бер көтелмәгән дуэт барлыкка килде. Ильмира Нәгыймованың элекке егете, соңгы көннәрдә «интернет йолдызы»на әверелгән Марат Яруллин Бабек Мамедрзаев белән, шулай ук татар кызы турында җыр чыгара.

Икенчедән, популяр блогер Эльвира Хан социаль челтәрдә «Татар кызы» җырының идеясе үзенеке булуы турында хәбәр итте. Эльвира шушы ук исемдәге җырын Зәринә Асылкаева белән яздырган. Әмма, үзе әйтүенчә, җырның идеясен «Татар кызы» җырын башкаручы артистларның берсенә сөйләгән булган. (Блогер җырчыларның исемнәрен әйтеп сөйләми)

«Татар кыз» җырының идеясе – минеке! Кызганычка, без бу идея белән дөрес кеше белән бүлешмәгәнбез. Хәзер исә ике артистның да шундый ук исемдәге трегы чыкты.

Мин чит кешеләрнең пычрак пиары корбаны булдыммы әллә, дип шикләнә башладым. Әгәр дә бу шулай булып чыга икән, мин барысын да сөйләячәкмен. Чөнки мин бу кешегә ышандым, ә ул мине алдап йөргән икән. Мин «Татар кыз» трегын күптән түгел генә чыккан гауганың сәбәпчеләре яздырганны күреп аңладым.

Кичә мин шок халәтендә идем. Моны язып та, күрсәтеп тә аңлатып булмый. Мин кичә бер сәгать эчендә якын кешемне югалттым. Сез иҗат кешесе икән, беркайчан да, нинди кенә дуслар булсагыз да, иҗади идеяләрегезне, концепцияләрегезне беркемгә дә сөйләмәгез. Минем ялгышларны кабатламагыз.

Штаттын тыш ситуация бу, дуслар. Шуңа күрә әлеге трекның язмыгшы сезнең кулларда. Без Зәринә белән бик тырыштык, аны елга якын эшләдек. Күрәсең, хит язганбыз, – дигән ул.

Эльвира Хан әлеге җырны алга таба да башкарудан туктаямачагын әйтә. «Җырлаячакбыз һәм алга барачакбыз», – дип җөпли аны Зәринә Асылкаева да. Үзләрен хайп тотарга тырышуда гаепләүчеләргә исә Зәринә: «Беркем дә хайп тотмый. Иң күңелгә тигәне – кешенең дус дип саныйсың, аңа үзеңнең эшләреңне күрсәтәсең, ә ул шуларны кабатлый», – дип яза.

Комментарийларда фикер калдыручылар арасында Оммаж һәм Илгиз Шәйхразиев башкаруындагы «Татар кызы» җырын искә алучылар да бар. Алар ул җырны 2002 елда ук чыгарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар