Ильмира Нәгыймова балачак хыялын чынга ашырган һәм бик популяр җырчы белән дуэт яздырган. Кем белән? Гүзәл Уразова! Аларның «Татар кызы» җырын язылучылары бик яратып кабул иткән.
«Кызлар, бу кайнар хит безнең гимн булачак. Көтелмәгән дуэт! «Татар кызы» тиздән барлык музыкаль мәйданнарда», – дип тәкъдим итә алар җырны социаль челтәрдә. «Балачак хыялым чынга ашты», – дип тә яза Ильмира сториста.
Видео астына меңләгән комментарий язып калдырганнар, кызларның чибәрлегенә һәм тавышлары туры килүгә сокланучылар күп.
«Ни өчен Ильмираның әле дә халык яки атказанган артисты исеме юк? Аның үзе өчен генә түгел, башкалар өчен язылган күпме җыры бар. Күпме эстрадада хезмәт итә», – дип язып та калдырганнар. «Әлегә лаек түгелмендер», – дип Ильмира үзе дә җавап язган.
Шунысы да кызык: әлеге дуэт белән параллель рәвештә тагын бер көтелмәгән дуэт барлыкка килде: Марат Яруллин һәм Бабек Мамедрзаев. Һәи ни гаҗәп: алар да татар кызы турында җырлый. Алар да бу җырны тиздән чыгара. Тыйнак кына итеп: «Ничек сезгә бу дуэт?» – дип язып куйганнар. Җыр исә рус һәм татар телендә. Әлеге видео астында да меңгә якын комментарий җыелган.
Бу ике дуэт ялгыш кына бер вакытта барлыкка килгәнме икән?