«Идел»гә – 35: «Журналның бер ягында шәрә кыз, икенче ягында «Аятелкөрси» басылып чыккан»
«Идел» журналы 35 еллыгы уңаеннан журналга нигез салучылар, анда эшләгән шәхесләрне бер матур өстәл артында җыйды. «Интертат» беренче биттәге шәрә кыз, яндырылган машина һәм кыю яшьлек чоры турында истәлекләрне туплады.
«Татмедиа» скверында эстетик өстәл артына «Идел» журналы тарихына өлеш керткән өч буын – нигез салучылар, эшне дәвам итүчеләр һәм хәзерге коллектив җыелды. Юбилей кичәсе «Идел» журналында басылган язмаларны уку, скрипка тавышы һәм тере музыка белән үрелеп барды.
Чараны «Идел» журналының хәзерге баш мөхәррире Рәмзия Галимова алып барды. Язмышлары «Идел» белән бәйләнгән шәхесләр исә истәлекләрен барлады.
Кунакларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.
Мин үзем – шагыйрь, укытучы гаиләсендә тугач, татар журналлары арасында уйнап-үскән малай. Мәктәптә укыганда мин аның белән беренче тапкыр таныштым. Бу журнал – беренчедән, бунтарь. Ул татарның үз вакытындагы иҗади күтәрелеше чорын чагылдырган журнал булган. Ул татарның «Огонегы» да, «СПИД-инфо»сы да булган, сәяси эчтәлекле журнал да булган.
Бүген «Идел» – яшьләр журналы. Без аның белән яңалык эзлибез. Рәмзия һәм аның коллективы алдында бик зур бурыч тора – иң авыр контингент булган яшьләр белән эшләү. Яшьләр – алар яңалык эзләүчеләр, искелек белән көрәшүчеләр. Яшьлекне яратырга кирәк, искелек белән көрәшергә кирәк, яңалык эзләргә кирәк, – диде Шамил Садыйков.
«Идел» журналы хәзер кызлар кулында. Аларның татар һәм рус редакцияләренә 3 егетләре бар: верстальщик, видеолар монтажлаучы һәм машина йөртүче. «Сездән соң, бездән соң килеп, эшләргә ашыгып, тырышып торучы яшьләребез бар. Нинди матур, чибәр кызлар безнең тирәдә. Равил абый, шулай бит? Син – матурлыкны сөюче иң яхшы белгеч», – диде Шамил Садыйков Равил Фәйзуллинга ишарәләп.
Равил Фәйзуллин: Ринат бар әле.
Шамил Садыйков: Ринат абый икенче урында.
Ринат Мөхәммәдиев: Юк, мин бер вакытта да икенче булмадым.
Римзил Вәлиев: «Журналның бер ягында – шәрә кыз, икенче ягында «Аятелкөрси» басылып чыккан»
«Идел» журналының беренче саны 1989 елда басылып чыга. Аңа кадәр күп кенә кешеләргә журнал чыгару өчен рөхсәт артыннан йөрергә туры килә. Журналның беренче мөхәррире – танылган журналист Римзил Вәлиев. «Мин дә сезнең кебек үлә язып эшләдем. Безнең өстә зур җаваплылык иде, чөнки берничә ел язучылар Мәскәүләргә язып, яшьләр журналы өчен көрәштеләр», – дип искә алды ул.
Без нульдән башладык. 130 мең тиражга җиткергәннән соң, мин үзем теләп киттем. Шул вакытта 35 елдан соң шуларны искә алырбыз дип уйламадым. Ул елларда, ничектер, татар милләте, Татарстан үзе шушы журналга терәлеп торган кебек иде.
Мин очраклы гына беренче редактор булдым. Комиссия әгъзалары тавыш биргәндә артыкны бирделәр. Бу журналның беренче редакторы Зиннур Мансуров булырга тиеш иде, һәм ул аңа лаек та иде.
«Идел»нең альманахы бар иде. Тик журнал ул – альманах түгел. «Огонек» һәм тагын 1-2 журнал Россиянең язмышын хәл итә торган әйберләр күтәреп чыгардылар. Минем дә шундый журнал эшлисем килде. Мин язмышыма шушы журналны биреп, авыр юлда эшләтеп алганына рәхмәтле. Чөнки шуннан соң минем тормышым үзгәрде, минем татар журналисты икәнемне белделәр – мин Уфадан килгән кеше, мине белмиләр иде. Мин анда озак эшләмәсәм дә, ул мине үзгәртте.
Ркаил Зәйдулла: Зилә ханымны депутат итеп сайладык.
Шамил Садыйков: Бөтен кешене кеше иткән журнал.
Римзил Вәлиев: Ничек тә хәзерге «Идел» белән хәзерге яшьләрне җыярга кирәк. Мөмкинлек тә бар. Язучылар союзында да үзебезнең егетләр, «Татмедиа»ның да ярдәме бар. Шанс бар. Безнең җыелышыбыз беренче планерка булса иде. Кирәк булса, сорарсыз, кирәк булмаса, мин үзем дә килеп әйтермен сезгә, – диде Римзил Вәлиев.
1989 елны чыккан беренче санның беренче битенә Иделдә коенган шәрә кыз фотосы куялар. «Ничек шундый карар кабул иттегез һәм ул кызны каян таптыгыз?» – дип сорады Рәмзия Галимова.
Римзил Вәлиев: Ул кызны табарга кирәк. Мәрхүм Исмәгыйль Шәрәфиев җаваплы секретарь иде. Ул бигрәк тә сәнгатьне ярата иде.
Ркаил Зәйдулла: Ул шәрә кызларны ярата иде.
Римзил Вәлиев: Без бу санга махсус шундый фото куйдык. Әле аны уздырган икенче саныбыз да бар. Август санында Татарстан музеннан алынган Татарстан рәссамының шәрә кыз төшергән сәнгать әсәрен чыгардык. Ләкин икенче ягында «Аятелкөрси» басылып чыккан булган. Безне җыелышка куеп сүктерделәр. Шуннан соң мин «Татарстан яшьләренә» әйттем: «Зинһар шушы җыелышны, безне ничек дөмбәсләгәннәрен язып чыгыгыз, нык итеп тәнкыйтьләгез», – дидем. Язып чыктылар, шул безгә беренче тиражны яуларга ярдәм итте. Андый эшләрне аңлы рәвештә реклама өчен эшләдек. Икенчедән, яшьләр журналы булгач, яшьләрне иң кызыктырган нәрсә бар соң инде?
Газинур Морат: Бу шәрә кыз мәсьәләсендә язучылар җыелыш җыйдылар. Шунда Гөлшат Зәйнәшева әйтә, ди: «Беркайчан да татар хатыннары болай шәрә йокламаган». Батулла арттан кычкыра икән: «Алайса, 7 миллион татар каян килгән?»
Ркаил Зәйдулла: «Хатын-кызлар эшләп кенә, журналның сыйфаты начарайды дигән сүз түгел»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла «Идел» журналы чыга башлаганнан алып 20 ел эшләгән.
«Идел» кыенлыклар да кичерде. Башта шулкадәр гөрләп, Идел кебек киңәеп ага башлаган журнал иде. «Идел»дә эшләгән күпләгән кешеләр барысы да күренекле язучылар, тәрҗемәчеләр булды. Журнал хәзер дә бар, кызларыбыз бар.
Милләткә авыр вакытта хатын-кызлар һәрвакыт алгы сафка чыккан. Күрәсең, безнең хәзер дә шундый вакыттыр. Хатын-кызлар әдәбиятта гына түгел, бөтен өлкәдә дә шулай. Ир-атлар, күрәсең, хатын-кызларның нәзакәтле җилкәсе артына качып торырга ярата. Минемчә, заманалар авыр, безнең татар җырындагыча. Ирләрнең дә әле алгы сафларга чыгар көннәре алда. Чыкмасалар, хатын-кызлар аларны үзләре, артларына тибеп, алга чыгарырлар, дигән өмет бар.
Әлбәттә, хатын-кызлар эшләп кенә, журналның сыйфаты начарайды дигән сүз түгел. Ләкин Аллаһы Тәгалә хатын-кызны – хатын-кыз итеп, ир-атны ир-ат итеп яраткан икән, монда яшәү рәвешендә, язуда да аермалыклар бар. Һәрбер нәрсә баланстан тора.
Нәбирә Гыйматдинова: «Бездә бернинди тыюлар булмады»
Язучы Нәбирә Гыйматдинова да «Идел» белән җитәкчелек итә. «Бер зур түгәрәк өстәл кайтты, каяндыр зур җиз самавыр таптык. Планеркалар шушы самавыр тирәсендә уза торган иде», – дип искә алды ул.
Ул вакытта Римзил Салихович – мөхәррир, Рафис Корбан җаваплы секретарь иде. Ул чакта хәзерге кебек компьютердан гына эшләп җибәрә торган түгел, текстларны кәгазьгә ябыштырып куя идек. Кемнең тексты сыймый, Рафис шытырдатып кисә дә ябыштыра. Аннары тегеләр «нишләп кистең минекен?» дип елап йөриләр.
Рафис бер тапкыр безне җыйды да: «Җәмәгать, эшкә йөрмисез», – ди. Рәттән бара: «Син дә йөрмисең, син дә, син дә». Римзил Салиховичка килеп җитте дә: «Авызыңны ерып утырма, син дә йөрмисең», – ди.
Журналга мөхәррир булыр алдыннан мине кичтән чакырып китерделәр. «Бернәрсә белмисең, бернәрсә әйтмисең, иртәгә син журналны аласың», – диделәр. Мин журналны төсле итәргә өлгердем. Ул шактый бәягә төшә торган булып чыкты. Без бик әйбәт журнал чыгардык дип саныйм. Римзил Салиховичтан килгән демократия бездә дә дәвам итте, бернинди тыюлар булмады. Әлбәттә, ошатмаучылар да булды. Минем өстән Марат Яшаровичка (Марат Моратов – ул вакытта «Татмедиа» җитәкчесе. – «ИТ») бик күп хатлар яздылар. Ләкин ул шулкадәр аңлый торган кеше булды. Мине «танк» дип әйтә иде.
Без Ркаил Зәйдулла, Искәндәр Сираҗи, Азат Ахунов, кызлардан Галина Зәйнуллина, Рузия Сафиуллина эшләдек. Кызлар әз иде минем, егетләр күп иде. Мине «болар синең бер кирәгеңне бирер» дип, гел куркыталар иде. Бәлки, киресенчә, мин аларның кирәген биргәнмендер.
Сираҗи тәнкыйть язмалары алып кайта иде. Аларны бер матбугат бастырмый, мин бастырам. Берсендә генә бастырмадык – бик зур абзый, ул инде мәрхүм, Искәндәр Сираҗиның бер язмасын бастырсаң, 2 миллионга судка бирәм, диде. Ә 2009 елда без коллектив белән киттек.
Ркаил Зәйдулла: Искәндәрнең машинасын да яндырдылар...
Нәбирә Гыйматдинова: «Ока»сын... Әйе, анысы да булды.
Китүнең сәбәпләрен аңлатмыйм. Ләкин мине икенче тапкыр чакырдылар, мин кайтмадым. Мине кайбер басмаларда язмаларымны бастырмаска дигәннәр. Марат Яшаровичка бу сүз барып җиткән. Ул: «Кайсыгыз аны әйтте? Бөтен җирдә басылырга тиеш», – дигән.
Сезгә бары тик уңышлар гына телим. Гомерле булсын «Идел». Мин аны һаман да сагынам. Ул инде минеке түгел хәзер, ул яшьләрнеке.
Ринат Мөхәммәдиев: «Хәзер журналның киләчәге турында уйларга кирәк»
Язучы Ринат Мөхәммәдиев журналга нигез салучы тагын бер кеше – Мансур Вәлиевне искә алды.
Без аның белән «Казан утлары»нда 1977 елдан бирле бергә эшләдек. Мансур СССР, Россия Язучылар берлеге рәисенә, КПССның үзәк комитеты секретаренең ишек төбенә кадәр барып җиткән кеше. Аны, әлбәттә, кертмиләр, хатлар яздылар. Мансур «Идел» дигән сүзне көн-төн туктамый кабатлады, саташканда да шул сүзне әйткәндер. Бөтен җәмәгатьчелекне, язучылар дөньясын күтәргән кеше шул булды. Ул фанатик кеше иде.
35 ел үткән дә киткән. Хәзер журналның киләчәге турында уйларга кирәк. Мин 30 елга якын Мәскәүдә иҗат итеп яшим, ил, дөнья буенча таралган татар халкы белән еш очрашам. Читтә соңгы араларда «Идел» журналы күзгә ташланмый башлады.
Безнең халыкның күпчелеге читтә яши. Бу журналы республика читләрендә дә таратырга кирәк. Мин пропагандалашырга риза. Сизүемчә, соңгы вакытларда читтәге татарларның уянуы күренә. Хәтта телне белмәгән җирләрдә дә татар китабына, татар матбугатына тартылу бара. Бәлки, ул – милләтнең соңгы талпынуыдыр. Моны файдаланырга киңәш итәм.
Равил Фәйзуллин: «Татар матбугатында мондый авырлык белән туган бүтән матбугат органы юк»
Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин да бар иде. «Авырлык белән туган басманы без ничек тә сакларга тиеш», – диде ул.
35 еллык юбилейны уздырабыз. Ләкин аңа кадәр 35 еллап шушы журнал өчен көрәш барды. Татар матбугатында мондый авырлык белән туган бүтән матбугат органы юк.
«Идел» – ул яшь чак. Яшьләрнең хәзер исе китеп тормый. Аларны да аңлап була, чөнки заманалар җиңел түгел. Гаилә корырга, тормыш алып барырга кирәк, «кредит» дигән сүзләр белән нишләргә белмиләр.
Ләкин шушы авырлык белән туган басманы без ничек кенә булса да сакларга тиеш. Бүгенге авырлыклар алдында яшьләр. Ләкин яшьләр – көчле халык. Без «Идел» журналын сакларга тиеш. Юкса, безне кичермәсләр. Беренче чыккан журналлар белән хәзергесен чагыштырып карасаң, анда җир белән күк аермасы. Аның яхшы яклары да бар, картлар күзлегеннән караганда әзрәк «чылбырлар өзелгән» җирләр дә бар.
Безнең бурыч – буыннар чылбырын ничек тә өзмәскә иде. Әдәбият һәм матбугат дәүләт функцияләрен дә башкара, без шуларны онытмаска тиеш.
Зиннур Хөснияр: «Басма журналлар алар мәңгелек»
Язучы Зиннур Хөснияр, басма матбугат мәңге бетмәячәк, диде. Ә хатын-кызлардан торган «Идел» журналына рәхмәт әйтте.
Әгәр дә хатын-кызлар булмаса, бәлки, бүген татарның басма матбугаты булмас та иде. Коллективта гел кызлар. Ркаил килүгә әйтте: «Кая соң сезнең егетләрегез? Без эшләгәндә, яртысыннан күбрәге егетләр иде», – диде. Чыннан да «Салават күпере», «Сабантуй», «Сәхнә» – 3 коллективка, «мин дә Мөхәммәтәмин» дигән кебек, верстальщик һәм машина йөртүче. Бөтен матбугатны бүгенгесе көндә кызларыбыз тотып тора. Рәхмәт аларга.
Безнең татарның кичәге тарихын, моннан 100 ел элек беләм дисәк, алар бернинди чыганакларда язылмаган. Бары тик шул заманда чыккан газета-журналларда язылган. 35 ел узган. 100 булырга күп тә калмый. 100 елдан соң да безнең тарихны, ул замандагы вазгыятьне шушы «Идел» журналына һәм башка басмаларга карап белерләр.
Иренмәгән һәркем, басма журналларның тиражлары юк, ди. Әлбәттә, дөнья башкарак, хәзер электрон версияләре. Ләкин аларга нинди гарантия бар соң? Ковид аркасында бөтен дөнья туктап кала язды. Хәзер интернет технологияләрнең иң көчле үскән заманы. Киләчәктә, бәлки, берәр хакер берәр вирус җибәреп, бөтен дөньяның пәрәвез оясын туктатырга мөмкин. Басма журналлар алар мәңгелек. Еракмы, якынмы киләчәктә журналларыбыз бары тик китапханәләргә генә алына икән – ул да бик зур нәрсә булачак, – дип сөйләде Зиннур Хөснияр.