Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иделдәге бердәнбер хатын-кыз капитан: "Елга транспорты – иң рәхәт транспорт төре"

Ирина Портнягина – Иделдә йөзүче судноларда бердәнбер хатын-кыз капитан. 2009 елда капитанлык дәрәҗәсен алса, 2010да инде «Зайцев» теплоходында капитан булып йөри башлый. Ә быел «Борис Полевой» теплоходына күчә. Ул Уфа шәһәрендә туып-үсә, Уфада көллияттә, аннары Мәскәү Дәүләт Елга Транспорты Академиясендә укый. «Татар-информ» хәбәрчесе Ирина Портнягина белән хатын-кыз капитан булуның авырлыклары, теплоходның ничек эшләве турында сөйләште.  

news_top_970_100
Иделдәге бердәнбер хатын-кыз капитан: "Елга транспорты – иң рәхәт транспорт төре"

- Ирина Валерьевна, нәрсә өчен нәкъ менә шушы һөнәр? Гомумән, хатын-кыз капитан булу ничегрәк?

- Үземне башка профессиядә сынап караганым булмады. Бары тик шушы өлкә буенча көллияттә укытканым булды. Ничек дип, шулай инде. Ә нәрсә өчен шушы һөнәрне сайладым? Чөнки әтием капитан иде. Ул чакта пассажирлар өчен булган пароходны җитәкли иде. Аның белән гел бергз йөрдем, елгада үстем дисәм дә була. Шуңа күрә үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Берничә ел җәй көне гел ярда гына булдым, бөтенләй суга чыкканым булмады. Белмим инде, минемчә, алай бик күңелсез.

- Балачактагы хәтирәләрдән кала, беренче тапкыр зур суга йөзәргә чыкканыгызны хәтерлисезме?

- 1988 елда «Киселев» теплоходына руль йөртүче буларак практика үтәргә килдем. Шунда беренче тапкыр Агыйделдән Камага, аннары Иделгә чыктым да. Өч-дүрт көнлек рейс булган иде.

- Капитаннарны судноларга ничек бүләләр?

- Һәрбер компаниянең, яки пароходлыкның үзләренең эшчеләр штаты бар. Мисал өчен, практика үтәргә килүчеләр икенче елга, әйтик, өченче штурман булып килергә тели ди. Әгәр дә компания кызыксыну белдерә икән, ул аларга практика үтәргә мөмкинлек бирә һәм икенче елны да кайгыртып куя. Кыскасы, әгәр дә компаниягә нәкъ шушы белгеч кирәк икән, ул аның укуын да, практикасын да, хезмәт хакын да – барысын да кайгырта, булышып бара.

- Ә менә сез башта бер теплоходта булгансыз, хәзер икенчедә.

- Мин эшли башлаганда әле Советлар Союзы иде һәм анда икенче төрлерәк система иде. Мин беренче килгән пароходлыкта ул ябылганчы эшләдем. Ә «Борис Полевой»да мин әле беренче ел гына.

- Капитанның көне ничегрәк үтә?

- Теплоходта өч смена эшли. Вахтада дүртешәр сәгать торабыз. Менә капитанның эш сәгате уникедән дүрткә, дүрттән сигезгә хәтле капитанның икенче ярдәмчесе, ә сигездән уникегә капитанның өлкән ярдәмчесе үз командасы белән вахтада тора. Төнге сменадан соң ял. Аннары суднодагы эшчәнлекне дә алып барырга кирәк. Оештыру эшләре дә бар бит.

- Теплоходта бөтен нәрсәгә дә сез башмы?

- Юк. Хезмәт уставы буенча суднодагы эшчәнлек һәм гомумән экипаж капитанның өлкән ярдәмчесенең вазыйфалары. Ә хәзерге вакытта безнең экипаж, ресторан хезмәткәрләре белән бергә, 32 кешедән тора. Аннары бездән дә мөһимрәк кеше – ул диспетчерлар. Чөнки безнең исән-имин йөрү, дөрес вакытта барып җитү, дөрес мәгълүмат алу алардан тора.

- Ә менә сезнең вазифаларга нәрсәләр керә?

- Теплоход белән идарә итү һәм судно хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итү. Әгәр дә берәр нәрсә булса, җаваплылык иң беренче чиратта капитан өстендә. Мин барысына да җавап бирәм. 

- Сезнең шундый хәвефкә очраганыгыз булганы булдымы?

- Минем шәхси практикамда андый хәлләр, куркыныч аварияләр булганы юк. Тик бер вакыйга хәтеремдә калган. Мин ул чакта әле эшли генә башлаган идем. Без анда "Волга-Дон" йөк судносы белән бәрелештек. Анда кешеләр зыян күргән иде. Инде Алла сакласын, барысы да әйбәт булсын иде.

- Иң куркынычсыз транспорт дип, самолетларны, ягъни һава транспортларын әйтәләр. Менә сез елга транспортларының куркынычсызлыгын ничек бәялисез?

- Мин елга транспортларын куркыныч дип әйтмәс идем. Минемчә, елга транспорты – ул иң рәхәт транспорт төре. Беренчедән, ул ял итү дә бит әле. Бөтен нәрсә судноның нинди халәттә булуыннан тора. Аннары экипажның эшкә ни дәрәҗәдә әзер булуы да зур рольне уйный.

- Теплоход белән кемнәр идарә итә? Ягъни кул көче ни дәрәҗәдә күп?

- Судно белән идарә итү капитан рубкасында башкарыла. Телеграф ике төрле. Берсе – русча әйткәндә, «ручной телеграф» дип атала. Әйтик, без «алга», яки «артка» дигән команда бирәбез, ә аста машинада алар кул көче белән барысын да көйлиләр. Икенчесе – автомат телеграф. Әгәр шулай ук «алга, артка» командаларын бирәм икән, машинада двигатель барысын да үзе көйли. Бу дистанцион рәвештә идарә итүләр – суднода башкарылучы төп маневрлар. Аларны күпчелек портка килеп җиткәндә кулланабыз.

Шулай ук навигация җиһазлары да бар. Аңа электрон карта керә. Аннары автоматик идентификация системасы да бар, ул безгә спутник белән элемтәдә торырга ярдәм итә һәм безнең турында якын тирәдәге диспетчер пунктына хәбәр итә. Ягъни, без кайдан гына узсак та, безне һәрчак диспетчерлар карап тора. Кул көче безнең күпчелек матросларга кагыла, алар палубаны да юалар бит әле.

- Әйтик, теплоход һава шартлары аркасында каядыр соңга калып кына килеп җитте. Соңга калган өчен теплоходка берәр нәрсә буламы?

- Безгә һава торышы турында мәгълүматлар җибәрәләр. Әйтик, шторм булу мөмкинлеге бар дигән хәбәр килде ди. Ә җилнең якынча тизлеге безгә юлны дәвам итәргә рөхсәт итә икән, без юлны кисәтүләргә карамастан дәвам итәбез. Хәзер, мисал өчен, җилнең якынча тизлеге 23 м/с. Менә беркөнне төнлә, шлюздан чыккач, җил каршыга исә башлады. Ул чакта аның якынча тизлеге 26-27 м/с ка күтәрелде. Ә теплоходның хәрәкәт тизлеге кимендә сәгатенә 16 км булса, ул чакны 13кә төште. Ягъни, безнең йөреш күпкә әкренәйде.

Аннары шлюзны үтү дә кайчак күп вакытны ала (шлюз – елга транспортларын төрле биеклектә булган бер сулыктан икенчесенә үткәрү өчен хезмәт итә торган корылма - ТИ). Кайбер чакта бернинди каршылыкларга очрамыйча гына йөзәр өчен су күбрәк кирәк булган судноларга шлюзда су җитми. Алар су җитмәү сәбәпле көтәргә тиеш булалар, шуңа алар елга буйлап тезеләләр. Шуңа өстәп көчле җил дә булса, алар төрлесе төрле җиргә таралып бетә. Безгә кайчак аларны уза-уза шлюзга барып җитәргә кирәк. Менә тагын вакыт югалды дигән сүз.

Аннары портка соңга калып килсәк, теплоходка штраф сугалар. Күләме ничә сәгатькә соңга калуга бәйле. Шулай ук тукталышлар өчен дә теплоход акча түли (Мисал өчен, Чабаксарда бер сәгать тукталыш – җиде мең, Казанда – ун-ТИ).

- Ә сезон кайчан башланып, кайчан бетә?

- Гадәттә сезон июнь башында ачыла һәм август азагында тәмамлана. Чөнки аннары укулар да башлана, отпусклар да бетә.

- Экипаж сезон буена теплоходтан беркая да китмиме?

- Әйе. Тик төрле вакытлар була. Эшли алмый икән, китә инде. Ә болай яздан көзгә хәтле, теплоход туктаганчы, экипаж үз урынында булырга тиеш. Әлбәттә, җәй дәвамында эштә булу бераз авырлыклар тудыра. Бигрәк тә гаиләле кешеләргә. Тик без барысын да җайларга тырышабыз.

- Сездә монда практика узучылар да күп, ахры.

- Әйе, без аларны ике куллап алабыз.Хәзерге вакытта уналты практика узучы егет эшли бездә. Аларны штатка да кертәләр. Аннары матросларны палуба гына юа дип уйлый күрмәгез, алар причалда, безнең телдә әйткәндә, «швартуются», шулай ук кул көче. Минем кырда менә елга транспорты көллиятендә укучы басып тора, ул «рулевой» вазифасында. Әгәр дә миңа каядыр китәргә кирәк икән, мин аңа тыныч күңел белән барысын да тапшырып китәм. Мин аларга ышанам.

- Җәй буена чама белән ничә рейс ясала?

- Быел инде унике рейс ясадык. Маршрут та төрле. Быел барган иң ерак шәһәр – Волгоград. Теплоход гомумән Ростовка, Әстерхан, Мәскәү, Пермьгә хәтле бара ала.

- Теплоходта азык-төлек белән тәэмин итү ничек? Теплоход кузгалып киткән шәһәрдән алынган ризыклар сәфәр буена җитмидер бит? Әллә тукталган шәһәрләрдә запасны тулыландыру дигән нәрсә бармы?

- Сәфәр вакытында тукталган һәр шәһәрдә азык-төлек алына. Бозылмый торган ризыкларны күпләп алып куйсалар, бозыла торганнары белән туктаган саен тәэмин итеп торабыз. Барысы да тукталышларның күпме булуыннан тора, шуннан санап чыгарыла.

- Ә теплоходтагы су каян алына?

- Теплоходта махсус система эшли. Без суны елгадан алабыз. Ул шул махсус система буенча эшкәртелә, ягъни берничә чистарту этабын үтә. Тик шулай да краннан аккан суны эчәргә киңәш итмәс идем, чөнки эчә торган суны берничә аерым җирдән алып була.

- Бер круизның бәясе күпмегә төшә?

- Менә монсына җавап бирә алмыйм. Чөнки коммерция миңа кагылмый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100