Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Идел сукмагы»: маршруты әйбәт, татар эзе/йөзе/сүзе/күзе генә юк

news_top_970_100
«Идел сукмагы»: маршруты әйбәт, татар эзе/йөзе/сүзе/күзе генә юк
фото: Михаил Захаров

Идел аръягында Татарстанда 26 саклаулы табигать территориясен, 100дән артык мәдәни һәм тарихи ядкәрне берләштергән «Идел сукмагы» туристик маршруты барлыкка килде. «Идел сукмагы» – Иделнең биек яры буйлап җәяү йөрү. Ягъни, гид һәм туристлар төркеме белән бергә туган ягыбыз табигатенә сокланып, һава сулап йөрисең. Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтының «Табигать территорияләре буенча дирекциясе» әлеге маршрутны журналистларга тәкъдим итте.

  • Әгәр сез таш, асфальт җәелмәгән юлдан берничә сәгать һава сулап йөреп кайтасыз икән, бу «хайкинг» дип атала. Ягъни, туристларның берничә сәгатьтән алып берничә көнгә кадәр махсус билгеләнгән сукмаклардан йөреп кайтуы.

Маршрут болайрак: электричка белән (яки башка төрле транспорт белән) Казанның Иске Аракчино бистәсенә урнашкан «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе» яныннан узып, Идел ярына төшәсең дә паром белән каршы ярга – Югары Ослан бистәсенә чыгасың. Бистәнең Совет урамы буйлап, чиркәү һәм Туган як музее аша ары китәсең. Идел яры буйлап барасың да барасың, өстән генә Карст күленә сокланасың, Соколки тавындагы каенлык буеннан да узасың. Идел яры буенда сакланып калган известь һәм гипс яндыру мичләренең калдыкларын да күрәсең. Бу тирәләр кайчандыр тау токымнарыннан чимал җитештерү үзәге булган. Биредә известь заводы эшләгән. Экскурсовод искәрткәнчә, Казан кирмәнен дә биредә чыгарылган таштан төзегәннәр.

Паром Югары Осланга илтә.

Фото: © Михаил Захаров

6 сәгать эчендә тарихи, мәдәни һәм табигать ядкәрләре аша кичеп узган сәяхәтне оештыручылар «вакыт буйлап сәяхәт» дип тә атыйлар.

Янка Купала музее һәм Соколка тавындагы Гражданнар сугышы чоры мемориалы ХХ гасыр буйлап йөртсә, сәүдәгәр Оконишниковның пар тегермәне XIX гасырга чакыра, ә инде Югары Ослан чиркәве янындагы княгиня Меньшикова кабере – XVIII гасыр, Идел ярындагы известняк яндыручы борынгы мич – XVI гасырның тарихи ядкәре. Идел ярыннан күтәрелгән катламлы таулар моннан 200 миллион ел элек биредә диңгез шаулавын күрсәтеп тора, ди.

Боларның барысын да гидыбыз сөйләсә, юлда очраган ял итүчеләр Иделнең тиз «чәчәк атуыннан» зарланса, фотографыбыз Михаил Захаров биредә, кайчандыр, кызлардан Иделдә кер чайкатып, татар эстрадасы өчен клип төшергәннәрен искә алды.

«Идел ярында бер дә татар тарихы юкмыни соң?» – дип сорап куйдым гидтан. «Ул заманнардан монда карурман булган», – дип кенә җавап бирде ул.

«Идел артыннан җәяүле сәяхәт» маршрутының пресс-турда үзебез үткән өлешен җентекләп тасвирламыйм, теләгән кеше аны бер дә кыенсынмыйча йөреп чыга ала – сайттыннан кереп карадым: бәясе 2600 сум. Бу бәягә паром аша чыгу да, музейга керү дә, әбәт ашау да керә. Экскурсия төркеменә кушылып та, проект кушымтасын телефоныңа йөкләп, юл күрсәтүче ташлар ярдәмендә дә йөреп була. Юл куркыныч түгел, аю-бүреләр юк, чөнки каенлык зур урманнарга тоташмый, дип ышандыра экскурсовод.

Маршрутны йөреп кайткач, китапханәмне һәм интернетны актарып, Идел буеның Югары Ослан районы белән бәйле татар дөньясына кызыклырак фактларны җыярга тырыштым – «татар эзләрен» эзләдем, ягъни. Татар контентлы экскурсия ясап булыр идеме икән «Идел сукмагы» маршрутында? Бүгенге «Волга»/«Идел», кайчандыр Нурихан ага язганча, үзебезнең «Итил суы ака торур» булган ләбаса.

Сәяхәт, әйткәнемчә, «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе»ннән башлана: аны төзегән Илдар Ханов тарихына тукталып тормыйбыз – ул үзе аерым бер дөнья. Сүз уңаеннан, «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе» урнашкан Аракчино бистәсе «уракчы» дигән татар сүзеннән алынган. Бу хакта «Казан губернасының Идел буе шәһәрләре һәм авыллары каталогы»н төзегән Казан губернасы Статистика Комитеты сәркатибе В.Люстрицкий да яза.

Инде Печищедагы Оконишниковлар тегермәненә килсәк, сүз уңаеннан, бу сәүдәгәрнең улы Михаил Оконишников яшәгән йортта хәзер Татарстан Язучылар берлеге урнашкан.

Экскурсовод сөйләгәннәрдән: Революциядән соң Оконишниковларның тегермәне дә, барлык байлыгы белән утарлары да тартып алынган. Иван Оконишниковның уллары Михаил белән Константин кулга алынган. Шул вакыт тегермәндә эшләүчеләр Константин өчен 100 мең сум акча җыеп, аны чыгаруга ирешкәннәр. Бары тик Константинны гына. Чөнки бик хөрмәт иткәннәр.

Читкә китеп сорап куйыйм әле, бүген күпме җитәкчене кул астында эшләүчеләре акча җыеп коткарырга теләр иде икән?

Белорус халкының классигы Янка Купала темасында да «татар эзләре» бар: 1934 елда Мәскәүдә узган СССР Язучыларының беренче съездында Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан, Гомәр Гали, Җәүдәт Фәйзи, Кави Нәҗми һәм башка татар язучылары белән дә күрешеп аралашуы билгеле. Кайбер чыганак­лар буенча Купала танылган сәясәтче һәм әдип Гаяз Исхакый белән дә таныш булган, ди.

Ә инде Югары Ослан районы һәм ул территориядәге авыллар тарихына килгәндә, Казан ханлыгы алынганнан соң, татарларга Казанга терәлеп һәм Идел буенда яшәү тыелганын беләбез бит инде. «Югары Ослан районының беренче унъеллыкта Казан ханлыгыннан соң нигез салынган рус авылларының күпчелеге булмаса, элеккеге татар, чуваш, мордва авыллары урыннарында барлыкка килә», – дип язылган район тарихында.

«Казан губернасының Идел буе шәһәрләре һәм авыллары каталогы»ның репринт басмасында тарихчы галим Булат Солтанбеков кереш сүзеннән өзек: «Люстрицкий (каталог авторы) һәм аның автордашлары рус авыллары урынында заманында татар авыллары булуын искәртәләр, хәтта кайберләренең исемнәрен дә китерәләр. Үткән гасырның 20нче елларында, Татария Хөкүмәте карары белән, Идел буенда һәм башка урыннарда татар авыллары барлыкка китерелгән. Иделнең уң ярындагы Кызыл Байрак һәм Бакчасарай, шәһәр янындагы Чыңгыз авылы – шундыйлардан...»

Шушы татар авылларын барласак, Кызыл Байрак авылына 1924 елда нигез салына. Авылга беренче килеп урнашучылар арасында Әхмәровлар гаиләсе була, аларның берсе – Шиһаб – татар композиторы С.Сәйдәшевнең тәрбиячесе һәм рухи остазы. Идел ярындагы авыл иҗат интеллигенциясе вәкилләренең ял итү урыны санала. 1920 –1940 елларда Әхмәровлар йортында композитор Салих Сәйдәшев ял итә, Ш.Әхмәровка язучылардан Гадел Кутуй, Шәриф Камал, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, галимнәрдән Гыйлем Камай, З.Малкин килеп йөри. Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова – шушы авыл тумасы.

Кызыл Байрак авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы, данлыклы композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган «Сәйдәш аланы» сәнгать бәйрәме үтә иде.

Шушы тирәдәге тагын бер авыл – Нариман. Биредә 2000-2013 елларда Татарстан прокуроры булган Кафил Әмиров туган.

20нче елларда барлыкка килгән тагын бер татар авылы Яңа Болгарда композитор Риф Гатауллин туган.

Бу райондагы Сәет, Татар Борнашы, Макыл, Татар Мәмәтхуҗасы (китапта – Олы Мәмәтхуҗа) кебек кайбер рус авыллары кайчандыр йомышлы татарларга караган, дип язылган. Әйе, Татар Борнашы – рус авылы, элек ул Архангел чиркәве исеменнән Архангельское дип аталган, ди. Казанны алганда яраланган сугышчыларын Иван Грозный дәваланырга биредә калдырган, ди. Авылның беренче агач чиркәвен Борнаш исемле чукындырылган татар салган, ди. (Верхний Услон: край родной навек любимый… :научно-популярное издание/Под ред.Л.Г. Абрамова. – Казань: по городам и весям, 2001.). Хәзер авылда яңа чиркәүне бирегә дачниклар буларак килеп урнашкан Марина һәм Илдус Мингалеевлар салган, ди.

Сүз уңаеннан, Рус Борнашына руслар белән бергә Казанны алырга барган Касыйм татарлары Сәет ага белән Борнаш ага нигез салган, дип язылган алда телгә алынган китапта.

Минем «Идел сукмагы» экскурсиямнең татар контенты интернет аша гына узды. Бәлки, галимнәребез әлеге маршрутны төзүче егетләр-кызларга татар контенты да табып бирә алыр. Ихтыяҗ булса инде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100