news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Идел Кыямов «Лу» спектаклендә кемне уйнаячак – «Интертат» зур серне ача

news_top
Идел Кыямов «Лу» спектаклендә кемне уйнаячак – «Интертат» зур серне ача

Кичә Тинчурин театры Иделнең «Лу» спектаклендә катнашачагы турында видеомәгълүмат чыгарды. Ләкин видеода Идел кемне уйнаячагын әйтми: «Сер булып калсын» ди.

«Интертат» үз чыганаклары аша Иделнең серен ачыклады. Татарстанның атказанган артисты, танылган алып баручы Идел Кыямов «Лу» спектаклендә Татарстанның халык шагыйре Хәсән Туфан образын башкарачак. Хәзерге вакытта Идел репетицияләргә йөри.

Идел Кыямовны «Лу» спектакленә Хәсән Туфан ролен уйнарга Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров чакырган.

Идел Кыямов белән Нәфисә Хәйруллина сәхнә партнерлары булачак – Хәсән Туфан белән Луиза Салиәскарова рольләрен башкарачак.

«Күп кеше Идел Кыямов театрда нишләп йөри икән, ул бит театр артисты түгел дип уйлыйдыр. Ләкин мин 2015 елда Казан театр училищесының Эстрада бүлеген тәмамладым. 2013 елда Тинчурин театрында Резеда Гарипова куйган «Без барыбыз да кешеләр» спектаклендә уйнаган идем. Тинчурин театрында 3 сезон тәрҗемәче булып та эшләдем», ди Идел видеода.

Спектакльнең премьерасы 28 августта булачак.

Идел Илдар улы Кыямов - актёр, эстрада артисты, журналист, нәфис сүз остасы, конферансье. Кыямов Идел Илдар улы 1995 елда Казанда туган. Әтисе – Илдар Кыямов, «Татарстан – Яңа Гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясендә редактор, алып баручы. Әнисе – Мөршидә Кыямова, «Гаилә һәм мәктәп» журналында баш мөхәррир урынбасары. Хатыны Сөмбел – опера җырчысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар