«Идел-йорт» театр коллективларының финал спектакльләре Кариев театрында күрсәтеләчәк
Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXVI төбәкара театр коллективлары конкурсының финалына 12 спектакль чыккан.
Быел республиканың 40 районыннан һәм шәһәреннән 64 гариза килгән. Читтән торып сайлап алу нәтиҗәләре буенча 32 спектакль республика дәүләт театрлары мәйданчыкларында күрсәтелде. Шул 32 спектакльнең 12се финалга чыккан, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
Финал спектакльләре Кариев театрында 9-14 ноябрьдә күрсәтеләчәк һәм җиңүче билгеләнәчәк. Гран-при иясе 7 декабрьдә Камал театрында игълан ителәчәк.
- «Идел-йорт» – халык театр коллективлары конкурсы, тарихын 1992 елдан башланган, 1998 елдан төбәкара статуска ия, 2018 елдан Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров исемен йөртә. Конкурс милли театр сәнгате традицияләрен саклау һәм үстерү, үзешчән коллективларга ярдәм итү һәм яңа талантларны ачыклау максатларында үткәрелә.
Финалга чыккан театр коллективлары:
Актаныш районы Пучы авыл мәдәният йортының «Ихлас» халык театры – Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» спектакле, режиссер – Ленар Миңнемуллин;
Арча район мәдәният йортының «Җидегән чишмә» халык театры – Таһир Закировның «Яучылар» спектакле, режиссер – Гүзәл Нигъмәтҗанова;
Әлмәт районы Яңа Нәдер авыл мәдәният йортының «Илһам» халык театры – Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» спектакле, режиссер – Ләйсән Әхмәдиева;
Балтач мәдәният үзәгенең халык театры – Риза Ишморатның «Кайту» спектакле, режиссер – Илфат Гыйльманов;
Биектау районының Ямаширмә халык театры – Данил Салиховның «Хатын түгел, аҗдаһа» спектакле, режиссер – Фәрхәт Шаһимәрдәнов;
Кайбыч мәдәният йортының «Ак җилкән» халык театр коллективы Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» спектакле, режиссер – Светлана Зиядиева;
Лениногорск районы мәдәният сараеның «Поколение+» рус театр студиясе – А.Островскийның «За чем пойдешь, то и найдешь» («Женитьба Бальзаминова») спектакле, режиссер – Флера Төхвәтова;
Менделеевск районы Тойгуҗа авыл мәдәният йорты - «Дөрешкәй» халык театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Син кайда идең?» спектакле, режиссер – Гөлнара Закирова;
Нурлат районының «Грани» халык коллективы – Наил Гаетбайның «Авылга кызлар килде» спектакле, режиссер – Илшат Гайсин;
Тәтеш үзәк мәдәният йортының «Триумф» коллективы – С.Землякованың «Бабушки» спектакле, режиссер – Рөстәм Әхмәдуллин;
Тукай районы Күзкәй авыл мәдәният йортының «Нур» халык театр коллективы – Юныс Әминовның «Тамырлар» спектакле, режиссер – Ринат Бәдретдинов;
Теләче районы Алан авыл мәдәният йортының «Умырзая» театр коллективы – Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» спектакле, режиссер – Гүзәлия Җамалиева.