Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Идел-йорт» – гран-при Баулыга китте: «Әтиемнең солдат костюмын киеп уйнадым»

news_top_970_100
«Идел-йорт» – гран-при Баулыга китте: «Әтиемнең солдат костюмын киеп уйнадым»
фото: Салават Камалетдинов

Традициягә керде: Шамил Закиров исемендәге театр коллективларының XXIII төбәкара «Идел-йорт» бәйгесе җиңүчеләрен Камал театры сәхнәсеннән бүләклиләр һәм гран-при иясенең спектаклен шушы данлыклы сәхнәдән күрсәтәләр.

Бүләкләү тантанасын һәм спектакльне «Татар-информ» онлайн трансляцияләде.

Быел фестивальнең гран-приена Баулы үзешчәннәре лаек булды. Баулы мәдәният йортының һәвәскәр театр коллективы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Шулай булды шул» спектаклен әзерләгән. Татарның холык-фигылен ачып биргән шушы комедия Камал театры сәхнәсеннән күрсәтелде. Әйтергә кирәк, кайчандыр Камал сәхнәсеннән барган комедия ул. Әмма спектакль турында соңрак. Башта фестивальнең үзе, аннары йомгаклау тантанасы турында сөйләшик.

Белешмә: Быел бәйгегә 60тан артык гариза кергән. Шуларның 55е жюри әгъзаларына тәкъдим ителгән. Финалга 24 спектакль чыккан – 12се республика театрлары, 12се – Татарстаннан читтәге татар театрлары коллективлары. Читтәге татар театрларын Казанга китерү мөмкинлеге булмаган – жюри әгъзалары спектакльне, Бөтендөнья татар конгрессына килеп, видеодан караганнар. Ә финалга чыккан 12 республика театры Ленин исемендәге мәдәният сараенда күрсәтелгән. Жюри әгъзаларына аларны сәхнәдән күреп бәяләү мөмкинлеге туган. «Элек зональ ярышлар булып, алардан узган театрлар гына Казанга килә иде. Без зональ ярышлар тәртибен үзгәрттек. Бөтен театрның зональ бүленешкә бәйле булмыйча гына җиңү шансы булсын өчен шулай иттек», – дип аңлатты «Идел-йорт» фестиваленең кураторы Эльвина Якупова.

Шулай итеп, җиңүчеләр, шул исәптән, гран-при да, ике линия буенча бара. Берсе – Татарстан театрлары (болар арасында рус телле театрлар да бар), берсе – читтәге татар театрлары. Рус телле театр берәү – Спас районы «Арлекин» халык театры коллективы. Яшел Үзән муниципаль музыкаль театр да катнашмакчы булган. Әмма ул – муниципаль театр, мин аларның «Кече шәһәр театрлары» федераль проектында катнашуын да беләм. Димәк, алар бюджетсыз гына ихластан театр уйнап йөргән һәвәскәрләр белән беррәттән була алмый.

ххх

Суык урамнан Камал театры фойесына керүгә, бәйрәм рухы каршы ала. Күргәзмәләр куелган, калфак-изүләр сәүдәсе дә көйләнгән. Фойе түрендә гармун уйнап торалар. Читтәрәк басып торган Илдар Хәйруллин янына килдем. Бәйгенең жюриенда ул.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин: «Башта, элеккечә түгелдер, дип курыккан идем. Кызыксыналар. Мәсәлән, кечкенә генә авылда да 40 елдан артык театр яшәп килә икән. Җитәкчесе вафат булган коллектив таралмасын дип, җырчы Фердинанд Фәтхи, атна саен шул авылга кайтып, коллективны саклый. Бик матур спектакль алып килгәннәр. Төрле дәрәҗәдәге спектакльләр бар. Кемдер ныграк әзерләнгән, кемдер азрак әзерләнгән. Ләкин алар, җыелып, татар мохитен булдырганнар, шуны яратып безгә җиткерәләр икән, рәхәтләнеп карап утырдык. Татар теле югалып бара, татар аһәңе китеп бара, дип борчылабыз. Юк, яшьләр әле сөйләшәләр, җырлыйлар. Мин моңа сөенеп утырдым.

Спектакль чыгару чыгымнар таләп итә. Кайсыбер районнар акча тапкан. Декорацияләр дә баерак. Монысы район башлыгыннан тора инде. Безгә спектакль күрсәткәндә, мәдәният йорты җитәкчесе дә килә, районның мәдәният бүлеге дә килә. Кайбер районнарда коллектив үзе генә килә. Бу инде тегесендә – кызыксыну бар, монысында кызыксыну юк икәнен күрсәтә.

Мин барысына да уңыш телим. Театрны яратсыннар! Театрны ярату – ул татар мәдәниятен ярату».

Жюри әгъзасы Луара Шакирҗанова да биредә икән.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова: «Без 55 коллективны карадык. Чит төбәкләрдәге 15 халык театрын да карарга туры килде. Мине чит төбәкләрдәге татар театрларының саф татарча сөйләшүләре шундый куандырды. Шунысы гына бар – алар арасында яшьләр азрак. Марсель Сәлимҗановның сүзләрен искә төшерәсем килә: «Халыкның йөрәгенә иң тиз барып җитә торган сәнгать – ул театр сәнгате. Татар кая гына китмәсен – Япониягәме, Төркиягәме, Финляндиягәме – алар китапларын, мәчетләрен, мәдрәсә-мәктәпләрен һәм театрларын булдырганнар. Аларның һәвәскәрләре спектакль куйган. Чөнки алар шулай аралаша алалар. Театр берләштерә. Театрның шушы көче татарга ярдәм итә.

Һәр талантлы кеше театр юлыннан китми. Әмма күңеле сәхнә сорый, иҗат итәсе килә. Шуңа күрә алар өчен сәхнәгә чыгу – бик мөһим әйбер. Театр узган гасырда да яшәде, бу гасырда да... Алар булсыннар, яшәсеннәр. Алар булганда «Идел-йорт» яши».

«Идел-йорт» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы Камал театрының яшь артистлары башкаруында Габдулла Кариевның «Артист» спектакленнән өзек белән башланып китте. «...бу очраклы түгел. Чөнки, анда бүгенге көндә горурлыгыбыз булган Татар театрын юктан бар иткән һәвәскәрләребез, үзешчән артистлар тормышы сурәтләнә», диде алып баручылар.

Жюри тәкъдим ителде. Менә алар:

Бәйгенең жюри рәисе – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Жюри рәисе урынбасары – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин. Жюри әгъзалары: драматург Данил Салихов; драматург Рәдиф Сәгъди, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты сәнгать фәннәре үзәге җитәкчесе, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, композитор, Казан дәүләт мәдәният институтының театр, телевидение, кино факультеты деканы Эльмира Галимова, режиссер Лилия Әхмәтова, Камал театры артисты Фәнис Сафин, Казан дәүләт циркы баш администраторы Илназ Хәйбуллин, режиссер Артур Әмиров.

Иң элек Татарстаннан читтәге һәвәскәр татар театрларын бүләкләделәр. Бу эшне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин башкарды.

Дипломантлар:

  • Башкортстанның Балтач районы «Балкыш» халык театрына Ркаил Зәйдулланың «Әкрам FM» (режиссер Редик Ганиев) спектакле өчен;
  • Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы «Өмет» театры-студиясенә Илшат Галимов истәлекләре буенча куелган «Гафу итми, әни, йөрәгем» (режиссер Ильшат Галимов) спектакле өчен;
  • Удмуртиянең Ижевск шәһәренең «Чулпан» үзешчән театрына Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» (режиссер Рафилә Расулева) спектакле өчен;
  • Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Кочко-Пожар һәвәскәр театр берләшмәсенә Шәриф Хөсәенов пьесасы буенча куелган «20 ел үткәч» (режиссер Ибраһим Мусин) спектакле өчен;
  • Оренбург өлкәсенең Пономаревский районы Дүсмәт авылының «Мизгелләр» татар театр коллективына Наил Гаетбайның «Авылга кызлар килде, яки Моңнар кайтты авылга» (режиссер Эльвира Горбунова) спектакле өчен;
  • Башкортстанның Стәрлебаш районы «Эстәрле» халык театрына Рәдиф Сәгъдинең «Соңлап килгән сәлам хат» (режиссер Зөлфия Латыйпова) спектакле өчен.

Татарстан дипломантларын драматург Рәдиф Сәгъди бүләкләде.

  • Нурлатның «Мирас» татар халык театры – Эльмира Ибраһимованың «Адашкан җаннар» спектакле (режиссер Миләүшә Сафиуллина);
  • Тукай районы «Нур» халык театры – Данил Салиховның «Коткарыгыз, каравыл!» спектакле (режиссер Гөлфия Әхмәтҗанова);
  • Биектау районының Ямаширмә авылы халык театры – Әмир Камалиевның «Әлепле әртистләре» комедиясе (режиссер Филсинә Сәгъдиева);
  • Балтач районы халык театры – Илһам Галинең «Беренче мәхәббәт» спектакле (режиссер Раил Садыйков);
  • Арча районының «Сәйяр» халык театры – Таңчулпан Гарипованың «Китмәгез, торналар!» спектакле (режиссер Фердинанд Фәттрахманов);
  • Азнакай районы халык театры – Мостай Кәримнең «Айгөл иле» спектакле (режиссер Гөлсинә Җамалиева).

Чират номинацияләр буенча дипломнарга җитте. Аларын Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева тапшырды.

«Иң яхшы эпизодик роль өчен» дипломы белән Фоат Садриев пьесасы буенча куелган «Җәмиләнең җенләнүе» спектаклендәге Миңлебикә роле өчен, Ульяновск шәһәре «Нур» татар халык театры артисты Зөлфия Хәмидуллина бүләкләнде.

«Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» дипломы Раушан Шәриф пьесасы буенча куелган «Көзебезнең язы» спектаклендәге әби роле өчен, Пермь төбәге Барда халык театры артисты Әлфия Якуповага тапшырылды.

«Иң яхшы ир-ат роле өчен» дипломы белән Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» пьесасы буенча куелган спектакльдәге Гайфи роле өчен, Башкортстан республикасы Яңавыл районы «Хәят» татар халык театры артисты Рөстәм Ханнанов бүләкләнде.

«Үзешчән театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен» дипломы Башкортстанның Стәрлебаш районы «Эстәрле» халык театры режиссеры Зөлфия Латыйповага бирелде.

Татарстан коллективларына бирелгән дипломнарга күчәбез. Башта харизма турында диалог корып алганнан соң, алып баручылар сәхнәгә Камал театрының харизмалы актерларының берсе – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллинны чакырды.

«Спектакльнең оригиналь сәнгати чишелеше өчен» дипломы Азнакай шәһәр-район мәдәният йортының театр коллективына Мостай Кәримнең «Айгөл иле» спектакле өчен тапшырылды. Режиссеры Гөлсинә Җамалиева.

«Иң яхшы эпизодик роль өчен» дипломы белән Әмир Камалиевның «Әлепле әртисләре» спектаклендәге Сабира роле өчен, Биектау районы Ямаширмә татар халык театры артисты Алинә Гимадиева бүләкләнде.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» дипломы Нурлат районының Татар мәдәният үзәге «Мирас» театр коллективының «Адашкан язмышлар» спектаклендә Лилия роле өчен Фирүзә Бикташевага тапшырылды.

«Иң яхшы ир-ат роле өчен» дипломы белән Данил Салиховның «Коткарыгыз, каравыл!» пьесасы буенча куелган спектакльдәге Мөслим Мөслимович роле өчен, Тукай районы Күзкәй мәдәният йортыы «Нур» театры артисты Радик Хаҗиев бүләкләнде.

«Үзешчән театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен» дипломы Арча районы «Сәйяр» халык театры режиссеры Фердинанд Фәттрахмановка бирелде.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Республикабызның халык артисты Луара Шакирҗанова Татарстаннан читтәге театр коллективларына лауреат дипломнары тапшырды.

III дәрәҗә лауреат дипломы белән Фоат Садриев пьесасы буенча «Җәмиләнең җенләнүе» спектаклен куйган Ульяновск шәһәре «Нур» татар халык театры режиссеры Җәмилә Мифтахова һәм Халисә Рәйханның «Прасковья» пьесасы буенча спектакль куйган Башкортстанның Нефтекамск шәһәренең «Без» татар халык театры режиссеры Ильмира Аләтдинова бүләкләнде.

II дәрәҗә лауреат дипломы белән Раушан Шәрифнең «Көзебезнең язы» пьесасы буенча куелган спектакле өчен, Пермь өлкәсе Барда районы халык театры (режиссеры Эльмарт Мәүлетов) һәм Әминә Яхинаның «Салават күпере калыкканда» пьесасы буенча куйган спектакле өчен, Башкортстанның Краснокамск районы «Замандаш» татар халык театры (режиссеры Редик Ганиев) бүләкләнде.

I дәрәҗә лауреат дипломы белән Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» пьесасы буенча куелган спектакле өчен, Башкортстанның Яңавыл районы «Хәят» татар халык театры (режиссеры Салават Хәмзин) бүләкләнде.

Татарстандагы халык театры лауреатларын бүләкләргә жюри рәисе Олег Кинҗәгулов чыкты.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов: «Жюри рәисе буларак халык театрларына рәхмәт кенә әйтәсе килә. Сез үз сәләтегез белән татар театрын танытасыз. Мөмкинлек биргән Мәдәният министрлыгына һәм Мәдәни ресурслар үзәгенә рәхмәт. Бергә матур итеп эшләгән жюри әгъзаларына рәхмәт. Шамил абыйның рухы шат булсын. «Идел-йорт» фестивале яшәсен!»

III дәрәҗә лауреат дипломы белән Туфан Миңнуллинның «Нәзер» спектакле өчен, Актаныш районы Иске Сәфәр авылы халык театры (режиссеры Ләйсән Мирхәйдәрова) һәм «Морозко» рус халык әкияте мотивлары буенча мюзикл куйган Спас районы «Арлекин» халык театры коллективы (режиссеры Любовь Герасимова) бүләкләнде.

II дәрәҗә лауреат дипломы белән Раилә Мөхсинова пьесасы буенча куелган «Кайнар токмач» спектакле өчен, Питрәч районының «Балкыш» халык театры (режиссеры Фанил Мисалов) һәм Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы буенча куелган спектакль өчен, Балык Бистәсе районы халык театры (режиссеры Илназ Шакиров) бүләкләде.

I дәрәҗә лауреат дипломы белән Әмир Камалиевның «Борын-Борын заманда...» пьесасы буенча куелган спектакль өчен Апас районы халык театры коллективы (режиссеры Земфира Мөхәммәтшина) бүләкләнде.

Ниһаять, гран-приларны да игълан итәр вакыт җитте. Алар да икәү. Берсе – регионнардагы театр коллективларыныкы. Икенчесе – Татарстан коллективлары.

Гран-прины Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырды.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Татар театрының үз юлы бар. «Идел-йорт» фестивале бәхетле тормыш белән яши. Географиясе киңәя, дәрәҗәсе арта. Татар театрлары милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур эш башкара».

Гран-приның берсе Данил Салихов пьесасы буенча куелган «Узып барышлый» спектакле өчен, Башкортстан республикасы Кушнаренко районы «Мизгелләр» татар халык театрына (режиссеры Энҗе Гималетдинова) тапшырылды.

Икенче гран-при Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Шулай булды шул» спектакле өчен, Татарстан республикасы Баулы районы Татар халык театрына (режиссеры Сәгыйть Әхмәтҗанов) бирелде.

Баулыларны котлыйм!

Шушы урында оештыручыларга бер тәнкыйди абзац. Җәмәгать, җиңүчеләр турындагы мәгълүматны татарчага үзем тәрҗемә иттем. Чөнки татар театрларын да сәхнәгә русча чакырдылар. Хәтта Бөтендөнья татар конгрессы вәкилен дә русча тәкъдим иттеләр. Югыйсә, бер зал тулып татар театрлары вәкилләре утыра. Әйткәнемчә, бәйгедә бер генә рус телле театр коллективы катнашкан. Барлык кичәләрнең ике телдә булуына да каршылыгым юк. Әмма татар театрын сәхнәгә татарча, рус театрын русча чакырып, татарча уйнаучыга татар телендә язылган диплом, рус театрына рус телендә диплом бирүнең кыенлыгы юк ләбаса.

Ниһаять, котлаулар тәмамланып, чакырылган кадерле кунакларның бер өлеше «чәйгә-фәләнгә» чыгып киткәч яки кайтып киткәч, спектакль башланды. Бераз карыйм да кайтып язармын, дигән идем, җәмәгать, спектакль мине «тотып калды». Җибәрмәде. Туфан Миңнуллинның бу әсәрен – «Шулай булды шул» спектаклен – 1-2 ай элек Минзәләдә карап кайткан идем. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында режиссеры Илсур Казакбаев чыгарган иде ул спектакльне. Ул аны шактый кызыклы итеп, әллә ниләр кыландырып, сәхнә уртасына чын «Ока» чыгарып куйган иде. Кызны лапас түбәләренә менгезгән иде.

Ә Баулы театры сәхнә артына капка ясап куйган да, артык кыландырып тормаган. Театрның төп байлыгы – артистларның ихласлыгы. Сәгать ярымлык спектакль бер сулышта узды. Башта төп геройны уйнаган егетнең татар теле чамалы бугай, дип уйлаган идем – әмма аның ихласлыгы, табигыйлеге җәлеп итте. Теле дә әйбәт, сәләте дә зур.

Спектакльдән соң төп герой Алмазны уйнаган егет янына килмичә булдыра алмадым. Дамир Шабаев тумышы белән Баулыдан. Хәзер Әлмәттә эшләсә дә, яраткан театр коллективы белән спектакль чыгарудан баш тарта алмаган.

Алмаз Шабаев: «Спектакль алдыннан бу көннәрдә авырдым да әле – өч көн температура торды. Дарулар эчеп, үземне рәткә китердем. Бу – минем театрдагы дүртенче ролем. Алмаз ролендә мәрхүм әтиемнең солдат костюмын киеп уйнадым.

Мин үзем бу театрга 2016 елдан йөрим. Мине театрга класс җитәкчем Миргалиян Фәхриев алып килгән иде. Ни кызганыч, хәзер мәрхүм инде. Ул профессионал булмаса да, 90нчы елларда театрны саклап калган кеше. Аның белән беренче ролемне уйнадым. «Монда тудык, монда үстек» – шулай ук, Туфан Миңнуллин пьесасы. Нефтьчеләр турында ул. Театрга да нефтьчеләр турындагы спектакльдә уйнарга дип килгән идем. Баулы нефтенең юбилеена куелды, дип хәтерлим.

Театрга мин паузалар ясап йөрдем. Мин – профессиям буенча геолог-нефтьче. 2 ел элек Баулыдан Әлмәткә күчендем. Шул вакыт театрга йөри алмадым. Ләкин «театр чире» була икән – кабат йөри башладым. Коллективка рәхмәт – мине аңлап, репетицияләрне ял көннәренә күчерделәр.

Тагын шуны әйтим әле: жюрига рәхмәт! Шундый әйбәтләр алар. Безгә награда... ой, тагын русча сүз керә инде... татарча сөйләшергә Шалты авылындагы әбием өйрәтте. Кайбер сүзләр русча да китә инде, нишлисең. Үземчә тырышам инде. Без фестивальдә җиңүгә өметләндек. Әйбәт килеп чыкты бугай, дип уйладык. Хыялым – туган Баулыма гран-при алып кайтырга булышу иде. Хыялым тормышка ашты».

– Театрга йөрисеңме? – дип сорап куйдым Дамирдан.

– Театрларга йөрергә бик яратам. Әлмәт театрына йөрим. Форсаттан файдаланып әйтим әле – Әлмәт театры бик шәп спектакль чыгарды. «Ат карагы» дип атала. Бик шәп!..

– Карадым мин аны. Хәтта 2 мәртәбә. Бик шәп, – дидем мин дә.

– Мин дә 2 карадым, – диде Дамир.

Баулыларны җиңү белән котлыйм!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100