Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиде яшькә кадәргеләр өчен Казанның җиде могҗизасы

Балаларыгызга Казан күрсәтәсегез киләме? Безнең киңәшләрне укыгыз.

news_top_970_100
Җиде яшькә кадәргеләр өчен Казанның җиде могҗизасы

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Казанга килгән туристларга “Интертат”тан җиде маршрут.



1. Казанның йөрәге - Казан Кремле. Биредә Кол Шәриф мәчете һәм Казан Кремленың күпсанлы музейлары урнашкан. Балалар өчен Татарстантабигате музее аеруча кызыклы булачак – биредә интерактив урыннар күп. Казан Кремле биләмәләреннән чыккач, герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янына туктап, җәлилчеләр батырлыгы турында сөйләгез. Аннары юл уңаенда - Татарстан Милли музее. Биредә төрле яшьтәге балалар өчен күргәзмәләр дә, төрле интерактив уеннар да булып тора.



2. Бауман һәм Петербург урамнары. Бауман урамындабалалар өчен – байларча киерелеп яткан Казан мәчесе сыныЕкатерина II каретасыбакалы фонтаннар – боларга рәхәтләнеп үрмәләргә мөмкин. “Әкият” кафесына кереп тамак ялгарга була. Ә “Су анасы” фонтаны янында Тукайның “Су анасы” әкиятен искә төшереп аласыз да, җир асты юлыннан узып, Петербург урамына юл тотасыз. Биредә Петербургны хәтерләткән күперчекләр бар, уңайлы эскәмияләр. Арырак китсәң – матур фонтаннар. Петербург урамында “Әкият” Татар дәүләт курчак театры да урнашкан. Дөрес, ул шушы көннәрдә сезонын яба. Әмма әлеге әкият сарае баскычларыннан менеп, Нәни принцка сәлам бирүдән бер бала да баш тартмаячак. Курчак театры алдындагы мәйданда кыш көне Боз шәһәрчеге ясала, җәй көне биредә Чәчәкләр патшалыгы бар.



3. Иске татар бистәсе ачык һавадагы музейга тиң. Биредә борынгы агач йортлар, мәчетләр. Кабан күлендә көймәдә яисә катамарандайөрергә мөмкин. Камал театры алдындагы мәйданда Былтыр белән Шүрәле арасына утырып фотога төшергә була. Кабан күленең икенче ярында – Меңъеллык паркы.



4. Җиңү паркы. Яңа Савин районында – Ямашев һәм Бондаренко урамнары киселешендә урнашкан. Паркка 1995 елда нигез салынган. Биредә Мәңгелек ут яна. Ачык һавада сугыш техникасы күргәзмәсе урнашкан. Әлеге техника өстендә рәхәтләнеп үрмәләргә мөмкин. Паркта күл дә бар.


5. “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчык һәм бина өстендәге күзәтү мәйданчыгы. Казансу ярында урнашкан. Юл аша чыксагыз - "Ак барс” Яшьләр үзәге бассейны. Биредә Татарстанданда бердәнбер булган  Чаллы дельфинариеның Җәйге Казан гастрольләре бара. Дельфинарий артистлары - Рэм и Ирбис исемле дельфиннар, Элио и Элина исемле диңгез мәчеләре. Шунда ук “Кырлай” паркы эшли. Биредә күптөрле аттракционнар бар.


6. Горький исемендәге ял һәм күңел ачу паркы. Аны борын-борыннан “Рус Швейцариясе” дип йөрткәннәр. Реконструкцияләнгәннән соң биредә балалар белән йөрергә бөтен уңайлыклар тудырылды. Җылы көндә балаларга биредәге “Биюче фонтаннар” өстеннән йөгерергә мөмкин, кич фонтаннар утлы шоуга әверелә. Балалар өчен махсус уен мәйданчыгы да корылган.

7. “Ривьера” яки “Барионикс” аквапарклары. “Барионикс” Мәҗит Гафури урамында урнашкан. Елга порты ягына таба юл тотасы. Биредә аквапаркка өстә океанариумда булырга мөмкин, балалар өчен FUN24 клубы бар. “Ривьера” ул Казансу елгасы буенда иллеләп аттракционлы аквапарк дигән сүз. Былтыр бирегә Күзәтү тәгәрмәче дә урнаштырылды. Балалар өчен контактлы зоопарк та бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100