Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җиде утрау арасында» фильмының төп герое Габдулла Хәйбуллин үпкә чиреннән үлгән

Актаныш районының Өшәр авылында яшәүче бердәнбер кеше «бар дөньяны тезләндергән авыру»дан вафат булды дип хәбәр итә «Актаныш-информ».

news_top_970_100
«Җиде утрау арасында» фильмының төп герое Габдулла Хәйбуллин үпкә чиреннән үлгән

Актаныш районының Өшәр авылындагы бердәнбер кеше — Габдулла Хәйбуллин вафат. Бу кеше хакында режиссер Алмаз Нургалиев һәм куючы-оператор Динар Әхмәтҗанов «Җиде утрау арасында» дип аталган фильм төшергән иде.

1960нчы елларда Кама ГЭСын төзү вакытында күп кенә хуҗалыкларга су басу куркынычы яный. Өшәр авылы да шул хәлдә кала һәм авыл халкы күченеп китәргә мәҗбүр була, әмма авылны су басмый кала. Инде 44 ел дәвамында ул авылда бер кеше — Габдулла Хәйбуллин гына яши.

«Актаныш-информ» хәбәр итүенчә, аның үпкәсе ялкынсына. Каты итеп авырый башлагач, Чаллы хастаханәсенә озаталар. Әмма «бар дөньяны тезләндергән авыру» Агыйдел буйларын ятим калдырды, дип яза «Актаныш-информ».

«Интертат» ачыклавынча, коронавирус авыруы рәсми рәвештә расланмаган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100