Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ибраһим хәзрәтне үтергән кеше, махсус операциягә китү сәбәпле, иреккә чыгарылган булган

news_top_970_100

Узган якшәмбедә, 21 апрельдә, Ульяновск өлкәсенең Илюшкина елгасында Ибраһим хәзрәт Исәнәевның мәете табылды. Урта Әләзән авылы хәзрәте Саратов өлкәсендә үтерелгән, ә аннары мәетне күрше төбәккә алып килеп, елгага ташлаганнар.

Хәзрәтнең янган автомобилен авылдан шактый еракта – Междуречье авылы янында тапканнар. 5 көннән соң, Павловка авылы янындагы елгада Ибраһим хәзрәтнең мәете табыла. Аны йөрәгенә пычак кадап үтергәннәр.

Үтерүче дип саналган Рамил Хәйров моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. Ул аеруча авыр җинаятьләр, шул исәптән үтерү өчен, 10 елдан артык төрмәдә утырырга тиеш була. Ул элек тә корбанының машинасын яндырган. Бу юлы да Ибраһим хәзрәтнең машинасына ут төрткән.

Фото: © "164.ru" сайтыннан

Рамил Хәйров ирегеннән мәхрүм итү урыныннан махсус хәрби операция зонасына киткән. Кайнар нокталарда хезмәт иткәннән соң, бу ир-ат иреккә чыккан. Шуннан соң ул Ульяновск өлкәсенең Павловск районы Муратовка авылында яшәгән.

Ибраһим хәзрәт Исәнәев 16 апрельдә югала. 45 яшьлек хәзрәт, мал сатып алырга дип, 300-400 мең сум акча белән, «Газель» автомобилендә Саратов, Ульяновск якларына чыгып киткән. Аның белән Рамил Хәйров та булган.

Рамил Хәйров Ибраһим Исәнәевка арзанрак бәягә терлек сата торган урынны күрсәтергә ышандырган. Моның өчен зур суммада акча кирәк булуын әйткән. Ибраһим хәзрәт бу акчаны таба: үз акчасын ала һәм бурычка юнәтә.

Ибраһим хәзрәт, шикләнеп, үзе белән машинада барган Рамилне фотога да төшереп җибәргән. Соңрак, җинаятьтә шикләнелүчене шушы фото буенча эзли башлыйлар.

Фото: © "164.ru" сайтыннан

Рамил Хәйровны Украина чигендә тотканнар. Ул полиция хезмәткәрләренә мәетне буага ташлавы турында сөйләгән. Үтерүче корбанын 16 апрельдән 17 апрельгә каршы төндә, ягъни үтерүдән соң ук суда яшермәкче булган.

Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевне җирләргә меңләгән кеше килгән, дип язган идек.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 апрель 2024
    Исемсез
    Сугыш бетмэгэн бит эле, нишлэп кайткан сон ул?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100