Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иң авыры – мөселманның мөселманга кул күтәрүе»: Ибраһим хәзрәт туган авылында җирләнде

news_top_970_100
«Иң авыры – мөселманның мөселманга кул күтәрүе»: Ибраһим хәзрәт туган авылында җирләнде

Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевне җирләгә меңләгән кеше килгән, дип язалар авыл төркемендә.

Ибраһим хәзрәт Исәнәев 16 апрельдә югала. 45 яшьлек хәзрәт, мал сатып алырга дип, 300-400 мең сум акча белән, «Газель» автомобилендә Саратов, Ульяновск якларына чыгып китә. Саратов өлкәсе белән Ульяновск чигендәге авылда ул, мал сатам дигән сылтау белән автомобиленә утырган кешене фотога төшереп ала.

Шушы хәбәрдән соң ул югала. Ибраһим хәзрәтне туганнары, полиция, Ульяновск өлкәсе авылы кешеләре эзли башлый. Берочтан фотодагы кешене дә эзли башлыйлар, аны табучыга 1 миллион сум акча вәгъдә итәләр, Ульяновск өлкәсендә яшәүче Раил исемле бу кеше федераль эзләүгә бирелә. Кешеләр аны таный – 36 яшьлек Раил, акчага кызыгып, таларга, үтерергә мөмкин, дип язалар. Аны табучыга 1 миллион сум акча вәгъдә итәләр.

Башта авылдан шактый еракта – Междуречье авылы янында хәзрәтнең янган автомобилен табып алалар. 5 көннән соң, Павловка авылы янындагы елгада Ибраһим хәзрәтнең мәете табыла.

164.ру сайты язуынча, вакыйга булган урында булучылар сөйли: Ибраһим хәзрәт белән элек авыр җинаятьләрдә гаепләнгән Раил Хайров исемле кеше алдан ук элемтәдә булган. Ул хәзрәтне арзан бәягә мал алып буласына ышандыра, зур суммада акча алып килүен сорый. Аның Ибраһим хәзрәт янына кайда утыруы билгеле түгел, әлегә Саратов өлкәсе Илюшкино авылы тирәсе дип фаразлана. Алар Междуречье авылы ягына китәләр. Ибраһим хәзрәт салонда утырган бу кешене фотога төшереп ала. Ахыр чиктә шушы фото әлеге кешене табарга мөмкинлек бирә дә инде. Мөгаен, бу кешенең үзен тотышында шикләнерлек әйбер булгандыр.

Междуречье авылы янында алар ни сәбәпледер салоннан чыга. Шунда пассажир булып утырып барган кеше Ибраһим хәзрәткә һөҗүм итә, Ибраһим хәзрәт каршы тора. Раил исемле бу кеше пычак белән аның йөрәгенә кадаган, дип фаразлыйлар. Аннары ул аның акчасын алып качкан. Авылдашлары фаразынча, Раил исемле бу кеше Междуречье авылына җәяү бара, авылдагы бер кешедән үзенең автомобиле калган урынга – Илюшкино авылына кадәр илтеп куюны сорый. Караңгы төшкәч, «Газель» калган урынга бара, аны яндыра, Ибраһим хәзрәтне үз автомобиленә салып алып китә. Ибраһим хәзрәтне озак эзләү шуның белән аңлатыла да – аны якын-тирәдән эзлиләр, әмма шактый ерактан – Саратов белән Ульяновск чигендәге Павловка яныннан табып алалар. Фараз буенча, үтерүче Украина ягына юнәлгән, мәетне юл уңаендагы авылда калдырган.

Үтерүдә шикләнелгән бу кешене Украина чигенә таба качып барганда – Белгород өлкәсендә кулга алалар.

«Явыз үтерүче кулыннан һәлак булган Урта Әләзәннең 5нче мәчете мөәзине Ибраһим хәзрәтне җирләдек. Аңа нибары 45 яшь иде. Аның 3 баласы калды. Ибраһим хәзрәт искиткеч тыйнак, ярдәмчел кеше иде, ул авыл тормышында бик актив эш алып барды, спорт белән шөгыльләнде, гаиләсе, авылдашлары өчен үрнәк иде. Аллаһ аның җирдәге гөнаһларын кичерсен, аңа шәһит дәрәҗәсе бирелсен. Аның әти-әнисенә – Казыйм хәзрәткә, хатынына, һәлак булучының гаиләсенә кайгы сүзләремне җиткерәм. Аңа Фирдәүс җәннәтеннән урын әйләсен», – дип язган Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов.

Аның белән хушлашырга килгән Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ислам Дашкин: «Аллаһы Раббыбыздан Ибраһим кардәшебезнең ахирәттәге сыеныр урынын җәннәттә кылуын, гөнаһлары булса, кичерүен һәм шәһит җаннардан итүен сорыйбыз», – дип дога кылды, дип яза ДУМ РФ каналы.

«Иң авыры – мөселманның мөселманга кул күтәрүе», – дип язалар авыл төркемендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100