Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йәмәндәге хуситлар Израильгә сугыш игълан иткән

news_top_970_100
Йәмәндәге хуситлар Израильгә сугыш игълан иткән

Палестинадагы Израиль-Газзә конфликтына тагын бер көч өстәлде. Йәмәндәге шигый көчләре – хуситлар Израильгә ракеталар аттыра башлады, дип хәбәр итә ТАСС.

Израиль армиясе илнең көньягына пилотсыз очкычлар бәреп керүен таныган. Кызыл диңгез өстеннән Израильгә таба очкан ракеталар һәм пилотсыз очкычлар бәреп төшерелгән.

Йәмән – Гарәбстан ярымутравының көньягында урнашкан дәүләт. 2014 елда анда Согуд Гарәбстаны теләктәшлек күрсәткән хөкүмәт һәм Иран ярдәм иткән шигыйлар (хуситлар) арасында гражданнар сугышы башланды. Бу сугыш килешү белән тәмамланмады, вакытлыча тукталды. Хуситлар илнең шактый өлешен контрольдә тота. Йәмәндәге хуситларга Иран теләктәшлек күрсәтә һәм аларга кораллар белән ярдәм итә. Аларның ракеталары да, пилотсыз очкычлары да бар.

Йәмәндәге бригада генералы, Йәмән кораллы көчләренең рәсми вәкиле Яхъя Сарие Ану Al Masirah телеканалында: «Без Израиль агрессиясе тукталганчы ракета һәм пилотсыз очкычлар белән һөҗүмнәрне дәвам итәчәкбез», – дип белдергән.

27 октябрьдә Мисыр Кызыл диңгез өстеннән очкан 2 пилотсыз очкычны бәреп төшергән. Алар Йәмәннән җибәрелгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100