Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йәмәндә хәрби операция бара: «Иранга каршы сугыш башланса, Гарәбстан да кушылачак»

Ни өчен АКШ Йәмәндә хуситларга каршы хәрби операция башлаган? Кемнәр ул хуситлар? Якын Көнчыгышта сугыш көчәеп китмәсме? «Интертат» сәяси вазгыятькә күзәтү ясый.

news_top_970_100
Йәмәндә хәрби операция бара: «Иранга каршы сугыш башланса, Гарәбстан да кушылачак»
freepik.com

12 гыйнвар төнендә АКШ һәм Бөекбритания Йәмәндә хуситларга каршы хәрби операция башлады. Хуситлар контролендә булган дроннар ясау үзәге һәм корал складлары юк ителгән. Америка һәм Бөекбритания ракеталары очкычлардан, корабльләрдән һәм су асты көймәләреннән атылган.

Ак йорт аңлатканча, әлеге һөҗүм халыкара сәүдә корабларын саклау максатыннан башкарылган, чөнки Йәмән хуситлары, Газзә Секторында барган сугышка протест йөзеннән, 2023 елның ноябреннән бирле Кызыл диңгездән узучы сәүдә корабларына атака ясап торган. Билгеле булганча, Кызыл һәм Урта диңгезләр, Суэц каналы, Гибралтар бугазы аша, борынгы заманнардан алып, Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында сәүдә юлы уза. Бүген дә ул халыкара сәүдә өчен стратегик әһәмияткә ия.

Йәмән һәм хуситлар

Йәмән дәүләте Гарәбстан ярымутравының көньягында, Кызыл диңгез яры буенда урнашкан. Коры җирдән ул Согуд Гарәбстаны һәм Оман дәүләте белән чиктәш. Аның мәйданы 528 мең квадрат километр, Татарстан территориясеннән якынча 8 тапкыр зуррак. Йәмәннең күпчелек җирләре ташлы чүл. Шушындый шартларда 30 млн халык яши. Илдә нефть чыгуына карамастан, халык ачлыктан интегә. 2015-2018 елларда 85 мең бала 5 яше дә тулмыйча ачтан үлгән. Илдә ачлык булса да, бер гаиләдә уртача 4 бала тугач, халык саны ел саен 2,5 процентка арта бара.

Зур сәүдә юлы буенда урнашкан, чагыштырмача әллә ни зур булмаган илдә 1994 елдан бирле тынычлык юк. Кораллы конфликтлар 5 ел саен диярлек кабатланып тора. 2011 елда биредә «төсле» революция була, ә 2014 елда гражданнар сугышы башлана һәм ул әлегәчә дәвам итә. Конфликтларның төп сәбәбе – бер ил эчендә шигыйлар белән сөнниләр килешә алмый. Алар барысы да мөселман булса да, дингә карашлары аерыла. Илнең якынча 30 процентын тәшкил иткән хуситлар шигый юнәлешенә карый. Аларны Иран яклый. Сөнниләр исә – Согуд Гарәбстаны тарафдарлары. Сүз уңаеннан, Россия мөселманнары, шул исәптән татарлар (Хәнәфи мәзһәбе тарафдарлары), ислам диненең сөнни юнәлешенә керә.

Йәмән шигыйларын «хуситлар» дип атыйлар. Бу атама «Ансар Алла» хәрәкәте лидеры, 2004 елда Йәмән армиясе тарафыннан үтерелгән Хөсәен әл-Хуси исеме белән бәйле.

АКШ Йәмәндә башлаган хәрби операция хуситларга каршы бара, дип аңларга кирәк. Атышлар илнең бөтен җирендә дә бармый. Хуситлар Йәмәннең көнбатыш өлешен, шул исәптән башкаласын – Сана шәһәрен контрольдә тота. Бүгенге көндә кискен вазгыять шунда. Илнең көнчыгышы – Согуд Гарәбстаны, ә көньягы – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре контролендә яши. Илнең урта бер өлешен ИГИЛ да (Россиядә тыелган, террорист буларак танылган оешма) контрольдә тота. Икенче төрле әйтсәк, Йәмән – таркау ил, һәм ул гражданнар сугышы хәлендә яши.

Хуситлар контролендәге җирләр яшел төстә. Йәмәндә Россиядә тыелган террор оешмалары да бар

Фото: © «Рыбарь» телеграм-каналыннан

«АКШ, Якын Көнчыгышта югалткан абруен кайтару өчен, Йәмәнгә һөҗүм иткән»

Шәрык белгече Андрей Онтиков «Известия» газетасына әйткән фикерендә АКШ, Якын Көнчыгышта югалткан абруен кайтару өчен, Йәмәнгә һөҗүм иткән, ди. «АКШ Газзә Секторындагы конфликтка нокта куя алмый. Аның Согуд Гарәбстаны белән Израильне килештерү планы да барып чыкмады. Аңа өстәп, Сүрия һәм Гыйрактагы Америка базалары, илчелекләре һөҗүмнәргә дучар булып тора. «Дөнья һаман да Америка кулындамы әле?» дигән сорау туа. Минемчә, монда ул абруен сакларга омтыла», – дигән белгеч.

Фото: © Global Look Press/XinHua/Wang Shang

АКШның Якын Көнчыгышта зур конфликтка тартылуы глобаль куркынычлык тудыра. Бу хакта «Известия» газетасына Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты өлкән фәнни хезмәткәре Сергей Серебров белдергән.

«АКШ һәм Британия кораблары белән Йәмән территориясенә хәрби һөҗүмнәр региональ куркынычсызлыкка янаучы борылыш булып тора. Беренчедән, бу – Гарәп коалициясе белән Йәмән арасында 2015 елдан бирле барган конфликтны көчәйтеп җибәрергә сәбәп булачак. Ул 2022 елдан тынып торган иде. Икенчедән, стратегик әһәмиятле Баб-эль-Мандеб бугазындагы вазгыятьнең кызуы төбәк экологиясенә төзәтеп булмаслык зыян китерергә һәм барлык судноларның хәрәкәтен туктатырга мөмкин», – дигән галим.

«Үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткән кебек, хуситларны котырту гына булды»

Көнчыгыш илләр буенча белгеч Азат Ахунов «Интертат» хәбәрчесенә Якын Көнчыгыштагы сугышлар дөнья базарына зур зыян салганын һәм конфликтларны көч кулланып кына хәл итеп булмаячагын аңлатты.

Фото: © Азат Ахуновның шәхси архивыннан

12 гыйнвардан бирле Йәмән хуситларына каршы 2 мәртәбә һөҗүм булганы ишетелде, – диде Азат Ахунов. – Аңа карап кына хуситларны тынычландыра алмадылар. Киресенчә, үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткән кебек, аларны котырту гына булды ул. Хуситлар Кызыл диңгездән узучы Америка корабларына һөҗүмне туктатмаячагын белдерде.

Якын Көнчыгыштагы конфликтларны көч кулланып хәл итеп булмаячак. Монда АКШның компромиска баруы һәм сөйләшергә әзер булуы кирәк. Быел АКШта президент сайлаулары көтелә. Халык хакимиятнең сугышка кысылуын хупламый. Американың эре компанияләре нефтьне, Кытай, Һиндстан һәм башка илләрнең товарларын Кызыл диңгез аша ташый. Көньяк Африкадан әйләнеп узу юл чыгымнарын арттырачак. АКШ бизнесменнарына бу отышлы түгел, шуңа күрә аларга да Якын Көнчыгышта тынычлык кирәк.

Хуситлар артында Иран тора, шуңа күрә аларга һөҗүм итүне Иранга каршы сугыш башлау, дип аңларга кирәк. Иранның икътисады көчле, бигрәк тә соңгы 2 елда ул сизелерлек ныгыды. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Иранның тулаем эчке продукты 3 процентка арткан. Бу төбәктә ул үсеш буенча Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән генә калыша. Иранда фән алга киткән, аның хәрби потенциалы югары. Элегрәк аны санга сукмаган булсалар, хәзер дөньяда таный башладылар.

Иранга каршы сугыш башланса, конфликтка Согуд Гарәбстаны да тартылачак. Ул очракта, нефтьне кая куясылары, илдән ничек чыгарасылары, Көнбатышка нинди юллар белән илтәселәре билгесез. Монда сугыш беркемгә дә отышлы түгел. Бу төбәктәге вазгыятькә карата төрле фикерләр яңгырый. Кайбер белгечләр зур сугышлар турында кисәтә, ләкин, минем уйлавымча, аны АКШ президенты сайлауларына кадәр туктатырлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100