Җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков баянда уйнап моңланып утыруын күрсәтте. Ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә урнаштырган видео астына «күңелле матур яллар телим сезгә, дусларым» дип язган.
Язылучылары аңа: «Супер, сәламәт булыгыз. Җырларыгызны бик нык яратам», «Җырлыйсы килде, Марат абый», «Рәхмәт яугыры, кәеф күтәрелеп китте», – дигән комментарийлар калдырган.
Бер язылучысы: «Хәлләрегез ничек, җайлап тазарасызмы?», ә икенчесе: «Нигә җырламыйсыз, Марат?» – дип тә сораган.
Татарстанның халык артисты, шагыйрә һәм композитор Зифа Нагаева «и рәхәт тыңлаулары» дип комментарий язган видеога.