
Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковның аздан гына гомере өзелмәгән. Сентябрь аенда йөрәгенә куелган стендлар тыгылган. Җырчыны коткарыр өчен, табибларга катлаулы операция ясарга туры килә. Маратның бугаз төбеннән алып кендегенә кадәр күкрәген яралар. Уң аягының да балтырын ярып, кан тамырларының бер өлешен кисеп алалар да аны йөрәгенә тоташтыралар.
Азрак хәл кергәч, артист социаль челтәрдә халык белән элемтәгә чыккан.
«Шундый авыр операция кичердем. Аллаһ ярдәменнән ташламады. Табибларга зур рәхмәт! Наркоздан бик авыр чыктым. Бер табибның: «Сулагыз, без сезгә ышанабыз», – дигәне колакта яңгырый. Шул вакытта медсестра шприц белән бер тамчы су бирде. Шушы яшькә җитеп андый тәмле су беренче тапкыр эчтем кебек. Адәм баласы авырлыкка чыдый, рәхәтлеккә чыдый алмый. Шуңа күрә аралашып, күрешеп, шатланып яшик, илләребез тыныч булсын.
Бераз киңәшем дә ярап куяр. Әгәр күкрәгегез яна башлый, аннары кысып ала икән... Кыса, җибәрә, кыса, җибәрә. Бетәр, үтәр, дип ятмагыз. Үтми дә, бетми дә. Вакытында табибларга мөрәҗәгать итегез. Шундый хәлләр миндә, авыртуга түз генә! Исән-сау булыйк», – дип сөйли ул.