Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иң авыры - билгесезлек». Җитлекмичә, пневмония белән туган игезәкләр өйләренә кайтты

Ике кошчыгыңның язмышы, сәламәтлеге өчен кайгырып, ике ай диярлек хастаханәдә яту… Казанда яшәүче Әлфинә Соколовага әнә шундый борчулар аша узарга туры килә. 21 июль көнне 26 яшьлек күп балалы әнине игезәк улы һәм кызы белән Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгеннән өйләренә озаттылар.

news_top_970_100
«Иң авыры - билгесезлек». Җитлекмичә, пневмония белән туган игезәкләр өйләренә кайтты
Гөлнар Гарифуллина

Марк һәм Полина 29 майда 30 атналык срокта дөньяга килә. Җитлекмичә туулары өстенә, үпкәләрендә пневмония дә табыла. Табиблар сабыйлар гомере өчен көрәшеп, аларны тернәкләндерү эшен башлый. Өйдә ике яшьлек Дәринә исемле кызчыгы зарыгып көтүенә үзәге өзелсә дә, Әлфинә кечтекиләре белән янәшә була. Аларның көннән-көн үсүен, ныгый баруын күзәтә. Дәринәне исә, тормыш иптәше Евгений һәм Башкортстаннан килгән әнисе Эльмира Лотфуллина карап тора. Ниһаять, бала тудыру йортында гаилә тулы составта очрашты, Әлфинәнең бәхете түгәрәкләнде.

«Игезәкләр буласын белгәч, башта салкын душ койган кебек булды»

Нарасыйларны төреп, кайтырга әзерләгән арада, игезәкләрнең әти-әнисе белән сөйләшеп алдык. Баксаң, ике яктан да нәселдә игезәкләр бар икән.

— Әлфинәнең әбисенең бертуган сеңелләрендә игезәкләр бар. Тагын бер туганыбыз игезәкләр тапкан иде. Әлфинә бәбигә узгач, игезәкләр булыр әле дигән уй юк иде анысы, көтелмәгәнрәк хәл булды. Вакытыннан алда тапканына борчылдык инде, ләкин яхшыга өметләндек, Ходайга тапшырдык. Хәзер эмоцияләр күп, шулчаклы сөендек, — дип сөйли Әлфинәнең әнисе Эльмира Лотфуллина.

Өч бала әтисе булган Евгений Соколовның да шатлык касәсе тулып ташуы ерактан сизелә.

— Игезәкләр буласын белгәч, безнең өчен шок, салкын душ койган төсле булды. Башта тын калдык, ул хакта сөйләшмәдек. Аннары фикерләшә башладык, өч бала әти-әнисе булырга әзерләндек. Бик шатмын, озак көттем аларны. Бөтенесен кулга алып, кочасы, үбәсе килә, — дип уртаклашты ул.

Бәбиләрне табиб алып чыгып, кулына тапшыргач та, кайсына карарга белми Евгений. «Мин хәзер эмоцияләрдән шартлыйм, ахрысы», — ди. Хатыныннан да: «Дөрес тотаммы мин балаларны?» - дип сорап кына тора әти кеше.

«Минем өчен иң авыры билгесезлек иде»

Әлфинә Соколова да хис-кичерешләрен җиткерде.

— Йөклелек вакытында артык зур проблемалар булмады. Игезәкләр икәнен белгәч, үземне сакларга тырыштым: авыр әйберләр күтәрмәдем, көчәнмәдем, өзлекмәдем дә кебек, ләкин көтмәгәндә балалар дөньяга иртәрәк туарга уйлады. Шулай итеп, июльдә табасы балаларымны 29 майда тудырдым.

Минем өчен иң авыры көтелмәгәнлек, билгесезлек иде. Алда нәрсә көткәнен белмәдек тә, җитмәсә, коронавирус котыра… Безне кая җибәрерләр икән дип уйлап яттым. Тууга, балалар белән мине аердылар, шунысы авыр булды. Аннары табиблар балаларга реанимациядә ятарга кирәклеген аңлаттылар.

Көн саен сөтемне савып бирергә тырыштым. Көч каян килгәндер, еладык та, нервлар да какшаган иде инде, хәзер дә борчылам әле. Табиблар ярдәм итеп, рухландырып торырга тырышты. Реанимациягә, мин яткан бүлеккә, медицина персоналына зур рәхмәт.

26 яшьтә өч бала әнисе булу каушата. Ләкин кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз, Иншалла, әти-әниләрдән, туганнардан ярдәм зур. Без инде болай да өч бала алып кайтырбыз дип хыялландык, ләкин өченчесен соңрак планлаштырырбыз дигән идек. Болай килеп чыккач, без тагын да шат, — ди Әлфинә.

Без сөйләшкән вакытта, кырыйда әнисен өзелеп сагынган Дәринә бөтерелә. Тәрәзә аша гына бер-берсенә сәлам җибәргән, телефоннан гына сүз алышкан әни белән баланың күзләренә мөлдерәп яшь тулган халәттә очрашуын күрү әле минем дә хәтердә озак сакланыр шикелле.

— Дәринә белән ике айга аерылып торырга туры килде, авыр булды, яшермим. Елаштык та. Шалтыратканда «әни, әни» дип өзгәләнде инде, — дип искә ала Әлфинә.

Икенче көнне дә редакциядән шалтыратып, Әлфинәнең хәлен белештек. Ни дисәң дә, өч баласы белән беренче төнен чыкты бит.

— Әлегә хастаханәдәге кебек үк режим, хәзер инде ирем, әнием белән шул процедураларны үткәрәбез. Кичә балаларны озаклап түгел, җиңелчә генә коендырып алдык.

Имәргә көчләре булмаганга, сөтемне савып, шешәдән дә эчертәм. Үз сөтемне генә ашатам, — диде ул.

«Җитлекмичә туган балаларның 10 процентында пневмония булуы ачыклана»

Республика клиник хастаханәсенең яңа туган балалар патологиясе һәм җитлекмичә туган балалар бүлеге анестезиолог-реаниматологы Зөлфия Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, Әлфинәнең сабыйларны вакытыннан алда табуы йөклелекне авыррак күтәрүе белән бәйле. Ул үзе сәламәт булып, пневмониясез тапса да, җитлекмичә туулары аркасында сабыйларның үпкәләре ялкынсынган. Ә мондый сабыйларның озак тернәкләнүен әйтте табиб.

— Балалар тууга, реанимация бүлегендә булды. Аларга кирәкле препаратлар кертелде, шакый вакыт үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә булдылар, респиратор ярдәм күрсәтелде. Әниләре дә алар белән янәшә иде. Балалар ана сөтеннән мәхрүм булмадылар: әниләренең савылган сөте белән тукландырдык. Реанимация бүлегендә 20 көннән артык яттылар. Дөрес, хәлләре төрлечә иде, авырлыклар да туды, аларны җиңеп бардык.

Балалар респиратор ярдәменнән аерылып, мөстәкыйль сулап җибәргәч, ашый башлагач, без аларны план нигезендә яңа туган балалар патологиясе бүлегенә күчердек. Анда әнисе, табиблар белән бергәләп тәрбияләделәр. Акрынлап гәүдә авырлыгы арта башлады. Туганда бер бала 1500 грамм, икенчесе бераз кимрәк иде. Бүген балаларның авырлыгы 2700 һәм 2800 грамм, — дип сөйләде табиб.

Аның сүзләренчә, өйләренә кайтарылгач та, балалар яшәү урыны буенча барлык диспансер күзәтүләрне узачак.

Бүлек мөдире, табиб-неонатолог Фәридә Шаһимәрдәнова сүзләренчә, республикада җитлекмичә туган балалар гомуми саннан 7-8 процент тәшкил итә.

— Бу күрсәткечкә, кагыйдә буларак, социаль күрсәткечләр йогынты ясамый. Безнең илдә дә, Европада да, Америкада да бу бер төрле процент. Безнең стационарда җитлекмичә туган балалар саны 12-15 процент тәшкил итә. Күбесе авыр хәлдә дөньяга килә. Безнең учреждение катлаулы йөклелек очракларын күзәтүгә махсуслашкан, экстремаль түбән авырлыкта туган сабыйлар да бездә тәрбияләнә. Бездә елына 120-150ләп шундый бала туа.

Уртача 10 процент очракта җитлекмичә туган балаларда туганнан соң пневмония ачыклана. Бу ана сәламәтлегендәге факторлар белән дә бәйле. Әни кешедә үпкәләрдә, лор-органнарда, хатын-кызның җенес әгъзаларында ялкынсыну чирләре, йогышлы инфекцияләр булырга мөмкин. Хатын-кызның җенес әгъзаларына төрле операцияләр кичерүе шулай ук югары рискка китерә.

Әгәр әнидә авыр дәрәҗәдәге пневмония була икән, кагыйдә буларак, бу бала еш кына җитлекмичә туа һәм аларда пневмония була. Ләкин моны коронавирус белән бутарга ярамый. Бүген коронавирусның әнидән балага йогуы расланмаган. Бала карында вакытта хатын-кыз чир йоктырса да, яңа туган балаларда коронавирус булуы әле исбатланмаган. Безнең практикада коронавирус инфекциясе белән туу очраклары юк. Пневмонияле балалар бар, ләкин ул коронавирус түгел, — дип ачыклык кертте Фәридә Шаһимәрдәнова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100