«Һөнәр» фестивале: акча барында «даһилар» килә, акча бетсә, үзебезгә кала
Кариев театры декабрьдә узасы «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең киләчәге турында яздан ук уйлана башлады. Чөнки әле мәрхүм Шамил Закиров исән вакытта башланган яшь татар режиссурасы фестивале кайчандыр – Камал театрында вакытта – яшь режиссерлар өчен иҗатын күрсәтү мәйданы булса, соңга таба ул, амбицияләре булса да, ныклы концепциясе булмаган чарага әверелеп бара иде кебек. Кариев театрына якын театраль җәмәгатьчелек фестиваль турында сөйләшү мәйданчыгында хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да катнашты.
Театр тәнкыйтьчесе, фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов: «Һөнәр» фестивале – уникаль фестиваль: аның концепциясе дә, форматы да еш үзгәрде. Без аның кысаларында нинди генә проектлар оештырып карамадык: белем алу программасы да булды, ГИТИСтан яшь тәнкыйтьчеләр дә килгәне булды, күренекле театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский да килеп укытты, бүгенге көндә иң көчле опера режиссеры Дмитрий Черняков та, килеп, 1 атна яшь режиссерлар белән эшләде. Бүген бик күп идеяләр килеп, Кариев театры директоры Илнур Гайниев командасы алар арасыннан сайлап алсын иде. Өр-яңа модель табу мөмкин түгел, кайсы гына юлны сайласак та, кемне дә булса кабатлау булыр.
Без яшьләргә басым ясыйбыз икән – касса тоту авыррак булачак. Без киләчәккә акча салган саен, бүген билет сатудан күбрәк югалтачагыбыз билгеле. Бу – объектив фактор. Айдар Җаббаров, Илгиз Зәйниев кебек билгеле исемнәргә басым ясап эш итсәк, бу да үсешкә илтә торган юл түгел. Остазлык мәктәбенә таба китсәк, бу – ябык процесс булачак, димәк, тамашачы өчен түгел. Хәтта артистлар өчен дә түгел, монда этик момент бар – артистлар алдында режиссерның кимчелекләре әйтелсә, труппаның ышанычы кимергә мөмкин.
Миңа калса, фестивальнең уникальлеге аның төрле булуында. Без хәзер фестивальнең ачыклыгы турында да сөйләшәбез, чөнки фестиваль – социаль күренеш. Аның социаль йөзе, кайтавазлар һәм резонанс булырга тиеш. Белем бирү өлешендә кеше йөрмәү проблемасы белән дә очраштык. Ә бит семинарлар, лекцияләр оештыруга зур акчалар түгелә. Күп очракта фестивальгә театр чакырылган режиссерның әсәрен тәкъдим итә. Ә андый режиссер куеп кайтып киткән була – юлын түләп театр тагын бер кат чакырмаса, килеп йөрми.
Филология фәннәре кандидаты Айрат Бик-Булатов: Сәнгати уку йортларын, ВУЗлардагы театр студияләрен күбрәк тартасы иде, Казан театр училищесы ресурслары да монда аз кулланыла. Соңгы елларда фестиваль җәмәгатьчелектә бераз югалып калды. Бәлки, урам спектакльләрен арттырыргадыр.
Казан ТЮЗы директор урынбасары, байтак еллар Кариев театрында эшләгән Ләйсән Фәизова: Декабрьдәме?
ТР Мәдәният министрлыгының җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов: Декабрь – чыннан да җайсыз вакыт. Ел ябу буенча эш күп, хәтта җитәкчелеккә ачылышка килү өчен вакыт табасы да кыен. Бу – «Һөнәр»гә игътибарга бәйле түгел, декабрьнең бик тыгыз булуыннан килә.

Нурбәк Батулла
Фото: © Рамил Гали/архив
Хореограф, «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батулла: Күренми калуы пиарга гына бәйле түгелме икән? Анысы концепциягә бик бәйле түгел кебек. Сәләтле пиар балтаны да популярлаштыра ала. Мәсәлән, «Теловидение» дигән фестиваль бар – гади генә әйткәндә, бию фестивале. Биюче булсам да, мин аның турында гел узып киткәч кенә ишетәм. Пиар – иң зур проблемаларның берсе. Режиссер һәрвакыт: «Спектакльдә проблема юк, проблема – пиарда», – дип әйтә инде, пиар: «Режиссерда», – ди. Сәләтле пиар ишәкне дә популярлаштыра ала.
Журналист, музыкант Рәдиф Кашапов: Балтаны, дигән идең...
Нурбәк Батулла: Балта белән ишәкне. Бәлки, фестиваль яңа проектларга этәргеч биреп, төрле иҗат кешеләрен тоташтыра алыр. Әйтик, тәҗрибәле режиссер һәм бигүк тәҗрибәле булмаган хореограф, тәҗрибәсе булмаган рәссам. Бергә эшләгәндә, тәҗрибәсе булмаганы өйрәнә. Бу – остазлык буладыр инде. Шулай чыныгасың. Миңа заманында Минзәләдә Потапов белән эшләү зур тәҗрибә, зур шанс, остазлык булды (Минзәлә театрының «Иблис» спектакле турында сүз бара. – авт.).
Айрат Бик-Булатов: Кайда ул тәҗрибәсез яшь иҗат кешеләре, режиссерлар? Мониторинг ясарга кирәк.
Нурбәк Батулла: Без һаман режиссурага гына басым ясыйбыз. Театраль процесста башка һөнәр ияләре дә бар. Безгә, мәсәлән, ут куючы рәссамнар бөтенләй җитми.
Рәдиф Кашапов: Яшь ут куючылар фестивале кирәк. Молодые световики...
Нурбәк Батулла: Завпостлар фестивале…

Рәмис Нәҗмиев
Фото: © Рамил Гали/архив
Режиссер, фотограф Рәмис Нәҗмиев: Мин Нурбәк фикеренә кушылып, «аланлыкка» икенче яктан кермәкче булам. Кинематографиядә «питчинг» дигән төшенчә бар. Бәлки, фестиваль алдыннан «эш базарындагы» кызыклы яшь режиссерлар белән элемтәгә кереп, алардан Татарстан театрлары өчен нинди проектлар күзаллаулары турында сорашыргадыр. Фестиваль барышында алар үз проектларын тәкъдим итә ала. Театр директорлары аны күреп, бәяләп, үзләренә алырга мөмкин. Киләсе фестивальдә алар аның нәтиҗәсен күрсәтер иде.
Ләйсән Фәизова: Фестивальдән беренче чиратта лаборатория көтәсеңме?
Нияз Игъламов: Моның белән Роман Феодори вакытында ук Красноярск ТЮЗы шөгыльләнә башлады – аларда «Арт-маркет» фестивале бар. Бөтен Россия буйлап заявкалар җыялар һәм Россия буйлап театрлар директорларын чакыралар. Бервакыт Казан ТЮЗыннан Айгөл Горнышева да проект алып кайткан иде. Яңарак концепция булдырасы килә, булганны кабатлыйсы түгел.

Илгиз Зәйниев
Фото: © Салават Камалетдинов/архив
Камал театры директоры, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер, драматург Илгиз Зәйниев: Фестиваль башланганда, бездә яшь режиссерлар юк иде. Бу демография белән дә бәйле – безнең буын бар, бездән алдарак булган буында әдәбиятта да, сәнгатьтә дә кеше юк. Карагыз: алтмыштагылар бар, кырыктагылар бар, ә илледәгеләр – юк. Без күп булгач, табигый сайланыш аша да иҗатта калучылар бар. Ул вакытта яшьләрне театрга кертмәгәннәр, дип уйламагыз – шуңа әйтүем.
«Һөнәр» фестивале яшь татар режиссурасы дип башланган иде. Фестивальгә бар булганын җыйдылар – безнең курсташларның диплом спектакльләре, Нәфисә Исмәгыйлева һәм Булат Бәдриев бар иде. Барысы да бер чама эшләр иде. Беренче фестивальдә мин Эмиль Талипов спектаклендә («Зөбәйдә – адәм баласы») актер буларак катнаштым. Икенчесендә – режиссер буларак.
Ул вакыттагы максат – спектакльләрнең булуы һәм яшь режиссерларны дөньяна таныту иде, хәзер – саллы фестиваль ясау. Ул вакытта билет сату бурычы да, урамдагы кешеләргә фестиваль барлыгын белгертү максаты да тормады. Ул – театр җәмәгатьчелеге өчен кадерле эчке фестиваль иде. Шамил Закиров исән чагында «татар режиссурасы» атамасы нык торды, гәрчә руслар да катнашса да. Аннары «татар» сүзен алып аттылар. Эш анда түгел.
Миңа калса, ул республика эчендәге фестиваль булырга тиеш, татарча гына димим. Кайчакта гаилә өчен эшләгән эшләр дә була бит инде. Мин яңаны эзләмәс идем, искегә әйләнеп кайтыр идем. Бәлки, бу – популярлык ягыннан зур бонуслар китермәс, ләкин бит кемдер «кара эш»не дә эшләргә тиеш. Популярлык артыннан куып, без төп бурычыбызны онытабыз. Фестивальдә Туфан Имаметдинов, Айдар Җаббаров катнашса, яшьләрне күрмәбез. Анда үзенең беренче, икенче, өченче спектаклен куйган яшьләр катнашсын! Беренчесе начар булса да, булсын – май чүлмәге тышыннан күренә, барыбер – яхшы режиссер күренәчәк. Башлангычка кайтсагыз, бүген рәхмәт ишетмәсәгез дә, тарих сезгә киләчәктә рәхмәт әйтәчәк. Кайдандыр хедлайнерлар чакырырга мөмкин. Әмма бөтен илне колачлап эшләргә кирәкме? Үзебез турында уйлыйк.
Журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының мәдәни күзәтчесе Рузилә Мөхәммәтова: Спектакль куя торган артистлар безнең һәр театрда бар. Кариев театрында, әнә, Булат Гатауллин куя. Фестивальгә шундый спектакльләрне китерергә кирәк.
Нурбәк Батулла: Илгизне тыңладым да анализлый башладым: мин Кариев театрына «Һөнәр» аша эләктем бит. III курста укыганда «Мой Нуриев» дигән диплом эшемне күрсәткәч, Ренат Әюпов эшкә чакырып шалтыратты. Супер бит инде: мин әле укып та бетермәгән, миңа эш тәкъдим итәләр. Димәк, минем Казанга кайтуым «Һөнәр» белән нык бәйле булып чыкты.
Гротовскийның «Ярлы театр» концепциясе бар. Минем «Мой Нуриев» «Ярлы театр» концепциясенә нык туры килгән – рәссам да, ут куючы рәссам да юк иде. Шундый шартларда кешенең һөнәре күренә. Бая әйткәнемне инкарь иткән кебек килеп чыга, ахрысы. Бер яктан, тәҗрибәле рәссам, ут куючы артына качып, үзең турында яхшы режиссер дигән иллюзия тудыра аласың...
Нияз Игъламов: Син мондый концепция тәкъдим итсәң, фестиваль өчен бөтенләй акча бирмәсләр...
Нурбәк Батулла: «Ярлы театр» – ул концепция, акчасы юк дигән сүз түгел.
Ренат Әюпов: Юктан бар итүне бөтен кеше булдыра алмый. Мин килешәм.
Илгиз Зәйниев: Фантазия уяна.
Нияз Игъламов: Аңламыйм, нигә үткәнгә кайтырга?! Ул этап үтелгән бит инде. Ул хәзер эшләмәячәк. Чөнки ул чакта бетергәннәрдән...
Илгиз Зәйниев: Бүлдереп әйтәм: безне «Бердәм Россия» акчаларына коендырдылар. Шул акчалар булмаса, минем курсташларым барысы да Татарстан театрларында эшләр иде. Чөнки театрларга зур акчалар килеп төште дә, аларның «текә» режиссерларны чакыру мөмкинлеге туды. Алар «текә» дип уйлаган режиссерлар зур акчага «текә» спектакльләр куеп киттеләр дә, театрлар ул спектакль белән нишләргә дә белмәде. Ул акчаларны үзебезнекеләргә бирергә ярамый иде – чакырырга кирәк иде. Безнекеләр, бәлки, шушы вазгыятьтән чыга алмады. Бүген ул акчалар бетсә, нишлибез? Кем Түбән Камага барып спектакль куяр? Әлеге дә баягы Рөстәм абыйның (Түбән Кама татар дәүләт театры директоры Рөстәм Галиев. – авт.) үзенә кала, яки берәр студентны чакырыр. Ул вакыт хәтта баш режиссерларга да куярга рөхсәт итмәделәр, акчасыз куйганда гына безнекеләр кирәк иде.
Нияз Игъламов: Без Илгиз әйткән юл белән китсәк, нәрсә күрсәтәбез?
Илгиз Зәйниев: (Кариев тетары артисты Булат Гатауллинга) Булат, синең ничә спектаклең бар? Кариев театрында спектакльләр куючы Эльдар Гатауллин да бар. Әлмәт театры труппасының ярты артисты спектакльләр куя. Чаллыда да куялар. Татарстандагы һәр театр фестиваленең үз йөзе бар иде. Хәзер барысы да «текә» спектакльләр фестиваленә әверелде. Алайса, бюджетны кушып, берне генә үткәрәсе.
Мин хәзер режиссерларда «разбор» күрмим, бөтенесе визуал ясарга өйрәнде. Режиссура – ул разбор. Менә шуның буенча дәресләр үткәрәсе иде. Әйтик, нигә 5 көнгә ГИТИСтан Женовачны чакырмаска?!
Миңа Нурбәк әйтә башлаган «җыелма солянка» идеясе дә ошый. Танылган режиссер, театр саен берәр артистны алып, берәр проект эшләр иде.

Нияз Игъламов
Фото: © «Татар-информ»/архив
Нияз Игъламов: Бу матур фикерләр кырыс чынбарлыкка килеп төртеләчәк – Казаннан читтәге театрларның репертуардагы иң яхшы спектакльне китерәсе киләчәк. Ә «Бердәм Россия» акчаларына килгәндә, гап-гади конкуренция – кирәксезләр төшеп калды. Татар театрлары алардан башка да эшли. «Так себе»лар арасында яхшы булып йөргәнче...
Мин сез әйткән дебютларны карадым. Андый спектакльләрне алып килеп кемгә күрсәтеп булсын?! Беләсезме, иң зур проблема нәрсәдә: бүгенге яшь буын бернәрсә укымый. Алар надан! Алар бернәрсә белми! Режиссер буласылары килә – Шекспирны укымаганнар, Тинчуринны белмиләр, Вампиловны... Белергә дә теләмиләр! «Разбор» – ул баш миендә чокыну. Баш миеңдә бернәрсә дә булмаса, бер Шапиро да, бер Додин да бернәрсәгә дә өйрәтә алмаячак. Аларга форма табуы җиңел, форма – ул бюджет темасы. Яхшы команда җыясың да куясың. Андый режиссер үзе процессны гына оештыра.
Айрат Фәйзрахманов: Монда иске һәм яңа модель бәхәсе бара.
Рәдиф Кашапов: Нияз фикеренчә, модель гаепле түгел – модель әйбәт, балалар надан. Балаларның укый башлаганын көтәбез.
Нияз Игъламов: Актерларның режиссер дебютларына кайтып калсак...
Илгиз Зәйниев: Бу бит – шартлы бүленеш: кеше бүген артист, иртәгә – режиссер. Май аенда диплом спектакле уйнаган IV курс студенты белән диплом алгач сентябрьдә театрга штатка алынган профессиональ артист нәрсә белән аерыла? Өч айда нәрсә үзгәрә?
Нурбәк Батулла: Сез икегез дә хаклы. Мин хәзер эзләнү күрмим. Барысы да нормаль спектакльләр ясыйлар. Бу – сәнгать өчен куркыныч сүз. «Нормаль» сүзе – сәнгать өчен нормаль түгел. Ул тәҗрибәле режиссерлардан күргәнне кабатларга гына тырыша, үзе режиссер узган озын юлны узмаган була. Бер яктан килешәм: бүген – артист, иртәгә – режиссер. Актерның куюы начармы-яхшымы – әйтеп булмый, һәрберсе үзенчә. Нияз абыйның «яшьләр укымавы» турындагы сүзен дә аңлыйм, Вампиловны мин үзем дә укымыйм. Аларны «надан» дигәнче, уйлап карыйк – бәлки, алар башка төрледер. Бәлки, аларны өйрәнү – безнең мәнфәгатьләрдәдер.
Нияз Игъламов: Актер бернәрсә укымаса да ярый. Син Вампиловны укымасаң, башкасын укыйсыңдыр. Мин яшьләр начар димим, режиссер – интеллектуаль профессия, артист – эмоциональ профессия.
Миңа синтез ошый. Тамашачыга бик яхшы, «текә» спектакльләр күрсәтергә кирәк. Ә фестиваль эчендә үз эшләребез була ала – Әтнәдән Дамир Сидеев, Әлмәттән Динар Хөснетдинов, Чаллыдан Зөлфия Галиуллина һәм башкалар өчен остазлар белән эшли алабыз. Без хәзер алар куйганны тамашачыга чыгарсак, тамашачыны югалтабыз. Монда утырган журналистлар һәм блогерлар: «Что за ... привезли нам», – дип язачаклар. Без Минкультка моны аңлата алмаячакбыз, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген алар аңлый. Тамашачыга яхшы әсәр күрсәтергә кирәк...
Илгиз Зәйниев: Бу – тамашачы турында уйлый торган фестиваль түгел. Аның максаты бөтенләй башка.
Регина Яфарова: Тамашачы булмагач, кемгә кирәк ул?
Рузилә Мөхәммәтова: Эчке фестиваль.
Нияз Игъламов: Син хаклы, Илгиз, бер искәрмә белән – хәзер башка чор. «Бердәм Россия» акчалары беләнме, башкачамы – заман үзгәрде, һәм «теге вакытларны» кайтарып булмый. Башкасында син хаклы. Мин дә татар режиссерлары күп булуын һәм күп катнашуын телим. Без Татарстан режиссерларын һәм татар режиссерларын үстерергә телибез.
Илгиз Зәйниев: Татар режиссерын без әзерләмичә, Ярославльдә әзерләмәсләр бит инде...
Илнур Гайниев: Илгизгә өстәп, мин дә әйтим әле. Аның сүзләре белән килешәм. «Бердәм Россия» акчалары бетсә, Казан бераз түзеп тора аладыр, район җирендәге театрлар бетәчәк. Шул ук Булат Бәдриев һәм Ильяс Гәрәевка кала. Нәкъ шулай! Анда «текә» спектакльлек мөмкинлек юк...
Илгиз Зәйниев: 2014 елда Чаллы театрында СТД грантына «Ике хуҗаның хезмәтчесе»н куйдым. Шунда театр беренче мәртәбә ут куючы рәссамны чакырды. Камалдан Николай Петрович килде. «Минималь ничә фонарь кулланганыгыз булды?» – дип сорыйм. «11», – ди. «Монда – 13, килегез», – дим. Рашат Фәезханович (Чаллы театрының элеккеге директоры Рашат Фәйзрахманов. – авт.) Зөһрә Фоатовнадан (Чаллы курчак театры директоры Зөһрә Митрофанова. – авт.) бурычка лампочка алып торды...
Илнур Гайниев: Акчалар бетсә, шуңа кайтачак та.
Илгиз Зәйниев: Режиссер белән ут куючы: «Әйдә, монысын алдан бирик, уңнан бир, сулдан бир», – дип, үзләре эшли иде.
Рузилә Мөхәммәтова: Шуңа мөмкин кадәр үзебезнекеләрне өйрәтергә кирәк.
Нурбәк Батулла: Бушка эшләргәме?
Илнур Гайниев: Әйе, үзебезнекеләрне өйрәтергә кирәк. Булатларга бит без миллионнар бирмибез, алар куйганда, Мәскәүдән рәссам да чакырмыйбыз.
Нияз Игъламов: Алар ул юлны узарга тиеш.
Илгиз Зәйниев: Алар шулай сынала. «Мәхәббәт FM» өчен үз акчама реквизитлар алган идем, чөнки репетицияләр боерыксыз башладык. «Зәңгәр шәл» репетицияләреннән соң калып, төнлә эшләдек. Шунда күренә кешенең режиссер булырга телиме-юкмы икәнлеге. Хәзер яшь режиссер чакырасың – куйган эше юк, миллионнар сорыйлар…

Илнур Гайниев
Фото: © Рамил Гали/архив
Илнур Гайниев: Фестивальләр дә шоуга әйләнде... Тамашачы да шуңа ияләште. Нияз Игъламов белән дә килешәм – рекламасы, пиары, безнең турында сөйләүләре кирәк. Сөйләсеннәр өчен, ерактан «даһиларны» чакырырга мәҗбүрбез.
Илгиз Зәйниев: Шамил Зиннуровичның вафатына күпме булды, аны һаман сагынып сөйлибез...
Рузилә Мөхәммәтова: Бәлки, татар режиссурасы исемен кайтарыргадыр...
Нурбәк Батулла: Нәрсә соң ул татар режиссурасы?
Рузилә Мөхәммәтова: Булган бит башта «татар режиссурасы» төшенчәсе, булмаса, фестиваль исемендә булмас иде.
Ләйсән Фәизова: «Һөнәр» фестивале программасын икегә бүлергә, димәк – «Һөнәр-мастер» һәм «Һөнәр-дебют».
Нияз Игъламов: Режиссурага бөтенесе соңарып, башта актер булганнан соң килә. Рузилә, син һаман фестивальнең яшенә бәйләнәсең...
Рузилә Мөхәммәтова: Мин бит, яшь күрсәткечен бөтенләй алып ташларга кирәк, дим. Яшькә бәйле булмаска! Тәкъдим ителгән әсәрнең дебют булуы әһәмиятле.
Нияз Игъламов: Бөтен кеше кайчандыр яшь булган. Без хәзер көн дә йокыдан торган саен «Бердәм Россия» өчен дога укырга тиешбез – театрларга акча бирелеп торсын. Хәзер бит инде, элек ач утырганнар, дип, ач та торыйкмыни?
Рузилә Мөхәммәтова: Ул акчаны читтән чакырылган режиссерларга өләшеп ятканчы, үзебезнекеләрне әзерлик, дим бит мин. Фестивальдә үзебезнең театрлардагы артистлар куйган дебютларны күрсәтсәк, шул әзерләү бит инде. Килеп куйганнарныкын күрсәтеп мактанып утырудан ни файда?!
Нияз Игъламов: Аларны күрсәтмичә дә булмый.
Рузилә Мөхәммәтова: Кариев театры – татар театры, дәүләт аңа татарча эшләү өчен бюджет акчасы бирә. Ә монда әкрен генә «татар режиссурасы» сүзе дә төшеп калган. Килсен Россиянең иң яхшы спектакльләре хедлайнер буларак. Ләкин без беренче чиратта татар театрларында үзебезнең егетләр-кызлар куйган спектакльләрне күрсәтергә тиешбез дип саныйм.
Илнур Гайниев: Мин Минзәләдә эшләгәндә, бик талантлы яшь режиссер Тимур Шәрәфетдинов килеп куйган иде – спектакле бик кыйммәтле, бик шәп булды. Әмма бит спектакль бармады. Кеше килмәде.
Нияз Игъламов: Төрлечә була инде. Аның күп спектакльләре төрле җирләрдә бара.
Илнур Гайниев: Каралмый торган андый спектакльләр һәр театрда бар. Куып та кертеп булмый тамашачыны кайбер спектакльләргә. Аңлатып кара шуны Министрлыкка.
Нияз Игъламов: Күңел ача торганны гына куйсак, «Мунча ташы»на әвереләбез. Андый куркыныч та бар. Алтын урталыкны эзләү – театрның төп миссиясе. Бәлки, ул кыйммәтле спектакль артистларга үсеш биргәндер, этәргеч булгандыр. Алар өчен бу – зур лаборатория булып, алар башка спектакльләрдә ачылгандыр. Мин түрәләрнең ничек фикерләвен дә беләм – аларга күрсәткечләр кирәк. Әмма кайчакта сәнгатьтә күрсәткечләр эшләми. Аларны графикларга сыйдырып булмый...
Рәдиф Кашапов: Үзең сүзеңне кассадан башлаган идең.
Нияз Игъламов: Ярты зал утырса, фестиваль нәрсәгә кирәк? Беренче килгән түрә Илнур Гайниевка шул сорауны бирәчәк...
Ләйсән Фаизова: Гафу итегез, миңа китәргә кирәк. Мине Букаев көтә (Казан ТЮЗының баш режиссеры. – авт.)...
Рузилә Мөхәммәтова: Тукаев килдемени? (Күренекле артист һәм режиссер Камил Тукаев Воронеж театрында эшли. Әлмәт театрында аның «визит карточкасы» булырдай «Җил артыннан» спектаклен чыгарды. – авт.)
Нияз Игъламов: Букаев, ди, татар журналисты рус режиссерларын белмимени?
Рузилә Мөхәммәтова: Беләм, әлбәттә, әмма Тукаев дип ишеттем.

Булат Гатауллин
Фото: © Рамил Гали/архив
Булат Гатауллин: Без һәрвакыт килгән режиссерларны «шабашка эшлиләр» дип сүгәргә яратабыз, «татар театрын аңламыйлар» дибез. Артист буларак, әйтергә теләгән сүзем шул: минем өчен актерлык осталыгына иң зур тәҗрибә биргән, дөньяга күзне ачкан кешеләр – читтән килгән режиссерлар. Чөнки алар үз тәҗрибәләре белән килә, һәм без алардан күпне алабыз. «Һөнәр»не үз татар театрлары арасында гына калдырсак, дөрес булмас кебек, ул үз казанында гына кайный башлый. Без Россия шәһәрләреннән килгән яхшы театрларны карап, аларның ничек алга киткәнен күрәбез. Синең спектаклеңнең Татарстан режиссерлары эшләре арасында катнашуы бер хәл булса, зур режиссерлар эшләре арасында катнашуы – икенче хәл. Алар белән бертигез булмасаң да, бу – сиңа этәргеч бирә. Яхшы театрлар алга таба да килсеннәр. Остазлык мәсьәләсенә килгәндә, тәҗрибәле режиссер үз канаты астына алып нидер эшләсә, бу – яшь режиссерга этәргеч булыр иде.
Нияз Игъламов: Бер бренд эчендә ике юнәлешкә бүләргә кирәк. Фестивальне югалтасы килми – ул Россия картасында бар.
Айрат Фәйзрахманов: Концепцияне эшләп бетерергә кирәк. Яңартылган матур концепцияне тиз арада җитәкчелеккә күрсәтәсе иде. Мәдәният министрлыгы «Һөнәр»гә уңай карый, әмма яңалык җитми иде. Нурбәк әйткән театраль профессияләр идеясе дә кызыклы. Уйлап бетерергә кирәк.
Илнур Гайниев: Шушы бәхәс вакытында минем күзаллауларым барлыкка килде. Димәк, бу очрашу юкка булмады. «Кысылмагыз» дип тә ятып булыр иде, ләкин без шушы юлны сайладык. Барыгызга да зур рәхмәт! Казан тамашачысына зур бәйрәм булган, артистлар өчен дә файдалы фестиваль булсын иде.
Ххх
26 апрель көнне «Һөнәр» яшь режиссура фестивале һәм аның яңартылган концепция булуы турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар интеллигенциясе (театраль җәмәгатьчелеге) белән очрашуда җиткерелде.
Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: «Мин «Һөнәр» фестивале турында әйтмәкче булам. 2009 елдан башлап, башта – 10 ел Камал театрында, хәзер Кариев театрында, матур итеп, яшь режиссура фестивале уза. Безнең бөтен яшь һәм хәзер инде яшь булмаган режиссерлар да шушы фестиваль аша узды. 16 ел эчендә концепциясе үзгәрә барды, һәм без Илнур Гайниев белән яңа концепциясен төзедек. Хәзер аңа өстәмә чыгымнар кирәк булачак. Без беренче чиратта белем бирү программасын ныгытырга тырышабыз. Бу – бик кирәкле чара...»
«Финанс ягы икән – безнең Телләр комиссиясе бар. Утырып сөйләшерсез. Булышырбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә финанс чыганаклары ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе күзлегеннән билгеләнүе фестивальне татар дөньясына якынайта, татар мәнфәгатьләрен беренче урынга куя – бу әлеге очрашуның бик яхшы нәтиҗәсе, миңа калса. Димәк, татар режиссурасы бар.