Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хисаметдин Исмәгыйлев: «Никах» әсәрен Әфганстандагы татар әбиләреннән сорашып яздым»

«Казан утлары» журналы Башкортстанда яшәүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» дип исемләнгән китабын чыгара. «Татар-информ» хәбәрчесе язучы белән Әфган сугышына багышланган әсәре, башкортлаштыру сәясәте һәм татар халкының көндәшлеге турында сөйләште.

news_top_970_100
Хисаметдин Исмәгыйлев: «Никах» әсәрен Әфганстандагы татар әбиләреннән сорашып яздым»
Солтан Исхаков

Хисаметдин абый, Сез әдәбиятка ничек килеп кердегез? Ветеринария өлкәсе әдәбияттан бик ерак бит.

Искә төшсә, елыйсылар килә. Күз алдына китерегез инде, кешене зиратка алып китеп баралар, аның турында «бу шундый-шундый кеше иде» дип искә алалар. Ә мин үлмәгән! Мин тере! Тик юньләп кыймылдый һәм сөйләшә дә алмый ятам. Бик тә авыр иде хәлләрем, нык агуланган идем. Стәрлебаш больницасында: «Ярты юлда үлсә, кире кайтырсыз», — дип, мине Стәрлетамак хастаханәсенә озаталар…

«Ярар, 33 яшем тулган килеш үлеп китәрмен. Хатын яшь, авылда өйләнмәгән буйдаклар җитәрлек. Берәрсенә кияүгә чыгар, тагын балалары булыр», — дип уйлыйм. Башта шундый күңелсез, төшенке уйлар белән мине ашыгыч ярдәм машинасында алып китеп баралар. Кызым үскәч, «Әтием нинди кеше иде?» — дип әнисеннән сорар. Әллә дөресен әйтерләр, әллә юк. Әзрәк арулансам, кызыма булса да берәр нәрсә язып калдырырга кирәк, дип уйлыйм. Чынлап та, бераз хәл кергәч, беренче автобиографик әсәремне яза башладым. Шул кадәр яшисем, тереләсем килә иде. Бу хәлләремне болай сөйләп тә, язып та аңлатырлык түгел.

Ничек терелдегез?

Табиблар коткарып калды. Мең рәхмәт аларга. Икенче төркем инвалид булып чыктым. Савыгып бетү өчен Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Азәрбайҗан якларына барырга туры килде. Азәрбайҗанда тоз шахтасы барлыгын ишеткәч, ничек тә шунда эләгергә тырыштым. Табибларга татарча хат яздым. Азәрбайҗаннар аңлаган, алты елдан соң килерсез, дигәннәр. Алты ел эчендә үлә калсам?! Юк, миңа моны кичектерергә ярамый иде.

Тагын ялварып, туры баш табип Ачиф Алиевка хат яздым. Шундый-шундый документлар белән килегез дип, жавап бирде. Бер кочак документ җыйдым да, Аллаһка тапшырып, очтым. Бер ай чамасы дәваландым. Икенче тапкыр 1990 елда бардым. Бакуда менә мондый хәлләр булган: гыйнварда Совет гаскәрләре тыныч демонстрацияне БТРлар һәм танклар белән таптаганнар.

Баку кешеләре сөйләгәннән шуны белдем: БТРлар халыкны таптап бара, ә арттан махсус машиналар су сиптереп асфальтны юып, мәетләрне машиналарга төяп кайдадыр озаталар. Коточкыч хәлләр! Шул вакытта югалган кешеләрнең һәм мәетләрнең кайда икәнлекләре әлеге көнгә чаклы да ачыкланмаган.

Миңа Нахичевань автоном республикасына барырга кирәк. Анда тик Әрмәнстан аша гына эләгеп була. Ә әрмәннәр чикне япкан. Үзләре аша беркемне дә үткәрми. Поезд, автобуслар йөрми, самолет кына оча. Киттем Баку аэропортына. Анда мәхшәр, билетлар юк. Чират 16 майга чаклы сузылган. Минем татар һәм мөселман икәнлегемне белгәч, чиратсыз самолетка утырттылар. Очкычка керерлек түгел иде — халык утын кебек төялгән.

Шунысы гаҗәпкә калдырды: очкычта бер кыз бала һәм хатын-кыз да урынсыз калмады. Ирләр самолет идәненә утырып очты. Самолет көчкә һавага күтәрелеп китте. Нахичевань аэропортына килеп төшкәч, бөтенләй курка калдым. Ничекләр генә итеп кире үз Уфама кайтып җитәрмен икән, дип борчылдым. Аэропорт бинасының түбәсе яссы. Хәтта шул түбәдә дә кешеләр басып тора. Ә җирдәге халыкның исәбе юк. Халык палаткаларда яшәп ята, Бакуга очар өчен чират көтәләр.

«Үзебезнең мөслим, кардәш икәнсең бит. Безне элек татарлар дип йөрткәннәр. Юк өчен кайгырма, берәр җаен табарбыз», — ди бер азәрбайҗан карты, мине аптыратып. Курыкмыйча Нахичевань АССРы буйлап берүзем аркылы-буйга йөрдем. Беркем бер сүз әйтмәде.

Сәяхәт иткәндә тагын нинди кызыклы хәлләр булды?

Ордубад дигән шәһәр кырыенда бик тә шифалы һәм тире авыруларын бетерә торган кайнар чишмә бар икәнен ишеттем. Киттем шуны күрергә. Шул чишмәдә коенып та алдым. Кире тоз шахтасына кайтырга автобус көтәм. Кичке як. Ачыктым. Кырыйда гына торган кафега кердем. Өстә хәрбиләр кия торган төстәге бик текә кием. Биш-алты азәрбайҗанны исәпләмәгәндә, кафе буп-буш дияргә була. Карабодай боткасы ашап утырам. Официантка чәй китерергә куштым. Шунда мөештә нард уйнап, чәйләп утырган ирләрнең берсе официантка үзләренчә-азәрләрчә дәшә: «Син бу чафергә (кяфергә) йокы даруы салып бир. Бу бит чафер хәрбие. Бакуда безнең халыкны таптатып йөргәннәрнең берседер әле. Чишендереп чыгарып очырырбыз», — ди. Мин боларның азәрбайҗанча сөйләшкәннәрен аңладым. Шулвакыт уйлап куйдым: монда дәваланырга килеп, бөтенләй гарипләнеп тә кайтырга мөмкинсең. Кайта алсаң әле. Официант чәй китерде. Мин тегеңә:

— Тагын берне алып кил, — дим.

Бу бәләкәй чәйнек белән тагын бер чынаяк тотып килде. Шуннан мин тегеңә чип-чиста татарча итеп:

— Утыр каршыга! — дим. Бераз гына тавышыма катгый тон өстәп. — Икәү кара-каршы утырып чәй эчик.

Бу мине бик аңлап бетермәде. Мин һаман татарча: 

— Утыр, утыр! Хәзер синең йокы даруы салган чәеңне икәүләп эчәбез, — дим.

Йокы даруы дигәнне аңлады. Ялт итеп теге мөештә утырганнарга карап алды да миңа:

— Сез нинди телдә сөйләшәсез ул? Мин сезне бик аңлап бетермәдем, — ди русча.

Мин шулай ук бик тә тыныч булырга тырышып һәм тавышымны әкренәйтеп, татарчалатып:

— Син мине аңламыйсың. Ә мин сине һәм теге почмакта утырганнарны бик яхшы аңладым. Миңа йокы даруы эчертеп, чишендерергә уйлыйсызмы? Барып чыкмас! — дим. Бу бераз мине аңлады шикелле. Шуннан бу тагын русча        

— Кто вы?

— Татар мин! Милләтем татар! Мөселман кешесе, сезгә кунак булып килдем. Ә тегеләр нәрсә дип утыралар? — дим.

Шунда тегеләрнең йөзләрен күрсәгез икән. Болар аптырадылар.

Безнең сөйләшкәнне шым гына тыңлап утырганнар икән, гүләшеп алдылар. Шуннан официант теге ирләрне әрли башлады. Түзеп кенә торсыннар. Хәзер мин тегеләрне аңламыйм, шәп сөйләшәләр. Килеп гафу үтенделәр. Алар чынлап та мине рус хәрбие дип белгәннәр икән. Тегеләр шәп сөйләшкәч, аңлап бетермәсәм дә чамаладым. Миңа кунак та кунак дип, кайдан килгәнемне сорашалар. Шулай дуслашып киттек. Кафе хужасы акча да алмады. Безне дә бит элек «татарлар» дип йөрткәннәр, диләр. Нәкъ шул вакыйгадан соң хөрмәтем бу халыкка тагын да ныгыды.

Искиткеч вакыйга...

Азәрбайҗанда келәм сугарга өйрәнеп кайттым. Хатынны да өйрәттем. Берничә келәм сугып, кул остаргач, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның портретын суктык. Ул вакытта Мортаза татар белән башкортны бүлми иде. Язу-сызу эшләренә караганда, келәм сугуы күпкә читен эш. Әмма физик эш кулдан килмәгәч, шул эш белән шөгыльләнә башладым. Ул коверны 30 меңгә сатып алдылар.

Бер кызып киткәч, үзебезнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең портретын эшләдек. Әмма аны алучы әлегә табылмады. Шул ук коверда Тукай һәм Гаяз Исхакый портретын Татарстаныбыз картасы фонында эшләдек. Шуннан соң хатыным шәл бәйләргә тотынды, мин язучылык эшенә керештем. Курайлар ясыйм, әзрәк сызгырта да беләм.

Балаларыгыз ничәү?

Улым Себердә эшли, ипотека алды, тагын бер малае туарга тора. Улымның гаиләсенә бераз ярдәм итеп булмасмы, дип өч сыер асрыйм. Ул белгечлеге буенча музыкант. Музыкант булса да: «Әти, музыка белән яшәп булмый», — диде һәм эретеп ябыштыручы булып эшли. Оста куллы, Аллаһка шөкер, күз тимәсен.

Ике кызым да рәссам. Икенче кызым Стәрлебаш районында балалар сәнгать мәктәбендә укыта, киявем дә рәссам.

«Никах» әсәрендәге вакыйгаларны Әфганстанда туганнары булган татар әби-бабайлары сөйләде»

«Казан утлары» журналы «Никах» дип исемләнгән яңа китабыгызны чыгара. Белүемчә, әсәрдә Әфган сугышы вакыйгалары урын алган…

Таҗикстанга баруым турында әйтеп үткән идем. Менә шунда мин татар әби-бабайларын очраттым. Алар анда репрессиядән качып барып урнашканнар. Һәрберсенең язмышы фаҗигале. «Икетуган абыем Әфганстанда, ә үзем монда яшим, күрешеп булмый. Чик ябык булмаганда очраша идек, хәтта Һиндстан, Төркиягә барып, товарлар алып кайта идек», — дип, уфтанып, ачынып сөйләделәр.

Әфганстан сугышы башлангач, үзбәк әби-апалары «Мәскәү — Ташкент» юлына чыгып, поезд юлына утыра. Милиция аларны куып маташса да: «Балаларыбызны Әфганстанга җибәрмибез», — диләр. Әфганстанда үзбәкләр, татарлар да бик күп яши. Бу мәгълүмат беркайда да язылмаган. Шуңа йөрәгем әрнеп, язарга алындым.

Политбюро карары белән үзбәк балаларын Әфган сугышына җибәрмиләр. Ә чик буенда яшәгән халыкны хезмәт итәргә эчке хәрби хезмәткә һәм юллар төзергә генә алалар. Ул вакытта Совет хөкүмәте безнең халыкка: «Без — герой, интернациональ бурычны үтәргә тиеш», — дигән коткы тарата. Әмма Әфганстанда яшәгән үзбәкләр белән яшерен бәйләнеш урнаштыру өчен, үзбәк — таҗик хәрбиләрен махсус шул сугышка әзерләгәннәр.

Үзбәкстаннан кайткач, Әфган сугышы турында ныклап кызыксынуым артты. Анда катнашкан һәр солдаттан шул вакыйгалар турында сорашам. Хатынымның икетуган энесе дә шунда хезмәт иткән, алар белән дә аралаштым.

«Никах» («Әфган таулары») әсәренең дәвамы да бар. Әмма җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә өлгермәдем. Әсәрнең дәвамында Әфганстаннан кайткан егет белән кызның матур тормыш алып барулары сурәтләнә. Хатын үз илен — Пакыстанны сагына. Үзгәртеп корулар башланып, чикләр ачылгач, туган ягына кайта, авариягә эләгә. Хәтере югала. Хатыны озак кайтмый торгач, ике малаен әнисенә калдырып, ире хатынын эзләп бара. Аны Пакыстан төрмәсенә утырталар. Һиндстан киносындагы кебек, әсәрнең ахыры яхшы тәмамлана — ир белән хатын яңадан бергә күрешеп, Россиягә кайталар. Һәр язган әсәремне булган хәлләргә таянып иҗат итәргә тырышам.

Күңелегез нәрсә куша, шуны язасызмы?

Бервакыт бер танылган кеше яшәеш турында бик матур әсәр язуымны сорады. «Авылларның таркалуы, колхозларның җимерелүен сурәтләп языйммы? Ничек бар, шуны язсам, шәп булмаячак», — дидем.

Сезнең якларда туры сүзле кешеләр яши, дип ишеткәнем бар. Бу холык сезнең якларга хасмы?

Фикерегез дөрес. Татарстанда яшәгән татарлар үпкәләмәсен, Явыз Иванның аяк астына ятып, итеген үпмәс өчен, безнең халык урман эченә, таулар арасында Башкортстанга качкан. Бу холык — бабайларыбызның холкы, геннар аша күчкән. Баш бирмәсләр дәүләт төзеп, русларга каршы торып булмасмы дип, качкан бит инде. Шуларның балалары без. 

Ни өчен без Россия, төрки дөнья аренасына бер татар язучысын әлегә кадәр күтәреп чыга алмыйбыз?

Татар барда хәтәр бар, ди. Татар бер-берсеннән нык көнләшә. Нинди гадәттер ул? Үзен башкорт дип йөргән бер хәйләкәр татар язучысы бар иде — Мостай Кәрим. Мин башкорт дип, Социалистик Хезмәт Герое исемен алды. Башкорт җанлы иде ул. Шул ук вакытта Мостай Кәримнән дә остарак, каләме үткенрәк татар язучылары да булган, нигә шунда Татарстаннан берәрсен Мәскәүгә геройлыкка тәкъдим итмәгәннәр? Имеш, татарның бер Советлар Союзы Герое бар — Муса Җәлил, җитәр. Булсын, ул бит үз урынында. Юкка көнләшәбез, тар күңелле без. Бер-береңне күтәрсәң генә алга барып була. Башкортларда шул сыйфат бар. Һәм ул бик көчле.

Әле күптән түгел Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда булдым. Ул болай-тегеләй эшләде диләр, бәхәсләр калкып чыкты. Менә бит татарыбызның холкы кайда күренә! Минемчә, тәкъдим ителгән барлык кандидатуралар да лаеклы иде. Мин читтә яшәгәч, Казанда кайнаган шулпаның тәмен белмим. Миңа Татарстанда яшәгән барча язучылар да туганнарым кебек. Бусы болай, тегесе тегеләй дип фаразлый алмыйм.

«Туган телен рәтле белмәгән буын үсеп чыкты»

Бүгенге укучы, бигрәк тә татар укучысы, әдәбияттан ераклаша бара, диләр.

Килешәм, чөнки бу — империянең «вак халыкларны руслаштыру» дигән махсус программасы. Гөрләп эшләгән колхозлар бетте, эш беткәч, яшьләр шәһәргә күчә. Анда рус мохите. Татар авылына балалы бер рус күчеп кайтса, класста утырган утыз татар баласы да рус теленә күчәргә мәҗбүр. Имеш, бу рус баласын кимсетү булмасын. Шулай итеп, утыз татар баласының мәнфәгатен бер рус баласы мәнфәгате белән тиңлиләр.

Ә менә латыш, литва һәм украиннар рус телен укытмыйлар дип, Мәскәү чаң суга. Шул ук вакытта татар-башкортны үз телебездә белем алудан мәхрүм итте. Татар авылына күчеп килгәнсең икән, безнеңчә дә укы. Килгәнсең икән, безнеңчә өйрән. Барысы да Мәскәү сәясәтенә бәйле. Унбиш елдан нәрсә буласын уйларга да куркам, Аллаһ сакласын.

Безгә милләтебезне саклар өчен бик нык тырышырга кирәк. Высоцкийның бер җырында: «И не друг, и не враг, а просто так», — дигән сүзләр бар. Дус та, дошман да түгел, ә менә шундый битараф кешеләр — иң куркынычы.

Гаиләдә генә туган телне өйрәнергә кирәк диючеләр дә җитәрлек. Үз туган телен рәтле белмәгән буын үсеп чыкты. Шунысы да бар бит әле, ул үзе татарча юньләп сөйләшә белми, ничек итеп баласы белән татарча сөйләшәсен андый әти-әни? Татар балаларына татар телен мәҗбүри укытырга кирәк! Әлеге буын яшьләр һәм мәктәп балалары үзләренең уй-фикерләрен татарча да, русча да әйтеп бирә алмый.

Без тирә-як экологиясе дип сөйләргә яратабыз. Аң — фикерләү экологиясе дә бар бит. Шул ук руслашу безнең аңга да коточкыч тискәре йогынты ясады. Фикер-уй экологиясе, тел экологиясе коточкыч хәлдә. Балаларның бу җәһәттән уйлый алу сәләтләренә зыян килде. Бу куркыныч хәл рус милләтле балаларда да күренә. Чөнки кесәдә смартфон, планшет. Алга таба нәрсә булыр?.. Уй-фикер экологиясе куркыныч астында. Әйе, алар смартфон, компьютер кнопкаларына бик җитез басалар. Хәтта күз иярми. Ә менә фикерләү сәләтләре юк дәрәҗәдә.

Яшь буын имтиханнан куркып та русчага күчә шул...

Баланы шундый халәткә җиткерделәр, татарча укырга телисеңме, дигән сорауга ул «юк» дип әйтә, өйгә кайтып зарлана һәм әни кеше «баламны татарча укытмагыз» дип, гариза яза. Шунысы бар: башкортча да укытмыйлар. БДИ бирәсе бар дип, русча гына укытырга тырышалар.

Төптән уйласаң, халыкны глобаль рәвештә наданлаштыру бара. Барысы да рус телле, нигә татарча фәнни тел кирәк инде, диләр. Алайга китсә, химия, биологиянең, медицинаның бөтен төшенчәләре латин телендә, әйдәгез, ул фәннәрне латинча укыйк?! Казаннан татар теленнән дәреслекләр алып кайтып, РУНОга тапшырдык. Юк, укытмыйлар. Китаплар тузанланып киштәләрдә ята. Ятса әле.

Сез күп сәяхәт иткәнсез. Татарча белү башка халыклар белән аралашканда булышамы?

Барлык фәннәрне дә татар телендә укыдым. Русларга караганда фәннәрне яхшырак белә идем. Армия хезмәтендә ачыкладым мин моны. Камчаткадан башлап, Балтыйкка кадәр халыклар белән аңлашырга, ипи-тозлык сөйләшергә була. Молдавиядә гагаузлар безнеңчә сөйләшә, авар, көрт, үзбәк, төркмәннәр белән татарча аралаштык. Табасараннар белән генә аңлашып булмый. «Безне элек татарлар дип йөртәләр иде», — дисәләр дә. Таҗикстан аэропортында «Зар-интизар залы» дип язылган. Тәрҗемәсе «көтеп тору» залы була. Безнеңчә бит, безнеңчә!

Татар телен белсәң, беркайда да югалмассың һәм ач булмассың. Хәтта Испан дәүләтендәге баск халкының сөйләм теле безнең татар теле белән аваздаш дияргә була. Моны «Тулпар» журналында эшләгән тел белгече Дилбәр Булатова өйрәнеп, бу турыда китаплар да чыгарды инде.

Украиннарны славяннар дип сөйлиләр. Күпчелек сүзләре безнеке: цибуля (суган), көрти дә шул ук көрти, чёботы — чабата (итек), цукор — шикәр. Ә «мәйдан» сүзләре генә ни тора. Руслар үзләрен күбәйтү өчен аларны славяннарга керткән. Украиннарның күбесендә татар гены. Анда барысы да татар йөзле кешеләр.

Заманында Бәләбәй шәһәренең баш ветеринар табибы булып эшләдем. Анда татарлар аз, җиде зур гына татар авылы бар. Чуваш авыллары күп, ә безнең Стәрлебаш ягында бер генә чуваш авылы — Тәтербаш. Анда киләсең дә, «Әссәламегаләйкүм!» — дип исәнләшәсең, алар да сиңа татарчалап җавап бирә. Стәрлебаш чувашлары татарча синнән-миннән оста сөйләшәләр.

Бәләбәй районында да чувашлар күп. Руслар белән украиннар да хәтсез генә. 1941-1945 елгы сугыштан соң японнарны тоткынлыкта тоткан «Рассвет» дигән концлагерь да булган. «Японнар безгә уенчык, без аларга тәмәке очыра идек», — дип сөйләде олы яшьтәге бергә эшләгән абзыйлар. Бу хакта «Сак-сок» дигән әсәремдә яздым.

Стәрлебаш чувашлары татарча сөйләшә, дисез, ә татар балалары?

Стәрлебаш районы татар районы дип исәпләнә. Хәзер Турмай авылында мәктәп йортында балалар туп тибеп уйный. Сөйләшүләрен тыңлап караса-а-ам, русча сөйләшәләр! Рус, инглиз музыкасын акырталар. Түзмәдем, татар җырлары язылган дисклар кертеп бирдем. Ике катлы өр-яңа мәктәп бик зур иде. Ябылды. Балалар юк. Хәзер инде ул бинада балалар бакчасы гына. Анысы да киләсе елга ябыла. Алты бала йөри шунда. Авылда эш юк, эш булыр иде — колхозлар таралган. Яшьләр Себердә, хатыннары монда.

Белешмә:

Хисаметдин Исмәгыйлев — 1953 елның 17 февралендә Башкортстанның Стәрлебаш районы Гөлем авылында туган. 1970 елда Стәрлебаш мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлап, Стәрлетамак ветеринария техникумына укырга керә. 1975 елдан Уфадагы авыл хужалыгы институтында белем ала. 1980 елда Бәләбәйдә баш ветеринар табиб булып эшли. 1983 елдан Стәрлебаш районы Турмай авылында яши. Иптәше Рамилә Мидхәт кызы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хатыны укытучы булып эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда. Иренең төп ярдәмчесе — Рамилә ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100