Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һиндстан Кытайны уза: халык саны буенча иң күп кеше яши торган ил үзгәрә

news_top_970_100
Һиндстан Кытайны уза: халык саны буенча иң күп кеше яши торган ил үзгәрә
"Татар-информ" архивы

Һиндстан халык саны буенча Кытайны узып китте һәм дөньяда кешеләр иң күп яши торган ил булды. Һиндстанда 1,417 млрд кеше яши, Кытайда исә 5 млн кешегә кимрәк. Бу турыда World Population Review (WPR) белешмәсенә сылтама белән Bloomberg яза.

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, моңа кадәр БМО, Һиндстан бу күрсәткечкә соңрак ирешер, дип фаразлаган булган. WPR белешмәсе буенча, 18 гыйнварга Һиндстанда кешеләр саны 1,423 млрд ка җиткән.

Шулай да Һиндстан халык саны турында рәсми белешмә игълан итмәгән. Биредә халык санын алу 10 елга бер тапкыр оештырыла, 2021 елда аны пандемия аркасында кичектереп торганнар.

2022 елда Кытайда халык саны 2021 ел белән чагыштырганда 850 меңгә кимегән. Кытайның Дәүләт Статистика идарәсе белешмәсе буенча, Кытай Халык Республикасында 1 млрд 411 млн 750 мең кеше яши.

Быел Һиндстан Кытайны халык саны буенча узачак, дип РИА Новости да яза. World Population Review – халык санын ала һәм демографияне тикшерә торган бәйсез оешма бәяләмәсе буенча, хәзер Һиндстанда 1 422 708 244 кеше яши, Кытайда исә – 1 425 831 221 кеше.

«Аерым илләрдә халык саны артуны исәпкә алсак, Һиндстан 2023 елда Кытайны узачак, Кытайда ел саен үсеш темплары минус 0,1% тан минус 0,3% ка кадәр була, Һиндстанда исә 0,69% һәм 0,92%», – диелә бу тикшеренүдә.

Шул ук вакытта 2023 елда Һиндстанда халык саны 1,428 млрд, Кытайда 1,425 млрд була, диелә бу хәбәрдә.

БМО белешмәсе буенча, Җир шарында халык саны былтыр 8 млрд кешегә җитте. 2037 елга планетада тагын 1 млрд кеше артачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100