Җирдә күпме кеше яши: халкы иң күп һәм иң аз илләр
Тулысынча бәйсез булмаган илләрне һәм башка илләр тарафыннан танылмаганнарны да санаганда, Җир шарында 245 ил бар.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматлары буенча, 2021 елның гыйнварына Җирдә 7 миллиард 836 миллион 525 000 кеше яшәгән.
2019 елның 1 июленә Җирдә 7,7 миллиард кеше яшәгән — бу да БМО мәгълүматлары.
АКШ халык җанисәбен алю бюросы 2018 елның 1 январенә 7,4 миллиард кеше яшәгән дип бәяләгән.
1970 елларга кадәр кеше саны бик тиз үскән, 1990 елдан тууның бераз кимүе күзәтелә.
1990 елда планетада халык 87,4 млн кешегә арткан, 2002 елда — 74 млн, 2014 — 87 млн.
1994 елдан 60 яшьтән өлкәннәр саны арта бара, 2014 елда андый кешеләр биш яшькә кадәрге балаларга караганда инде артыграк булган.
2009 елда гына шәһәр халкы авыл халкы белән тигезләшкән һәм инде киләчәктә шәһәр халкы арта гына барачак. 2020 елда 56,2 процент кеше — шәһәр халкы.
59,5% кеше — Азиядә яши, 17,2% — Африкада, 9,6% — Европада, 8,4% — Латин Америкасында, 4,7% — Төньяк Америкада, 0,5% — Океаниядә. Киләчәктә Африкада яшәүчеләр артачак, башка кыйтгаларда яшәүчеләр кимиячәк дип көтелә. 2100 елга Җирдә 11 миллиард кеше яшәячәк дип фаразлана.
Төрле елларда күпме кеше яшәгәне кызыклы:
1 миллиард — 1804;
2 миллиард — 1927;
3 миллиард — 1960;
4 миллиард — 1974;
5 миллиард — 1987 елның 11 июле;
6 миллиард — 1999 елның 12 октябре;
7 миллиард — 2011 елның 31 октябре.
Шулай ук дәвам итсә, 2024 елда 8 миллиард, 2042 елда 9 милилард кеше булачак.
Бөтен кешелек тарихчында — аны 162 мең ел элек башланган дип фаразлыйлар — Җир шарында 107 миллиард кеше туган.
Дөньяда иң күп кеше яшәгән илләр:
Кытай — 1 миллиард 409 миллион 576 мең 000
Һиндстан — 1 миллиард 388 миллион 496 мең 000
АКШ — 331 миллион 449 мең 281
Индонезия — 266 миллион 911 мең 900
Пакистан — 220 миллион 941 мең 326
Бразилия — 218 мең 956 миллион 758
Нигерия — 211 мең 966 миллион 816
Бангладеш — 172 миллион 505 мең 559
Россия — 146 миллион 238 мең 185
Мексика — 127 миллион 792 мең 286
Япония — 125 миллион 950 мең 000
Эфиопия — 112 миллион 079 мең 000
Филиппин — 109 миллион 994 мең 670
Мисыр — 101 миллион 927 мең 640
Конго — 101 миллион 780 мең 263
Вьетнам — 96 миллион 208 мең 984
Иран — 85 миллион 098 мең 554
Төркия — 83 миллион 154 мең 997
Германия — 83 миллион 149 мең 300
Франция — 68 миллион 859 мең 599
Дөньяда кеше иң аз яшәгән илләр арасында колонияләр бар, аларның кайберләре формаль яктан бәйсез саналса да, чын мәгънәсендә аерым дәүләт дип атап булмый. Шул сәбәпле, колонияләр аерым күрсәтелде:
Микронезия — 114 000
Гренада — 112 000
Сент-Винсент һәм Гренадина — 111 000
Аруба (Нидерланды) — 106 000
Джерси (Британия) — 105 500
Виргин Утраулары (АКШ) — 105 000
Тонга — 100 651
Сейшель Утраулары — 98 000
Антигуа һәм Барбуда — 97 000
Мэн утраы (Британия) — 83 314
Андорра — 76 177
Доминика — 72 000
Гернси (Британия) — 63 026
Бермуд (Британия) — 61 662
Кайман Утравы (Британия) — 60 764
Гренландия (Дания) — 56 196
Сент-Китс һәм Невис — 56 183
Американ Самоасы (АКШ) — 55 60
Төньяк Мариан Утраулары (АКШ) — 55 389
Көньяк Осетия (танылмаган дәүләт) — 53 532
Маршалл Утраулары — 53 069
Фарер утраулары (Дания) — 48 599
Лихтенштейн — 38 378
Монако — 38 300
Синт-Мартен (Нидерланд) — 37 224
Сен-Мартен (Франция) — 36 457
Теркс һәм Кайкос (Британия) — 34 904
Сан-Марино — 34 590
Виргин утраулры (Британия) — 34 492
Гибралтар (Британия) — 33 573
Бонэйр, Синт-Эстатиус һәм Саба (Нидерланд) — 25 052
Палау — 21 507
Кук Утраулары (Яңа Зеландия) — 17 325
Сен-Бартелеми (Франция) — 16 183
Ангилья (Британия) — 15 800
Науру — 11 086
Тувалу — 10 927
Уоллис һәм Футуна (Франция) — 10 445
Изге Елена Утравы (Британия) — 8 987
Сен-Пьер һәм Микелон (Франция) — 6 301
Фолкленд утраулары (Британия) — 3 380
Монтсеррат (Британия) — 2 074
Ниуэ (Яңа Зеландия) — 1 618
Токелау (Яңа Зеландия) — 1 499
Ватикан — 605
Питкэрн (Британия) — 491