news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Химия терапиясе Анастасия Заворотнюкның кыяфәтен шактый үзгәрткән

Табиб авыру Жанна Фрискеның фотоларын искә төшерә.

news_top

49 яшьлек Анастасия Заворотнюк соңгы елларда баш мие яман шешеннән интегә. Аңа глиобластома диагнозы куйганнар. Якыннары сүзләренчә, актрисаның кыяфәте элеккеге кебек түгел инде. Аның белән якыннан таныш кешеләр «Комсомольская правда» сайты хәбәрчесе белән аралашкан. 

«Ул барысын да аңлый һәм халык каршына чыгарга теләми. Кызганычка каршы, авыру аның кыяфәтен үзгәртте», — дип сөйләгән Чехов исеменедәге МХТда реквизитор булып эшләгән Светлана Веселова.

Анастасия химия терапиясе узган. Мондый дәвалау аның йөзен үзгәрткән. «Барысы да үзгәрә — күз карашы да, тән төсе дә», — дип әйткән театраль продюсер Валерий Сергеев.

Табиблар сүзләренчә, актриса хәзер өйдә дәвалана. Аны процедураларга хастаханәгә китерәләр, белгечләр күзәтеп тора.

«Әйе, бик үзгәрде. Сез Жанна Фрискеның авыру вакыттагы фотосын күрдегезме? Хәзер менә шундыйрак хәл», — дип әйткән дәвалаучы табиб «КП» сайтына.

Музыка продюсеры Олеся Сазыкина сүзләренчә, Анастасия бирешми, яхшыга өметләнә. Аңа туганнары һәм якыннары ярдәм итә, дип яза «Звезда» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар