Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һичьюгы, берәр мәктәпкә, мәчеткә Әхмәтгәрәй Хәсәнинең исемен бирсәләр, әйбәт булыр иде»

Узган ел язучы, журналист һәм тәрҗемәче Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгы һәм аның хатыны, «Аң» журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең 135 еллыгы булды. «Интертат» хәбәрчесе әлеге шәхеснең Васильевода төзеткән дачасын ачыклады. Йортка «Охотничий домик» дип исем биргәннәр, ә Әхмәтгәрәй Хәсәни турында ләм-мим.

news_top_970_100
«Һичьюгы, берәр мәктәпкә, мәчеткә Әхмәтгәрәй Хәсәнинең исемен бирсәләр, әйбәт булыр иде»
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татар язучысы һәм нәшире Әхмәтгәрәй Хәсәни төзеткән дача нигә «Охотничий домик»ка әйләнгән?

Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда узган елның 24 ноябрендә язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына һәм аның хатыны, журналист, «Аң» журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең 135 еллыгына багышланган «Хәсәниләр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. Дөресен әйткәндә, әлеге бөек шәхес турында ишетеп булса да белми идем. Түбәндәге фактларны укып карасак, Әхмәтгәрәй Хәсәнинең милләт өчен җанын-тәнен кызганмаган шәхесләр рәтендә булырга лаек икәнлеген аңлыйбыз:

  • Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Хәсәния Габдулла Тукайның якын дуслары була. Габдулла Тукай еш кына Хәсәниләрнең өйләренә һәм дачасына килеп йөргән.
  • Аларның 1912 елның 15 декабрендә беренче тапкыр дөнья күргән иҗтимагый-сәяси юнәлешле «Аң» журналын чыгарудагы хезмәттәшлеге аерым игътибарга лаек.
  • Әхмәтгәрәй Хәсәни 1906 елда «Гасыр» нәшриятын ача. Анда рус әдипләренең татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре басыла. Бер актлы комедияләр, әдәби тәрҗемәләр, иҗтимагый-сәяси мәкаләләр авторы һәм атаклы «Шәрык» клубының актив әгъзаларының берсе буларак, Әхмәтгәрәй Хәсәни иҗтимагый һәм мәдәни тормышта аерым урын ала.

Бүгенге көндә Яшел Үзән районы Васильево санаторие территориясендә урнашкан корпусларның берсе – Әхмәтгәрәй Хәсәнидән калган кадерле ядкяр. Хәзер «Охотничий домик» дип йөртелгән әлеге йорт – Әхмәтгәрәй Хәсәнинең дачасы булган. Дачага Габдулла Тукайның килеп йөргәнлеге, Советлар Союзы чорында әлеге бинаның сәнгать әһелләренең ял итү урыны булганлыгы билгеле. Бу фактны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының элекке баш хормейстеры Ирнис Рәхимуллин раслады, чөнки ул әлеге санаторийда 1958 елдан бирле ел саен ял иткәнен әйтте. «Бу бина элек Камал театрына карый иде, анда артистлар, язучылар, сәнгать әһелләре ял итәргә килә иде», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Әзһәр Шакиров та бу фактны раслады. «Әйе, элек ул сәнгать әһелләренең иҗат йорты – ял итү урыны булып торды. Аннан соң Камал театрының элекке директоры Шамил Закиров: «Үзебезнең карамакта тота алмыйбыз», – дип, бинаны санаторийга тапшырды. Хәзер санаторий Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенә карый», – диде ул.

Бик очраклы рәвештә – төгәлрәк әйткәндә, Тукай әдәби музеенда үткән кичәдә мин әлеге дачаның Әхмәтгәрәй Хәсәнинеке икәнлеген белеп алдым. Узган ел шушы санаторийга беренче тапкыр ял итәргә бардым һәм фотоларга төшереп йөрдем. Бу фотоларның тикшерү материалын әзерләгәндә кирәге чыгар дип, һич кенә дә башыма килмәде. Алай гына да түгел, дачага беркетелгән мәгълүмат тактасында исә: «Бина 1917 елда төзелгән. ХХ гасыр башы архитектурасының тарихи һәйкәле булып тора, дәүләт саклавы астында. Биредә Максим Горький, Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан ял иткән», – дип язылган.

Фото: kitaphane.tatarstan.ru (Татарстан Милли китапханәсе сайтыннан скриншот)

Дачага Габдулла Тукай килеп йөргәч, ул берничек тә 1917 елда төзелә алмый, ә күпкә иртәрәк төзелгән булып чыга. Бу – бер хата. Ә икенче хата – әлеге дачаны төзеткән Әхмәтгәрәй Хәсәнинең исеме беркайда да булмау.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Дачаның санаторий территориясендә ял итү корпусларының берсе икәнлеген әйткән идем. Мин ял итәргә барганда да бина буш тормады: анда санаторийга дәваланырга килгән кешеләр урнашкан иде. Санаторийның сайтыннан күренгәнчә, бинаның эченә ремонт ясалган, һәм теләгән һәр кеше шушы корпусны сайлый ала.

Фото: © «Васильевский» санаториясе сайтыннан скриншот, vasilevo.ru

Бина янында гына арка бар, арка өстендә «Охотничий домик» дип язылган. Санаторий территориясендә урнашкан һәр корпусның исеме бар (аларны, шулай ук, санаторий сайтыннан карарга мөмкин). Бу корпусны, ягъни бинаны «аучылык йорты» дип атаганнар. Ә каршысында язучы Максим Горькийның бюсты тора. Беренче карашка, бина Максим Горькийның дачасы булган, дип тә уйларга була…

Хаксыз рәвештә онытылган Әхмәтгәрәй Хәсәнинең исемен Казанда, Татарстанда мәңгеләштереп булырмы? Бу сорауны Тукай әдәби музее оештырган кичәдә катнашучыларга һәм дәүләт оешмаларына юлладым.

Тәэминә Биктимерова: «Мин бу мәсьәләне әллә кайчан кузгаткан идем»

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимерова:

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

– Мин бу мәсьәләне әллә кайчан кузгаткан идем, сеңлем. Безнең сүзне телгә алучы бармыни? Югыйсә анда язучыларның ял йорты да урнашкан булган. Мин аны Мөхәммәт Мәһдиев китапларыннан да эзләп карадым, Суфия апа (Шиһабетдин Мәрҗанинең оныгының оныгы Суфия апа Мостафина – авт.) исән вакытта аннан да сорап карадым... Бары тик Суфия ападан гына әлеге йортның Әхмәтгәрәй Хәсәниләрнең дачасы икәнлеген ишеттем.

Татарстанда элекке татар язучыларына хөрмәт бармы соң? Хәзер генә кайсы ничек, тырышлык аркасында гына шул хөрмәткә ия булып йөри.

Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатыны Зәйнәп апаның әтисе Ногман хаҗи 13 мәчет, 7 мәдрәсә салдырган булган. «Зәңгәр мәчет» кырыенда 2 катлы йортлары булган. Шуның кадере булмасын әле? Ул вакытта Фәния Хуҗиәхмәт белән 3 тапкыр мөфтигә барып карадык, безне кабул итмәделәр. Кемгә генә мөрәҗәгать итеп карамадым... Шул кешегә бездә нинди хөрмәт бар?

Әхмәтгәрәй – Зәйнәп Хәсәниләрнең йортлары сакланмаган. Һичьюгы, берәр мәктәпкә, мәчеткә, журналга Әхмәтгәрәй Хәсәнинең исемен бирсәләр, әйбәт булыр иде.

Әхмәтгәрәй Хәсәнинең дачасы

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Дания Заһидуллина: «Казан шәһәрендә Әхмәтгәрәй Хәсәнинең исеме булган башка бер истәлек кирәктер»

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Дания Заһидуллина:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Әхмәтгәрәй Хәсәнинең Васильевода дачасы булганлыгы билгеле. «Аң» журналын оештыру өчен, язучылар шунда җыелып сөйләшкәннәр. Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхимнәр шунда булган. Әлбәттә, әлеге дача йортында Әхмәтгәрәй Хәсәни, Габдулла Тукайның бирегә килеп йөргәнлеге турында мәгълүмат урнаштыру фикере белән килешәм.

Әхмәтгәрәй Хәсәни – Казанда нәшрият, китап бастыру, журналлар чыгару өлкәсендә шулкадәр зур эш эшләгән шәхес. «Гасыр» нәшрияты дәреслекләр, иң яхшы әдәби әсәрләрне бастырган, тараткан... Шулкадәр нәшрият эше белән шөгыльләнә алган башка кешене дә әйтүе кыен. 1917 елдан соң да шушы эшне дәвам иткән – «Яңа китап» дигән нәшрият оештырып, Татарстан китап нәшриятының нигезе булган оешма эшләгәннәр.

Минемчә, беренче чиратта, Казан шәһәрендә Әхмәтгәрәй Хәсәнинең исеме булган башка бер истәлек кирәктер.

Васильевода Тукай эзләре

«Васильево» санаториендәге «Охотничий домик»ның Әхмәтгәрәй Хәсәни дачасы икәнлегенә тагын бер дәлил – Нурулла Бикмуллинның «Шәһри Казан» газетасының 2001 ел 12 гыйнвар санында чыккан язмасы. Әлеге язма «Тукай – ядкярләрдә: 2 томда» китабының 198нче битендә китерелә. Язманың күчермәсен тәкъдим итәбез.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы күпме генә өйрәнелсә дә, ачылып җитмәгән. «Ак таплар» һаман да табыла тора. Шундыйларның берсе итеп аның Васильево бистәсенә килеп, хәзерге «Васильевский» санаториенда ял итүен әйтергә мөмкин. Фатих Әмирхан бер истәлегендә Габдулла Тукайның 1912 елда татарның билгеле җәмәгать эшлеклесе, «Аң» журналының мөхәррире һәм нәшире Әхмәтгәрәй Хәсәнинең дачасында булуы, анда Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатыны, «Аң» журналының сәркатибе Зәйнәп Хәсәния белән очрашулары турында яза.

Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм Зәйнәп Хәсәния

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми хезмәткәре Марсель Әхмәтҗанов раславына караганда, Әхмәтгәрәй Хәсәнинең дачасы «Васильево» санаториендәге хәзерге китапханә бинасы булган. Татар халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев тә бу хакта эзләнүләр алып барган. Ул Ә. Хәсәнинең балалары белән очрашып, бу дачаның шушы бина булуын раслаган. Бу бина әле дә исән-сау. Ләкин китапханә башка урынга күчерелгәч, бина бушап калган, һәм ул җимерелә, ишекләре алынган. Әгәр аны саклап калу буенча ашыгыч чаралар күрелмәсә, әлеге бинаның юкка чыгуы мөмкин.

Әлеге санаторийдагы Әхмәтгәрәй дачасы әнә шул еллардан бирле татарның әдәбият-сәнгать әһелләренең җыелу, фикерләшү, иҗат итү, укучылар белән очрашып сөйләшү урыны булган.

Университетны тәмамлаганда Галиәсгар Камалның иҗаты хакында диплом эшенә материаллар эзләгәндә, аның улы Әнәс Камал миңа, 1918 елда Казанны аклар алгач, әтисенең Васильеводагы Ә.Хәсәни дачасында качып ятуын сөйләгән иде. Бу хакта соңрак мин Ә.Камал истәлекләреннән дә укыган идем.

Сугыш вакытында Васильевоның әлеге ял йортында 1918нче эвакогоспиталь урнашкан иде. 1943-1944 елларда мин бу госпитальдә сугышта алган яралардан дәваландым. Яралылар революциягә кадәр Казан байлары тарафыннан агачтан 2 катлы итеп салынган 25тән артык дача биналарында урнашкан иде. Ул биналар 1, 2... нче корпуслар дип йөртелә иде. Ә китапханә урнашкан әлеге бинаны корпус номеры белән түгел, «Гәрәй дачасы» дип йөртәләр иде. Китапханәдә еш кына язучылар белән очрашулар уздырыла иде. Шунда Мирсәй Әмир һәм Фатих Хөсни белән очрашу булганын хәтерлим.

Аларның «Агыйдел» һәм «Йөзек кашы» повестьлары турында кызыклы сөйләшү булган иде.

Муса Җәлил дә Васильево санаториендә (ул вакытта ял йорты) ял иткән һәм китапханә бинасында укучылар белән очрашулар уздырган. Соңгы көннәргә кадәр бу китапханә бинасы татарның атаклы язучыларының укучылар белән очрашу, сөйләшү урыны булды.

Болар өстенә, бу бина архитектура җәһәтеннән дә бик үзенчәлекле.(...) Һәрхәлдә, бу тарихи бина сакланырга тиеш. Әгәр ул юкка чыкса, киләчәк буыннар безне гафу итмәс!»

Әлеге язмадан өзек шушы китапта урын алган

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Мәдәният министрлыгы җавабы

Татарстан мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать юлладым. Министрлыкка: «Бинада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның килеп йөргәнен, дачаның Әхмәтгәрәй Хәсәни төзеткәнлеген билгеләп үтеп, мәгълүмат тактасын алыштыру мөмкинлеге бармы? Шулай итеп, без татарстанлыларга һәм кунакларыбызга республикабызда Тукай булган тагын бер урынны күрсәтә алачакбыз», – дигән сорау бирелде.

Безгә мондый җавап килеп иреште: «1910 елларда төзелгән дача йорты Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шифаханә комплексы территориясендә төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле булып тора.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты мәсьәләләре» 2018 елның 12 июлендәге 565нче карарының 3нче пункты нигезендә, мәдәни мирас объектларын саклау буенча әлеге комитет Татарстан Республикасында Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкярләрен) саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм дәүләт саклавы өлкәсендәге йөкләмәләр, шул исәптән Россия Федерациясенә тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда барлыкка килгән, шулай ук суд карарларын үтәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөкләмәләр буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының хокук варисы булып тора.

Шулай итеп, югарыда күрсәтелгән бинада урнаштырылган мәгълүмат тактасындагы мәгълүматка үзгәрешләр кертү эшен оештыруны Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән килештерергә кирәк.

Шулай ук язучы, журналист һәм тәрҗемәче Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына һәм аның хатыны, «Аң» журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең 135 еллыгына 2023 елда республиканың дәүләт учреждениеләрендә истәлекле кичәләр уздырылуын искәртеп узабыз».

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты: «Сорауларны Татарстан Мәдәният министрлыгына җибәрергә киңәш итәбез»

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җавабы:

– Әлеге тарихи бина төбәк (республика) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – XX гасырның 10нчы елларында төзелгән «Дача йорты» булып санала. Объектны саклау предметын раслау турында боерык 2011 елның 17 октябрендә имзаланган.

Татарстан Республикасында мемориаль такталарны билгеләү, тоту һәм исәпкә алу тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 1 апрелендәге 163нче карары белән расланган.

Шулай итеп, мемориаль такталарны урнаштыру Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән материаллар нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Мемориаль такталар әзерләү һәм урнаштыру буенча эшләрнең заказчылары – үтенеч белән мөрәҗәгать итүче оешмалар. Дәүләт заказы булган очракта – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Әйтелгәннәрне исәпкә алып, югарыдагы сорауларны Татарстан Мәдәният министрлыгына җибәрергә киңәш итәбез».

Шушы сорауларны Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетына, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенә җибәрдек, ләкин җавап булмады. Шулай да, нинди дә булса уртак карарга килерләр, дигән өметтә калам.

Түбәндәге фикерләр Габдулла Тукай әдәби музее оештырган Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм хатыны Зәйнәп Хәсәниягә багышланган кичәдә яңгырады.

«Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр, татар халкына хезмәт итәргә, дигән карар кабул итә»

– 1905-1917 елларда Әхмәтгәрәй Хәсәни татар халкының мәдәни күтәрелешенең концепциясен эшләгән шәхесләрнең берсе була, – дип саный галимә Дания Заһидуллина. – Аларның тормышы гаҗәп бер фаҗига белән бетә торган әкият кебек, тормышын, язмышын өйрәнә башласаң, үзләре дә әкияти геройлар кебек күз алдына киләләр.

Әхмәтгәрәй Хәсәнигә багышланган «Шәхесләребез» сериясеннән китап

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Әхмәтгәрәй Хәсәни Олы Әтнә авылында дөньяга килгән. Әхмәтгәрәйгә – 6, бертуган энесе Барига 4 яшь вакытта әтиләре Сибгатулла Казанга күчеп килеп, сату-алу эше белән шөгыльләнә башлый. Ул вакытта Казан арты, Арча, Әтнә тирәсендәге күп кенә кешеләр баштан авылда торып, аннары кибет ачып, сәүдә эшенә керешә. Әхмәтгәрәйнең әтиләре дә мануфактура белән сату итә, аның сәүдә эшләре яхшы барган.

Сибгатулла, шулай ук, хәйриячелек белән шөгыльләнә торган Казан бае була. Укуга тартылу – аларның нәсел-нәсептән килә торган традиция. Әхмәтгәрәйнең әтисе 2 баласына да бик төпле белем бирергә уйлый. Ул аларны кечкенәдән: «Сез мине алыштырырсыз, Казанның иң зур сәүдәгәрләре булырсыз, бөтен телләрне белергә, чит илләр белән сәүдә итәргә тиешсез», – дип үстерә. Ул балаларына чын мәгънәсендә төпле белем бирә.

Әхмәтгәрәй белән Бари Хәсәниләр рус, немец һәм француз телләрен яхшы белгән. Әхмәтгәрәй Хәсәни «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый һәм мәдрәсәдә гарәп телен үзләштерә. 1903 елда ул Казанның мануфактура белән сату итүче Ногман Габделкәримовның кызы Зәйнәпкә өйләнә. Зәйнәп Казан шәһәренең иң гүзәл кызларының берсе була. Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр бу вакытта ук «татар халкына хезмәт итәргә» дигән карар кабул итәләр. Әхмәтгәрәй – Зәйнәп Хәсәниләр гомер буе белем алуларын дәвам иткән, бервакытта да белемнән, китаптан аерылмаганнар. Зәйнәп Хәсәния ире турында: «Әхмәтгәрәй әдәбиятны ярата иде, ул гомере буе әдәбиятка хезмәт итәргә теләде», – ди. Бу сүзләр Зәйнәп апаның үзенә карата да әйтелә ала.

1905 елда беренче мөмкинлек булуга, Әхмәтгәрәй Хәсәни «Гасыр» нәшриятын оештырып җибәрә, рус классик әдәбиятын татар телендә бастырып дөньяга чыгаруга күп көч куя. «Гасыр» нәшрияты бездәге китап басу белән шөгыльләнгән нәшриятлар арасында иң затлы, яхшы, сыйфатлы китаплар чыгарган. «Китап чыгаруны акча эшләү урыны итеп түгел, ә бәлки, халыкка аң-белем тарату урыны итеп караган шәхес булган», – дип яза Әбрар абый Кәримуллин», – диде ул.

«Әхмәтгәрәй Хәсәни оештырган «Аң» журналы – «Казан утлары» журналының беренче тамыры»

Дания Заһидуллина фикеренчә, «Казан утлары» журналының тарихы Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр оештырган «Аң» журналыннан башлана.

Дания Заһидуллинаның Тукай әдәби музеенда чыгышы

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– «Гасыр» нәшрияты эшләп киткәннән соң, 1911-1912 елларда татарча журнал оештыру турында сүзләр алып баралар. Бу сөйләшүләрдә Габдулла Тукай, Гафур Колахмәтов, Хөсәен Ямашевлар катнаша. Рус телендә укый торган яшьләрне дә үзенә тарта торган затлы журнал кирәклеге турында әйтәләр. 1912 елда Әхмәтгәрәй Хәсәни журналны гамәлгә кую эшенә керешә.

«Аң» журналының беренче саны 1912 елның декабрендә чыга, ул Россиядә һәм дөньяда иң алдынгы, калын журналлар үрнәгендә басыла. Бу журнал – бүгенге «Казан утлары» журналының беренче тамыры. Кызганыч, «Казан утлары» журналының тарихын билгеләгән вакытта, Әхмәтгәрәй Хәсәни исеме дә, «Аң» журналы да татар халкының мәдәни тарихына кайтмаган була. Шуңа күрә ул тарихны без башка журналдан башлап китәбез.

Әхмәтгәрәй Хәсәни 1910 елда Европага сәяхәт кыла. Сәяхәт вакытында Европада иң алдынгы китап басу традицияләрен карый, андагы мәдәният белән таныша. Швейцария, Франция, Германия, Польшада була. Ватанына иң алдынгы технологияләрне алып кайта. Аларның озак вакыт типографияләре булмаган, – диде галимә.

«Казанда «Шәрык клубы»на Әхмәтгәрәй һәм Бари Хәсәниләр нигез салган»

– Әхмәтгәрәй Хәсәнинең бертуган энесе Бари Хәсәни – татар дөньясында гаҗәеп бер шәхес. Бари Хәсәни музыка өлкәсендә бик талантлы була. Әхмәтгәрәй белән Бари Хәсәниләр Казанда «Шәрык клубы»н оештыруны башлап йөргәннәр. Шушы клуб ачылуга, Бари Хәсәни 6 тавышлы оркестр оештыра. Ул бик күп музыка уен коралларында уйнаган, көйләр язган. 1917 елдан соң көйләрен композитор Җәүдәт Фәйзигә тапшырганы билгеле.

Әхмәтгәрәй белән Бари Хәсәниләр – Казан шәһәрендә барган зур мәдәни чараларның үзәгендә торган ике зат. Бари Хәсәни 1917 елдагы инкыйлабтан соң башка хезмәткә күчә, банкта да эшләп карый. 1949 елга кадәр Казанда яши һәм бакыйлыкка күчә, – диде галимә.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Сәүдәгәр малае дип, репрессиягә эләгә»

– Инкыйлабны Хәсәниләр аңлап каршы ала, – дип дәвам итте Дания Заһидуллина. – Алар, революция биргән мөмкинлекләрне татар милләтен үстерү өчен файдаланып булыр, дип уйлыйлар. Әхмәтгәрәй Хәсәни һәрвакыт фән, гыйлем, нәшрият эшен татар халкына хезмәт иттереп яши. Ул үзе өчен бу эшне дәвам итү мөмкин булыр дип уйлый. Аның фикердәшләре дә яңа заман өчен яңа китап басу нәшриятын ачу идеясе белән килә. 1921 елда аның «Яңа китап» нәшрияты оеша. Бу – алга таба Әхмәтгәрәй Хәсәнинең репрессиягә дучар булуына сәбәпләрнең берсе. Төп сәбәп тирәндәрәк, ул – Хәсәниләрнең чыгышы белән, аларны сәүдәгәр балалары дип карау белән бәйле. Гәрчә аларның байлыклары үз куллары белән эшләп, тәүлеккә 24 сәгать хезмәт куеп табылган байлык булса да.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Революция аларның тормышын тамырдан җимереп ташлый. 1931 елда Әхмәтгәрәй Хәсәни кулга алына, аның күп кенә мирасы юкка чыга. Хатыны Зәйнәп Хәсәния аның эшен дәвам итә. Ул шулкадәр тугры, акыллы хатын була. 1960 елларга кадәр, үзе исән вакытта, һәрвакыт татар әдәбиятының зур шәхесләрен – Габдрахман Әпсәләмов, Афзал Шамов һ.б. кайгыртып, аларның һәр әсәрен укып, татар басма тарихындагы шрифтларны карап, фикер әйтеп яши.

Хәсәниләрнең нәселләре турында күп сөйләп була. Зәйнәп Хәсәниянең әтисе Ногман хаҗиның Арча һәм Әтнә төбәгендә 13 мәчет һәм 7 мәдрәсә салып калдырганлыгы билгеле. Ногман хаҗи афәткә тарыган, Казанга килгән авылдашларын өендә укыта, хаҗга баручыларга ярдәм итә. Үзе дә хаҗ кылып кайта. Гаҗәеп сыйфатларга ия сәүдәгәр була. Ногман хаҗи 1918 елда салкын тиеп вафат була.

Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр 4 бала үстергәннәр. Кызганыч, заман фаҗигаләре белән, балалар иртә үлә. Зәйнәп апа ирен дә, балаларын да озатып вафат була. Әхмәтгәрәй Хәсәни Ак диңгез – Балтыйк каналын төзүгә җибәрелә. Кайткан вакытта тиф белән авырый һәм юлда вафат була. Кабере билгесез, – диде ул.

Әхмәтгәрәй Хәсәнинең шәхси әйберләре турында

Музей ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Дәминова Тукайның фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Хәсәниянең музей фондына тапшырылган шәхси әйберләре турында сөйләде.

Флюра Дәминова

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Әхмәтгәрәй Хәсәни турында беренче тапкыр Мөхәммәт Мәһдиев хезмәтләреннән укып белдем. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең эш өстәленең язмышы бик кызыклы. Шиһабетдин Мәрҗанинең оныгының оныгы Суфия апа Мостафина: «Әхмәтгәрәй Хәсәниләрнең өстәле бар бит, бәгырькәем», – диде. «Зәңгәр мәчет» артындагы түбәсе дә булмаган, ташландык йортка бардык. Анда Зәйнәп Хәсәнияне караган Гөлшат апа яши иде. Аңа яңа фатир биреп, күченеп ятуы – шул вакытта Әхмәтгәрәй Хәсәнинең эш өстәлен күреп алдым.

Әхмәтгәрәй Хәсәнинең эш өстәлен кухня өстәле итеп кулланганнар. Аны ак буяу белән буяганнар иде. Шулай да, без әлеге өстәлне, бик кадерләп, музейга алып кайттык, ул озак вакыт директорның кабул итү бүлмәсендә торды. Өстәлне фондларга тапшырып, реставрацияләп, матурладык.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Гөлшат апаның сөйләүләренә караганда, ул Зәйнәп апаны соңгы сулышына кадәр караган, ул квартирант булып яшәгән. Зәйнәп апага «халык дошманы хатыны» исеме тагылгач, пенсиясе дә булмаган. Шуңа күрә ул үз көнен үзе күреп яшәргә мәҗбүр булган. Гөлшат апа Себердән баласы белән кайткан булган. Уңган-булган ханым дип исемдә калган. Алар Зәйнәп апа белән дуслашып, иң якын кардәшләр кебек яшәгәннәр. Гөлшат апа һәр елны Зәйнәп Хәсәния вафат булган көне – 8 мартта – искә алу мәҗлесен уздыра иде.

Гөлшат апаның үзенең язмышы да аянычлы, аның белән аралашып, музейларга килгәндә, пироглар пешереп алып килә иде. Гөлшат апаның бердәнбер улы хәрби кеше иде, гаиләле, улы да 18 яшькә җиткән иде. Янгын чыгып, бакчаларында өч мәетне – улын, оныгын һәм киленен җирләде Гөлшат апа. «Бер күз яшемне дә чыгармадым соңгы юлга озатканда», – дип сөйләгән иде миңа. «Ходай бар. Ходай бирде, Ходай алды, – дип әйттем дә, озатырга килгән хәрбиләрнең исләре китте», – дип сөйләгән иде.

Моннан тыш, без Гөлшат ханым белән Әхмәтгәрәй Хәсәнидән калган креслоны да музей фондына тапшырдык.

Хәсәниләрнең туганы Радә апа белән аралашырга туры килде. Ул Әхмәтгәрәй Хәсәнинең бертуган энесе Бари Хәсәнинең пианиносын музейга тапшырырга булды. «Бер шартым бар: пианиноны музейга экспозициягә куегыз», – диде. Пианино Тукай музеенда лаеклы урын алды.

Әхмәтгәрәй Хәсәнинең бертуган энесе Бари Хәсәнинең пианиносы

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева музейда Хәсниләрнең экспонатлары белән таныштырды. «Музейда Зәйнәп Хәсәниянең 3 шәхси әйбере саклана: кабырчыктан ясалган матур кашык, кайчы, сөт савыты. Барысы да зиннәтле итеп эшләнгән. Икенче катта исә Хәсәниләрнең фотолары, Бари Хәсәнинең пианиносы тора», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

***

Әхмәтгәрәй Хәсәнинең исеме кайчан да булса мәңгеләштерелер, дигән өметтә каласы килә. Чөнки татар милләтенә хезмәт иткән, үз халкын дөнья аренасына күтәргән, үз тирәсенә иҗат әһелләрен туплап, аларга иҗат итәр өчен мөмкинлекләр тудырган шәхесләр бармак белән генә санарлык. Аларның исемнәрен болай гына сызып ташларга хакыбыз юк! Без бу исемне кайтармасак, бездән соң килгән яшь буын халкыбызның горурлыгы булган шәхесләрнең исемнәреннән, аларның кадерле ядкярләреннән мәхрүм калмагае...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100