Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хезмәттәшләрен көчләүдә шикләнелгән элеккеге полиция хезмәткәрләре өчесе дә сак астына алынган

Уфаның Киров район суды сорау алучы кызны көчләүдә гаепләнүче өч полиция хезмәткәрен дә сак астына алды, дип яза РИА "Новости". 

news_top_970_100
Хезмәттәшләрен көчләүдә шикләнелгән элеккеге полиция хезмәткәрләре өчесе дә сак астына алынган
Подполковниклар Эдуард Матвеев һәм Салават Галиев, шулай ук, майор Павел Яромачук 31 декабрьгә кадәр сак астында калачак. Җинаять кылуда гаепләнүчеләр Башкортстанның Уфа районы, Кырмыскалы районы полиция бүлекчәләрен җитәкләгән. Павел Яромачук исә моңа кадәр Эчке эшләр министрлыгының Уфа районында миграция мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы булган.

Утырыш ябык режимда үткән. Шуңа шикләнелүчеләрнең исем-фамилияләрен әйтүдән баш тарталар. Мәгълүматны рәсми булмаган чыганаклар аша гына расларга була.

Шикләнелүчеләрне утырыш залына көчәйтелгән сак астында китергәннәр. Алар журналистлар сорауларына җавап бирмәгән. Моннан тыш, судка зыян күрүченең бик күп туганнары килгән. Әмма зыян күрүче һәм аның әтисе анда булмаган.

Гаепләнүчеләр үз гаепләрен тану-танымау әлегә билгесез. Вакыйгага карата аларның версияләре нинди булу да ачык кала, диелә хәбәрдә.

Мәгълүмат чаралары алдан хәбәр иткәнчә, 30 октябрьгә каршы төндә Уфада өч полиция хезмәткәрләре сорау алучы хатын-кызны көчләгән. Ул Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының югары дәрәҗәле хезмәткәре кызы булуы хакында да мәгълүм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100