Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хезмәт базары: кайда яхшы түлиләр, 2019 ел нәрсә вәгъдә итә, яхшы эшкә ничек урнашырга?

Аена ярты миллион хезмәт хакы түли торган эшкә урнашу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Укып бетергәч тә яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшкә ничек урнашырга? 50 яшьтән өлкән кешеләргә нинди өлкәләрдә эш эзләргә була? Өстәмә эш урыны табуы кыенмы? Эш урыннары һәм хезмәткәрләр эзләү буенча махсуслашкан HeadHunter порталының матбугат хезмәте ярдәме белән "Татар-информ" хезмәт базарына күзәтү ясады.

news_top_970_100
Хезмәт базары: кайда яхшы түлиләр, 2019 ел нәрсә вәгъдә итә, яхшы эшкә ничек урнашырга?

Хезмәт иясе – хөрмәт иясе. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы...Татар халкының эшкә дан җырлау белән бәйле мәкаль-әйтемнәре күп. Кешенең үзен бәхетле тоюында эш урыны да мөһим рольләрнең берсен уйныйдыр, мөгаен. Котлаулар вакытында кешегә эшкә теләк белән баруны теләү дә юкка гына түгел. Күңелгә ятышлы эш табам дип, үзен берничә өлкәдә сынап караучылар да бар. Эш урыннары белән кызыксынасыз икән, бу мәгълүматларны белү зыян итмәс.

Хезмәт базары: 2019 ел катлаулы булачак

Хезмәт базарына анализ ясау нияте белән HeadHunter хезмәте сораштырулар уздырган. Эш эзләүчеләрнең 60 проценттан артыгы 2018 елны, алдагы елларга караганда катлаулырак дип саный. 11 процент кына үзләре өчен җиңелрәк булганын әйткән.

2019 елга килгәндә, пессимистик карашлылар арткан. Сораштырылган хезмәткәрләрнең 45 проценты 2019 ел, 2018 елга караганда, катлаулырак булыр дигән фикердә. Бигрәк тә, сәнгать, масс-медиа, күңел ачу, банк өлкәсе хезмәткәрләре пессимистик кәефтә. 19 процент кешенең 2018 елда хезмәт хакы кимегән.

Кайсы өлкә белгечләренә ихтыяҗ зуррак?

hh мәгълүматлары буенча, хәзер Татарстанда сату өлкәсе, производство, эшче персонал, ИТ-белгечләр, маркетинг, реклама, PR белгечләргә һәм медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур. Бу өлкәләрдә конкуренция нормадан түбәнрәк – бер урынга өч кешедән азрак. Бу өлкә белгечләренә уртача 35 мең 491 сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. 

Токарь һәм сварщикларның акчасы 70 мең сумга да җитәргә мөмкин, фрезеровщикларга уртача 50 мең сумнан күбрәк акча түләргә әзерләр.

“Хәзерге тенденция шуны күрсәтә: хәзер кандидатның һөнәри сыйфатлары гына түгел, социаль күнекмәләре дә зур роль уйный. Бу - аралашу осталыгы, командада эшли белү, инициативалык. Телләрне белү дә өстенлек санала”, – диде матбугат хезмәте җитәкчесе Александра Севостьянова.

Хезмәт базарындагы трендларның берсе – югары квалификацияле эшче персоналга югары ихтыяҗ. Бу производство үсеше белән дә бәйле. “Уку йортын тәмамлаган белгечләренең үз юнәлешендә эшкә күбрәк урнаша башлавы күренә. Оешмалар кандидатның профильле белеме булуга игътибарлырак була башлаган”, - ди ул.

2019 ел башында ничә кеше эшен алмаштырырга уйлаган?

HeadHunter аналитиклары ачыклаганча, 2019 елның беренче көннәрендә 46 мең татарстанлы сайтта резюмеларын калдырган. Ел башында эшен алмаштырырга уйлаган кешеләр арасында күбесе ир-атлар - 69 процент. Тикшеренүләрдән 2019 елда эшче персонал, сатучылар, b2b-сатулар буенча менеджерлар, ИТ-белгечләргә ихтыяҗ булачагы күренә.

Эшкә алучылар кандидатларның аккаунтларын тикшерә

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, эшкә алучыларның 84 проценты эш эзләүченең социаль челтәрләрдәге профильләрен тикшерә. Социаль челтәрдәге аккаунтын караганнан соң һәр икенче кандидатны эшкә чакырмаганнар. 

Эш белән тәэмин итүчеләрнең 42 проценты хезмәткәрләрнең социаль челтәрләрдә үз-үзен тотышын контрольдә тотарга тырыша. Интернетта ниндидер килешмәгән сүзләр яки фотолар 8 процент очракта эштән куылуга китергән.

Эш тәҗрибәсе булмаган кешеләргә вакансияләр бармы?

Яшьләргә карьера юлын мөмкин кадәр иртәрәк, студент елларында башлау киңәш ителә. Статистика буенча, 2-3 еллык тәҗрибә барлык өлкәләрдә диярлек хезмәт хакына 50 процент тирәсе акча өсти.

Казанның хезмәт базарындагы вакансияләрнең 33 проценты эш тәҗрибәсе булмаган кешеләр өчен. Тәҗрибәсез белгечләрне сату өлкәсенә (25 процент) һәм административ позицияләргә (10 процент) эшкә урнаштырырга әзерләр. Тәҗрибәсе булмаганнар өчен уртача хезмәт хакы 27 500 сум тәшкил итә. 

Өстәмә акчаны кайда эшләп була?

Эш белән тәэмин итүчеләргә 80 процент очракта хезмәткәрләр көн буе эшләр өчен кирәк. Өлешчә генә мәшгульлек вакансияләре дә бар, алар - “Административ персонал”, “Сатулар”, “Транспорт”, “Эшче персонал” өлкәләренә карый. Өлешчә генә мәшгульлекне сатучы-консультантларга, сату буенча менеджерларга, иминият агентларына, транспорт йөртүчеләргә, администраторларга, курьерларга, педагогларга, официантларга, бухгалтерларга тәкъдим итәләр. 42 процент вакансия 20 мең сумнан эш хакы тәкъдим итә. 24 проценты - 35 мең сумнан, 15 проценты - 50 меңнән.  

Офистамы, өйдән эшләүме?

Эшен алмаштырырга уйлаган кешеләрнең 80 проценты офиста, 12 проценты читтән торып (фриланс) һәм 8 проценты компаниянең штат хезмәткәре булып исәпләнә, читтән торып эшли. Фриланста башлыча маркетинг, реклама, PR, сәнгать, масс-медиа, күңел ачу өлкәләре белгечләре.

Читтән торып эшләүнең өстенлекләре: – вакытны мөстәкыйль бүлү мөмкинлеге, юлга акча һәм вакыт экономиясе.

Кимчелекләре – игътибарның көнкүреш факторларга читләшүе, аралашу җитмәү, компаниянең корпоратив культурасына керә алмау. Татарстанның офис хезмәткәрләренең яртысы диярлек штатта булып, читтән торып эшләүне хуп күрә, 36 проценты фриланс булып эшләү мөмкинлеген карый.

Татарстанда күпчелек кеше өендә ял итә

2018 елда һәр икенче татарстанлы, акча җитмәү сәбәпле, отпусктан баш тарткан. Сораштыруда катнашканнарның 71 проценты отпускны җәен алган. Шуларның 48 проценты кире эшкә кайткан, 23 проценты отпусктан соң эшеннән киткән. Отпускны җәен алучы хезмәткәрләрнең иң күбесе медицина һәм юридик тармакларда.

2018 елда Татарстанда 27 процент хезмәткәр отпускын өендә уздырган. Мондый төбәкләр арасында Татарстан - беренче. 24 процент кеше отпускын чит илдә һәм Россия курортларында ял итеп уздырган. Өйдә ял итүчеләр – нигездә, фән һәм мәгариф тармагы хезмәткәрләре.

Пенсия реформасы: Хезмәт базарында яшь буенча дискриминация бармы?

80 проценттан артыгы пенсия яшен арттыру турында закон проектын хупламавын әйткән. Яше 45 тән узган кешеләрнең яртысыннан артыгы хезмәт базарында авырлыклар белән очрашканын әйткән. 40 процент очракта эш табу ярты елга кадәр җитәргә мөмкин.

Алар үзләренә туры килә торган вакансияләрдә хезмәт хакы түбән булуын, өйгә якын эш булмауны, үз өлкәсендә югары конкуренцияне атаган. Сораштырылган кешеләрнең 27 проценты яше аркасында эшкә урнашуда кире кагулар белән очрашкан. Татарстанлыларның 87 проценты Россия хезмәт базарында яшь буенча дискриминация бар дип саный. Оешма җитәкчеләре дә 51 проценты да яше аркаында кандидатларны кире борып җибәрергә мәҗбүр булуы турында әйткән.

50 яшьтән узган кешеләрне эшкә урнашу өчен сөйләшүләргә чакыралармы?

50 яшьтән узган кешеләр кайсы һөнәрләргә тартыла һәм күпме хезмәт хакына өмет итә ала? 2018 ел башыннан hh.ru сайтында яше 50 дән узган татарстанлылар 13 меңгә якын резюме урнаштырган яки яңарткан булган. Аларның 60 проценты – ирләр. Тәкъдим ителгән вакансияләргә җавап биргән кандидатлар барлык очракларның 9 процент өлешендә әңгәмәгә чакырылган. Хәзер 50 яшьтән өлкәнрәкләр эшли торган өлкәләр: производство (12 процент), бухгалтерия (11 процент), сатулар (10 процент), транспорт (9 процент), административ персонал һәм төзелеш (8 әр процент). Эш эзләүчеләрнең 40 проценты 20-35 мең, 30 проценты 35-55 мең сумга өмет итә. 13 проценты 20 мең сумга кадәр окладка риза. Хезмәт базарында уртача тәкъдим – 38 250 сум.

Идеаль хезмәткәр сыйфатлары

Идеаль хезмәткәр сыйфатлары нинди? ХедХантер сайты вәкилләре әйтүенчә: җаваплылык, коммуникабельлек, стресска каршы торучанлык, нәтиҗәгә омтылучанлык, мөстәкыйльлек.

Татарстанда пешекчеләргә вакансияләр ике тапкыр диярлек арткан

Бер ел эчендә пешекчеләр өчен вакансияләр ике тапкыр диярлек арткан. Ресторан һәм кунакханә бизнесы белән шөгыльләнүче компанияләр (тәкъдимнәрнең 53 проценты), берәмле сәүдә предприятиеләре (18 процент) пешекчеләрне еш эзли. Вакансияләрнең 20 процентына якын өлеше шеф-пешекче һәм су-шефларга карый. Оешмаларның яртысы кандидатларга 20 мең сумнан акча вәгъдә итә. 30 проценты 30 мең сумнан түләргә әзер. Шеф-поварларның эш хакы югарырак – уртача алганда 45 мең сум.

Агрономнар күпмегә өметләнә?

Татарстан агрономнарына уртача 35 мең сум, зоотехникларга 28 мең сум тәкъдим итәләр. Ит һәм кош ите эшкәртү буенча инженерларның хезмәт хакы 30 мең сум тәшкил итә. Бөртеклеләр җитештерү һәм эшкәртү буенча инженерларга 26 500 сум тәкъдим ителә. Агрономнар үзләре күбрәккә өметләнә: 36 проценты 40-55 мең сум окладка өмет итә.

Тәҗрибәсез журналистларны эшкә алырга әзер торучылар бармы?

Соңгы ике елда бу тармак вәкилләре өчен вакансияләр саны ике тапкыр арткан. 2016 елда барлык вакансияләрнең 20 проценты Яр Чаллыга туры килгән, хәзер Чаллыда телевидение хезмәткәрләренә ихтыяҗ 15 процентка кадәр кимегән. Казанда исә эш белән тәэмин итүчеләрнең мондый кадрларга ихтыяҗы киресенчә үскән – 77 проценттан гыйбарәт (2016 елда 69 процент).

Эш белән тәэмин итүчеләрнең 55 проценттан артыгы тәҗрибәсез эшкә алырга әзер түгел. Кандидатларны сайлаганда, алар, ким дигәндә, 1-3 еллык тәҗрибәсе булган претендентларга өстенлек бирә. Вакансияләрнең 90 процентында мәшгульлек тулы эш көне итеп күрсәтелә. Журналист/корреспондентларның уртача хезмәт хакы 27,5 мең сум. Видеооператорларның уртача оклады – 40 мең сум, график дизайнерларныкы – 35 мең сум.

Укытучыларга ихтыяҗ бармы?

Соңгы елларда бу өлкәдәге вакансияләр саны ике тапкыр арткан. Бигрәк тә, мондый белгечләрне белем бирү учреждениеләре (35 проценты), үз эшен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә алып бара торган компанияләр (7 процент) һәм бизнес өчен хезмәтләр күрсәтүче оешмалар (4 процент) эзли.

Белгечлекләргә килгәндә, бигрәк тә, тел белеме (18 процент) һәм гуманитар фәннәр (16 процент) өлкәсендәге педагогларга ихтыяҗ зур. Математикларга ихтыяҗ 13 процент, инженер фәннәрне укытучыларга 10, информатика белгечләренә 9 процент.

Эш белән тәэмин итүчеләрнең 65 проценты укытучыларга 15 мең сумнан алып оклад тәкъдим итә. 35 проценты 30 мең сумнан күбрәк түләргә әзер. Хәзер Татарстанда укытучыларның уртача хезмәт хакы – 30 мең сум. Эш белән тәэмин итүчеләрнең яртысы 1-3 еллык эш тәҗрибәсе булган кандидатларны эшкә урнаштырырга әзер.

Эш эзләүче укытучылар арасында гүзәл затлар күпкә күбрәк (81 процент, ир-атлар 19 процент). 92 процентының югары белеме бар.

Кара/соры/ак хезмәт хаклары

Татарстан эш хакын тулысынча рәсми рәвештә алмаган кандидатлар саны буенча ун төбәк исемлегенә керә. Республикада 13 процент хезмәткәр хезмәт хакын "конвертта" да ала. Рейтингның лидеры – Омск өлкәсе, хезмәткәрләрнең 20 проценты “кара” эш хакы белән.

2019 елда хезмәт хаклары

Татарстан оешмаларының 24 проценты 2019 ел башында эш хаклары күләмнәрен арттырачагын, 27 проценты быел хезмәт хаклары үзгәрешсез калачагын әйткән.

Иң күп түләнә торган өлкәләр

Сату, IT, төзелеш, эшче персонал өлкәләре иң күп акча түләнә торган тармаклар санала – аларда 100 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы тәкъдим ителә. Сәүдә бүлеге җитәкчесе вакансиясе иң югары бәяләнә, алар аена ярты миллион сум да акча эшли ала. Дөрес, кандидатның ике еллык эш тәҗрибәсе булырга тиеш. 

Җиһаз сату буенча менеджерга 360 мең сумга кадәр акча вәгъдә ителә.

Татарстанлылар эшеннән канәгатьме?

2018 елда Татарстан халкының 41 проценты гына хәзерге эш урыныннан канәгать булуын билгеләп узган. Канәгать кешеләрнең күбесе – яше 45 тән узган белгечләр. Эшкә төп мотивация итеп, 86 процент кеше “акча” дип җавап биргән. Сораштырылган кешеләр, шулай ук, эшнең кызыклыгын, карьера перспективасын, эше өчен мактау сүзләре ишетү, коллегалар арасында көндәшлек, эш нәтиҗәләрен контрольдә тотуны билгеләп узган. 

Респондентларның 58 проценты коллективта начар мохит эш кәефенә тискәре йогынты ясавын әйткән.

Бухгалтерлар калырмы?

Татарстанда бухгалтерлар өчен вакансияләр саны кимеми, киресенчә, арта бара. 2018 ел азагында берәмле сәүдә, финанс секторы, автомобиль бизнесы компанияләре бухгалтерларга кызыксыну күрсәткән.

Конкуренциягә килгәндә, Татарстанда hh.индекс норма чикләреннән чыккан – 1 вакансиягә 7 кеше. Бухгалтерия өлкәсе белгечләре 30 мең сумлык хезмәт хакына өметләнсә, тәкъдим ителгән эш хакы 27,5 мең сумга тигез.

Юристлар эшсез калудан курыкмый

Башка белгечләр белән чагыштырганда,юристлар эшсез калудан курыкмый. Ләкин бу хәзер эше булганнарга гына кагыла. Эше булмаганнарга урнашуы кыен, бер юридик вакансиягә 8 резюме туры килә.

Татарстанда юристларга финанс секторы оешмаларында һәм бизнес өчен хезмәт күрсәтүче компанияләрдә ихтыяҗ зур. Иң популяр белгечлек – юристконсульт, барлык вакансияләрнең биштән бере диярлек аның белән бәйле. Эш эзләүче юристларның резюмелары килешү хокукы, корпоратив хокук, арбитраж, күчемсез милек, хезмәт хокукы, ярдәмче вазифасы, бурычны түләттерү, җинаять хокукы, җир хокукы белән бәйле. Диңгез хокукы, җир байлыкларыннан куллану, авторлык хокукы нечкәлекләрен яхшы белүчеләр дә бар.

Татарстан оешмалары юристларга уртача 33 мең сум тәкъдим итә, ләкин алты елдан артык эш тәҗрибәсе булганнар ике тапкыр күбрәк акчага өмет итә ала.

Татарстанлылар кытай телен өйрәнә

Соңгы биш елда резюмеларында кытай телен белүен күрсәткән эш эзләүчеләр арткан. Аларның саны 0,07 проценттан 0,17 процентка арткан. Татарстанда кытай телен белү административ персонал, фәнни-белем бирү өлкәсе һәм ИТ өлкә белгечләре, сату һәм туризм өлкәләрендә резюме авторларында очрый. 

Кытай телен белүчеләр уртача 30 мең сум күләмендәге хезмәт хакына өмет итә. Кытай телен белүче белгечләргә оешмаларның 40 проценты 35 мең сумнан башлап акча түләргә әзер, 23 проценты 60 мең сумнан башлап эш хакы тәкъдим итә.

Татарстанлылар квалификациясен акча җитмәгәнгә күтәрми

Татарстанда яшәүчеләрнең 91 проценты үз гомерендә бер тапкыр гына булса да квалификациясен арттырган. 9 проценты квалификациясен арттыру белән шөгыльләнмәгәннәрен әйткән. Моның сәбәбе итеп акча җитмәүне күрсәткәннәр.

Татарстанлыларның 66 проценты профессиональ өйрәнүе өчен акча түләргә әзер. 20 процент кеше моңа 10 мең сумнан да артык акча сарыф итмәячәген әйткән. 19 проценты 10 мең-20 мең сумга кадәр, 27 проценты 20 мең сумнан артык акча түләргә әзер. Республика эшчеләренең күп өлеше, оешмалар хезмәткәрләренең профессиональ белеме чыгымнарын тулысынча, я өлешчә капларга тиеш дип саный.

Һәр дүрт кешенең берсе эштән куылу куркынычын тоя

HeadHunter тикшеренүләр хезмәте мәгълүматлар буенча, 2019 елның беренче кварталында Идел буе округы төбәкләрендә эш кешесенең кәефе түбәнгә тәгәрәве күзәтелгән. 26 процент сораштырылган кеше эштән куылу куркынычы бар дип җавап биргән. Татарстанда беренче кварталда эшче белгечлекләр, медицина хезмәткәрләренә һәм ИТ-белгечләргә эш табу җиңелрәк булган. Бу өлкәләрдә бер тәкъдимгә ике кеше туры килә. Карьерасын башларга гына җыенган студентларга кыенрак. Бер эш урынына 8ләп кеше дәгъва кыла.

HeadHunter – Россиядәге иң эре онлайн-рекрутинг платформа. Аның клиентлары – 200 меңләп компания. Кандидатлар базасында 38 млн нан артык резюме, көн дә вакансияләрнең уртача саны 450 меңнән арта. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100