Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Невролог: «Хәзерге пациентлар, табибны бүлдереп, үзләре диагноз турында сөйлиләр»

Җәй айларында «башым авырта» дигәнне еш ишетергә туры килә. Моңа җиңелчә генә карарга ярамый, бу җитди авыру билгесе булырга мөмкин. Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Марат Хәйруллов белән җәйге нерв авырулары һәм бүгенге көн пациенты турында сөйләштек.

news_top_970_100
Невролог: «Хәзерге пациентлар, табибны бүлдереп, үзләре диагноз турында сөйлиләр»
Гөлүзә Ибраһимова

Без 18 яшьтән олырак гражданнар белән эшлибез, - ди Айрат Хәйруллов. - Җәй көннәрендә, беренчедән, төрле авыру синдромы белән мөрәҗәгать итәләр, ешрак ул умыртка баганасы белән бәйле була. Икенчедән, зиһен чуалу, баш авыртуларга зарланучылар күбәя. Җәй айларында кешеләр активрак була, кыш буе берни эшләмәгән интеллигент кеше җәй көне җир казый, цементлый башлый, шуннан умыртка баганасына көч килә.

«Җенси акт вакытында баш авырту барлыкка килә ала»

Баш авыртулар күзәтелгәндә, һичшиксез, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлбәттә, хәзер интернет бар, һәр теләгән кеше аннан мәгълүмат таба ала, тик ул тулы мәгълүмат дигән сүз түгел. Кеше шулай бары тик үзен тынычландыра, үзенә эчке диагностика ясый: «Тәк, димәк, миндә берни дә юк, бары тик мигрень, яшәп була», — дигән фикергә килә. Алай эшләү дөрес түгел.

Баш авыртуның сәбәпләре классификацияләнгән калын китап бар. Аның сәбәпләре гаять күп, кызыклылары да бар. Хатын-кызларда еш кына күрем вакытында баш авыртырга мөмкин. Җенси акт вакытында баш авырту барлыкка килә ала, ягъни баш авырту нәкъ җенси акт нәтиҗәсендә килеп чыга. Алар да классификациядә бар.

Баш авырту сәбәпләре, чыннан да, бик төрле була ала. Баш миендә шеш булганда авырту синдромы барлык кешедә дә бертөрле булмый. Яшьләрдә баш авырту башка кан саву нәтиҗәсендә, мәсәлән, аневризма шартлау сәбәпле килеп чыгарга мөмкин. Аневризма — ул кан тамыры диварында, озак алмаштырмаган көпчәк шинасындагы кебек бүсер барлыкка килү. Ул томографиядә күренә, шартлаганын һәм шартлау дәрәҗәсенә җиткәнен билгелиләр һәм аны кан йөреше системасыннан аералар. Еш кына андый авырулар тышкы яктан берничек тә күренми. Ни өчен табибка барырга кирәк? Табиб баш авыртуның начар авыру сәбәпле булмавын ачыкларга тиеш.

Без компьютер каршында озак утырабыз. Шул сәбәпле, күз мускуллары нык талчыга һәм баш авыртуын китереп чыгара. Күз мускулларына күп көч килгәндә, баш миенә да көч килә һәм авырту башлана. Бер халәттә озак утырып торганнан да мускулларга көч килә, шул сәбәпле кеше озак утырганнан соң муенның арткы өлешен кул белән уа башлый. Ул арыганлыкның бер билгесе була.

«Мигрень инсультка бик охшаган була»

Мигрень дигән авыру бар, ул нерв күзәнәкләренең кан тамырларына якын урнашуыннан барлыкка килә. Авырту нәтиҗәсендә кул бармаклары оерга мөмкин, ул инсультка бик охшаган була. Авырту башның арткы ягында билгеләнсә, кешенең күз күреме начарлана, ул сурәтнең яртысын күрми, күз алды томанлана. Мигрень булуы аңлашылса да, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул тикшерергә тиеш: мигрень очрагында томографиядә үзгәрешләр булмас, ә инсульт булса, күренәчәк.

Башның кайсы өлеше авыртса да, организм, ярдәм сорап, сигнал бирә. Баш авыртуы «пульсировать» итә торган булса, ул, һичшиксез, кан тамырлары белән бәйле. Диабет, калкансыман биз авырулары да баш авыртуын китереп чыгара. Гемоглобин түбән булганда башның арткы ягы авыртырга мөмкин. 

Кем белән булса да сүзгә килгән очракта кешедә стресс була һәм ул кысыла, башын җилкә арасына тарта, шул вакытта нервлар да кысыла һәм баш авырта, вакытында массаж ясаган очракта хәл җиңеләя. Баш авыртуларының 80 проценты шул нигездә барлыкка килә.

Авыртудан кала баш әйләнүнең дә төрле сәбәпләре булырга мөмкин, ул шулай ук баш мие зарарлануның бер симптомы була ала. Баш әйләнү торыш халәтен үзгәрткәндә барлыкка килү - икенче очрак. Кеше ятып торган җиреннән кискен торса баш әйләнеп китә, аңны югалтуга якын халәт булып ала, ул басым менеп җитмәгәнне аңлата. Баш мие насос кебек басым бирә алмый.

Борчулы кешеләр аз генә баш әйләнеп киткән очракта да кабул итү бүлмәсенә килеп җитә. Уйлый белүче кеше үз халәтен анализлый алыр. Кан басымы түбән булганда баш әйләнә.

Баш авыртулары — ул тулы бер тәгълимат.

«Нерв авыруларының берсен дә тулысынча өйрәнеп булмый»

Инсульт яшәрә: 55 яшькә кадәр булган инсульт яшь дип санала. Егерме алты яшьлек кешеләрдә булган очраклар да күзәтелде. Ул ешрак кан ясалуга бәйле патология белән бәйле. Наркоманнарда инсульт еш күзәтелә, ә аларын калдырсак, иң элек генетика белән бәйләп карарга кирәк. Инсульт булу ихтималы нәселдән күчә, шуңа күрә иртә инсульт һәм миокард инфаркт күзәтелә.

Баш миен бүгенге көнгә кадәр өйрәнәләр. Мин 80нче еллардан бу өлкәдә, ул вакыт классиклары ясаган ачышларның күпчелеге бүгенге көндә дә кулланыла, чөнки алар еллар дәвамында тикшерелгән. Томография барлыкка килгәч кенә без беренче тапкыр баш миен күрдек, аны рентген рәсемендә һәм ачып карап кына күрә ала идек. Баш миен күрә алу күп мөмкинлекләр ачты, шул ук вакытта яңа сораулар да туып тора.

Неврология өлкәсендәге күп кенә авырулар бүгенге көнгә кадәр өйрәнелеп бетмәгән, берсенең дә ноктасы куелмаган. Мәсәлән, мотонейрон авыруы, авырган кеше 3-4 ел дәвамында үлә. Аның очлыклары параличлана, йота, сөйләшә алмый, ә баш мие үлми. Соңыннан кеше сулыш җитмәүдән вафат була, чөнки сулыш өчен җавап бирә торган нейроннар үлгән була. Ул бик куркыныч авыру, кеше барысын да, хәтта үлүен аңлый, тик әйтә алмый, бары тик күрә. Авыру кешенең күзеннән барысы да аңлашыла. Күзләрендә ешрак авыруны кабул итү чагыла.

Нерв авыруларының берсен дә тулысынча өйрәнеп булмый дип уйлыйм. Остеохондроз, баш мие авырулары, инсульт — еш очрый торган авырулар. Бик сирәк очрый торганнары була, мәсәлән, миастения - ул яшьләрдә булырга мөмкин. Ул мускулларның хәлсезләнүе белән бәйле. Аборигеннар кураре агуын хайваннарга аткан, җанвар үлми, тик хәлсезләнә, чабып китә алмый, чөнки нерв-мускул үткәрүчәнлегенә блок куела. Кеше белән дә шул хәл күзәтелә.

Ул авыруның килеп чыгышы әле дә өйрәнелә, тик без пациентка булыша алабыз. Вакытында мускул белән нерв арасындагы бәйлелекне арттыра торган даруны бирмәсәк, кеше һәлак булырга мөмкин. Яхшы белгеч кенә ярдәм күрсәтә ала. Мин эшли башлаган вакытта, 80нче елларда, беренче пациентым миастения белән авырый иде. Без аңа ярдәм күрсәттек, ул ханым кияүгә чыкты, ике бала тапты, хәзер ике оныгы бар. Ул вакытта бик авыр хәлдә килгән иде, тик дарулар ярдәмендә нәсел калдыра алды.

Дарулар ярдәмендә кеше тулысынча савыкмаса да, аның гомере дәвам итә.

«Пациент, врачның сүзен бүлеп, үзе диагноз турында сөйли башлый»

18-20 яшьлек пациентларны, гадәттә, әти-әниләре алып килә, үзләре хастаханәгә килеп йөрүне кирәк дип тапмый. Үзләре аңлап килүче акыллы кешеләр бар, сүз дә юк. Хәзер интернеттан авыруның нәрсәсе белән куркыныч булуын аңлыйлар.

Кайвакыт пациент, табибның сүзен бүлеп, үзе диагноз турында сөйли башлый. Интернеттан мәгълүмат алуның уңай ягы да бар, чөнки кеше мәгълүматны укыганнан соң хастаханәгә килү мөмкинлеге арта. Тик ул табиб янында төрле юк-бар сөйләп, белгечне интектерә. Табибка, әлбәттә, уңайсыз була һәм ачу чыга. Үз белгечлегебез буенча без барысын да беләбез. Әгәр ул миңа, мәсәлән, онкология турында сөйләсә, мин колак салыр идем, чөнки үзем аның белән шөгыльләнмим, ул темага сөйләшү өчен онколог янына җибәрер идем.

Андый пациентлар бездән зур түземлелек сорый. Хәзерге пациент — укымышлы. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет аша күпне белә. Озак вакыт дәвамында авырган пациент бөтенләй «алтын»: барлык мәгълүматны, нинди дарулар кирәклеген дә белә хәтта. Ул — бик кадерле пациент, бездә андыйлар бик күп. Кайберләре үз авырулары белән бәйле яңалыкларны амбулатор карталарына да тегеп куя.

Врач буларак шуны әйтәсем килә: безгә барыбызга да күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Барлык проблемалар да тик утырганнан килеп чыга. Кеше хәрәкәтләнгәндә, аның баш мие сафлана, бигрәк тә изоляция вакытында ябык җирләрдә утырырга туры килә, хәрәкәтләнү юк диярлек.

Пациент нинди авыру белән авырый башласа да, хәрәкәтләнүе чикләнгән булса, дәвалану өчен озак вакыт кирәк була. Инсульт кичергән пациентны да төрлечә селкетергә тырышалар, пациент ул вакытта тулысынча аңында булмаса да, инструктор аякларын, кулларын хәрәкәтләндерә башлый. Мин хәрәкәтләнү яклы, ә дарулар соңгы чиратта.

Бүгенге көн пациентының төп зары тән авыртуы белән бәйле. Кеше дару бирүне сорап, хастаханәгә килә. Безнең авыртуны баса торган даруларны кыска вакыт кулланырга ярый, ул - проблеманы чишү юлы түгел.

Фитнес белән шөгыльләнү өчен интернет бик файдалы, анда күп күнегүләр табып була. Төрле күнегүләр ясап, авыртуны 6-7 баллга киметеп була, ул бик әйбәт күрсәткеч. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100