Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул үләргә дә мөмкин иде» - Казанда 14 яшьлек баланың бугазыннан зур киста алганнар

Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары 14 яшьлек үсмернең бугазыннан өч сантиметрлы киста — сулы шешне муенда кисем дә ясамыйча алуга ирешкән.

news_top_970_100
«Ул үләргә дә мөмкин иде» - Казанда 14 яшьлек баланың бугазыннан зур киста алганнар
Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте

«Татар-информ» агентлыгына бу хакта оториноларингология бүлеге мөдире Елена Лучкина сөйләде. Аның сүзләренчә, бу шактый сирәк күренеш, чөнки бугазда киста балалардан бигрәк ешрак олыларда очрый икән.

Татарстанның бер районыннан үсмер малай 9 декабрьдә йотканда авырту сизеп мөрәҗәгать иткән, табиблар тикшерә башлагач, бугазында зур киста күреп алганнар.

— Ярты ел элек 14 яшьлек үсмернең тавышы үзгәргән, моны яше, күчеш чоры белән генә бәйле генә дип уйлаганнар. Күпмедер вакыт узгач, бала авырлык белән генә йота алуын әйткән. Әти-әнисе баланы район сырхауханәсенә алып килгәннәр, аннан Республика балалар хастаханәсенә барырга кушканнар.

Без монда аны карагач, тиз генә хастаханәгә салдык, чөнки буылу куркынычы бар иде. Бер канал тыгыла да, күзәнәкне киңәйтеп, шунда сыеклык тула.

Бу очракта кистаны өзмичә тулаем алып булуы сөендерде.

Малай вакытында килеп өлгергән. Киста тагын да үсеп, шартлап, сулыш юлларына аккан булса, малай буылып үләргә дә мөмкин иде, — диде Елена Лучкина.

Клиника табиблары консилиум җыеп, Мәскәү белгечләре белән шалтыратышып киңәшкән. Хастаханәдә операцияне ничек ясыйсын уйлап хәл иткәч, 13 декабрьгә операция билгеләнгән. Эндоскопистларны да чакыртканнар.

— Пациентка борыны аша интубация ясап, бугазына көпшә үткәрдек. Трахеостомиясыз (бугазда тишек ясамыйча гына) да кистасын алып булганын аңладык. Югыйсә, муенда өстәмә кисем ясарга туры килер иде.

Операция уңышлы узды, кан китмәде, өч сантиметрлы кистаны тышчасы белән бергә кисеп алдык, малайның бугаз өсте кимерчәгендә ул шактый киң җәелгән булган. Авыз аша гына алып булгач, үсмер тиз тернәкләнде.

Операциядән соң икенче көнгә диярлек тавышы кире үз урынына кайтты, — дип сөйләде табиб.

«Хәзер берни борчымый»

Марат Сәйфуллин (пациент теләге белән исем-фамилиясе үзгәртелгән — Т.И. искәрмәсе) бугазында нәрсәдер август–сентябрьләрдә үк борчый башлаганын әйтте.

–Төнлә йоклаганда сизелми иде, ә йотканда сиздерде. Бераз гына авыр булды инде. Монда Казанга килгәч, операция кирәк, диделәр. Операциягә ятканда курыкмадым, хәзер үземне яхшы хис итәм, берни борчымый, хәлем җиңеләйде, — дип бала үз хәлен дә сөйләп алды.

Елена Лучкина сүзләренчә, ата-аналар балаларның тавышы үзгәрүенә, карлыгуына, еш йөткерүенә, муенындагы, өске тын юлларындагы үзгәрешләргә игътибар итәргә тиеш.

— Безнең әгъзаларның куышлыкларында кисталар күп үсәргә мөмкин. Лайлалы тышча булган һәркайда киста булырга мөмкин, — дип кисәтте ул.

Бугазда киста төрле урыннарда чыгарга мөмкин: бугаз өсте кимерчәгендә, тел төбендә, аңкау өлешендә, миндальсыман бизләрдә дә. Бугаздагы сулы шеш яман булмаган шешләр рәтенә керә, аны төгәл, вакытында ачыклый алсаң, кешегә куркыныч янамый. Ләкин киста артык зур булып үссә, тын бетәргә һәм кеше буылырга мөмкин.

Бугазда сулы шешләр көчле ОРВИ, каты итеп кычкыру, йөткерү, нәселдән күчү, алкоголь куллану һәм тәмәке тарту, авыз куышлыгында дөрес гигиена булмау аркасында килеп чыгарга мөмкин.

Әгәр киста озак вакыт кечкенә үлчәмдә торса, симптомнары булмаска да мөмкин. Әгәр киста үссә, кешегә тын алуы авыр, тавышы карлыга, йөткереп-йөткереп ала, сулыш алуы кыенлашып, бөтенләй тавышын югалтырга мөмкин. Табиблар, сәламәтлеккә зур зыян салганчы, бугаздан кистаны операция ясатып алдырырга киңәш итә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100