Илфат Фәйзрахманов циркульдә бармакны кистермәс өчен төп саклык чарасын әйтте

Циркуль пычкысы, болгарка, бензин пычкысы дисеңме, агач, тимер белән эшлим дигән кешегә бөтен уңайлы эш кораллары бар хәзер. Тик бер рәхәтнең мең михнәте диләрме… Саксызрак кылансаң, пычак астына эш материалың гына түгел, кулың да килеп керергә мөмкин. Әзмени шулай бармак буыны яки беләзегеннән үк өздергән кешеләр?!

«Безнең гәҗит» газетасы баш редакторы Илфат Фәйзрахманов та быел шундый бәлагә тарыган. Нидер буласын алдан күңеле дә сизгән аның.

— Берәр югалту булса, эчем поша башлый минем, төшләр күрәм. Әнине югалтыр алдыннан да шулай булды. Бер көнне дустым Раиф Гыймадиевка да әйттем әле, шушы хәлгә кадәр берәр атна алданрак сөйләшеп утырабыз. «Раиф, маразммы, картайдыммы, көзге кискенләшүме, бик каты эчем поша, төннәрен уянып ятам», — дим. Катлаулы операция кичергән туганнарым да бар минем, алар өчен ут йотып яшисең бит инде. Берничә тапкыр инфаркт кичергән олы абыемның йөрәгенә операция булды, аның өчен борчылып торам. Шулар тәэсире дә булгандыр.

Хәзер үз-үземне юатам инде: ярый әле минеке булган, ярый әле бармагым гына, ярый әле сул кулым, ярый әле бармагымның беренче буыны гына дим, — ди әңгәмәдәшем.

«Перчатка киеп эшләргә ярамауны белмәдем!»

Ул көнне Илфат абый Арча районында хуҗалык эшләре белән мәшгуль булган.

— Минем авылда хуҗалык бар, өй салып чыктым, умарталыгы да, бакчасы да зур. Күп еллар элек катлаулы әйберләр дә эшләп була торган циркуль алган идем. Барысын да үзем эшләргә тырышам, өйрәнәм. Яңа технологияне өйрәнеп, бал кортлары өчен вагон ясап ята идем. Тольяттидан кайтардылар, ләкин эшләнеп бетмәгән урыннары бар, шул төгәлсезлекләрне төзәтергә планкалар, рейкалар кисеп ята идем. Кискәндә, саксызлык, игътибарсызлык күрсәттем. Бәла аяк астында шул.

Укучыларга киңәшем шул: циркуль янына перчатка киеп барырга ярамый икән. Мин аны белмәгән идем, белеп торсыннар! Перчатка кигәч, әз генә эләктереп алса да, ярасы тирәнрәк була. Анда бит әйләнеш зур, перчатканы эләктереп алды, бармаклар өзелеп чыкмады, ләкин сөякләр чәрдәкләнгән, пычкының тешләре кырыйга карап тора, шулар җәрәхәтләде. Сул кулның имән һәм урта бармаклары суелды.

Өске киемнәрне салдырдылар да, Кенәргә алып киттеләр. Анда куркыныч ДТП булган вакытка эләктек, тиз генә яулык белән генә бәйләп, укол кадап, Арчага алып киттеләр. Арчада тектеләр, өшетеп рентгенга төшерделәр. Табиб әйтә: «Урта бармагыңны күзәтеп торырга кирәк, моны кисәргә туры килер», — ди. «Саклап калып булмыймыни?» — дип сорыйм. «Казанга бара алсагыз, була», — диделәр. Мин инде шок хәлендә.

Казанга РКБга травматология үзәгенә бардык, анда мине алып калдылар. Буфер зонасында анализлар алып, шунда бер блокта бер төн кундым. Икенче көнне, якшәмбедә палатага күчереп, дүшәмбе көнне табиб иртән карады. Урта бармагым ап-ак булган, бер әйбер тоймый иде. «Бу бармагым үлгән бит», — дим. «Күрәсең, саклый алмабыз без аны», — диде табиб башта.

Операция озаграк барды: башкаларга 20-30 минут ясыйлар, минеке 1 сәгать тә 15 минут булды. Бораулар белән кисеп, нәрсәдер эшләттеләр инде. Операция азагына таба табибтан сорыйм: «Урта бармакны эшлисезме хәзер?» — дим, чөнки бармак башында да җәрәхәт бар иде, тырнак кисә торган урыннан әчетә башлады. «Шөкер, без бармакны саклап калдык, анда кан китте, бармагыгыз алсуланды», — диде Морат Равилевич Журавлев. Рәхмәт аңа! — дип сөйләде Илфат Фәйзрахманов үз тарихын.

Операциядән соң ике көннән бармак өздерүчеләрне өйләренә кайтарып җибәргәннәр, чөнки травматология үзәге 1 октябрьдән янә ковид бүлеге буларак ачылган. Илфат абый өенә кайтканчы табибларның моң-зарын тыңлап, аларны жәлләп тә куйган, шуңа күрә Татарстан халкына әйтер сүзе дә бар.

— Сишәмбе төштән соң табиблар күңелсезләнә башлаганы сизелде. Медперсонал белән сөйләштем. «Без бит үз эшебезгә бәйрәмгә барган кебек килә башлаган идек, бер генә ай эшләп калдык, тагын шушы кошмар башлана икән. Халыкка ничек аңлатырга, нишләп сакланмыйлар соң?» — дип бик өзгәләнделәр. Акчасын хет түлиләрме соң, дип сорыйм. «Безгә аның акчасы кирәк түгел, беләсезме, шушы комбинезон эчендә нинди шартларда эшлибез. Күзлекләр, маскалар парлана, бернәрсә күрмибез, кешеләр ыңгырашып үлеп ята. Без аларны ярымкүреп укол кадыйбыз, ярдәм итә алмыйбыз», — дип ачыргаланып сөйләде бер шәфкать туташы.

Халык әзрәк аңласын иде, урамга чыгам — шулкадәр сансыз халык. Болай барса, халык кырылып бетәр ул. Инде авылларга килде бит коронавирус. Инстаграмга да яздым: бармакларыгызны гына саклау түгел, иң беренче коронавирустан сакланырга кирәк! Хастаханәләр тулган, табиблар өлгерми бит!» — дип киңәш бирә Илфат Фәйзрахманов.

«Авыртуны басу өчен шаяртырга кирәк икән»

Кухняда пычак белән маташканда да, тирәнрәк кисеп җәрәхәтләнгән бармагымның әрнүе искә төште дә, Илфат абыйдан: «Бик каты авырткандыр бит, ничек чыдадыгыз аңа?» — дип сорадым.

— Киселүгә үк авыртмады ул, шок булгандыр инде, башта канамады да, өзелгәнме бармак, юкмы — карарга куркам. «Сүндерегез», — дип кычкырдым, абый да бар иде, котлары чыкты инде. Карыйм: бармак үземдә. «Юыгыз», — дигән идем, юарга, су кертергә ярамый бит, диделәр. Әле мин кранга тыгып юган булыр идем, перекись белән эшкәртергә генә кирәк икән. Дөрес, Арчада теккән вакытта бик каты авыртты.

Тагын бер ачыш ясадым: авыртуны басу өчен шаяртырга кирәк икән. Табибларны көлдерә-көлдерә эшләттем, нашатырь спирты исним дә тагын көлдерәм. Санитарка апай: «Әй җанашым, үзе шаярткан була бит әле ул, дип, мине арттан кочаклап торды. Арчада җәрәхәтне теккән вакытта: «Абзый, сез кием-салымнар да тегәсезме ул?» — дим. «Әле өйрәнеп бетмәгән, сездә өйрәнеп бетәм дә, аннары кием тегәргә күчәм», — ди. Шундый шаяртулар белән авыртуын бастык, — диде Илфат абый.

«Бармагым кыскарса да, телем кыскармады»

Әле шушы арада гына Илфат абыйның теккән җөйләрен салдырганнар, ике атнадан барысы да әйбәт булса, рентгенга төшереп, тимерләрен алачакларын әйткәннәр.

— Менә аннары, табиб әйтүенчә, төзәлеп бетү үземнән тора инде. Ярты ел дәвамында элекке функцияләрне кире кайтару процессы башлана. Авырттыра-авырттыра бармак белән шөгыльләнергә кирәк булачак. Әле гипс белән перевязкага йөрим. Ул әле бүрәнә кебек шешкән, сызлый да кайчак, бөкләп булмый. «100 процент кире кайтмас функциясе, ләкин әйберләр тотарга үз бармагыгыз булачак», — диде хирург.

Мин операциягә кергәндә дә, «Бу бармакка гарантия биреп булмый», — дигәч, бәлки азапланганчы кисәргә генә дигән идем — ошатмады табиб. «Ничек инде, сакларга кирәк», — ди. «Тырнак кисәсе булмый», — дим. Аптырады инде теге.

Бик сакланып кына эшләргә кирәк икән шул! Ул бит пычак кебек кенә түгел, чәрдәкләп кисә! Палатага керүчеләрдән сорыйм — болгарка белән кисүчеләр күбрәк. Сөйләштерәм һәрберсен. Бармагым бераз кыскарса да, телем озын әле минем һаман.

Узган атнада улым кайтып булышты, мин эшләп бетерә алмаганнарны төгәлләдек. Циркульны кабызып җибәрүгә, каз тәннәре чыгып, аяк табаннарына кадәр көзән җыерды. Кычкырып кына тордым, алай итмә, болай итмә дип, үзем дә бер кул белән булыштым. Авылда көзге эшләрне кырыйга калдырып булмый шул. Умарталарны карап бетерәсе, кышка әзерлисе, уңышны җыясы бар. Бу бит мохтаҗлыктан үстергән әйберләр түгел, әнинең бакчасы матур торсын, дигәннән.

«Циркуляр пилада ялан кул эшләү яхшырак»

РКБның 2нче травматология бүлеге мөдире Раил Гайзатуллин әйтүенчә, бензопычкы, болгарка, циркулярка белән имгәнүләр, нигездә, пычкының конструкциясен үзгәрткәнгә була.

— Болгаркаларда шундый саклаучы кожух була. Металл дисклар ярылганда, биткә килеп бәрелмәсен өчен кирәк. Уңайлы булсын дип, төзелеш белән шөгыльләнүчеләр аны салдыра. Металл диск урынына башка төрле фактурадагы, башка материалдан әйбер куялар. Тимер кисә торганы урынына, мәсәлән, агач кисә торган түгәрәкне куялар. Ул йөкләмәгә чыдамыйча, як-якка чәчелә, пациентка килеп бәрелә. Саклаучы кожухларны салдырырга, башка материал өчен кулланырга ярамый.

Гадәттә, перчатка киеп эшлиләр, кызганыч, ул агачка эләгә һәм кул агач белән бергә циркуляр пила эченә кереп китә дигән сүз. Циркуляр пилада ялан кул эшләү яхшырак. Перчатка кигән очракта да, шушы куркынычны истә тотып, ашыкмыйча, бик сак кына, игътибарны читкә юнәлтмичә эш итәргә кирәк.

Төзелеш эшләре башлангач, яз башыннан көз ахырына кадәр шундый очраклар байтак була. Җәен тәүлегенә 10-15ләп мөрәҗәгать тә булырга мөмкин.

Тигез кискән бармакны без әле төзәтеп, тегеп куя алабыз. Ә циркулярка ул иттарткыч кебек чәйни бит, бернинди структуралар сакланмый, барысы да вак кисәкләргә бүлгәләнә, тартыла, өзелә, аны төзәтү авыр. Нигездә, сөяк һәм сеңерләр имгәнә.

Үлекле ялкынсыну булырга мөмкин, ул очракта операциядән соң тернәкләнү чоры озакка сузыла. Пациент күрсәтмәләрне үтәмәгәнлектән, тернәкләнү һәрвакыт 100 процент түгел. Күп очракта 70 проценттан алып, иң күбе 90 процентка кадәр тернәкләндерә алабыз. Барысы да индивидуаль.

Тире суелса да, без аны тегәргә тырышабыз, ләкин организм кире кагарга мөмкин, пациентка бу хакта аңлатабыз, кисәтәбез, — дип сөйләде эш тәртибен Раил Гайзатуллин.

«Наркоздан соң авыртудан стенага мендем»

Яр Чаллыда яшәүче, 1951 елгы Николай Князев та циркуль пычкысы корбаны булган. Казанның 7нче хастаханәсенең 2нче травматология бүлегендә кул чугы микрохирургиясе операциясе белән бармакларын саклап калалар аның.

— Шимбә дачада идем, кызыма ярдәм итәргә уйладым. Циркуляркада рейкалар кистем, игътибарлы идем кебек тә, тик берзаман, әйтерсең, мине кемдер кисәк тораташ кебек калдырды, кул пила астына керде һәм беләзек турыннан чәнти бармакка кадәр ярып төште. Перчатка киеп эшләдем. Перчаткалар калын иде, кул шунда килеп эләкте инде менә.

Атсыз бармак җәрәхәтләнде, чәнти бармакның ите асылынып тора, сөяге чәрдәкләнгән иде. Паникага бирелмичә, тизрәк кан туктатырга дип, чүпрәк эзли башладым. Мин утны да, суны да кичкән кеше, монысы «бакыр торбалар» булды. Умрау сөяге, аяк бармагы сынган бар иде, циркуляркада сул кулны кистем дип хастаханәгә үзем бардым. Миндә андый шок өянәкләре юк. Кулга алам мин үземне.

Кулны бәйләдем дә, кызыма шалтыраттым, ул БСМПга алып китте. «Сезгә операция кирәк, Казанга барырга кирәк», — диделәр. «Юк инде, бер бармак өчен шунда кадәр барыйммы?» — дим. «Бармак тере, аны коткарырга кирәк», — диләр. Бармыйм дия-дия, мине барыбер үгетләделәр. Шул шимбә кичендә үк китәргә куштылар. Якшәмбе иртән кузгалдык, сишәмбе операция ясадылар.

Операцияне дүрт сәгатьтән артык ясадылар. Сәгать икенче киткәч, алып киткәннәр иде, җиденчедә палатага кайттым. Сөяк урынына ясалма сөяк, өч спица куйдылар. Киселүгә, авыртуны алай артык сизмәдем. Сызлады инде, ә менә операциядән соң, наркоз чыккач, үтергеч авырту булды. Стенага үрмәләдем мин төнлә. Көндез сызлауны баса торган дару эчеп куйдым, аннары җиңеләйде. Ике төн әйбәт йокладым. Бу төнне менә бер дә сызламады, оеган кебек кенә. Мин канәгать, табибларга рәхмәт, әле дә ярый мине монда килергә күндерә алдылар, — дип сөенече белән уртаклашты Николай Князев.

Аның тормышында бу инде икенче очрак. «Унике ел элек сул кулымны кискән идем. Тәҗрибәле кеше инде мин», — дип шаяртып та ала абзый.

— Бармаклар урынында, селкенә. Табиб алдан ук әйткән иде: бармаклар эшләячәк, сизгерлеге генә кимергә мөмкин дип. Нык каты чәрдәкләнгәч, алар ниндидер нерв җепселен, сеңернеме шунда, тапмаганнар. Мин: «Ярар, иң мөһиме эшли, сизмәсә сизмәс», — дидем.

«Мондый җәрәхәтләрдән соң 100 процент төзәлү бик сирәк»

Николай Князевка операцияне травматолог-хирург Нияз Латыйпов ясаган.

– Бик күп структураларга, сөяк, нерв, сеңерләр, мускулларга зыян килгән иде, шуңа күрә аларны этаплап торгызу озакка сузылды. Оптик зурайту һәм махсус кораллар кирәк булды. Алар ярдәмендә нечкә кан тамырлары, нервларга кадәр барлык структураларны торгыздык.

Казанга килмәгән булса, кул чугы функцияләре, бармакларның хәрәкәте һәм сизгерлеге бозылыр иде. Хәзер төзәлергә тиеш. Мондый җәрәхәтләрдән соң 100 процент төзәлү бик сирәк очрый инде, дөрес реабилитация булса, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешергә була. Операция - уңышның яртысы гына, икенче яртысы — дөрес дәвалану. Спицаларны алгач, сизгерлекне кайтару өчен реабилитологлар белән күнекмәләр эшләү мөһим, — дип аңлатты ул.

Табиб сүзләренчә, кеше үз-үзенә бикләнмәсен өчен, комплекслы реабилитация булырга тиеш.

— Ортопедик мөмкинлекләрне карарга кирәк. Аяк табаны бармакларын кулга күчереп утырту, косметик протез вариантлары бар. Бармакларның хәрәкәт сизгерлеген торгызуда реабилитолог эше дә зур роль уйный. Психологик проблемалар туса, психолог ярдәмгә килә.

Безгә килгәндә, имгәнүчеләр шок хәлендә була, алар әле аңлап бетерми. Соңрак кына аңыша башлыйлар, — диде табиб.

Нияз Латыйпов тулы ампутациядән соң фантом авыртулар төшенчәсенә дә аңлатма бирде.

— Ампутациядән соң нерв җепселләре сакланып калган булырга мөмкин. Аннары беренче вакытларда кешенең баш мие травманы дөрес кабул итми, ампутацияләнгән урыны авырта кебек тоела.

Ампутациядән соң фантом авыртулар булмау хирургның дөрес эшенә, нерв күзәнәкләрен дөрес эшкәртүгә бәйле. Аннары реабилитация чаралары шушы авыртуларны җиңәргә ярдәм итә, — диде Нияз Латыйпов.

«Бармаклар җирдә ятып калдылар»

Казанда яшәүче Илдар Нәҗипов (исеме үзгәртелгән) дача төзеп ятканда бәлагә дучар була.

–Такталарны юнасы бар иде. Пычаклары начар иде, салдырдым. Циркулярка ул вакытта кулдан ясалган иде, пычакларны көйләдем дә куйдым. Кыска такта алдым да, юна башладым, кул циркуляркага керде дә бармаклар өзелде. Шок халәтендә авырту тоймадым, тик фалангалар өзелгән иде, җирдә ятып калдылар бармаклар, аннары күрше алып куйган булган, кая киткәндер алар.

Тиз генә дустым бинт белән бәйләде дә, больницага киттек. Идел буе районы хастаханәсенә килдек, бәйләделәр дә, яшәү урыны буенча барырга куштылар. Мәскәү районында яшәү урыны буенча паспорт белән килдем, табиб пакет бирде, аекмы-юкмы дип башта өрергә кушты. Аек булгач, чиратсыз керттеләр. Тектеләр, башта наркоз астында түзәрлек иде, наркоз чыккач, өч көн чыдап булмаслык сызлаулар булды. Авыртуны хәмер белән генә баса идем. Ул вакытта аракы дефицит иде. Аракы эчсәң, җиңелрәк иде. Хатын: «Төне буе уфтанып, кулыңны карават янында тоттың», - дип әйтә иде. Ай буе хастаханәдә булдым, бармаклар төзәлде, җөйләрне салдырдым, бармаклар берни сизми иде. Бармакларны өстәлгә бәргәләргә куштылар, алар әле авырта иде, сизсеннәр өчен әкренләп суккалый идем. Хәзер алар тоя. Ике бармакның да берәр фалангасы юк. Ул елны дачаны төзи алмадым. Бер елдан гына төзедем, — дип үз башыннан үткәнне сөйләде Илдар Нәҗипов.