Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхигә бәби таптырган табибә: «Бала табу өчен гомерен корбан итүчеләр бар»

«Интертат» хәбәрчесе Яр Чаллы перинаталь үзәгендә 40 елдан артык эшләүче, җырчы Хәния Фәрхигә бәби табарга ярдәм иткән акушер-гинеколог Әнисә Вәлиева белән аралашты.

news_top_970_100
Хәния Фәрхигә бәби таптырган табибә: «Бала табу өчен гомерен корбан итүчеләр бар»
Әнисә Вәлиеваның шәхси архивыннан

«Кендек бавына берничә тапкыр уралган сабый исән-сау дөньяга килде. Барысы да яхшы, Аллаһка шөкер. Тулы бер экстрим булуына карамастан, сабый туу мизгелләре матур хисләр, уңай эмоцияләргә бай була», — дип, кояш кебек балкып килеп керде Әнисә Әнәсовна минем белән очрашуга.

«Мыштым гына пешекче булам дип йөрдем»

Әнисә Әнәсовна, сезнең кебек татарча матур итеп сөйләшүче табиблар бик сирәк.

Миндә туган телебезгә карата мәхәббәтне әнием уятты. Ул 49 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Шәһәребездә иң беренче булып татар телле төркем ачты. Чеп-чи рус балаларын да аның төркеменә бирергә тырыша иделәр. Чөнки әни кебек тырыш, үз эшенә бирелгән тәрбиячеләр башка булмагандыр. 

Үзем эштәге хезмәттәшләрем белән татарча сөйләшергә тырышам, бәби табарга килгән хатын-кызлар белән дә татарча аралашам. Үз телебездә сөйләшү җанга рәхәтлек бирә. ТНВ каналын бик яратып карыйм, татарча җырлар тыңлыйм. 

Кызым янына Мәскәүгә баргач та, татарчаны сагынып кайтам. Мәскәүдә һава да икенче кебек тоела. Бездәге кебек үзенә бөтереп алучы җылы мохит юк. Ризыклары чит-ят, гап-гади бәрәңге белән ит тә тәмсез хәтта. Татарстаныбызга бер җир дә җитми, оҗмахта яшәвебезне үзебез генә аңламыйбыз.

Кызыгызга да бәбине үзегез таптырдыгызмы, Әнисә Әнәсовна?

Кызының бәби табуы — акушер-гинеколог өчен бик зур стресс икән. Кызым миңа егерме атнага хәтле авырлы икәнен әйтмәде. Ире белән икесе сер итеп саклаганнар. «Синең бөтен нәрсәне үз йөрәгең аша кичерүеңне беләм бит, шуңа борчырга теләмәдем, әни», — диде. Кызыма бәбине үзем таптырмадым, янәшәсендә генә тордым. «И, Ходаем, беркемне дә рәнҗетмәдем кебек», — дип Аллаһы Тәгаләдән балама җиңеллек сорадым. Кызымның никахларын, туйларын уздырганда да ул кадәр борчылганымны хәтерләмим.

Кызым үзе дә минем юлдан китте. Ул бүген Мәскәүдә акушер-гинеколог һәм узист булып эшли. 

Ә сез үзегез бу һөнәргә ничек килдегез? 

Кечкенә чакта табибә булу турындагы уйны күңелемә якын китермәдем. Чөнки ул заманнарда табиб һөнәренең дәрәҗәсе бик зур булды. Чаллының Үзәк урамында бик данлыклы Анна Павловна Утробина дигән акушер-гинеколог яши иде. Аны бөтен халык зурлый, алиһәгә тиңли, ул шәһәрнең бик хөрмәтле кешесе булып санала. Анна Павловна кебек акушер булам дип уйларга да курка идем. Мыштым гына пешекче булам дип йөрдем. 

10 сыйныфта укыганда, травматологлар турында фильм карарга туры килде. Яшь күңел очынсын өчен, әллә ни күп кирәкми. Нәрсә булса шул дип, документларымны Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетына илтеп тапшырдым. Кызганыч, ул елны укырга керә алмадым, чөнки рус телем йомшак иде. Әзерлек курсларына барып язылдым да күренекле татар ашчысы Юныс Әхмәтҗанов эшләгән «Казан» рестораннар челтәренә кондитер ярдәмчесе булып урнаштым. Эшкә иртәнге бишкә килеп басам, чөнки сәгать икедә, чаба-чаба, курсларга китәм. Менә шулай пешекчелек белән әзерлек курслары арасында йөреп, бер елым узып китте. Икенче елны тулы әзерлек белән дәвалау факультетына укырга керә алдым.

Мәрхүм әниемнең мине бик тә табибә итәсе килде. Бу — аның үзенең дә чынга ашмый калган хыялы. «Ап-ак крахмаллы халатлар киеп эшләтәсем килә сине», — ди иде. Мин имтиханнар тапшырганда, өзгәләнеп, бөтен күңеле белән укырга керүемне теләде.

Акушер-гинеколог булып китүемнең тарихы үзем бәби табу белән бәйле. Мин укыган вакытта кияүгә чыгып, кызымны алып кайттым. Тулгагым башлангач, иртә килгәнсең дип, беренче бәби тудыру йортында кабул итмәделәр… Икенчесенә киттек. Ирем белән трамвайда барабыз, минем сулар ага… Табуын да бик авыр таптым. «И, Аллам, исән калсам, акушер-гинеколог булыр идем, хатын-кызлар янында кулларын тотып утырыр идем», — дип үз-үземә сүз бирдем. 1981 елда Казан дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология бүлеген тәмамлап, Яр Чаллыга кайтып, беренче санлы бала тудыру йортына эшкә урнаштым. 

«Сәламәт орлыктан гына сәламәт буын туа»

Дөньяга сабый тууны могҗиза итеп кабул итәбез. Озак еллар әлеге өлкәдә эшләү белән бу хис-кичерешләр үзгәрәме?

Тәҗрибәң арткан саен, син үз-үзеңә күбрәк ышана башлыйсың, ләкин хис-кичерешләр үзгәрми. Чөнки бала тудыру йортындагы һәр мизгел шатлык-сөенеч белән тулган. Акушер белән хатын-кыз арасында ниндидер күренмәс җеп сузыла. Хатын-кыз үзен һәм нарасыен синең кулларыңа ышанып тапшыра. Син аның дөньясына үтеп керәсең, аңа булышудан ямь аласың. Дөньяга яңа кеше аваз салган минутларда, үзеңнең тормышың бөтенләй читкә китеп тора, онытыласың. Бөтен игътибарың һәм уйларың бары тик шул сиңа карап ятучы сабыйга юнәлә. 

Саннар. Ел башыннан Яр Чаллы перинаталь үзәгендә 5514 сабый дөньяга килгән.

Бәби табу өчен иң кулай яшь аралыгы нинди? Яшь килеш, яки киресенчә, соң бәби табу хатын-кыз өчен нәрсәсе белән куркыныч?

Хатын-кыз беренче баласын 24 — 32 яшь аралыгында алып кайтса, бик әйбәт. 35 яшендә авырга узучыларны без инде соң бала алып кайтучылар исәбенә кертәбез. Хатын-кыз шул яшькә кадәр үзенең репродуктив функциясен үтәргә тырышсын иде. 

Артык иртә бала табу да хатын-кыз өчен файдага түгел. Безнең эш тәҗрибәсендә 14 яшьлек кызларның бәби табу очраклары да булды. Бу яшьтә бала табучы кызларның организмы әле бик зәгыйфь. Хатын-кыз баланы планлаштырырга, йөккә узар алдыннан барлык хроник авыруларын ачыкларга, куркыныч инфекцияләргә анализлар тапшырырга тиеш. «Сәламәт орлыктан гына сәламәт буын туа», — диләр. Моннан тыш, яшь кызлар социаль җайлашмаган, ягъни ул йөклелекне күтәрергә һәм бәби табарга психологик яктан да әзер түгел.

Олы яшьтә балага узуның ана өчен дә, бала өчен дә шактый рисклары бар. 40 яшьтән соң хатын-кызның соматик авырулары арта, артык авырлыгы барлыкка килә. Шулар нәтиҗәсендә, хатын-кыз йөклелекне авыр күтәрергә, бала тапканда төрле кыенлыклар белән очрашырга мөмкин.

Күп кенә акушер-табиблар эпидурал анестезия йөкле хатынның сәламәтлегенә йогынты ясамый, ди. Сез бу фикер белән килешәсезме?

Эпидурал анестезияне махсус күрсәткечләр буенча гына ясау рөхсәт ителә. Хәзер медицина бик көчле, булачак аналарның сәламәтлегенә игътибар зур. Хатын-кызлар бәби табарга йөкле вакытта узган барлык тикшеренүләренең нәтиҗәләре белән киләләр. Анастезиолог анестезияне шуларга нигезләнеп ясый. Шул ук вакытта әлеге процедураны бары тик бәби табуның билгеле бер этабында, аерым ситуацияләрдә генә кулланырга мөмкин икәнлеген истән чыгарырга ярамый. 

Эпидурал анестезия хатын-кызның бәби табу процессын җиңеләйтә. Ләкин аны хатын-кыз өчен бөтенләй зарарсыз дип ышанып әйтеп булмый. Анестезияне хатын-кыз төрлечә кичерергә мөмкин. Кайбер очракларда, наркозның тәэсире беткәннән соң да, ниндидер проблемалар килеп чыгуы бар. Әгәр бәби табу процессы табигый килеш әйбәт бара икән, тулгак ачысыннан котылам дип кенә, организмга дару препаратлары кертү дөрес әйбер түгел. «Анестезия акушер-гинекологлар өчен зарарсыз, әмма хатын-кызлар өчен түгел». Бу фразаны моннан 30 ел элек профессор Анатолий Зилберт әйткән. Ул бүген дә актуаль. 

Белүемчә, безнең перинаталь үзәктә ирең белән бергә бәби табу мөмкинлеге бар. Шәһәрдәшләребез арасында андый парлар еш очрыймы? Сезнең моңа мөнәсәбәтегез ничек?

Бүген безнең бәби таптыру йортында мондый мөмкинлек каралган. Алар бушлай һәм шәһәребездә көннән-көн популярлаша баралар. Мине хатын-кызның шундый авыр минутларында янәшәсендә ире генә түгел, гаиләсенең башка әгъзалары, әнисе, апасы яки сеңлесе булу сөендерә. Әгәр якыннары бәби табучыга психологик ярдәм күрсәтә ала икән, без моңа бик риза.

Бәби табу процессының кызыл һәм яшел зоналары була. Ир-атка кайсыдыр минутларда тормыш иптәше янәшесендә торырга ярамый. Акушерның төп бурычы — әлеге этапларны шома гына көйләп җибәрү. Бергәләп бала тапканнан соң гаилә җепләре ныгысын, ир белән хатынның интим мөнәсәбәтләренә зыян килмәсен өчен, ир-атка шул кызыл зоналарны күрсәтергә ярамый. Ә инде кендек бавын кисү, баланы беренче тапкыр әнисенең күкрәгенә кую кебек кадерле мизгелләрдә әти кеше бик теләп катнаша. Үзе дә сабыйны беренче тапкыр кулларына ала. Гаиләнең бердәмлеген, сабыйның шундый тату гаиләдә үсәчәген күреп, без дә алар белән шатланабыз. 

Саннар. Агымдагы елның ун аенда Яр Чаллы перинаталь үзәгендә 43 хатын-кыз баланы тормыш иптәше белән бергә тапкан.

Бәби «табышкан» ирләрнең ахырдан үзләренә дә ярдәм кирәк булмыймы соң?

Партнер белән бәби табуның үз кыенлыклары бар, әлбәттә. Ир-атлар табибларга мәшәкать тә ясап куялар. Күп очракта гаилә башлыгының мондый күренешкә әзер түгеллеге ачыклана. Ә акушерга, бөтен игътибарын хатны-кызга юнәлтәсе урынга, ир-атка да ярдәм күрсәтергә туры килә. Психолог роленә дә керәбез. Шуңа күрә хатыны белән бала табарга кергән ир-ат үзен һәм эмоцияләрен контрольдә тотарга өйрәнергә, монда үз теләге белән килергә тиеш. 

Хәзер хатын-кызлар арасында доул хезмәтләреннән файдалану модага керде. Акушерлар әлеге һөнәр ияләренә ничек карыйлар?  

Искәрмә: Доул — хатын-кызга йөклелек вакытында һәм бала тапканда практик, мәгълүмати һәм психологик ярдәм күрсәтүче.

Безнең перинаталь үзәктә мондый тәҗрибә кулланылмый. Чөнки медицина сертификациясе булмаган, бөтенләй ят кешенең хатын-кыз янәшәсендә булуын хупламыйбыз һәм бу фәлсәфәне бик аңлап бетермибез. Доул — медицина хезмәткәре түгел. 

Табибның сменасы вакытында берьюлы берничә хатын-кыз бәби табарга мөмкин. Әгәр хатын-кыз янәшәсендә һәрвакыт кеше булуын теләсә?

Ничек кенә булмасын, бүген доулларның эш алымнары, алай гына да түгел, бөтен медицина лицензияләнгән булырга тиеш. Шул очракта, бәлки, якын киләчәктә бу безгә дә кереп китәр. 

«Бала табу хакына гомерен корбан иткән аналар бар»

Статистика буенча, дөньяда көн саен 800дән артык хатын-кыз бала тапканда вафат була. Бу трагедиянең сәбәпләре нинди? Аларны алдан кисәтеп буламы?

Бу — алга киткән һәм медицина шактый артта калган илләр дә кергән дөньякүләм статистика. Мондый үлемнәрнең төп сәбәбе булып, беренче чиратта, акушерлык кан китүе тора. Шулай ук хатын-кызның авырлы вакытта кайбер катлаулы авырулары ачыкланырга мөмкин. Ягъни, хатын-кыз үзенә бала табу катгый тыела икәнне авырга узгач кына белә. Алар арасыннан аеруча киң таралганнары — йөрәк-кан тамыры авырулары. 

Пациентның гомеренә куркыныч янаган очракларда, табиблар консилиумында йөклелекне өзү турындагы сорау күтәрелә. Ләкин бу авыр адымны ясау-ясамауны хатын-кыз бары тик үзе генә хәл итә. Бүген бала табу хакына гомерен корбан иткән аналар бар.

Аналарны югалту һәрвакыт булды һәм булачак. Чөнки медицинада идарә итеп була һәм булмый торган факторлар бар. Булачак аналарның үлемен кисәтүнең профилактик звеносы — хатын-кыз консультацияләрендә даими күзәтелү, йөклелекне алдан планлаштыру, барлык инфекцияләргә тикшеренү.

Коронавирус белән бәйле рәвештә, сезнең оешма эшенә үзгәрешләр кертелдеме?

Бүгенге көндә бәби табарга килгән хатын-кызлар бик җитди тикшерү үтәләр. Безгә килгәнче, йөкле хатын-кыз коронавируска анализлар тапшырырга һәм гаиләсенең тулысынча сәламәт булуы турында белешмә күрсәтергә тиеш.

Иптәш кызымның йөклелеге 39 атна, температурасы күтәрелде. Ул бәбине башкалар белән бергә табачакмы?

Дустыгызга тиз арада терапевтка күренергә кирәк. Әгәр бәби табар вакыты җиткәндә, участок табибы аңа респитатор инфекциясе яки ковид диагнозы куя икән, ул бәбине безнең үзәктәге махсус бүлектә табачак. Сәламәт әниләр белән очрашмас өчен, әлеге бокска урам яктан аерым керү юлы ясалган. Бәбине махсус саклану киемнәре булган һәм бары тик авыру хатын-кызлар белән генә эшләүче персонал таптыра. Безнең обсервация шәһәр халкын һәм тирә-як районнардагы авыру хатын-кызларны да кабул итә. 

 Ни өчен хәзер бәби табу йортыннан өч-дүрт көннән үк чыгарып җибәрәләр. Бу бала һәм яңа бәби тапкан хатын-кыз сәламәтлеге өчен куркыныч түгелме?

Әни белән сабыйны бала табу йортыннан иртә чыгару — хәзер дөньякүләм кабул ителгән тенденция. Бу дөрес тә. Чөнки медицина оешмаларының үз эчке инфекцияләре була. Бала тудыру йортында хатын-кыз бала белән озаграк торган саен, аларның әлеге вирусларны йоктыру ихтималы арта. Әгәр баланың барлык күрсәткечләре яхшы булса, әни кеше үзен әйбәт хис итсә, өченче тәүлектә алар өйгә кайтарып җибәрелә. Алга таба әнинең сәламәтлеге — хатын-кызлар консультациясе, ә баланыкы участок балалар табибы күзәтүе астына алына. 

Соңгы елларда безнең илдә кесарев кисеме белән бәби таптыру гадәти күренешкә әйләнеп бара. Элегрәк бу операция махсус күрсәткечләр буенча гына ясала иде. Әлеге ысул нигә киң кулланыла башлады?

Мин 1981 елда шәһәрнең беренче санлы бала тудыру йортында эшли башладым. Ул вакытта безнең илдә йөкле хатыннарның нибары өч проценты баланы кесарев кисеме белән таба иде. Ә чагыштыру өчен, Америкада бу чорда әлеге сан 10 процент дәрәҗәсендә сакланды.

Бүген инде бездә дә кесарев ысулы белән бәби табу бик еш кулланыла. Моның төп сәбәбе — баланың үзен ничек хис итүен карында вакытта ук билгеләүче диагностиканың бик югары дәрәҗәдә булуы. Әгәр бала карында аркылы ятса, көмәнле хатын-кызның очасы бик тар булса, планлы операция билгеләнә. Кайвакыт хатын-кыз баланы табигый юл белән таба башласа да, аны кичекмәстән ярып алырга туры килә. Балага һава җитмәү (гипоксия) ачыкланса яки бала аркылы килә башласа, хатын-кыз тиз арада операциягә озатыла. 

Кайбер хатын-кызлар, бала табудан куркып, үзләре үк кесарев кисеме ясауны сорый. Сез андый очракларда хатын-кызның хәленә керәсезме?

Андый хатын-кызлар белән без максатчан сөйләшүләр үткәрәбез. «Әкренләп бала табу процессына керик. Бәлки, кайсыдыр этапта без кесарев кисеме ясау турындагы карарны үзебез үк кабул итәрбез, — дибез. Соңрак: «Аналыкның азрак ачылганын көтик, шуннан соң авыртуны басарбыз», — дип тынычландырабыз.

Кесарев кисеме ясау өчен җитди сәбәпләре булмаган очракта, без әлеге ысул белән бала табулар санын киметергә омтылабыз. Чөнки бүгенге нигезсез кесарев кисеме аналык җиңсәсендә тирән эз барлыкка китерә, ә иртәгә бу инде тагын бер планлы кесарево дигән сүз. Кайвакыт аналыгында дүртәр җөй булган хатын-кызга кесарев кисеме ясарга туры килә. Аларның саны ел саен бер процентка арта бара. Бер генә җөе булган хатын-кыз икенче сабыен табигый юл белән табарга мөмкин әле. Ә икенче, өченче баласын табарга килүчеләргә андый адымга барырга ярамый. 

Баланың табигый юл белән тууы бик әйбәт. Тулгак авыртуларына да карамастан, хатын-кыз йөрәк парәсен дөньяга китерү бәхетен тоярга өлгерә, балага да барлык адаптация процесслары кушыла, аның әйләнә-тирә мохиттә яшәү өчен кирәкле механизмнары уяна. Ә операция ярдәмендә аваз салган сабый үзе өчен бөтенләй ят булган дөньяга бер әзерлексез килеп эләгә. 

Бала бит ул карында вакытта ук барысын да тоя, сизә. Сабый белән туганчы ук сөйләшергә, аңа бишек җырлары көйләргә кирәк. Безнең шәһәрдә Сонатал педагогикасы бик яхшы эшләп килә иде.

Искәрмә: Сонатал — карында чакта һәм туганнан соң баланың музыкаль-эмоциональ интеллектын өзлексез үстерү өчен төзелгән махсус программа. 

Соңгы арада аларның эшчәнлеге күләгәдә калды. Бу коронавирус белән бәйле рәвештә генә түгел. Хәзер булачак әниләрне интернет күбрәк җәлеп итә. Бүген хатын-кыз бала табарга бөтен нәрсәне белеп, өйрәнеп килә. Ләкин чамадан тыш хәбәрдар булуы аңа акушер белән җылы мөнәсәбәт урнаштырырга комачаулык ясарга мөмкин. Азрак укыган, беркатлы, гади хатын-кыз белән эшләве күпкә җиңелрәк. 

Бала таптыручы команда ничә кешедән тора һәм аңа кемнәр керә?

Дежурлыкта һәрвакыт дүрт табиб тора, аларның берсе смена өчен тулысынча җаваплы итеп билгеләнә. Моннан тыш тулы составында реанимация хезмәте, палаталар буенча бүленгән акушерлар составы була. Иң мөһиме: без бер-беребезгә һәрвакыт таяна алабыз, бер тандемда эшлибез. 

«Хәниянең бәби табуы ниндидер бер җыр кебек булды»

 Сезнең эшләү дәверендә иң истә калган бәби табу очрагы?

Мин 1995 елның 24 декабрендә халкыбызның күренекле җырчысы Хәния Фәрхинең кызы Алсуга дөньяга килергә ярдәм иттем. Әгәр мин рәссам булып, нинди картина ясыйсың килә дип сорасалар, шул күренешне сурәтләр идем… Хәниянең ул минуттагы бәхетле йөзен, шатлык белән тулы күзләрен әле дә хәтерлим. Ул өзелеп яраткан кешесе белән уртак мәхәббәт җимешләрен дөньяга китерде. Шул бәхеттә коенды.

Хәниянең аның бәби табуы да ниндидер бер җыр кебек булды. Моңы нинди, үзе нинди — бәби табуы да шундый. Аңа ничек суларга, нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген дә аңлатырга кирәк булмады. Барысы да үзеннән-үзе үрелеп, бер дулкында барды.

 Әкрен генә итеп, бик матур ап-ак кар төшә иде. Хәния бәбине кичтән тапты. Габделхәй иртән чаба-чаба килә, тирләп, манма суга баткан. «Кемгә охшаган, Әнисә Әнәсовна?» — ди. «Тач син, Габделхәй, борынына кадәр син», — дим. Беренче каттагы алты кешелек гомуми палатада ятты Хәния, аерым палата да сорамады. Габделхәй шул палатаның тәрәзә төбеннән китмәде. 

Алсуны мин беренче тапкыр буй җиткәч, Хәниянең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залындагы концертында күрдем. Кендек әбисе белән ничә елдан соң очрашты Алсу! Кочаклашып күрештек, истәлеккә фотоларга төштек. Ә Хәниягә ап-ак канәферләрләр бәйләме бүләк иттем. Ак төс — Хәниянең яраткан төсе иде. Бала табу йортыннан чыкканда да, өстенә ап-ак күлмәк киеп, күбәләк кебек басып торуы күз алдымда.

Хәниянең кисәк кенә гүр иясе булуы мине тетрәндерде. Моң алиһәсенең шулай иртә китеп баруы бик кызганыч. Бәлки аның үзенә дә таяныч, ярдәм кирәк булгандыр, дип тә уйладым. Ул бит үзен аямады, бөтен гомерен, йөрәген, җанын тамашачысына бирде, иҗат дөньясында яшәде.   

«Кешелекнең иман ныклыгы, игелекле булу кебек сыйфатлары югалып бара»

Әнисә Әнәовна, сез өйдә бәби табучы хатын-кызлар турында ни уйлыйсыз?

  Бу — булачак әни өчен дә, нарасый өчен дә бик куркыныч. Өйдә бала табарга җөрьәт иткән хатын-кыз үз-үзенә һәм туачак баласының сәламәтлегенә җавапсыз карый дигән сүз. Чөнки бәби тапканда әллә нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыга. Хатын-кызның гомерен ниндидер санаулы минутлар хәл иткән очраклар була. Тиз арада диагностика җиһазлары, реанимация хезмәте ярдәме кирәк булу ихтимал. Шуңа күрә бәбине махсуслашкан медицина оешмаларында, тәҗрибәле табиблар күзәтүе астында гына табарга кирәк.

 Элек әбиләребез бәбине басуда тапканнар. Нигә замана хатын-кызлары артык йомшак?

Безнең әбиләребез буыны физик яктан нык, түзем, сабыр булганнар. Бүгенге хатын-кызлар ул буынга көнләшеп карый ала. Безнең артык йомшак булуыбызга экология, дөрес тукланмау, начар гадәтләргә бирелү кебек факторлар йогынты ясый. Бүген кешелекнең иман ныклыгы, тирә-юньдәгеләргә игелекле булу кебек сыйфатлары югалып бара. Шулай ук әхлакый яктан бозыклык, тәртипсез тормыш рәвеше алып бару да хатын-кызның көчсезләнүенә китерә. Болар барысы да үзара бәйләнгән. Шул сәбәпле җитлекмичә туучы балалар саны да күп. Аллаһка шөкер, бүген алдан туган балаларны реабилитацияләү дәрәҗәсе бик көчле. Экстремал аз массалы балаларны да тернәкләндерәбез. Җитлекмичә туган кызларның алга таба нәселләрен сәламәт балалар табып дәвам итү шанслары да бик зур. 

Хәзер табиб белән килешү төзеп бәби табу популярлашты. Бүген әлеге хезмәтнең бәясе күпме?

Безнең үзәктә түләп бала табу бүлеге эшләп килә. Алар бушлай табудан нәрсәсе белән аерыла соң? Иң беренчесе, хатын-кыз бала таптырачак табибны үзе сайлап алу хокукына ия. Әлеге табиб аны, бәби табу вакыты килеп җиткәнче үк, күзәтү астына ала. Табиб хатын-кыз белән бәби табарга килгәнче үк психологик контакт урнаштыра. Аның акушерлык ситуациясе белән таныш була. Соңыннан икенче баласын да шул ук табиб белән табарга теләүчеләр күп очрый.

Тулгаклары вакытында табиб башка хатын-кызлар янына китми — килешү төзелгән пациентның янәшәсендә була. Баланы тапканнан соң да хатын-кызның уңайлырак сервис сайлау мөмкинлеге бар. Аларның төрледән-төрле вариантлары түләүле хезмәтләр бүлегендә тәкъдим ителә. Мәсәлән, хатын-кыз бала белән икесенә аерым палата сорый ала.

Баланың кендек канын саклауга кую Чаллыда киң кулланыламы? Ул ни өчен кирәк?

Баланың кендек канын саклау белән махсус оешмалар шөгыльләнә. Яңа туган баланың биоматериалы саклауга куела. Ул балада яман шеш яки башка катлаулы авырулар килеп чыккан очракта кулланыла. Әгәр хатын-кыз кендек канын саклауга куярга ниятләсә, бу фирмалар белән алдан килешү төзи.

Безнең Чаллыда әлеге хезмәтләрдән файдаланучылар күп түгел. Моны бәяләре кыйммәт булу белән аңлатыр идем. Килешү һәр ел саен озайтыла. 

Суда яки вертикаль бала таптыру ысуллары турында сөйләгез әле. 

Бүген акушерлыкта андый төшенчәләр бар. Ләкин бүген без бу ысулларны киң кулланылышка кертә алмыйбыз. Аларның нәтиҗәлелеге расланмаган. Бала табуның мондый ысулы өчен махсус шартлар, өйрәтелгән белгечләр булу таләп ителә. 

Егерме биш ел элек безнең перинаталь үзәккә килеп, Игорь Чарковский мастер-класс үткәргән иде. Яңа тәҗрибә булса да, стерильлек, анага һәм яңа туган балага ярдәм күрсәтү кебек моментлар гадәти бала табуга караганда күпкә соңарып башкарылды. Нәтиҗәлелеген күрмәдек.

Бер генә медицина ысулы да, дару препараты да нәтиҗәлелеге дәлилләнмәгән килеш кулланылышка кертелми. Кайберләре, киресенчә, төшеп тә кала. Мәсәлән, без хәзер авыру соңгылыкны дәваламыйбыз. Элек дәвалый идек. Плацентага ниндидер препаратлар кертүдән генә бернәрсә дә үзгәрми. Иң яхшысы — диагностиканы даими үткәреп торып, баланың карында үзен ничек хис итүен контрольдә тоту. 

Бала тапканнан соң, хатын-кызның соңгылыгын (плацента) кая куялар?

Соңгылык үлчәнә, табиб тарафыннан карала һәм медицина калдыклары белән утильләштерелә. 

Хәзер кыз баланы бер яшьтән гинекологка йөртә башлыйлар. Бу дөресме?

Кыз баланың җенси яктан сәламәт булуы карында вакытта әнисенең йөклелекне ничек күтәрүеннән үк башлана. Әнисе бәбине ничек тапкан, гәүдә төзелеше нинди, болар барысы да йогынты ясарга мөмкин.  

Ә инде бер яшьтән гинекологка йөртә башлауга гаҗәпләнергә кирәкми. Чөнки баланың җенес органнарындагы төрле дефектлар, шешләр, ялкынсыну процессларын кечкенә вакытта ачыклавы җиңелрәк. 

Кыз балаларга бәбине җиңел табу өчен сәламәтлекләрен ничек ныгытырга?

Спорт белән шөгыльләнергә, чыныгырга, даими гинекологта тикшеренеп торырга. Очраклы җенси мөнәсәбәтләргә кермәскә, нинди диндә, нинди милләт вәкиле булуына карамастан, әхлаклы тормыш рәвеше алып барырга. Хатын-кыз үзенең төп функциясе — бала табу икәнлекне аңларга, үз-үзе белән фикер каршылыкларына килмичә, гармониядә яшәргә тиеш. 

 Сезнең эштә иң кирәкле сыйфат нинди?

Иманлы булу һәм кешеләргә дорфалык күрсәтмәү. Батырлыкны да иң соңгы планга калдырмас идем. Һәркем акушер булып эшли алмый. 

Еллар үткәч, рәхмәт әйтеп килүчеләр буламы?

Киләләр. Кайберәүләрнең кызлары бәби табарга килә. «Мин алай-болай сезгә кычкырмаган идемме? Кызыгызны җиңел таптыгызмы?» — дип сорыйм әниләреннән.  

Булачак әниләрне өйрәтергә дә яратам инде мин, ачуланмыйлар тагын үзләре. «Декретта рәхәтләнеп кочаклашып утыр балаң белән. Күкрәк сөтеңне сакла, ашат. Түгәрәкләр белән дә артык җәфалама. Балаң тыныч булсын, әти-әнисенә кирәк булуын тоеп үссен», — дим. Кайбер авыр бала табу очракларыннан соң, баланың сау-сәламәт үсүе өчен — бу иң мөһим фактор. Әти-әни кочагын, гаиләдәге җылылыкны балага бернинди педагог та, репетиторлар да алыштыра алмый. Элек авыл ызбаларында никадәр бала үскән. Ә шулардан нинди бөек кешеләр җитлеккән. Чөнки авыл баласының көне эш белән үтсә дә, җаны — тыныч, күңеле чиста булган.

Без үзебез балага бик күпне бирергә сәләтле. Бергәләп китаплар укыгыз, яңа һөнәрләргә өйрәнегез, яратыгыз, кадерләгез сабыйларыгызны!

Һәм әлбәттә, балалар тулы гаиләдә дөньяга килсеннәр, мәхәббәт белән яратылсыннар һәм көтеп алынсыннар иде. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100