Шикәр чире, коронавирус һәм күзләр ничек бәйле? | intertat.tatar

Шикәр чире, коронавирус һәм күзләр ничек бәйле?

Шикәр чире белән авыручылар өчен ковид аеруча куркыныч чир булган кебек, диабет ретинопатиясе дә ерак йөрми. Ретинопатия дигәндә күзнең челтәр катлавы зарарлануын аңларга кирәк. Медицина никадәр алга китсә дә, күрүне кайтарып булмый торган сукырлык очраклары турында табиблар Бөтендөнья күрү көнендә сөйләгән иде.

Офтальмолог һәм эндокринологлар тыгыз элемтәдә булырга тиеш

— Бүген төп проблема шул: диабетик ретинопатия сукырлыкка китерә. Бу тайпылыш соң ачыкланса, күз тамырларына зур зыян килә, — диде Республика офтальмология клиник хастаханәсенең югары категорияле офтальмохирургы Софья Булгар.

Бу чирнең мәкерлеге шунда: пациентлар күрү сәләте кимүен шундук сизмәскә мөмкин. Софья Булгар андый авыруларның элеккечә искиткеч дәрәҗәдә күрүен кайтару авыр булганын әйтте. Шуңа күрә ул шикәр чире булган пациентларга күз табибында даими тикшеренеп торырга киңәш итә.

Софья Булгар офтальмолог һәм эндокринологлар тыгыз элемтәдә булырга тиеш, дип саный.

— Кайчак пациентлар эндокринологларда озак күзәтелсә дә, безгә диабетның соңгы стадияләрендә генә мөрәҗәгать итә. Ул вакытта операция ясарга туры килә, чөнки кыйммәтле вакыт инде югалган була. Яки, киресенчә, пациентлар күз табибына бара, ләкин глюкозасын даими тикшереп тормый. Бу күзнең челтәр катлавына тәэсир итә. Әле еш кына безгә килгәндә, шикәр чире булганын белмәгәннәре дә килә. Күзләрен тикшертергә киләләр, күзнең челтәр катлавын, күз төбен карыйбыз да, диабет билгеләрен күрәбез. Әгәр шикәр чире булган пациентлар күзе начар күрә башлаганчы килеп өлгерә икән, без ярдәм итә алабыз. Лазер хирургиясе кулланыла. Кайчак күзгә кан төшәргә мөмкин, моннан куркырга кирәкми, операция ясап, канны алабыз да, кеше күрә башлый, — диде табиб.

Шулай да, шикәр чире булган бөтен кешедә күз чире була дигән сүз түгел. Әгәр эндокринолог күрсәтмәләрен үти, дөрес дәвалана, шикәр күләме, кан басымын контрольдә тота икән, күзләргә зыяны булмаска да мөмкин. Ул өзлегүләргә китермәячәк.

— Безнең бурыч — хирургия юлын мөмкин кадәр кичектерү. Күзләрнең никадәр мөһим орган булуы әйтеп бетергесез. Инде сукырлыкка дучар икән, кешене моңа алдан әйтеп әзерлибез, һичьюгы, күзне орган буларак, тышкы кыяфәтен саклап калырга тырышабыз. Кайчак, киресенчә, челтәр катлавы инде шулкадәр таушалган, нервлары үлгән була, ә организмның ниндидер эчке көче белән кеше бераз күрә башлый, — ди табиб.

Россиядә шикәр чиреннән интегүче пациентлар саны арта. Соңгы 10-15 елда аларның саны дүрт тапкыр арткан. Бүген дөньяда 400 млн нан артык кеше шикәр чиреннән интегә. Россиядә клиник тикшеренүләр буенча, шикәр чиреннән 10 млн лап кеше тилмерә. Софья Булгар әйтүенчә, статистикага ышансак, 2030 елга шикәр чире сукырлык сәбәпләре арасында җиденче урынга чыгарга мөмкин.

Глаукома 3, 4 нче стадиясендә генә ачыкланса, сукырлыкны төзәтеп булмый

Тагын бер мәкерле, үзен алдан белгертми торган күз авыруы — глаукома. Ул шуның белән куркыныч: диагноз вакытында куелса, дәвалап була, ә кеше 3, 4 нче стадиясендә генә килсә, сукырлыкны төзәтеп булмый, чөнки күрү нервысы зыян күргән була. Софья Булгар сүзләренчә, глаукома чирендә генетик бәйләнеш зур роль уйный, ул нәселдән күчәргә мөмкин. Тумыштан да булуы ихтимал.

— 40 яшьтән олыракларның күзләрен тикшереп тору шул глаукоманы ачыклар өчен кирәк. Глаукома ачыкланса, пациент икенче күзен игътибар белән күзәтеп торырга тиеш. Без, күз эчендә авырту булмасын өчен, күз басымын киметергә тырышабыз, әмма соңгы стадияләрдәге глаукомада элеккечә күрү сәләтен берничек кайтарып булмый, — диде Софья Булгар.

Кешедә глаукома башлангыч стадияләрдә табылса, табиблар күз басымын дарулар белән киметә, күрү нервы дарулар белән тернәкләндерелә. Дару гына булышмаса, лазер ысулы кулланыла. Анысы да файдасыз булса, хирургия юлы белән дәвалыйлар.

Табиб хәзер макуляр дегенерация (возрастная макулярная дегенерация) — күзнең челтәр катлавының үзәк өлеше зарарлануы киң таралганын да әйтте. Бу күзнең төсләр, ачыклык-тоныклыкны аеру өчен җавап бирә торган зонасы. Күзнең челтәр катлавында сыеклык җыела да, пациентның күрүе кисәк начарлана. Мондый пациентлар елдан ел арта. Гадәттә, бу 50-55 яшьтән узганнар, ди Булгар.

«Катаракта нәтиҗәсендәге сукырлыкны дәвалап була»

Катаракта үзе яңгырашы буенча бик куркыныч сүз кебек тоелса да, Республика офтальмология клиник хастаханәсенең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова әйтүенчә, бу диагнозны ишетеп, дөм хафага төшү кирәкми.

— Катаракта ул — кайтма яки элекке хәленә кайта алырлык сукырлык, күз ясмыгының табигый тоныклануы. Кайчак пациентлар начар күрүен аңламый да, катаракта әкрен генә көчәергә мөмкин, төсләр тоныклана башлый, чагыштырырлык әйберсе булмагач, ул начар күрүен аңлап та бетерми. Безгә килгәч кенә, катаракта барлыкка килгәнен аңлыйбыз. Елына бер булса да табибка күренергә кирәк. Катарактаны булдырмас өчен, кояштан саклаучы күзлек кию, кояш нурында азрак булу кирәк. Тәмәке дә күзгә зур йогынты ясый. Туклану рационы да мөһим, — диде.

Катаракта карт буында гына була дип тынычлап йөрергә кирәкми, табиб яшьләрдә дә байтак очравын әйтте.

Ул клиникада көндезге стационарда тәүлегенә 150 ләп пациент кабул иткәннәрен әйтте.

Ковидтан соң сукырлык килергә мөмкин

Дөнья ковид чолганышында яши. Шул зәхмәтнең төрле органнарга китереп бәрүе турында күп сөйлиләр, баксаң, ул күз авырулары да китереп чыгара икән. Табиблар шулай дип фаразлый. Безнең Казан офтальмологларына да коронавирустан соң сукырайган кешеләргә операция ясарга туры килгән.

— Соңгы вакытта безнең клиникага күрү сәләте бозылган, хәтта тулысынча сукырайган пациентлар килә башлады. Бу бигрәк тә ковидны бик авыр кичергән кешеләргә кагыла. Без клиникада шундый берничә пациентка операцияләр ясадык. Операция барышында пневмония вакытында үпкәләрдә була торган «матовое стекло» дигән нәрсәнең күз эчендә дә булганын ачыкладык. Увеитлар (күз алмасының тамырлы тышчасы ялкынсынуы) башка факторларга кагылмый, алар нәкъ менә ковид инфекциясенә хас. Ковидтан соң кеше күзендә үзгәреш сизгән икән, әлбәттә, офтальмологка барырга кирәк, — дип киңәш итте Илсөяр Сабирова.

Ул коронавирустан соң пациентларның начар күрә башлауга, пациентның уңайсызлык тоюга, начар хәрәкәтләнә башлануга, күз алдындагы әйберләр икегә аерылып торуына зарланганнарын әйтте. 

Фараз: 2050 елга планетада һәр икенче кеше ерактан начар күрәчәк

Табиблар балаларда миопия — күрә карау, ерактан начар күрү авыруы арту турында да чаң суга.

Республика офтальмология клиник хастаханәсенең балалар табибы Ленара Хәнифәтуллина әйтүенчә, миопия элек яшүсмерләрдә күзәтелгән булса, хәзер 4-5 яшьлек балаларда ук ачыклана.

— Балалар хәзер гаджетлар — телефон, планшетлар тотып күп утыра. 7-8 яшькә кадәр балалар монитор яктылыгын авырдан кабул итә, күзләр өчен бу зур көчәнеш. Балаларга гаджетлар белән вакыт уздыру 15-20 минуттан да артмаска тиеш, — диде табиб.

Аның сүзләренчә, урамда көненә ике сәгать йөрү — балаларда күз күреме начараю һәм күрә карауның (близорукость) иң яхшы профилактика чарасы.

Офтальмолог дистанцион укуга күчеш тә эзсез узмаганын әйтте.

— Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәзер миопия пандемиясе турында әйтә. 2050 елга планетада һәр икенче кеше ерактан начар күрәчәк. Якыннан караганга, миопия бик тиз үсеш алачак, — дип белдерде.

Моңарчы балаларның күзләрен балалар бакчасына йөргәндә өч һәм мәктәпкә керер алдыннан җиде яшьтә генә тикшертү гадәте бүгенге көнгә туры килми. Ленара Хәнифәтуллина балаларның күзләрен һәр ел тикшерергә киңәш итте.

 Күз кабагы ник төшә?

Офтальмологиядә блефароптоз дигән диагноз бар. Бу күз кабагы төшүе белән бәйле. Кыскача аны птоз дип йөртәләр. Бу күз алмасын, күз кабагын тотып тора торган мускул эше бозылуы аркасында шулай була. Илсөяр Сабирова әйтүенчә, птоз картаю белән дә бәйле булырга, травмадан соң, баш мие авыруларыннан соң яки операцияләрдән соң да булырга мөмкин.

— Блефароптоз җитди авыру саналмый, ул косметик деффект, шулай да начаррак күрә башлауга тәэсир итәргә мөмкин. Күз кабагын операция юлы белән күтәртеп була, — дип белдерде.

 Бүген дөньяда 40 млн га якын сукыр кеше исәпләнә

Гомуми статистиканы карасак, чәчләр үрә торырлык. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 2,2 млрд-ка якын кеше күзе начар күрүдән интегә, экспертлар фикеренчә, күп очракта ул очракларны булдырмый калып булыр иде.

Тикшерүчеләр 2050 елга сукырлар саны 61 млн га җитәр дип фаразлый. Күрү сәләте бозылган кешеләр 474 млн га, пресбиопия диагнозы белән кешеләр 866 млн га җитәр дип исәпләнелә. Хәзерге вакытта дөньяда сукырлар саны һәр биш секунд саен артып тора, һәр минутка бер бала сукырая. Бүген дөньяда 40 млн га якын сукыр кеше исәпләнә, шуларның 47 проценты — катаракталы пациентлар. Шулай ук, организмның картаюы, нәселдән килгән чирләр, травмалар, контузияләр, үтәли имгәнүләр, яраланулар, күз алмасының алгы, арткы кисеме ялкынсынуы, глаукома, диабетик ретинопатия сукырлыкка китерә ала. Экологик фактор да аз роль уйнамый.

Татарстанда өлкәннәр арасында күз авырулары таралышы 100 мең кешегә 6983 не тәшкил итә, 2020 елда 100 мең кешегә яңа 5942 очрак ачыкланган. Күрүе начарлануга зарланып килгән пациентлар 25 процент тәшкил итә. 20 проценты — катаракта авырулары булган (100 кешегә 3,5 нисбәтендә), 14 проценты — глаукомалы (100 кешегә 3 кеше) пациентлар.

2020 елда республикада катаракта авыруы 100 мең кешегә 48 242 кеше, глаукома 100 мең кешегә 35 мең 713 кеше.

Күрмәүчеләр өчен ясалган тактиль сызыкларны ничек «укырга»?

Сукырларга урамда йөрергә тротуарлардагы тактиль өслекләр булыша. Баскычтан төшү-менү, юл чыгу урыннарында шундый сызыклы яки нокталы плиткалар булганда, начар күрүче кешеләр үзләрен күпкә тынычрак хис итә.

Конуска охшаш нокталар рәвешендә плитка кешенең юлында каршылыклар (багана, агачлар, җәяүлеләр чыгу урыны һәм сукырлар өчен башка куркыныч каршылыклар) турында сөйли.

Диагональләр рәвешендәге сызыклар уңга һәм сулга борылыш турында сөйли. Туп-туры параллель сызыклар — хәрәкәт туры, алга дигәнне аңлата. Шакмаклар ясалса, хәрәкәт тыелган дигән сүз. Аларны светофор алдында очратырга була.