«Ашыгыч ярдәм чакырткан идем, исерек фельдшерлар килде» | intertat.tatar

«Ашыгыч ярдәм чакырткан идем, исерек фельдшерлар килде»

Ашыгыч ярдәм хезмәте чыннан да «ашыгыч» ярдәм күрсәтәме? «Интертат» әлеге язмада пациентларның ашыгыч ярдәм хезмәте белән бәйле кызык та, кызганыч та булган очракларын туплады.

Ашыгыч ярдәм машинасының җан өшеткеч тавышы беркемне дә битараф калдырмыйдыр ул. Тәннәр чемердәп куя, тагын нинди авыру янына ашыга икән инде дип уйлый башлыйсың. Медицинаның әлеге тармагы хезмәткәрләренең нинди җаваплы вазифада эшләгәннәрен дәлилләп тору кирәкми. Нинди генә хәлләр белән күзгә-күз очрашырга туры килми аларга: аварияләрдә зыян күрүчеләрне кисәкләп җыю, югары каттан сикергән кешеләр, бала үлемнәре… Эх, җитешмәдек дип үкенгән чаклары да, кеше гомерен саклап калганга сөенгән вакытлары да була торгандыр.

Коронавирус пандемиясе башлану белән аларга нинди авыр шартларда эшләргә туры килүен барыбыз да яхшы белә.

Батырлык, фидакарьлек үрнәге дип, газеталарда макталса да, халыктан бу хезмәт турында бик күп төрле фикерләр ишетергә туры килә. «Гомеремне саклап калдылар», — дип рәхмәт укыган кешеләр дә, «Бигрәк озак килделәр, тизрәк йөрсәләр, якыным исән булыр иде», — дип, ашыгыч ярдәмгә гомер буе үпкә саклап яшәүчеләр дә бар. 

Бу хезмәт чыннан да «ашыгыч» ярдәм күрсәтәме? «Интертат» әлеге язмада пациентларның ашыгыч ярдәм хезмәте белән бәйле кызык та, кызганыч та булган очракларын туплады.

«Ул фельдшерга мин бүген дә рәхмәтле»

Үземә дә ашыгыч ярдәм белән еш аралашырга туры килә. Чөнки ике малай үстерәм. Балалар белән берничә көнгә авылга кайта башласам да, мине иң борчыган нәрсә — авылның шәһәрдән ерак булуы. Еш авырып торуларын һәм тиктормас булуларын уйлап, алдан кайгыра башлыйм. Берәр нәрсә була калса, район үзәгеннән ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче…. Аллам сакласын. 

Үз тәҗрибәмнән ашыгыч ярдәм табиблары алдында баш иярлек очраклар гына истә калган. 

31 декабрь. Өч айлык баламның температурасы төшми. «Чишендереп, тәнен су белән ышкырга кирәк» кебек халык ысуллары да куркыта, бала бигрәк бәләкәй. Сәгать төнге 3ләр тирәсендә ашыгыч ярдәм чакырттым. Яшь кенә ике егет, баламны карадылар да, «ОРВИ» диагнозы куеп, температура төшерә торган укол ясап, китеп бардылар. 

Авыртудан кычкырып елагач, тирләп, баланың температурасы аз гына төшеп торды да, кичке якка тагын 39га күтәрелде. Гаиләбездә Яңа ел кайгысы юк, тагын 03 номерын җыябыз.

Тагын яшьләр килерме дип уйлап торган арада, ишектән җитди генә, өлкән яшьтәге абый килеп керде. Баланы тыңлап карау белән, мин — яшь әнине куркытмыйча гына, барысын да җайлап аңлатты. «Әйдәгез, хастаханәгә барып кайтык әле. Бәйрәм көнне йөрисегез килмәгәнне дә аңлыйм. Ләкин андагы тәҗрибәле табиблар тыңлап карасыннар, аннан гына берни дә югалтмассыз. Ялт итеп барып та җитәрбез, ялт итеп кайтып та китәрсез», — дип тынычландырды.

Юлда барганда янәшәмдә утырды ул. Яңа елда эшләү кыенмы дигәч, бер авырлыгы да булмавын, 31 декабрь төненең бик тыныч узуын сөйләде. Ашыгыч ярдәм табибларының, гадәттә, -2-3 гыйнвар көннәрендә эшкә чыгасылары килми икән. «Ул көннәрдә чакыруларның исәбе-хисабы булмый. Бик үк адекват халәттә булмаган кешеләр күп очрый. Алкоголь күрмәгәндәй кыланган халык белән хастаханә тула», — диде ул. 

Шулай күңелле итеп сөйләшә-сөйләшә, ашыгыч ярдәм тәрәзәсеннән җемелдәшкән яңа ел утларын карый-карый барып та җиттек. Бу табибның безне хастаханәгә барырга үгетләве бик урынлы булып чыкты. Балама пневмония диагнозы куйдылар. Шулай итеп 2018 елның беренче таңын без хастаханәдә каршыладык. Вакытында беренче ярдәм күрсәткәне, диагнозның җитди икәнлеген аңлап та, куркытмыйча гына хастаханәгә барырга үгетләгән ул фельдшерга мин бүген дә бик рәхмәтле. 

«Улым терекөмеш градуснигын тешләп ваткан»

Икенче очракны искә төшерсәм, хәзер дә тәнем эсселе-суыклы булып китә. Баламны югалтам дип уйлап, нәрсә эшләргә белмичә катып калдым. Ә ашыгыч ярдәм шул дәрәҗәдә тиз килеп җитте ки, ул очрак булмаса, мин аларның шулай тиз йөри алганнарын белмәс тә идем.  

Кечкенә баламның температурасы югары. Электрон градусниклар төгәл температураны күрсәтмәгәч, ирем әйтмешли, «искелек калдыгы» булган терекөмешле градусник белән файдаланам. Үлчәвен үлчәгәнмен, ә урынына алып куярга онытканмын шул. 3 яшьлек олы улымның өзгәләнеп елавын, авызында пыяла кисәкләре елтыравын күреп алдык. Градусникны авызына кабып караган һәм ваткан! Терекөмешле градусникны! 

Минем халәтемне сөйләп тору артыктыр. Ярый ирем үзен кулга алып, ашыгыч ярдәм номерын җыйды. Мин баланың авызына кадалган пыяла кисәкләрен чүпләгән арада, алар килеп тә җитте. Әлбәттә, безне канаган авыз түгел, баланың эченә терекөмеш эләкмәдеме икән дигән сорау күбрәк борчыды. 

Башка вакыттагы кебек озаклап кәгазьләр дә тутырып тормадык. Документларга тиз-тиз кул куйгач, ирем белән улымны ашыгыч ярдәм алып китте. Хастаханәдә улыма рентген уздырганнар, анализлар тапшырган. Ходайга мең шөкер, терекөмеш эчкә эләкмәгән. Пыяласы ватылгач, терекөмеш шариклары идәнгә тәгәрәшкән икән. 

Улым өйгә исән-имин кайтып кергәч, үз бәхетемә үзем ышанмадым. Бу юлы да безне ашыгыч ярдәмнең тиз килүе, профессионалларча эш итүе коткарды дип саныйм. Шундый хәл килеп чыгуга юл куйган өчен мине ачуланучы булмады. Ә менә хастаханәдә иремә бик нык «эләккән». Баланың терекөмеш йотуы нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булу турында сөйләгәннәр. 

Иң мөһиме — барысы да әйбәт тәмамланды. Ә терекөмеш аккан бүлмәне агулы пардан ничек арындыруыбыз бөтенләй икенче тарих.

«Исерекләргә ярдәм итүебезне сорап чакыручылар күп»

Банк хезмәткәре Гөлүсә Илдаровага урамда хәле начарланган кеше өчен ашыгыч ярдәм чакырырга туры килгән. Көтеп җитерә алганмы? 

Быелгы җәйнең 35 градуслы челләсе иде. Бик ашыгып, төшке аштан кире эшкә кайтып барышым. Күз каршымда бер өлкән яшьтәге абзый егыла. Сәер итеп күзләрен түгәрәкләндерә, үзе дер-дер калтырый. Тиз-тиз ашыгыч ярдәм номерын җыям. Андый хәлләр белән бер дә очрашканым булмаганга, минем дә кулым калтырый башлый. Операторга үземнең үтеп баручы икәнемне, 60 яшьләрдәге ир-атның хәле начар булуы турында хәбәр итәм. Әлбәттә инде, «үтеп баручы» дигән сүз операторны шунда ук сагайтты. 

Ул миңа өстәмә сораулар яудыра башлады. Бу абый исерекме, аекмы, сөйләшәме, үзен ничек тота, тышкы кыяфәте нинди? «Бу кешенең хәле авыр, тизрәк килегез, бу сорауларны бирү шул хәтле мөһиммени соң?» — дип тә сорадым. «Безгә урамда аунап ятучы алкашларга ярдәм күрсәтүебезне сорап, көненә ничә шалтырату килгәнен беләсезме сез? Сорагыз әле, ашыгыч ярдәм кирәкме, аңа юкмы? Үзе кирәк дип әйтсә генә киләбез», — дигән җаваптан бөтенләй аптырап киттем. 

Бу абыйга сорау бирәм, ә ул мине ишетми дә. Яңадан телефонга үреләм, аның җавап бирмәвен аңлатам. Карасам, шул арада абзыйның хәле җайланып киткән. Торып утырды, ашыгыч ярдәм чакырганыма рәхмәт тә әйтмичә, китеп барды. Оператор әйткән категориягә керүче булды, ахры. Мин дә, борчуым өчен гафу үтенеп, телефонны куйдым, — дип сөйләде ул. 

Чыннан да, ашыгыч ярдәм табиблары аерым шартларда эшли һәм еш кына агрессив гражданнарга: исерек, наркоманнарга, криминаль тайпылышлары булган төрле асоциаль яки аффект хәлендә булган, үз гамәлләренә хисап бирмәгән кешеләргә ярдәм итә. Әледән-әле ашыгыч ярдәм бригадасына салкын корал белән һөҗүм итү, кул күтәрү очраклары турындагы хәбәрләр ишетелеп тора. Агымдагы җәйдә генә массакүләм мәгълүмат чаралары Әлмәттә бер агрессив ир-атның ашыгыч ярдәм фельдшерын кыйнавы турында язды. Бригада бу ирнең хатынына ярдәмгә килгән булган. 

Андый очракларда табибларның бернинди саклану механизмнары да юк икәнлеген искәртергә кирәк. 

«Фельдшерга наркоманнар пычак терәп, морфин талап алганннар»

Шәфкать туташы Лиана Недопекинага ашыгыч ярдәмдә эшләргә туры килмәгән. Ләкин укыганда практика үтүе исендә калган. 

Ашыгыч ярдәм турында сөйләрлек бер генә хатирәм дә юк, дөресен әйткәндә. Лифт булмаган йортларда, препаратлар һәм медицина җиһазлары тутырылган бик авыр сумканы күтәреп югары катка менүнең кыенлыгы һәм көне буе йөргәнгә башка каба торган машина исе генә хәтердә калган.

Көллияттә безне ашыгыч ярдәмдә озак еллар эшләгән фельдшерлар укыткан иде. Менә алар, чыннан да, әллә нинди куркыныч әйберләр сөйләде. Ашыгыч ярдәмне наркоманнар еш чакыра икән. Юк, ярдәм кирәк булганга түгел. Ломка вакытында, чарасызлыктан. Берничә тапкыр ашыгыч ярдәм табибларына пычак терәп, морфиннарын талап алганнар. Өсләренә бозау хәтле эт өстереп ташланганнары, пычаклар белән янап, сумкаларындагы барлык ампулалаларны алып калган вакытлары да булган, — ди Лиана. 

«Ашыгыч ярдәм машинасында үлгән кешеләрнең җаннары… йөриме?»

Лиананың ашыгыч ярдәм машинасында йөрүнең кыенлыгы турындагы җөмләсе белән килешми булмый. Аерым уңайлыклары белән аерылып тормаган машиналарда көне буе йөрү түгел, хастаханәгә барып җиткәнче үк ух-вах килә башлыйсың. Идарәче компаниядә эшләүче танышым Евгения Исаева да шул турыда әйтеп үтте. 

Мин ашыгыч ярдәм белән бәйләнергә яратмыйм, аларны бик сирәк чакыртам. Бер тапкыр да аларның машинасында йөргәнем юк иде. Бәби табар вакытым җиткәч, чакртмакчы идем. Ирем каршы килде. Такси чакырттык. Ирем таксистка әкерен генә, ипләп кенә бала тудыру йортына барырга кушты. 

Балама бер яшь вакытта башы белән батареяга бәрелде һәм безгә бик тиз генә ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә барырга туры килде. Абау, бигрәк каты сикертә икән ул машина! Даң-доң килә, салоны да әллә нинди шомлы, курку хисе тудыра. Башка үлем турындагы уйлар килә башлый. Бу салонда кем генә йөрмәгән дә, кем генә үлмәгән икән дип уйлый башлыйсың. Ул үлгән кешеләрнең җаннары тынычлык таба алмыйча, шул машина эчендә бәргәленеп йөри кебек тоела.

Шунда: «Ярый әле бала табарга ашыгыч ярдәм белән бармаганмын. Баланы шушы машина эчендә үк табып куюым да ихтимал булган икән», — дип сөенеп куйдым, — ди ул.

«Фельдшерның кимсетүләреннән соң утырып еладым»

Ашыгыч ярдәм табибларының үз-үзләрен Гиппократ антына рәвешсез тоткан вакытлары да була икән. Әле быел гына массакүләм мәгълүмат чаралары шаулап, Түбән Камада авыруны җирдән өстерәп барган фельдшерлар турында сөйләде. 37 яшьлек ир боз сарае янында егыла. Фельдшерлар әйтүенчә, ул исерек була, нашатырь спирты иснәтеп аңына китергәч, кулларын селки башлый.

Фельдшерлар аны киеменнән тотып, ун метр тирәсе кардан өстерәп бара. Соңыннан алар бу гамәлләрен пациентның исерек булуы һәм сугарга маташуы белән аңлаталар. Бу ашыгыч ярдәм фельдшерларына дисциплинар җәза бирелде. 

Күп тә үтмәде, Мәскәүдә 90 яшьлек пенсионер бабайны талаган ашыгыч ярдәм фельдшеры турында яңа гауга калыкты. Күзәтү камералары булган фатирда бер фельдшер бабайны караган арада, икенче хезмәттәше аның кесәләрен, карават янәшәсендәге өстәл тартмаларын актара. Ахырдан бу «табиб» бабайның паспортын эзләдем дип аклана.

Минем әңгәмәдәшләрем арасында да ашыгыч ярдәм табиблары тарафыннан дорфа мөнәсәбәткә һәм исерек бригадага юлыгучылар булган. 

Хуҗабикә Энҗе Гариповага бер фельдшердан ямьсез сүзләр тыңларга туры килгән. 

Баламның температурасы күтәрелде. Кызым еш авырый, гади генә салкын тигәндә дә беренче ике көндә температурасы бик югары булуы минем өчен гадәти күренеш. Бердәнбер проблемам — ул температураны дарулар белән генә төшерә алмыйм, ашыгыч ярдәм чакыртып, укол ясатырга туры килә. Ике көннән аның хәле тотрыклана, мин дә тынычланам. 

Бу юлы да ашыгыч ярдәмне укол ясап, температурасын төшерсеннәр өчен чакырдым. Ни өчен чакыруымны үзләренә дә ачыктан-ачык әйттем. Өлкән яштәге бер абый белән апага бу сүзләр ошамады. Минем белән әллә кем булып сөйләштеләр, тиз арада стационарга җыенырга куштылар. Мин үземнең хастаханәгә барудан баш тарту кәгазе тутырачагымны әйттем.

«Укол ясагыз да, бүгенгә өйдә калдырыгыз. Алай да төшмәсә, ирем белән үзем килермен, башка ашыгыч ярдәмне борчымам», — дип тә карадым. Шул сүзләрем өчен үземә карата нинди генә кимсетү сүзләре ишетмәдем. «Ненормальная», «горе-мать», «больше не вызывай нас» дип тә кычкырды миңа ул абый. Ә янәшәсендәге фельдшеры чыгып киткәндә миннән хезмәттәшенең үз-үзен тотышы өчен гафу үтенде. 

Алар артыннан ишекне ябу белән, утырып еладым. Кызым чыннан да ике көннән терелде. Йогышлы авырулар хастаханәсенә катлаулы очраклар булмаганда, барып йөрисе килми шул. Чөнки ОРВИ белән барып ятып, аннан пневмония эләктереп кайткан танышларым да булды, — ди Энҗе. 

«Исерек фельдшерлар килде…»

Тырнак ясау остасы Юлия Мичкина ашыгыч ярдәм бригадасының үзенә бик сәер диагноз куйганын хәтерли.

Омскида яшәгәндә бер җитди оешмада эшли идем. Анда проблемаларым башлангач, нервланып, аякларым кычытырга тотынды. Берсендә төнлә аягым шул дәрәҗәдә кычытты ки, мин ашыгыч ярдәм чакырттым.

Ике фельдшер килеп керде. Карасам, берсе әйбәт кенә исерек. Ул миннән урындык сорап алды да, өстәл артына барып утырып, күзләрен йомды. Кыскасы, черем итеп алырга булды. Икенчесе мине карарга тотынды. Анысы да бик үк аек халәттә түгел иде бугай. Миңа: «Сез авырлы, шуңа күрә тәнегездәге үзгәрешләргә реакция бара», — дип диагноз куйды. Бу хәлләрне иптәш кызларыма да сөйләдем. Хәзер безнең уртак мәзәгебез бар. Берәребез аягын кашып куйса, аха, аягың кычытамы — бәби көтәсең», — дип шаярышабыз.

«Авырганда ашыгыч ярдәмне көн саен чакыртам»

Журналист Диләрә Алмазова да үзенең ашыгыч ярдәм белән бәйле исендә калган очракларны сөйләде. 

«Мин үземне ашыгыч ярдәм чакыртырга ярата торган кеше дип саныйм. Нык чирләгән вакытымда көн саен чакырткан вакытлар да була. Бу көздә бик җитди итеп ковид белән чирләдем. Ашыгыч ярдәмне көн саен диярлек чакырып тордым, һәрберсендә миңа өйрәнчек студентларны җибәрәләр иде. Аларның дәвалары үлән белән витамин билгеләүдән ары узмады. Антибиотиклар да язмадылыр. Бик каты интектем инде. Дүрт тапкыр ашыгыч ярдәм чакыртканнан соң гына әйбәт табибка туры килдем. Ул дөрес дәвалау курсы билгеләп киткәч, хәлем алга китте. 

Тагын бер очрак. Төркиядән ялдан кайтканнан соң кызым ротавирус белән авырды. Өч көн рәттән ашыгыч ярдәм чакырттык. Өчесендә дә ниндидер дарулар язып, китеп бардылар. Биш көн интеккәннән соң гына бер яхшы табиб туры килеп, безне хастаханәгә алып китте. Ул вакытта баланың хәле бөтенләй беткән иде инде. 

Балалар үскәндә ашыгыч ярдәмгә аеруча еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Улыма алты ай вакытта, беренче тапкыр эремчек каптырдым. Шул эремчектән балама бик нык аллергия булды. Бөтен тәне кабарынкы кызыл тамгаларга күмелде. Бала зәңгәрләнә, башы артка китә башлады. Андагы куркуларымны белсәгез…

Ашыгыч ярдәм килгәнче, аллергиягә каршы дару бирергә өлгердем. Алар килгәндә дә баланың ирене зәңгәр иде әле. Безне тиз арада хастаханәгә алып киттеләр. 

Ашыгыч ярдәмнең чыннан да ашыгып килеп, вакытында тиешле ярдәм күрсәткәннәре дә булды. Быел эчем бик нык авырта башлагач, 03не җыйдык. Алар мине бик тиз арада җыендырып, хастаханәгә алып киттеләр. Анда килү белән операциягә яткырдылар.

 Чыннан да, «ашыгыч» ярдәм булды ул. Алар минем тормышымны коткарып калдылар. Ул бригаданы хәзер дә рәхмәт белән искә алам. Килү белән операция кирәк булырга мөмкин икәнлеге аңлап, тиз эш иттеләр. Хастаханәдә дә яхшы хирургка туры килдем. Әгәр дә озаграк килсәләр, алып китмәгән булсалар, нәрсә буласын кем белгән, — дип сөйләде Диләрә.

Саннар

Ничә ашыгыч ярдәм бригадасы?

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстанда тәүлек буе эшли торган 241 ашыгыч ярдәм бригадасы бар.

Аларның 22се — гомумпрофильле бригада, 209ы— фельдшерлар бригадасы һәм 10сы — махсус бригадалар. Махсус бригада үз эчендә бер анестезиология — реанимация бригадасын, 5 — педиатрия һәм 4 психиатрия бригадасын ала.

Ничә вакансия?

Бүгенге көндә республикада 132 ашыгыч ярдәм табибы, 312 урта медицина хезмәткәре, һәм 99 машина йөртүче җитми.

Кайчан тизрәк киләләр? 

Ашыгыч ярдәм иң беренче булып кеше тормышына чын-чынлап куркыныч янаган очракларга ашыга. Беренче чиратта күкрәк читлегендә кискен авырту, аңны югалту, паралич сугу, юл фаҗигаләре, биеклектән егылып төшү, яраланулар, зыян күрүчеләр күп булган очраклар һәм җәмәгать урыннарыннан килгән чакырулар тора.

Иң күбе кемнәр чакырта? 

Кызганыч, ашыгыч ярдәмне кан басымы күтәрелү, югары температура, арка авырту кебек артык куркыныч булмаган очракларда да чакырталар. Иң күп мөрәҗәгатьләр нәкъ шундый авыруларга туры килә. Халыктан иртәнге 8дән кичке 6га кадәр вакыт аралыгында килгән артык куркыныч булмаган чакыруларның күпмедер өлеше амбулатор-дәваханә челтәрләренә тапшырыла.