Илгиз Гатауллин: «Татар яшелчә, җиләк-җимеш ашый белми, шуңа аның эче ката» | intertat.tatar

Илгиз Гатауллин: «Татар яшелчә, җиләк-җимеш ашый белми, шуңа аның эче ката»

Эчәклектә рак… Бу диагнозны берәүгә дә ишетергә язмасын дип теләсәк тә, статистика киресен сөйли. Татарстанда яман шеш структурасында соңгы елларда эчәк рагы беренче урында. Фәнни телдә ул колоректаль рак дип атала.

Татарлар ни өчен эчәк проблемаларыннан ешрак интегә, эчәктә яман шешне ничек ачыклап була? Бу хакта Россиянең атказанган табибы, Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия һәм онкология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Илгиз Гатауллин белән сөйләштек. «Ашау яхшы булырга тиеш, төрледән-төрле ризык кирәк», - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ләкин нәкъ менә шул яхшы ашаучылар дөрес итеп ашый белмәсә, шеш корбаны булырга мөмкин икән.

Илгиз Габдуллович, эчәклектә яман шеш авыруына күбрәк кемнәр бирешүчән? Нәселдән дә күчәме ул? Сәбәпләре нидә аның?

Бу патология соңгы ун елда үсеш ала. Татарстанда онкопатологияләр структурасында колоректаль рак беренче урында. Башка төбәкләрдә тире рагы, сөт бизләре рагы була, ә бездә эчәк рагы чыга. Былтыр ул барлык яман шеш структурасында 13 процент иде.

Ул халыкның тормыш рәвеше, туклану холкы үзгәрүенә бәйле. Кызыклы бер закончалык бар: фәкыйрьрәк, ашау ярлы булган, сәнәгать үсеш алмаган илләрдә колоректаль рак күпкә сирәгрәк очрый. Колоректаль рак ул — цивилизация чире. Кеше күпме яхшырак ашаса, күпме юанрак булып, азрак хәрәкәтләнсә, эчәк рагы белән шулкадәр ешрак авырый. Аның матдәләр алмашы да бозылган була. Эч кату да тискәре роль уйный, клетчатка (үсемлек ризыгы) азрак булган саен, эч кату ихтималы шулкадәр зуррак.

Нигездә, бу өлкән яшьтәге пациентлар, ләкин ракның якынча 10 проценты генетика белән бәйле. Нәселдән күчә дигән сүз, кайчак ул 20-25 яшьтә үк үзен күрсәтергә мөмкин.

Тулаем алганда, бу 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр, ләкин соңгы елларда рак «яшәрә» башлады. Авыруларның якынча 10-15 проценты 50 яшьтән яшьрәкләр.

Итле, терлек маена бай ризык белән тукланган, үсемлек ризыгы аз кулланылган илләрдә рак белән ешрак авырыйлар. Ит азрак кулланылган, әмма диңгез ризыгы, яшелчә, җиләк-җимешкә, үсемлек майларына өстенлек биргән илләрдә рак сирәгрәк очрый.

Ни өченме? Эш шунда ки: микробиом дигән төшенчә бар, бу микроорганизмнарның аерым колониясе, алар нигездә эчәклектә яши, тиредә, үпкәләрдә дә бар. 1,5 кг тирәсе микроб яши бездә. Безнең гомуми халәт — бит тиресе төсе, аппетит, хәрәкәтчәнлек, күп кенә авырулар микробиомга бәйле. Микробиом нормаль булса, лактобактерияләр, бифидумбактерияләр җитәрлек булса, эчәк авырулары сирәгрәк була. Ә башка бактериялар күбрәк булса, әйтик, диета бозылды, кеше күбрәк терлек майларын, аксымнарын күбрәк куллана башлады ди, аның бөтенләй башка спектр бактерияләре барлыкка килә — фузобактерияләр, стрептоккок бактерияләр…

Без моның белән шөгыльләндек, тикшерүләр аерым бер бактерияләр колоректаль рак белән бәйле булуын күрсәтте. Шул ук вакытта эчәк рагын тоткарлап торучы, май кислоталары чылбырын төзүче бактерияләр бар. Алар эчәклектә күп булса, ракны тоткарлый. Хәтта шундый идея бар: колоректаль рак кабатланмасын өчен, эчәклеккә махсус шул бактерияләрне кертү яки май кислоталарын өстәү. Бу үзе зур эш. Без хәзер шуның белән шөгыльләнергә җыенабыз. Бәлки, ризыкка бактерия рәвешендә кушылма, я ялкынсыну процессын туктату өчен экстрактлар булыр, чөнки ялкынсыну рак үсешенә китерә. Перспектива зур.

Димәк, нәтиҗә ясап шуны әйтәбез: туклану микробиомга тәэсир итә, ә микробиом эчәк тышчасы ялкынсынуга китерә, ялкынсынудан, үз чиратында, полиплар килеп чыга, ә полиплардан рак барлыкка килә.

Без элегрәк камыр ризыкларын яшелчәсез ашау яман шешкә китерергә мөмкин дип язган идек. Татарларда рак күбрәк очрый дигән сүз дә булган иде…

Халыкларның туклану үзенчәлекләрен күзәтеп барабыз. Татарлар турында әйтсәк, алар ешрак авырый, хәер, катнаш никахларны исәпкә алганда, кем татар, кем рус икәнен әйтү кыен да инде. Татарларда яшелчә, яшел тәмләткечләр, үсемлек ризыклары белән туклану кабул ителмәгән, шуңа күрә эч кату, колоректаль рак та татарларда ешрак очрый.

Шәһәрләрдә ашау әзме-күпме үзгәрде, авылларда туклану үзенчәлеге бераз башкачарак, ул эч катуга һәм төрле эчәк патологияләренә китерә.

Сүз уңаеннан, Илгиз Гатауллин берничә ел элек «Татар-информ» га ит һәм камыр ризыкларын күп куллануның зыяны турында да әйткән иде. «Әйтик, өчпочмак ул үзе итле дә, камыр ризыгы да. Аны даими ашап тору эчне катыра. Икенче яктан, әгәр өстәлдә һәрвакыт чи яшелчә һәм җиләк-җимеш булса, әлеге зыянны каплап булыр иде. Әгәр өчпочмакны кәбестә, кишер салаты белән ашап куйсак, бернинди зыяны булмаячак. Гомумән, көненә ярты кг яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Кавказ кухнясы да итле ризыкка бай, тик алар яшелчәләргә, яшеллек ашауга басым ясый», — дигән иде. Шулай ук, яман шеш дүртенче стадиягә кадәр үзен сиздермәскә мөмкинлеген дә искәрткән иде.

Ничек өйрәтергә икән татарларны яшелчә ашарга? Лекция-мазар укып караргамы әллә?

Лекция укырга була инде, брошюра таратырга мөмкин, ләкин традиция традиция инде ул, нишләтәсең аны. Шәхси үрнәк кирәк. Яшьләр үзләренең әти-әниләренә, әби-бабайларына күчтәнәчкә яшелчә, җиләк-җимеш алып кайтып, тәмле һәм файдалы дип, үзе ашап күрсәтсә әйбәт инде.

Кеше көненә биш төрле яшелчә яки җиләк-җимеш ашарга тиеш. Әйтик, кәбестә, кишер, әфлисун, алма, груша… Биштән артса да ярый, ләкин кимрәк булмасын.

Бик борычлы, зәһәр әче ризыкның да зыяны күп диләр бит…

Бер яктан, әче ризык зарарлы, ашказаны-эчәк трактын ялкынсындыра диләр, икенче яктан, ул болай гына килеп чыкмаган. Азия, көньяк-көнчыгыш илләрдә паразитар, бактериаль авырулар белән чирләү ихтималы зур, шуңа андый ризык паразитар авыруларны кисәтү өчен кулланылган. Мисал өчен, куркума дигән специя бар. Ни өчен индуслар, кытайларга караганда, ашказаны рагы белән сирәгрәк авырый дип ачыклый башладылар. Баксаң, алар бөтен ризыкка куркума сала икән. Авыру түбән булуын шушы куркумага бәйләп караганнар. Шуңа күрә әче ризыкны гел зыян дип карарга кирәкми. Беренчедән, ул аппетитны уята, үт суы, ашказаны согы бүленеп чыгуга китерә, икенчедән, профилактика. Бөтенесе дә чама белән булырга тиеш, шул гына.

Казанда узган конференциядә онколог Булат Гатауллин яман шешне җенескә бүлеп өйрәнү турында сөйләгән иде. Ни өчен эчәк рагы ирләрдә ешрак очрый?

Чиста ирләрнеке генә булган яман шешләр бар, мәсәлән, простата бизе, күкәйлек рагы. Чиста хатын-кызлар рагы бар — аналык муентыгы, аналык бизләре рагы. Башка локализациядә шеш ике җенестә дә очрый, ләкин нәкъ менә колоректаль рак хатын-кызларда сирәгрәк.

Без эш нәрсәдә икән дип, анализ ясый башладык, 50 яшькә кадәр хатын-кызларда авыру да, үлем дә күпкә ким. Бу күкәй күзәнәкләр эшләвенә, эстрогеннар бүлеп чыгаруга бәйле дип фараз кылдык.

60-70 яшьтә эчәк рагы хатын-кызларда һәм ир-атларда да бертөрлерәк, ә 70 яшьтән соң хатын-кызлар ешрак авырый һәм ешрак үлә. Бу эстрогеннар булмавына бәйле дигән нәтиҗәгә килдек. Эстрогеннар үзенә күрә саклаучы ролен үти. Бәлки, хатын-кызларга компенсацияләүче гормональ терапия билгеләргәдер дигән уй да килә. Гинекологлар тәҗрибәсендә бар ул. Андый дәвалану узган хатын-кызларда колоректаль рак сирәгрәк ачыкланган. Профилактика өчен бу яхшы кебек тоелса да, таяк ике башлы шул: гормональ терапияне еш кулланган хатын-кызлар аналык рагы һәм сөт бизләрендә яман шеш белән ешрак авырый.

Кайбер әти-әниләрдән, баласы балалар бакчасында олы йомыш белән чыгарга түзеп йөри, ояла, курка дигәнне ишеткән бар… Илгиз Габдуллович, бала өчен бу зыянлымы?

Әгәр бала бәдрәфкә чыгасы килгәндә, чыкмый кала икән, уйланырга кирәк. Бәлки, ул оялмыйдыр, гипоганглиоз юк микән, ул эчәк озынаю дигәнне аңлата. Балалар хирургына күренергә кирәк. Түзеп йөрү, оялуга гына сылтарга ярамый, эчәк авырулары да бар.

Әгәр моны озакка сузсаң, диетаны төзәтмәсәң, дарулар эчмәсәң, эч катулар озакка сузылачак — 5-6 көн, бер атна… Күренергә кирәк. Гадәттә, тышка чыгасы килә икән, анда түзеп калу авыр инде ул, бала шундук горшокка йөгерергә тиеш.

Эчәк шешен нинди симптомнар буенча танып була?

Бөтен куркынычы да шунда инде аның: орган эшен бозуга китергәнче, клиник яктан үзен берничек күрсәтми. Эчәк үткәрүчәнлеге бозылгач кына симптомнары башлана, ә бу инде шактый соңга калган стадиясе булуы ихтимал.

Беренче чиратта, кешене тәрәте бозылу сагайтырга тиеш. Гомумән, кеше һәр нәрсәдән канәгатьлек алырга тиеш. Әгәр ашагач, канәгатьлек тоймый икән, димәк, ашказанында ниндидер патология бар. Кече йомышын үтәгәч тә, кеше үзенә бер рәхәтлек сизәргә тиеш, сигән вакытта ниндидер авырлык тойса, простатик биздә проблемалар булуы бар. Тизәк чыкканда да берни борчымаска тиеш. Олы йомыш белән тышка чыгуда үзгәрешләр, авыртулар булса, эч кәефсезләнсә, богыр-богыр килсә, уяу булырга кирәк. Эч китү һәм эч кату чиратлашып торуы да нормаль хәл түгел. Кеше берәр бозыграк ризык ашаганмындыр дип кенә уйлый, ләкин еш күзәтелә икән, аңа гына сылтап калдырырга кирәкми. Күңел болганса да, эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге билгесе.

Эчәкнең уң ягында анемия дә булырга мөмкин. Кешене берни борчымый, ләкин ул хәлсезләнә, тән тиресе төссезләнә, тоныклана. Сәбәбен эзләргә кирәк. Кан булмаса, бу я сукыр эчәк рагы, я ашказан рагы булуы бар.

Без күп нәрсәгә җиңел карыйбыз, бозык, черек нәрсә ашаганмын, агуланганмындыр дип уйлыйбыз, ә моңа җитди карарга кирәк.

Шуңа күрә скринингка кул селтәп кенә карарга ярамый. Әйе, без сәламәт кешедә рак эзлибез, югыйсә, аны берни борчымый да кебек, ләкин бары тик шул скринингта гына башлангыч стадиясендә ачыклап була. Скрининг шушы төбәк өчен актуаль нозологияләр буенча гына үткәрелә — үпкә рагы, ашказаны рагы, эчәк рагы, аналык муентыгы рагы, сөт бизләре рагы, простата бизе рагы. Шушы алты нозология барлык шешләрнең 60-70 процентын тәшкил итә.

Колоректаль ракны ачыклау өчен, диспансеризациядә тизәктә яшерен канга анализ бар. 100 сәламәт кешенең 2-3ендә яшерен кан ачыклана, бу рак бар дигән сүз түгел, я шеш, я полиплар, я ниндидер җәрәхәт булырга мөмкин. Бу авыруларга колоноскопия ясала, тизәгендә каны булганнарның 2-10 процентында шеш табыла. Бу инде башлангыч стадиядәге рак, ләкин ул дәвалана. Полиплар була икән, полиплар алына, һәм ул кешегә рак бүтән янамый.

Менә шул колоноскопиядән куркучылар бар бит. Авырттыра, диләр…

Колоноскопияне наркоз белән үткәреп була, ләкин наркоз да эзсез генә узмаска мөмкин бит. Бөтенләй түзмәслек түгел инде, дөрес итеп үзеңне әзерләү генә кирәк. Кешеләр алдан ук авыртуга әзерләнә дә, шулай килеп тә чыга. Алдан спазмалитик эчеп куйсаң, эчәкне әзерләсәң, түзмәслек түгел. Бездә аны тиз ясарга тырышалар, кайдадыр 6 минут ясыйлар, кайдадыр 10-15 минут, шуннан артмый.

Рак ачыкланганнан соң, кешенең биш ел яшәү дигән төшенчәсен ишеткән бар. «Пятилетняя выживаемость» диләр аны табиблар. Татарстанда ничек бу күрсәткеч?

Шеш беренче стадиядә булганда, биш ел яшәү 95 процентка кадәр, икенче стадия икән, 60-70 процент тирәсе, кайчак 75 процент та була. Өченче стадия икән, 50-60 процент тирәсендә тирбәлә. Уртача алганда, Татарстанда колоректаль рак булганда, биш ел яшәү 55-56 процент тәшкил итә.

Кайсы очракта операция ясыйсыз? Аны ясамый да калып буламы? Операциядән соң өзлегүләр еш очрыймы?

Хәзер яңа технологияләр, яңа дәвалау алымнары бар. Туры эчәк рагын хирургия юлы белән генә дәваламыйлар, башта операция алдыннан химия-нур терапиясе үткәрәләр, аннары гына операция, аннан соң метастазалар булса, пациентлар химия терапиясе ала. Кайчак бер ел да булырга мөмкин.

Соңгы елларда лапароскопия барлыкка килде, операция тишек аша гына ясала, авырулар аны җиңелрәк кичерә, тернәкләнү дә тизрәк.

Тугым эчәге рагы булса, авырулар элекке тормышка бик тиз кайта. Туры эчәк рагы булса, ул эчәк тулысынча алына, кеше инвалид калса да, тышка чыгуны контрольдә тотып була, махсус билбаулар, пластик капчыклар кешене элекке тормышка кире кайтара ала, авыр физик хезмәт булса, кире эшенә дә кайта ала, ул башкаларга сизелми дә.

Ультратүбән алгы резекцияле операция бар. Анастомоз (тоташтыргыч элемент) куябыз, тәрәт турыдан-туры башкарыла, кеше көненә 5-7 тапкыр тышка чыгарга мөмкин. Андый кеше бәдрәфтән ерак китә алмый, дарулар белән дә дәваланырга кирәк. Кешегә өйдән генә эшләргә була.

Ә тулаем алганда, без авыруларны тиз арада тернәкләнергә, саф һавада хәрәкәтләнергә, төрле ризык ашарга өндибез, иң мөһиме - тәрәтләрен күзәтсеннәр. Эчне сыегайта торган ингредиентлы ризыклар булмавы хәерлерәк. Әгәр пациентның операциядән соң эче катса, ә анда анастамоз булса, эчәк үткәрмәүчәнлеге булырга мөмкин.

Яңа, заманча дәвалау алымнары бар хәзер. Колоректаль ракны генетика күзлегеннән карый башладык. Шешнең берничә төрле мутациясе бар. Шеш үсешен тоткарлап тора торган таргет препаратларын куллана башладылар.

Минем төп киңәшем шул: диспансеризациядә тизәктә яшерен канга анализ бирү мөмкинлегеннән файдалансыннар, ваемсыз булмасыннар иде. Чирне башында дәвалау күпкә җиңелрәк бит.