Коронавирус белән авыручы: «Төшемдә шаулап елга акты, кешеләрне албастылар куды» | intertat.tatar

Коронавирус белән авыручы: «Төшемдә шаулап елга акты, кешеләрне албастылар куды»

Коронавирус белән көтмәгәндә генә авырып киткән Наилә Идрисова чирне ничек кичерүе һәм инфекцион авырулар хастаханәсендә дәвалануы хакында «Интертат»ка язды.

Без сине көтмәгән идек… Гомумән, океан артындагы турист сыман идең син безнең өчен: я килерсең, я юк сыман. Аннан, безнең иммунитет та ярыйсы кебек иде — өч ел инде фитнеска йөрибез, бассейнда йөзәбез, җай булган саен саф һавада, парк, су буйлары дигәндәй. Ярар, пандемия аркасында соңгы елларда диңгез күрмәдек, аның каравы, үзебездә дә һава торышлары ким булмады. Прививка ясатырга инде ничә тапкыр талпынган идек, тәки җитешә алмадык.

Ә син уйламадың да: килдең, өебезгә үк кердең һәм безне егып салдың. Без дим, чөнки син иремә эшеннән ияреп кайттың, беренче аңа ташландың. Хәлсез гәүдәсен көчкә сөйрәп, атна азагында кайтып егылды ул… Ике көннән мин дә 39 градус температура, галәмәт баш авыртуы, ютәл белән аудым.

«Ашыгыч ярдәм»гә шалтыраткач, безгә поликлиникадан булачак табиб студентларны җибәрделәр. Алар дарулар язды, коронавирустан тамак-борыннан анализ тапшырырга кушты. Мазок тапшырдык, бер көннән «Дәүләт хезмәтләре» порталында «тискәре» дигән нәтиҗә килде. Сөендек! Димәк, бездә коронавирус түгел, салкын тигән — ялларда бакчада тирләп эшләдек, мунча да кердек, җил бәргәндер… 

Әмма безнең хәл җиңеләймәде, киресенчә, авыру көчәя генә барды. Бума таш ютәл сулыш алырга ирек бирми, баш авыртуын һичбер дару басмый, температура төшәргә дә уйламый, төнлә шабыр салкын тиргә батып, саташып уянасың… Атна ахырында аңны югалтыр дәрҗәгә җиткәнне аңлап, бар көчне җыеп, тагын «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратып, хәлне аңлаттым. Рәхмәт яугыры, телефонны алган ханым ярты сәгать эчендә ярдәм киләчәген әйтте. Шулай булды да. Бик күп приборлар күтәреп килеп тә керделәр. Кардиограмма да төшерделәр, үпкәне дә тыңладылар… «Ике яклы пневмония сездә, җыеныгыз, хастаханәгә алып китәбез», — диделәр аны-моны уйларга урын калдырмыйча. Кулга эләккән, күзгә чалынган әйберләрне иремнекен рюкзагына, үземнекен букчага ыргыткалап, машинага чыгып утырдык.

Шулай итеп йогышлы авырулар хастаханәсенә юл алдык. Телевизордан гына күргән «Ашыгыч ярдәм» машиналары чираты шунда ук күзгә ташланды. Чират җиткәч, без дә кабул итү бүлмәсенә кердек. Биредә авыру турында мәгълүмат тутырудан тыш, иң мөһим төп нәрсә — компьютер томографиясе. Үттек. Яшь кенә табиб егетнең безгә карап әйткән сүзләре тиз генә аңга барып җитмәде — иремнең үпкәсе 45, минеке 20 процент зарарланган, бу инде ковидның үзе…

Без — «кызыл зонада»

Аллаһка шөкер, урын булып безне салдылар. Югыйсә, юлда килгәндә фельдшер кыз урын булмаса кайтарып җибәрәләр, дигән иде. Ул көнне, төнне ничек чыкканмын, һич әйтә алмыйм. Бүлмәдәшем генә төне буе ютәлләп, саташып чыктың, диде. Иртән табиб та төнге маҗараларны сорады. Шаулап елга ага, албастылар кешеләрне куа, дим, шабыр салкын тиргә батып уянганны әйтеп. Баш миенә кислород җитми, кислород сула — көндез дә, төнлә дә, диде табиб. Бер атна кислород белән яшәдем, шуннан ул миңа җитте, сатурация 95-97 булды. Температура тора-бара 39дан 34кә кадәр төште. Моңа, билгеле, исем китте. 36,6дан түбән төшкәнен белми идем… Була икән бу көчле дарулар белән, температура гына түгел, әле кан басымы да бер югары, бер түбән төшеп, уйнаклап хәлне алды.

Ярар болары, иң авыры — хәлсезлек, сылый да куя ул сине ятакка. Ютәл дә нык җәфалады, күкрәкне тәки таш сыман басып тора. Берничә көн үткәч, табиб: консилиум булды, сезнең авыру тарихын да карадык, яңа дару билгеләдек, бер флаконы сигез мең… Булышырга тиеш, диде. Чынлап та, берничә көн үткәч, теге таш ютәл йомшарды. Комплекслы дәва ярдәме, диделәр. Көне буе ничә төрле дару белән система да система… Йөрәккә бу, билгеле, ошамады — үзен шунда ук нык кына сиздереп алды. Оеды да китте бермәл. Болай да әллә ни күтәрелә алмаган гәүдәмне янә ятакка бәреп атты. Я, Раббым, бу оеган йөрәк белән ничек яшәмәк кирәк… Тагын кардиограмма, тагын дәва… Әле баш, әле аяклар, әле эчке органнар — чиратлашып дигәндәй, үзләрен сиздереп кенә тора.

Боксташларым

Бер бокста, ягъни бер палатада без өчәү яттык. Күршедә кемнәр ятканын белү мөмкин түгел, монда кереп тә, моннан чыгып та булмый. Безнең янга табиблар да, шәфкать туташлары да, санитаркалар да ишекне махсус пропусклар белән ачып керәләр, ачып чыгалар. Ризыклар махсус тәрәзә-бокс аша бирелә. Аны теге яктан куеп, ишеге ябылганнан соң гына бу яктан ачып алып була.

Бүлмәдәшләрем дигән идем бит әле… Иң өлкәнебез булган әбине җитмеш яше тулган көнне бик авыр хәлдә районнан китергәннәр. Башта ул ун көнгә якын реанимациядә яткан, без кергәндә ятакта иде әле. Үпкәсе аның да 45 процент зарарланган. Әле үзенең авырулары күпме… Унбиш ел инде диабет белән интегәм, ди. Инсулиннан башка тора алмый. Шәфкать туташлары аның тирәсендә аеруча еш булды. Рәйдәнең (без бер көнне кереп, бергә чыгып киттек) шулай ук башта ире чирләгән. Әмма алар безнең кебек могҗизага ышанып, бер атна өйдә үлә-бетә ятмаган. Иртән югары температура булуга, хәлне аңлап, табиб чакыртып, аннан үзе үк хастаханәгә алып килгән. Ике көннән үзе авырый башлагач, бирегә килеп, компьютер томографиясе узган. Коронавирус аның да шактый гына чирләрен калкытып чыгарды.

Әбекәебез ике көннән аякка баса башлады, аннан юыну бүлмәсенә атлады. И-и сөенгәннәре шуңа… Табиб та кергән саен канатландырып тора: үзең тырыштың инде, күпне кичергәнсең, бирешмисең, шулай кирәк, булдырасың, ди. Реанимациядән бөтен кеше дә монда менеп җитә алмый, безнең ярдәмгә өстәп, үзеңдә көч булу кирәк, ди аннан безгә карап. Инде бераз хәл кергәч, шалтыратканнарын көтеп тормыйча үзе телефоннан хәл белешә башлады.

«Узган ел, авылда мәчет кирәк дип сөйләшкәч, кем акча, кем материал белән, кем төзелештә ярдәм итә башлады. Озакламый ачылыр да инде, шөкер, төзелеп бетте, җыештыралар», — ди телефоннан мулла белән сөйләшеп алгач. Уллары да нык ярдәм иткән, тиененә кадәр язып, бөтен исәп-хисапны үзе алып барган. Аннан: урам бәйрәме буласы иде, ничек үтте икән, дип клуб мөдире белән сөйләшеп алды, күршеләренең хәлләрен белде. Әле бу биш баласы, әллә ничә оныгы, үзенең алтымы-җидеме бертуганы белән сөйләшүдән тыш.

«Карале, болар минем белән сөйләшергә куркып яталар икән. Минем телем авыртмый бит… Табиб сөйләшергә кушты», — ди кеткелдәп көлеп. Икенче көнне иртән үк абыйсы белән сөйләшә: "Ничек анда басулар, түкләдегезме, саламын җыйдыгызмы? Көннәр матур бит, 30 градус, эссе диләр урамда… Ярар, бик әйбәт булган», — ди уңышларына сөенеп. Беркөн хәтта Чиләбегә апасына шалтыратты. Яшь аша күзләре елмая иде: сөйләшә алдык бит, исән калдым… Әбекәебез бездән ике көн алдан чыкты. Кочаклашып саубуллаштык. Ул чыгып киткәч, без басу, авыл, район, республика, хәтта ил яңалыкларыннан да мәхрүм калдык. Интернет хәбәрләре безгә кызыклы түгел иде, аларны карарга хәл дә юк. Ул чыгып киткәч табиблар да: менә шундый яшәү көче кирәк, үрнәк әби бар кешегә, диделәр. Ә ул үзе: "Бер кешегә начарлыгым тигәне юк, булышырга гына тырышам, балаларым да шундый, бик авырлык белән үстерсәм дә… Ничәмә-ничә операцияләр кичердем инде, мин ятмаган хастаханә калмагандыр монда. Раббым ярдәменнән ташламый", - дигән иде. Аннан Хәсбүн Аллаһу үә нигъмәл-үәкиил, амин, дип кабатлады безгә елмаеп. Әйе, үзенә күрә сере бар иде әлеге доганың.

Шушы өч атна эчендә без өчебез дә иртән дә, кичен дә аеруча шушы сүзләрне кабатладык. Хастаханәгә кергәннең икенче көнендә үк күңелемә нидер җитмәвен сизә башлаган идем. Догалы кечкенә китапчыкларым башка сумкамда калган, ачкыч бәйләмендәге бисмиллалы брелок кына бар. Хикмәт дисәң дә хикмәт: нәкъ шул көнне «Классташлар» төркемендә бер кызыбыз дини белем алган икенче классташ кызыбыздан сорап, авыр чакта ярдәм итә торган кыска гына дога бар иде, искә төшерә алмассызмы, дип язган. Һәм менә җавап: Хәсбүн Аллаһу үә нигъмәл-үәкиил, амин. Дин әһеле сөйләп, аңлатмасын да бирә. Анда: Миңа ярдәм итәргә Аллаһның кодрәте җитә. Коръәни Кәримдә Әл-Гыймрани сүрәсендә шушы аятьне безгә аңлата: кем дә кем шушы доганы кыла, Аллаһы Тәгалә аңа бер зыян китертми. Иң тетрәнгән, иң авыр вакытта, күңелегездә чыгу юлын таба алмаган кыен чакта шушы доганы берме, икеме, өч тапкырмы укыгыз. Һәм бу доганың тагын бер көче бар, ихластан укылган дога бик тиз килә, диелгән.

Табиблар һәм шәфкать туташлары…

Безнең генә түгел, бүлектәге алтмышлап авыруның хәлен җиңеләйтүче, терелтүче, аякка бастыручы фәрештәләр кебек алар. Сизеп торабыз — төнлә дә, көндез дә авырулар кереп кенә тора. Тәүлек буе «Ашыгыч ярдәм» машиналары сиреналары тынмый, диспетчер тавышы тимер юл вокзалындагы сыман. Баштан ул тавышлар, сары төстәге машиналар, әфлисун төсендәге бина, баштанаяк актан яки яшел, зәңгәрдән киенгән айдан килгән кешеләр сыман тоелган, күзләре генә күренгән персонал күңелне әллә нишләтә, яңадан ул төсләргә карап булмас төсле тоела иде. Ияләштек, алай ук түгел икән лә. Рәйдә белән икебезгә бер табиб булды. «Тискәре» нәтиҗә булмыйча, ягъни ковидны дәвалап бетермичә чыкмыйсыз, диде. Шулай булды да. Тик миңа ул «тискәре» нәтиҗә ике тапкыр «уңай» килгәннән соң гына булды. Куркытты, билгеле…

Табибыбыз үзе дә коронавирус белән авырган. Борын ис сизми дигәнгә, өч атналап вакыт узгач кире кайта ул, дип тынычландырды. Президентыбыз йөз көн эчендә төзеткән һәм узган ел файдалануга тапшырылган вакыттан әлеге хастаханәдә эшли икән. Авырулар яше белән кызыксынгач, 21яшьтән алып 95 яшькә кадәргеләр дәваланды, диде. Шәфкать туташларын без башта бирегә сайлап алганнармы дисәк — алар барысы да яшьләр, медицина көллиятен тәмамлап килгән кызлар икән. Әлеге һөнәрне сайлаган егетләр дә бар.

Тагын бик күп хезмәт санитаркалардан тора. Шулкадәр чисталыкны алар булдыра. Күзләр ачылганда алар белән дә сөйләшеп алабыз. Күбесе якын-тирә районнардан килеп эшли икән, тәүлекләп эшлиләр. Торалмаган авыруларны да ашаталар, юындыралар, асларын алыштыралар. Барысы да бик игътибарлы, ярдәмчел. Гомумән, биредә телевизордан гына күргән чит ил хастаханәсенә эләккәндәй хис кала. «Безнекеләр дә төзи беләләр бит», — дигән горурлык уяна.

Без — өйдә!

Өч атна дигәндә башта балалар әтиләрен, икенче көнне мине алып кайттылар. Өйгә берьюлы ике авыру кайтты. Икебез дә хәлсез, агарган, ябыккан, кәефнең әсәре дә юк, бөтен нәрсә ачуны китерә… Дөресен әйткәндә, мин иремне танымадым. Хастаханәдә чакта сөйләшкәләп тордык. Тик… ул бүтән иде, ярсулы, тиз арада кызып китә, күзләре дә урынында түгел сыман. Минем беренче сүзем: "Сиңа кеше каны салдылармы әллә?" — булды. «Юк, үземнеке дә җитәрлек», — диде ул ачуланып. Аны икенче көнне үк ковидны дәвалый торган икенче хастаханәгә күчергән иделәр. Анда иркенрәк булган, коридорга да чыкканнар, телевизор да караганнар. Кроссвордлар китаплары китерткән, бүлмәдәгеләргә «Һәфтияк Шәриф»не укып яткан. Бездәге бокста ятса нишләгән булыр иде икән…

Шулай түзәлмичә, Рәйдәнең ире өйдә дәваланам дип, «уңай» нәтиҗә белән үзе сорап чыгып киткән, диде бит бик борчылып. Ярар, өй өй инде, балалар барысын да көйләп, юып-җыеп куйган. Суыткычлар тулы — шулай булмый ни: без бит кызыбызның туган көненә җыенган идек, кодалар да киләсе иде… Нәкъ бәйрәм итәсе көнне хастаханәгә эләктек. Ярар, хәерлесе белән, әбиләр әйткәндәй — сиңа язган икән, син үтәсең инде…

«Сиңа әйтәм, миңа табиблар күп сөйләшмәскә кушты», — дип сүз катты әтиләре. Моңа сөенүем, миңа бары тынычлык, тынлык кына кирәк, урамдагы машина тавышы да күңелемә тия. «Җырларга куштылар! Озын татар халык җырларын», - димәсенме сүзен дәвам итеп. Я Раббым, баянын ала яисә пианино янына килә күрмәсен тагын, курайларны да арткарак төртергә кирәк… Әле сүзе бетмәгән икән: «Тәртип» не бастырасы булма! Миңа анда җыр җитмәде»… Ярар, ничек тә түзәсе, мин икенче планга күчтем, мин дә синең кебек авыру, дип сүз көрәштерүдән мәгънә юк. Ярый фатир зур, һәркемнең үз «палатасы». Ике атна реабилитация, бер зур тартма дарулар. Ала торгач, алары ун меңнән артып китте. Менә шулай инде — башыңа төшсә сырхау, кесәңә төшәр кырау, дип юкка әйтмиләрдер.

Шөкер, бер атнадан әтиләре нормальләшә башлады. Үзенең шундый халәтен ул үзе дә сизгән, көчле дарулар нәтиҗәсе инде, диде. Мин дә тынычландым, радио да ипләп кенә сөйли башлады.

Поликлиника

Хастаханәдән дәвалануны үзегез теркәлгән поликлиникада дәвам итәсез, хәбәр ителде, дип чыгардылар. Өйгә табиб чакыртырга була икән булуын, әмма хастаханәдә ятучылар, шулай ук авырулар күп булу сәбәпле, алар ике-өч көннән генә килеп җитәргә мөмкин.

Әлеге хәбәрдән соң үзебез киттек. Анда участок табибына эләгү алай җиңел генә булмады. Безгә анда шушы көннәрдә «больничныйлар» белән берничә мәртәбә керергә туры килде. Кайбер көннәрдә ирем икешәр сәгать алдан барып чират ала, тик барыбер аннан алда кимендә 5-6 кеше була, барыбер көнең шунда уза. «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша да, бик аз вакытка ачылган чагына туры килә алсаң, вакыт белән язылырга була. Гадәттә, берничә кеше шулай килә. Менә китә «тере» чираттагылар белән талаш, ызгыш. Аннан башка да ул чират дигәнең кырмыска оясын хәтерләтә. Кемдер алдагы көнне тапшырган анализ нәтиҗәләрен шул табибтан алырга тиеш, кемгәдер имза, кемгәдер мөһер генә суктырасы… Бер көнне шундыйлар кереп тулды кабинетка, табиб кабул итә алмый, шәфкать туташы болардан бушамый… Ярсуы чыккан табиб эчтән ишекне бикләп куярга мәҗбүр булды. Нигә ул анализ нәтиҗәләрен аерым урыннан бирмәскә, дип үзләре дә гаҗиз бу хәлдән.

Кыскасы, поликлиникалар һаман да совет заманыннан әллә ни ерак китә алмаган. «Ичмасам, компьютеры эшләсен иде», — диде кәгазь эзләп чыгып барганда шәфкать туташы. Икенче барганда А-4 форматында ак кәгазьләр алып бардым, чират миңа җиткәч тагын кәгазе бетеп куйса…

Табиблар җитешмәвен бер көнне баш табиб халыкка үзе аңлатты. «Хастаханәләрдә кизү торалар, өйләргә йөриләр, чирлиләр, чираттагы ялларын ала алмаучылар да бар», — дип сөйләде ханым. Тик ул чиратны бераз тынычландырса да, андагыларның хәлен җиңеләйтмәде. Иремнең дә чират саклап түземлеге бетте, анализ нәтиҗәләрен дә сорамыйча, «больничныен» вакытыннан алда яптырып кайтты да чираттагы ялын алды. Эшкә барырлык хәлдә түгел дә түгел әле ул. Мин дә ул чиратлардан беразга котылып тордым — көндезге стационарга юлладылар. Тагын дарулар, тагын система… Әмма алар мине сихәтләндерүгә ярдәм итә алды.

Ковидны ялгыз гына җиңү кыен

Хастаханәдә беренче көннәрдә ятканда бөтен дөнья туктап калган кебек була, инде сиңа берни кирәкми, бернәрсә дә кызыксындырмый кебек тоела. Беркем белән сөйләшәсе, берни ашыйсы килми. Әмма берничә көннән кая эләккәнеңне, терелер өчен үзеңә дә нык тырышырга кирәклеген аңлый башлыйсың. Көчле дарулар алгач, хастаханә ризыгы гына организм өчен аз, билгеле. Бигрәк тә ир-ат өчен. Һичшиксез, өйдә пешкән калорияле ризык кирәк. Поликлиникада бер хатын-кызның: өйдән килердәй кеше юк иде, бик авыр булды, дигәч, бик кызганып куйдым. Безгә балалар, туганнар, хезмәттәшләр нык булышты, хәлне белешеп, кирәк бар нәрсәне китереп тордылар. Инде чыккач та дусларыбыз корбан ашы дип, өйгә кайнар ризык әзерләп кертте. Барысы белән дә аралар тагын да якынайды, һәммәсенә дә рәхмәт яусын, үз изгелекләре үзләренә артыгы белән кайтсын. 

Әйе, чир килми тормый, китә торганы булсын. Чирләмәгән, авырып карамаган кеше түгел анысы, онкология юлларын да уздык, әмма бу авыру нык уйландырды. Өлкәннәргә генә нык бәрә дисәм, яшьләр турында да хәбәрләр ишетеп торабыз. Ныгытып шуны күңелемә киртләп куйдым: үзеңне саклап, әйләнә-тирәңдәгеләрне кайгыртып яши белергә кирәк. Бу дөньяда синнән дә күп нәрсә тора икән бит. Шул прививканы вакытында ясаткан булсак та, бу кадәр авырмаган, якыннарыбызга да шулкадәр борчу-мәшәкать тудырмаган булыр идек. Нык сабак бирдең син безгә ковид, ахырлары хәерле булсын.