Педиатр еш таралган авырулар һәм аларның сәбәпләре турында: «Хәзер әниләр иркәрәк»

“Балалар табибы ни сөйли?” сәхифәсендә Республика балалар клиник хастаханәсенең төрле профильле белгечләре белән интервьюлар тәкъдим итәбез. Анна Григорьевна Шишкова - табиб-педиатр.

Анна Шишкова 42 ел элек Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган, 41 ел балалар сырхауханәсендә эшли. «Олыгаеп барсак та, һаман балалар янында эшләп яшәреп торабыз», — ди ул.

— Без, әниләр, бала дөньяга килүгә, сәламәтлеген кайгыртуны сезгә ышанып тапшырабыз. Хәзер нинди тенденция күзәтелә? Кайсы авырулар арта, ниндиләре кими?

— Соңгы 10-20 елда балалар арасында вакцинацияләнә торган йогышлы авырулар кимеде. Эпидпаротит — халык телендәге свинка, ачык туберкулез хәзер балалар арасында юк. Гепатит В — сары авыруы төре, аннан прививка ясаганнан бирле, ун ел дәвамында поликлиникада ул авыру теркәлгәне булмады. Кызылча юкка чыкты. Аннан балалар бик каты азаплана иде. Киләчәктә әни буласы балаларга тискәре нәтиҗәләре бар.

Кызамык турында әйтәсем килә. 40 ел эшлим — балалар арасында чиста кызамыкны күргәнем булмады. Аңа каршы күптән прививка ясыйбыз. Быел олылар арасында берничә очрак булды, ник дисәң, аларның вакциналары юк. Шундый куркыныч туа башлады.

Соңгы берничә елда балалар арасында күз күрмәү — миопия беренче урынга чыкты. Балалар көннәр буе гаджетта текәлеп уйнаганга күз күремнәре начарайды. Икенче урында сөяк авырулары — сколиоз. Бала дөрес утырмаганлыктан килеп чыга. Өченче урында ашказан-эчәк авырулары. Балаларның дөрес тукланмавыннан, чөнки көннәр буе коры-сары ашап йөриләр. Вак-төяк акчага газлы эчемлекләр алалар, шул ашказан авыруларын китереп чыгара.

Үпкә ялкынсыну (пневмония), баш мие җилсенү (менингит) авырулары кими башлады. Бер биш ел тирәсе салкын тиюдән превенар дигән прививка ясый башладык. Илкүләм бушлай прививкалар календарена кертелде ул. Нәкъ менә шушы авыруларны китереп чыгара торган пневмококк бактериясеннән ясала. Өч яшькә кадәр балалар пневмококк эләктереп авырыйлар. Вакцинация үткәрелсә, салкын тиеп авырулар җиңелрәк үтәчәк, өзлегүләр бирмәячәк. Ике айдан соң ясый башлыйбыз, аннары 1,3 яшьтә кабатлыйбыз. Өч яшьтән соң Пневмо 23 дип аталганын ясатырга була.

— Бу превенар дигән прививканы ясатуга ихтыяҗ ни дәрәҗәдә зур?

— Әти-әниләр елдан-ел күбрәк ясата. Башта сак кына караганнар иде. Төрлесе бар инде. Минем бала болай да авырмый, диючеләр бар. Нигездә, ясатырга тырышалар.

— Прививка ясатмаучыларның балалары шул ук коллективларга бакчаларга, мәктәпләргә йөри. Прививкалы балаларның әти-әниләре моңа ризасызлык белдерә. Ничек уйлыйсыз, алар хаклымы?

— Алар дөрес уйлый. Прививка ясатмаган әти-әниләр арасында «бүтәннәр ясый бит, шуңа күрә минем бала да авырмаячак» дип уйлаучылары бар. Бу хәл дөрес түгел бит инде. Шул прививкаларны ясатканга бетте бит инде авыр йогышлы авырулар. Бомба кебек бит бу. Син ясатма, мин ясатма, ул бит берәр кайчан эпидемия кебек килеп чыгачак.

Бөтендөнья медицина оешмаларыннан да әйтәләр: прививкаларны сәламәтлеге зәгыйфь, авыруга тиз бирешүчән балаларга бигрәк тә ясатырга кирәк.

— Баш тартучылар тагын нинди сәбәпләрен китерә?

— Кемдер минем бала болай да авырмый, ди. Интернеттан укыйлар да, шул профессор фәлән-төгән, зыяны дип язган, дип дәлилләр китерәләр. Шул мәкаләне укып карагыз, дип әле безгә дә тәкъдим итәләр. Өченчеләре дин күзлегеннән карап, Аллаһы Тәгалә безне болай да саклый, Аллаһы Тәгалә нәрсә кушкан, шул булыр, диләр.

Прививкадан соң шундый-мондый өзлегүләр булган диючеләрне ишетергә туры. Минем бер генә тапкыр да өзлегү күргәнем юк. Без бит ата-анага прививка алдыннан әзерләнергә кушабыз. Аның инструкциясенә дә язылган: температура булырга, урыны авыртып, кызарып торырга мөмкин. Ул бит өзлегү түгел, тиешле реакция. Уйдырмалар бу. Балага прививка ясаткач, сөйләшми башлады диючеләр бар, димәк, ул баланың болай да нәселдән нәрсәдер булган инде…

— Җил чәчәге — ветрянка белән авырмаган балаларның әти-әниләренә нәрсә киңәш итәр идегез? Минем үз кызыма 10 яшь, без инде нәни чагында авырып калсын, дип ничек кенә йоктырырга тырышып карамадык — нәтиҗәсез.

— Ике сәбәбен әйтә алам. Беренчедән, аның организмында бәлки бу вирус бардыр, шуңа. Икенчедән, бәлки герпетик инфекция кебек кенә, җиңелчә генә үткәреп җибәргәндер. Герпетик ангина, стоматит кебек үткәндер дә киткәндер, сезнең аңарга иммунитет барлыкка килгәндер, шулай аңлата алам. Ветрянкадан вакцина да бар. Ул әлегә түләүле, прививкалар календарена кертелмәгән. Прививка да ясатырга мөмкин.

— Кечкенәдән салкын тидерүнең, соңрак үсә төшкәч, нәтиҗәләре нинди булырга мөмкин?

— Әйе, балаларны сакларга, моның өчен дөрес карарга кирәк. Кайбер балалар 2-3 айдан ук еш авыручан була. Гәрчә, туганда, салкын тию буенча барлык баланың да иммунитеты бертөрле була. Балаларда иммунитет 5-6 яшьтә генә барлыкка килә. Кайбер йортларда тәрәзә, җиләткечләрне ябып куялар да, баланы калын итеп төреп куялар, аннары әз генә урамга алып чыктыңмы, салкын тия, чөнки кызу һавага ияләшкән була.

Гаиләдәге башка балалар инфекция ияртеп кайтырга мөмкин. Кечкенәсенең иммунитеты булмагач, аңа эләгә. Ләкин еш салкын тиеп авырган бала үсә төшкәч тә шулай була дию дөрес түгел. Иммунитеты ныгыса, ул бүтән авырмаячак. Тик әгәр нәселдә хроник авырулар, бронхиаль астма, тамак бакасы яки тонзиллит бар икән, ул балага күчәргә мөмкин. Без бит бөтен әйберне балаларга бирәбез, хәтта чирне дә. Нәселдән күчүчәнлек булса да, спорт белән чыныкса, ул бала авырмаячак. Дөрес дәва алсаң, котылып була.

— Баланың ангинасын бетерәм ди, тамагын керосин, авиация бензины белән эшкәртүче, чайкатучылар бар. Бу чыннан да булышамы?

— Мин аңа ышанмыйм, аңламыйм да. Без бит протокол буенча дәвалыйбыз. Дәвалау стандартлары бар. Ул стандартларның берсендә дә керосин, бензин турында да ишеткәнем юк. Машина ягулыгы бит ул, яндырырга да мөмкин. Ничек шуны баланың авызына тыгарга кирәк?! Агулы матдәләр дә күп бит анда. Файда ясыйм дип, зыян салырга мөмкин.

— Баланы карау тәртипләре дә үзгәрде бүген. Элек кысып төрә иделәр, хәзер алай ярамый диюче табиблар да бар. Бу нәрсә белән бәйле?

— Балаларны биләүгә биләмәскә димибез, ләкин күлмәк, ыштан белән генә ятса да әйбәт дибез. Ник дисәң, баланың кул учларында, табаннарында рецепторлар бар. Шулар бала ялангач ятканда дөньяны танырга булыша. Андый балалар психик яктан тизрәк өлгерә. Шундый дәлилләр бар.

Шул ук вакытта, кайбер балалар бик каты елак, тынычсыз була, ул баланы төреп куйсаң, үз җылысы белән җылынып, рәхәтләнеп йоклап китә. Хәзер баланың гәүдәсенә туры китереп эшләнгән «кокон»нар да бар бит. Көндез берничә сәгать ползункида яткызсаң, аннары йоклатырга шунда төреп тыгарга мөмкин. Кайвакытниндидер авырулар булса, ортопедлар, неврапотологлар да төрергә куша. Бу кагыйдәләрдән дә кире чыгарга ярамый. Ә элек әбиләр баланы кысып төрсәң, аяклары туры булган дип әйткән, ул һич тә дөрес түгел.

Көн-төн подгузникта да тотарга ярамый. Бала тирли, тәне пешегә, төрле таплар чыга. Мин аңа каршы. Ә төнгә кигезсәң, бала тынычрак була. Хәзер модасы да шундый.

— Күкрәк сөтенең файдасын искәртеп китү беркайчан артык булмас дип саныйм…

— Күкрәк сөте белән имезүнең бары тик файдасы гына бар. Күкрәк сөтендәге иммуноглобулиннар, аксым, май сыер сөтеннән күпкә аерылып тора. Бала күкрәк сөтен имгәндә, әни җылысын күбрәк тоя, тынычрак була. Ул бит әле уңайлы, очсызга да туры килә. Яхшы смесьлар да арзан түгел бит. Мин гел күкрәк сөтен генә пропагандалыйм. Каршылыклар булса, смесь бирергә туры килә инде. Әгәр бала әйбәт ашый икән, күкрәк сөтен су урынына гына күрә икән, ул вакытта 2 яшькә кадәр имезергә була. Ләкин кайбер балалар ашамый башлый, ә күкрәк сөтендәге витаминнар гына җитешеп бетми, бала бүтән әйбер ашарга тиеш. Күкрәк сөтенә генә ябышып ята икән, ул вакытта бер яшьтә аерырга да була.

— Анна Григорьевна, яшь әниләр бүген нинди алар? Ничек бәяләр идегез?

— Элекке яшь әниләр мөстәкыйльрәк иде. Ә хәзерге әниләр иркәрәк. Өлгерә дә алмыйлар, бүтән эшләре күпме… Баласы елап тора аның, исе дә китми - телефоныннан нәрсәдер актара, баласына да тоттырып куя. Шундый әниләрнең җитдилеге юк. Приемда да сизәм мин моны. Алар шуңа күрә әбиләренә ияреп килә. Әни сөйлисе урынга күбрәк әби сөйли. Шуны сизәбез.

— Кайбер аналар, кирәк булса, булмаса да, антибиотик бирү ягын карый. Аларга, янәсе, шулай тынычрак. Антибиотик эчертү кагыйдәләрен искәртсәгез иде.

— Антибиотик бит ул дару, аны табиб кына бирергә тиеш. «Әзрәк авырый башлады да, без инде тагы да катырак авырый башламасын өчен, антибиотик бирә башладык» диючеләр бар. Мин моңа каршы. Антибиотикның кайсысы кирәген табиб баланы тыңлагач, кайчак анализ бирдереп, яисә снимокка төшкәч кенә билгели. Аннары «өч көннән хәле җиңеләйде дә, без ташладык, бирми башладык» диләр, болай да ярамый. Ничә көн кушкан, шулай эчелергә тиеш. Табиб әйтмичә туктамаска.

— Халык медицинасына ничек карыйсыз?

— Уңай карыйм. Мин үзем теге яки бу үләнгә нәселегездә аллергия юкмы, дип сорыйм. Алар бит дару үләннәре, теләсә ничек тә бирергә ярамый. Ике атна ромашка, солы суы эчертегез, ромашка белән чайкагыз дим. Бу инде өстәмә дәвалау гына. Балага зыяны юк икән — ярый.

— Баланы чыныктыру, иммунитетын көчәйтү өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

— Иммунитетын чыныктыру өчен, режим белән яшәргә тырышырга, вакытында дөрес ашату кирәк. Һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү кирәк. Әгәр баланың аллергиясе юк икән, кыш көннәрендә курслы витаминнар эчәргә ярый. Махсус иммун системаны ныгыту өчен көчле иммун препаратлар бар. Аларны бары тик табиб билгеләве буенча гына бирергә ярый. Баланың иммунитеты үзеннән үзе ныгырга тиеш, дару кертеп түгел. Иммунитет ник үзе эшләсен инде, читтән кертеп торганда, шуңа күрә иммунитетны бүтән чаралар белән чыныктырырга кирәк.

Без юньләп кояш та күрмибез, шуңа күрә Д витамины кирәк. Зурларга да бирәбез әле без аны.

— Педиатрларның эш тәртипләре хәзер ничек үзгәрде?

— Халык белән эшләве элек җиңелрәк иде, ә техник яктан хәзер уңайлырак. Бүген сырхауханәләр чиста, яңа, матур. Алдан язылу буенча кабул итәбез. Элек 60 кеше берьюлы килсә, су буе чират, талаш, ыгы зыгы иде. Ә хәзер үз вакытына килә дә керә. Компьютерлар белән эш итәбез. Бу әйбәт яклары диясем килә. Белгечләр күбәйде хәзер. Әйтик, колагыннан үлек агып торганын күрсәм, шул көнне үк юллама язам да, лорга кертеп җибәрәм. Элек берничә көн көтәргә туры килә иде.

Ләкин элек халык ничектер күбрәк ихтирамлы иде. Синең сүзеңне йотлыгып тыңлый иде. Хәзер аңлата башласаң, «ә Интернетта алай язылмаган» дип бәхәсләшә башлыйлар. Прививкага язу язсам, элек бер карышмый бара иделәр. Ә хәзер яшьләр Интернетта фәлән-төгән дип бармыйлар. Яшьләр бигрәк тә. Ул синең олы яшьтә икәнеңне дә, табиб икәнеңне дә карап тормый. Аңа ошамый торганрак сүз әйтеп җибәрсәң, үзем беләм диючеләр дә очраштыргалый.