Рушан Хаҗиев: «Татарларга тиредәге яман шеш - меланома әллә ни янамый» | intertat.tatar

Рушан Хаҗиев: «Татарларга тиредәге яман шеш - меланома әллә ни янамый»

Җәй җитсә, кояш теләп, кыш җитсә, солярий эзләп, тәннәрен каралтырга теләүчеләр байтак. Ә моның аяныч тәмамлану ихтималы башларына да кереп карамый. Табиб искәртүенчә, миңле кешеләр матурлыктан бигрәк саулык турында аеруча уйланырга тиеш.

Республика клиник онкологик диспансеры табибы, сырхауханә мөдире Рушан Хаҗиев миңнәргә игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Хастаханә миңнәрне тикшертү буенча акция дә уздырган.

Рушан Азатович, Татарстанда тиредә яман шеш авыруы белән вазгыять ничек?

Татарстанда тиредә яман шеш таралышы рак авырулары структурасында беренче урында иде. Колоректаль рак, үпкә рагы, сөт бизләре рагы үсеше нәтиҗәсендә әкренләп арткырак планга чыга.

Тиредә яман шеш яки базаль-күзәнәк рагы яшәрә бара, бу рак, нигездә, кояш тәэсирендә барлыкка килә. Тире кояш тәэсирендә зарарлана. Без чит илләргә чыгабыз, анда кояш мондагыча түгел, күпләр фанатизм белән, бик артык хирысланып кызына, кояштан саклаучы кремнарны кулланмый. Бу тире бозылуга китерә.

Рак тиз генә пәйда булмый, ул хроник процесс. Зарарланган тире шактый озак вакыттан, берничә елдан соң тире рагына әверелә. Меланома бездә тире рагы структурасында зур процентны алып тормый.

2021 елның 8 ае эчендә тире рагы белән 1345 пациент теркәлгән, шуларның 174е — меланома белән. Ел саен якынча 230 пациентта шушы диагноз ачыклана. 

Тиредә яман шешләрнең барысы да меланома кебек агрессив түгел. Меланома тире рагы структурасында 10 процентны алып тора, тик аннан үлем 95 процент тәшкил итә. 

Меланома тиредәге яман шешнең бер төреме?

Меланин чыгара торган күзәнәкләр бар, ул меланцит күзәнәк ультрашәмәхә нурларны йотканда хасил була. Бу тиренең үзен саклау реакциясе, шуңа күрә тире карала. Татарлар нигездә карарак тәнле, безгә меланома ул кадәр янамый әле. Безнең тире кояш активлыгы өчен уңай санала. Кояш та ул кадәр яндырмый.

Чагыштыру өчен Австралияне алсак, анда меланома - бер афәт. Чөнки анда Европа расасындагы кешеләр күченгән, алар ак тәнле, зәңгәр күзле, тиреләренең үзен саклау реакциясе юк, шуңа күрә еш кына кояшта тиреләре пешә. Меланома аларда беренче планга чыга, анда меланомадан үлем күрсәткече зур. 

Чагыштырмача сирәк очраса да, меланома бик агрессив яман шеш булып санала. Әгәр авыруны вакытында ачыкламасаң, үлем куркынычы зур.

Кызыну өчен солярийларга йөреп мавыгучылар бар бит… Ул чыннан да куркынычмы?

Безгә әле университетта укыганда ук бер фаҗигале язмыш тарихын сөйләгәннәр иде. Бер каракучкыл тәнле матур гына кыз укып йөргән. Совет заманы, әле ул вакытта чит илләргә бару юк бит, ә аның тәне кызынган кебек. Баксаң, ул кварц лампаларыннан файдаланган икән. Ультрашәмәхә нурланыш алган дигән сүз. Ун елдан ул кыз тире рагыннан вафат булган.

Безнең зонада солярий әллә ни кирәк тә түгел инде… Солярий - ул кварц лампасы түгел, билгеле, ләкин барыбер акыл белән, фанатизмсыз карарга кирәк. Миңнәр булса, кызынудан сакланырга. Безгә килеп, меланомасы көчәеп үлүче пациентлар да булды.

Тиредә шеш авыруларын вакытында ачыклар өчен нишләргә?

Тирегә игътибар итәргә кирәк. Тәнеңдә берәр тап күреп, ул үссә, кырыйлары тигезсезләнсә, кычытса, табибка барырга, диспансеризация узарга кирәк.

Ә миңле кешегә нишләргә? Миңе күп кеше бай, бәхетле дигән сүз дә бар бит әле…

Миңнәрнең рәвешен карап торырга кирәк, алар үссә, кычытса, онколог яки дерматологка барырга кирәк.

Татарстанда начар тәэсирле миңнәрдән ничек арындыралар? Табиблар ничек дәвалый?

Онкологиядә өч төрле дәвалау ысулы бар: хирургия, нур терапиясе, химия терапиясе. Хәзер инде протон терапиясе дә бар. Чыгып торса, үссә, миңне кисеп алу хәерлерәк. Шеш берничә стадиядә була. Калынлыгы, тирегә никадәр кереп үсүе буенча авыру стадиясе билгеләнә. Табиблар лимфотөеннәрне алуны да хәл итәргә мөмкин. Хирургия һәм иммунотерапия кебек дәвалау алымнары билгеләнә.

Кайсы һөнәр ияләренә аеруча куркыныч яный?

Бу күбрәк тире төренә карый. Әгәр ак тәнле, ак чәчле, һавада, кояшта эшли торган кеше икән, кабинетта утыручыга караганда куркыныч зуррак. Элек тире рагы буенча торба чистартучылар куркыныч астында иде, хәзер торбалар эчендә алай көл белән гел эшләүчеләр юк та инде.

Бу төр яман шештән саклану буенча киңәшләрне бирсәгез иде…

Туры кояш нурлары астында артык күп йөрүдән качарга, кояштан саклаучы кремнар сөртергә, я тәнне каплый торган җиңелчә кием кияргә, табибларга вакытында мөрәҗәгать итәргә, диспансеризация узарга кирәк.

Август ахырында «Миңеңне тикшерт» программасы старт алган иде. Теләгән һәркем үз миңен фотога төшереп, oncort16@yandex.ru адресы буенча җибәрә ала иде. Фото буенча яман шешме-юкмы икәнлеген чамалыйбыз. 100 процент ышаныч белән әйтмибез, әлбәттә. Шик туса, пациентны үзебезгә чакырабыз. Программа 5 сентябрьдә төгәлләнсә дә, фотографияләрне әле һаман җибәрәләр.

600ләп кеше фото җибәрде, 80нән артык шикле пациент ачыкланды.