Күз табибы: «Арпаны әбиләрдән килгән элекке ысуллар белән дәвалауны онытырга кирәк»

Аермачык күрү зур бәхет икәнен аңласак та, үзебез үк күзләребезгә зыян салабыз. Ничекме? Гаджетларга көчле хирыслык белән.

«Балалар табибы ни сөйли?» сәхифәсендә Республика балалар клиник хастаханәсе офтальмологы Фәрит Гыйльманов гаджетларның зыяны, күзгә чыккан арпаны дәвалау һәм башкалар турында сөйләде.

Балаларда күзләр сәламәтлеге белән бәйле нинди тенденция күзәтәсез? Күзлек кияргә мәҗбүр балалар саны арта барамы?

Кызганыч, бүген балаларның күзләре белән бәйле сәламәтлеге елдан-ел начарая. Күзлек киюче балалар да, хастаханәләрдә күзләргә операцияләр ясау саны да арта. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, бүген бөтен дөнья буенча 42 процент кеше, шул исәптән олылар да, балалар да, күзлек кияргә мәҗбүр. Россиядә һәм Татарстанда бу сан 10 проценттан артык. Татарстанда рефракция проблемалары 100 меңгә 3,5 мең балада очрый. Бу проблемалар актуаль. Сәбәпләренә килгәндә, иң еш очрый торганы — тумыштан ачыкланган чирләр. Икенче урында — балаларның имгәнүләре, нәселдән килгән чирләр. Шулай ук, телевизор, гаджет, компьютерлардан еш файдалану күзлек киюгә сәбәп була.

Башка чирләр турында әйткәндә, глаукома — балаларда күз басымы күтәрелү — 20 меңгә бер балада очрый. Бүген иң актуаль проблема — җитлекми туган балаларда ретинопатия (челтәр катлауның җилсенүсез зарарлануы — Т.И. искәрмәсе). Ул күбрәк 35 атнага кадәр туган балаларда була.

Тумыштан килгән чирләрдән катаракта (күз ясмыгы тукымасы яисә капсуласы өлешчә яки тулысынча тоныкланганда килеп чыккан күз авыруы — Т.И. искәрмәсе) да очрый. Элек күбрәк олыларда булса, хәзер балаларда да күзәтелә. Катарактадан хастаханәдә операция ясала.

Балалар арасында катаракта күбәю сәбәпләре нидә икән?

Тумыштан килгән чирләр, нәселдән килгән үзгәрешләр белән дә бәйле булырга мөмкин. Экология, нинди һава сулаулары, нинди су эчүләренә дә бәйле.

Шикәр чире белән дә бәйле, дип ишеткәнем бар…

Әйе, ата-аналары шикәр чире белән авырса, балаларда да булырга мөмкин. Ләкин шикәр чире күбрәк башка нәтиҗәләргә китерә, катаракта беренче урында тормый.

Балаларның күзләрен тикшертү өчен табибка кайчан бару кирәк? Ата-аналар, беренче чиратта, нинди билгеләргә игътибар итәргә тиеш?

Һәр баланы табибка күрсәтү вакыты төгәл билгеләнгән. Беренче тапкыр баланы яшәү урыны буенча бер айлык вакытта, аннары бер яшьтә, соңрак балалар бакчасына һәм мәктәпкә барыр алдыннан күзләрен тикшертү кирәк. Бүген мәктәп балалары арасында ерактан күрмәү яки миопия еш очрый, шуңа күрә мәктәптә укыганда елга бер булса да күз табибына күрсәтергә киңәш итәбез. Әти-әниләр балаларының күзендә теләсә нинди үзгәрешләрне күрү белән офтальмологка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Гаджетларның зыянын аңлатсагыз иде. Кайбер ата-аналарның исе дә китми, тыймыйлар да, балалары күпме тели, шул кадәр текәлеп утыра. Чынлыкта исә, балаларга көненә ничә минут рөхсәт ителә?

Миопия артуы, беренче чиратта, гаджетларны артык озак вакыт куллану белән бәйле. Аңа карамастан, прогрессны туктатып булмый, без балаларга да, олыларга да компьютерлар белән эш яки уку максатларында гына файдалануны киңәш итәбез. Хәзер инде бу яшәү рәвешенә кергән, гаджетларны бөтенләй тормыштан алып ташлап булмый, шулай да, без, табиблар, ата-аналарны кисәтеп торабыз. Гаджетларны көнгә 15 минут кына рөхсәт итәбез.

Телефон, планшетларга текәлеп утыру күз кибүгә дә китерә бит…

Балалар арасында күз кибү сирәк очрый, алар аны моны җиңелрәк үткәрә. Зыянлы тәэсир бетү белән балаларның күзләре җайлана, үзеннән үзе рәткә килә. Ә менә олыларга тамчылар тамызу, дәвалау кирәк.

Сез ничек уйлыйсыз, җәмәгать урыннарында балалар кулына гаджет тоттырып куюда чикләү кертү кирәкмиме?

Әйе, күп ата-ана өчен бу уңайлы. Аны карап утырганда балалар тик кенә утыра, чабышып йөрми. Шуңа да карамастан, мин чикләр идем моны, тыярга кирәк дип уйлыйм. Без моңа бәйле катлаулы проблемаларны күрәбез. Миопия минус 6 дан артса, күз эчендә авыр проблемаларга китерә ала.

Кылыйлык проблемасы нәрсәдән килеп чыга? Бала кылый буласын табиблар алдан ачыклый аламы?

Тумыштан килгән һәм яшәү рәвешендә барлыкка килгән кылыйлык бар.

Тумыштан кылыйлык 4 айга кадәр норма булып санала, 4 айдан соң үзеннән үзе бетәргә тиеш.

Ләкин барыбер бала күзендә үзгәрешләр күренсә, табибка күрсәтергә кирәк. Кылыйлык ул төзәтелә. Башта консерватив дәвалау, аннары ул да ярдәм итмәсә, операцияләр үткәрелә.

Балаларның күзенә арпа еш чыгуның сәбәпләре нидә?

Күз кабагына чыккан арпаны дөрес итеп дәвалау буенча бары тик табиб кына киңәш бирә ала. Үзегез дәвалый башламагыз. Әбиләрдән килгән элекке ысуллар — күзгә төкерү, нәрсәдер сылау, берәр нәрсә белән җылыту — бу әйберләрне онытырга кирәк, алай эшләргә ярамый. Табибка барыгыз, тамчылар, дарулар күп, шулар булышачак.

Арпа еш чыга башласа, ашказан, эчәк чирләре белән дә бәйләп карыйбыз, яки үт куыгы белән ниндидер үзгәрешләр булуы ихтимал.

Арпа елына ике-өч тапкыр чыкса, ул балаларны дәвалагач, тикшеренүгә гастроэнтерологка җибәрергә мәҗбүрбез. Күз кабагына арпа чыгу, беренче чиратта, иммунитет төшү чире. Без арпаны дәвалыйбыз, ләкин организмда төп сәбәбен эзләргә, дәваларга кирәк.

Элекке дәвалау ысулларын онытырга киңәш итәсез, димәк?

Аларның кайберләре, бәлки, зыянлыдыр да әле. Үз балаңның күзенә төкерү ул инде кыргыйлык. Мин шулай дип саныйм.

Кечкенә балаларда конъюнктивит чире еш очрый. Аны ничек дәвалап була? Ул йогышлымы? Бер булса, еш кабатланырга мөмкинме?

Конъюнктивит — еш очрый торган чирләрнең берсе. Ул күзгә кергән микроб, я вирус белән бәйле. Аның белән ешрак тыгыз коллективларда аралаша торган балалар авырый. Балаларның иммунитетын күтәрү, кулларын ешрак юарга өйрәтү кирәк. Аланың үз сөлгеләре, кулъяулыклары, үз мендәр тышлары булырга тиеш. Конъюнктивит вакытында күз эренли, яшь ага, кызара, балалар күзләрен кашый, кайвакыт температура күтәрелә, борыннарыннан маңка ага яки ютәлли башлыйлар. Бу очракта баланы табибка күрсәтергә кирәк.

Андый балаларны бакчаларга кертмәскә тиешләр дип беләм…

Әйе, андый балаларны кертмиләр. Тәрбиячеләр бу хакта белә, чөнки конъюнктивит — йогышлы чир.

Кешенең күзенә чүп кермичә тормый. Кайбер әниләр күз кабакларын әйләндереп тә карыйлар. Болай эшләргә ярыймы?

Күз кабагын әйләндерү бу инде тәҗрибә мәсьәләсе. Алар аны эшли белсә, карасыннар. Ләкин бу балага зыян китермәскә тиеш. Эшли белмәсәләр, шикләнсәләр, тотынмау хәерлерәк. Баланың күзенә чүп керсә, антисептиклар тамызырга киңәш итәбез. Тамчылар белән дә юдырып чыгарып булмаса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балаларның күрү сәләтен саклап кала алмаган очраклар да буламы?

Еш кына балалар бер-берсе белән уйнап, күзләренә я бармак, я линейка белән төртәләр. Күзгә пыяла, ботак керү очраклары да була, сәламәтлеккә зур зыян килергә мөмкин. Мондый вакытларда мөрәҗәгать итүгә операцияләр ясыйбыз. Дөм сукыр булып калган балалар минем истә юк. Бездән чыкканда, ут булса да күреп калалар. Татарстанда ике күзгә дә сукыр балалар 100 меңгә 18 бала.

Имгәнүләрдән тыш, тагын нинди сәбәпләр сукырлыкка китерә?

Күпчелеге вакытыннан иртәрәк туган балаларда очрый торган ретинопатия. Ике күзгә дә сукыр булуның иң зур сәбәбе шул. Тумыштан килгән чирләрдән ретинобластома дигәне куркыныч. Бу күзнең челтәр катлавында яман шеш. Андый балаларны без Мәскәүгә җибәрәбез. Анда бер үзәктә шул чирдән дәвалыйлар. Әти-әниләр соңласа, вакытында мөрәҗәгать итмәсә, глаукома чире дә сукырлыкка китерә ала. Шуңа күрә нинди генә үзгәрешләр булса да, табибка мөрәҗәгать итәргә өндибез.

Балаларның күзләрен саклар өчен тагын нинди киңәшләр бирер идегез?

Күзләрдә проблемалар булса, махсус туклану, витаминнар гына ярдәм итмәс, мөгаен. Бүген бөтен кеше бер дару эчеп, шундук әйбәт кенә яшәп китәргә тели. Витаминнар гына эчеп, күз күрүен рәтләп булмый. Сәламәтлекне саклау һәр көнне эшләнә торган эш. Гаджетларны чикләү, икенчедән, ешрак саф һавада йөрү, физкультура ясау, зыянлы ризык ашамыйча күбрәк җиләк-җимешкә өстенлек бирү кирәк. Табиблар язып биргән күзлекләрне кесәдә йөртмәскә, ә кияргә кирәк. Күзлек кимәү, үз чиратында, күз күрүне начарайта ала.

Өченчедән, күп ата-аналар балаларын 3-4 яшьтән үк укыта башлый. Баланың күзләре моңа әзер түгел. Бу баланың умыртка сөягенә дә, баш миенә дә зур көч.

Баланың башы авырта башлый.

Кемнедер шаккаттырам дип, баланы вакытыннан иртә азапламаска, димәк?

Әйе, чөнки балалар иртәрәк укый башласа, күзлекне иртәрәк кияләр. Статистика шуны күрсәтә. Барысын да вакытында эшләргә кирәк.

Ә баланың күзлек киясе килмәсә? Ата-аналарның шундый проблема белән килгәне бармы? Бу очракта линза белән алмаштырырга ярыймы?

Әйе, бу күбрәк мәктәпләрдә очрый. Имеш, иптәшләре көлә. Аңа да карамастан, күзлекне кияргә кирәк. Бүген 7-18 яшькә кадәр 10-30 процентка кадәр бала күзлек кия башлый. Бүген мәктәптә күзлек киюче балалар күп, хәзер бик оялмыйлар да. Линзага килсәк, аны кидерергә була, тик аларны юарга, карарга кирәк бит. Бала ничек кия, ничек салдыра, кияр, салыр алдыннан кулын юамы, нинди сыекчада саклый — моның барысын да ата-аналар күзәтергә тиеш. Без үзебез линзаларны 16 яшьтән дә иртәрәк киңәш итмибез.