«Иремнең энесе 25 яшендә тычкан бизгәгеннән үлде»: тычканнардан ничек сакланырга?

Көзге салкыннар җитү белән, җәй буе кырларда, урманнарда, болыннарда тамак туйдырып йөргән тычканнар авылга «кайта». Аларны бигрәк тә азык күп булган урыннар: келәт-абзарлар, базлар, каралты-куралар кызыктыра. Кимерүчеләр белән бергә төрле чирләр дә килүе ихтимал.

Күз алдына китерегез: көзге караңгы төн, авыл өендә ятып торасыз, ә түбәдә яки дивар артында кыштырдаган тавышлар ишетелә. Чабышалар, куышалар, чинашалар, сугышалар шунда. Әйе, тычканнар кайткан, рәхим итеп түзегез. Иң кыюлары аяк астыннан ук чабып та уза әле. Тычкан тавышын да ишетми башлаган карт мәчене сүгеп куясыз да: «Иртәгә үк агу, клей, капкан алып кайтырга кирәк», — дип уйлап ятасыз. Танышмы?

Кечкенә генә җан ияләре вак-төяк мәшәкатьләрдән тыш зур проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин. Тычканнар бөер синдромлы геморрагик бизгәк, халык арасында "тычкан авыруы" дип йөртелгән чирне тарата. Йогышлы авыруныны вакытында дәваламаган очракта ахыры бик начар тәмамлануы бар.

Тычканнарны, күселәрне куркыту һәм юк итүнең төрле ысуллары бар.

«Өстәл асларына кер порошогын сибеп калдырам»

Гөлсинә ханым Баһавиева Казанда шәхси йортта яши, җәен шәһәр янындагы бакчага йөри:

Хәзер тычканнарга каршы төрле агулар, келәй бар. Бакчада эшләр беткәч, мин шифоньерга, шкаф асларына абага яфраклары, әрекмәннең ябыша торган орлыкларын, кырмавык куям. Өстәл асларына кер порошогын сибеп калдырам. Тишекләрне мөмкин кадәр яхшылап ябып калдырырга кирәк. Тычканнар зыян салмасын өчен барлык әйберләрне яхшылап капланган савытларда сакларга кирәк.

Ййортта песи тотабыз. Быел карт ата мәчебез югалган иде, улым ана мәче алып кайтты. Безнең тавыклар янына күселәр дә килеп йөри, мәрхүмә булган күрше апабызның ятим калган мәчеләре ярдәмгә килә.

Инзилә Батталова, Тәтеш районы:

Без кыр янында яшибез, салкынайта башлагач, өйгә кыр тычканнары кайта башлый. Өйдә биш-алты песиебез бар, алар тычканнарны тота. Бүлмә почмакларына агулар да куябыз, агуланып үлгәч, исләре чыга, әлбәттә. Агудан кала келәй да кулланабыз, каты кәгазьгә сылыйм да, уртасына берәр азык куябыз. Тычканнар күп эләгә, дүрт-бишеҗыелгач, яңаны куям.

«Иремнең энесе тычкан бизгәгеннән үлде»

Башкортстаннан Зилә ханым Сәлимова тычканнарны төрле тәмләткечләр белән куркыта:

Әтием үлгәч, авылдагы өйне бикләп киттем. Барлык әйберләрне җыеп, яхшылап төреп куйдым. Калган он, ярмаларны зур пенопласт тартмага тутырдым да, яннарын скотч белән урап чыктым. Язын өйгә керсәм, авып китә яздым. Тычканнар тартманы кимергән, бөтен өй ап-ак шарлар белән тулган, ярмалар юк. Икенче елны тигәнәк куеп карадым, аны да бөтен өйгә туздырдылар. Хәзер инде банка капкачларына кызыл, кара борыч, канәфер салып шкаф эчләренә куям, өстәл, плитә өстенә, диванга сибеп калдырам. Тагын валидол таблеткаларын ташлап чыгам. Ике-өч ел инде бернинди ис тә, кимерелгән әйбер дә юк. Бөтнек маена чылатылган мамыкны куеп чыгарга була дип тә өйрәткәннәр иде, анысын ясап караганым булмады.

Дания Гимаева (исеме үзгәртелде), Казан:

Иремнең энесе 25 яшендә тычкан бизгәгеннән үлде. Ул авылда тракторчы булып эшли иде, кырда йөргәндә һәрвакыт авызына салам кабып йөри торган булган, шуннан йоктырган булса кирәк. Температурасы күтәрелгәч, аны район хастаханәсенә салдылар, салкын тиюдән дәваладылар. Хәле яхшы якка үзгәрмәде, бөерләр эшчәнлеге бозылды, нинди чир булуын билгели алмадылар, аннан соң Казанга хастаханәгә күчерделәр. Тычкан бизгәге диагнозы куелды, тик соң иде шул. Тычкан бизгәген дәвалауда соңга калырга ярамый. Тычкан — бик куркыныч хайван, аның белән шаярырга ярамый.

«Көз айларында тычкан бизгәге белән авыручылар саны артырга мөмкин»

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге җитәкчесе Луиза Борисова 2020 елның сигез аенда бөер синдромлы геморрагик бизгәк йоктыруның 341 очрагы теркәлүен әйтте. Авыручыларның яртысыннан күбрәге (201 кеше) тычкан бизгәген гыйнвар-март айларында йоктырган. Бу узган елның шушы чорындагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 33 процентка кимрәк. Былтыр ел буена 510 очрак теркәлгән булган.

«Авыручыларның күпчелеге Казаннан, тик ул бөтен кеше дә авыруны Казанда йоктырган дигән сүз түгел. Бизгәкне шәһәр янындагы бакчаларга баргач яки урманнарга чыккач йоктыралар. Шәһәрдә яшәүче халыкның 48 проценты урманга барганнан соң авырый», — ди белгеч ханым.

Быел Татарстанның дүрт районында — Әтнә, Югары Ослан, Менделеевск, Яңа Чишмәдә тычкан бизгәген йоктыру очраклары теркәлмәгән. Тәтеш, Спас, Кайбыч, Нурлат, Лениногорск, Лаеш районнарында авыруны йоктыручылар саны республика буенча күрсәткечтән ике тапкыр зуррак икән.

«Яз айларында кимерүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 50 процентка артты, чөнки кыш җылы булды, күпләп үрчү өчен уңай шартлар булды. Көз айларында да вак кимерүчеләрнең артуы көтелә, һава шартлары уңай һәм азык күп булса, аларның саны артачак. Димәк көз айларында тычкан бизгәге белән авыручылар саны артырга мөмкин», — дип сөйләде Луиза Борисова.

«Тычканнар үзләре авырмый»

Тычкан бизгәген, нигездә, җирән кыр тычканы (рыжая полевка) тарата. Йорт тычканы һәм гади кыр тычканы да күчерә ала. Йорт тычканы бизгәк күчерми дигән сүз дөрес түгел икән.

Авыру кимерүчеләр яки аларның тизәге, тычканнар тигән ризык аша йога ала. Авыру һава аша да күчә ала. Тычканнар үзләре бу чир белән авырмый, алар бары тик авыруны тарата гына.

«Авыруны йоктыруның беренче билгеләре 7-10 көннән барлыкка килә. Максималь инкубацион вакыт 45 көн булырга мөмкин, тик андый очраклар бик сирәк була.

Тычкан бизгәгенең беренче симптомнары ОРВИ яки салкын тиюгә ошаган. Хәзерге вакытта ОРВИ авырулары артканга күрә, беренче симптомнар булуга ук кешеләр табибка мөрәҗәгать итми.

Бераздан авыру йоктырган кешенең температурасы 38-40 градуска кадәр күтәрелә, хәлсезлек башлана, ашыйсы килми, калтырата, баш, мускуллар авырта. Аннан соң корсак һәм бил тирәсендә авырту сизелә башлый. Ул вакытта бөерләр эшчәнлеге начарлана, анурия (бәвел килмәү) башланырга мөмкин.

Урманга барып кайткач яки кырда эшләгәннән соң 7-10 көн узгач, шул симптомнар барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк кешедән кешегә күчми, шуңа күрә авырулар стационарда терапия бүлегендә дәвалана ала», — ди белгеч.

Тычкан бизгәге белән авырган очракта үлем очраклары 1- 3,5 процент, әмма 10 процент булган очраклар да билгеле.

Тычкан бизгәге белән теләсә кем чирләргә мөмкин. Мәсәлән, 2010 елда ату буенча Россия чемпионкасы Наталья Романова тычкан бизгәгеннән үлде. Спортчы, ярышларга әзерлек вакытында спорт базасында шөгыльләнгән, шул вакытта табигать кочагында авыруны йоктырган дип фаразладылар.

«Тычканнарда агуга иммунитет бар дигән сүз дөрес түгел»

Роспотребнадзор хезмәткәре саклык чаралары турында да сөйләп үтте. «Иң мөһиме: тычканнар керә алмаслык итеп барлык тишекләрне ябарга кирәк. Кимерүчеләргә каршы көрәш ысулларын кулланырга кирәк, капкын, келәй, төрле агулар куярга була. Аларның барысы да кибетләрдә сатыла. Ул агуларны барлык биналарда да кулланырга ярый, иң мөһиме — балалар таба алырлык урында булмаска тиеш. 

Биналарны эшкәртүче махсус оешмаларга мөрәҗәгать итәргә дә була. Тычканнарда агуга иммунитет бар дигән сүз дөрес түгел. Тычканнар агуланган ризыкны ашагач, шунда ук үлми. Алар гадәттә үз ояларына кайтып үлә.

Хәзерге вакытта күп кешеләр шәһәр янындагы бакчаларын кышка әзерли. Өйне җыештырганда респиратор яки марлядан ясалган битлек һәм перчаткалар кулланырга кирәк. Бүген алар болай да бик актуаль. Җыештырганда тузан күтәрелергә тиеш түгел, чөнки тузан белән бергә вируслы кисәкчәләр дә өскә күтәрелә һәм сулыш юлларына эләгә. Юеш чүпрәк белән эш итәргә кирәк.

Чистартылмаган яки ташландык биналарда төн кунарга калырга ярамый. Ашамлыкларны яхшы итеп ябылган савытларда сакларга кирәк.

Урманнан, кырдан, балыктан кайткач, кулларны сабынлап юарга кирәк. Кимерүчеләргә, аларның үләксәләренә ялан кул белән кагылырга ярамый.

Салам һәм бөртекле культураларны җыйганда зарарлану очраклары еш була. Кырда эшләгәндә бик игътибарлы булырга кирәк.

Өйдә үлгән тычканнарга да кул белән кагылырга ярамый. Тычкан үлгән урынга гына түгел, ә бөтен бүлмәгә яхшылап дезинфекция ясарга кирәк», — дип сөйләде Луиза Борисова.