Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар пульмонологы: «Бронхиаль астма чире арту сәбәпләренең берсе – артык чисталык»

Кешенең иммунитеты, беренче чиратта, үпкәләр белән бәйле, дигән иде Республика клиник хастаханәсе табибы очрашуларның берсендә. Балаларда үпкә авырулары ни дәрәҗәдә куркыныч? «Балалар табибы ни сөйли» сәхифәсе кысаларында, Республика балалар клиник хастаханәсе пульмонологы Илнур Закиров белән сөйләштек.

news_top_970_100
Балалар пульмонологы: «Бронхиаль астма чире арту сәбәпләренең берсе – артык чисталык»
Солтан Исхаков

Аллергия авырулары — яңа гасыр эпидемиясе

Балаларның сулыш системасында нинди проблемалар аеруча еш күзәтелә? Алар күбрәк ничә яшьтә ачыклана? Сезгә кайсы очракта мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Сәламәт бала тормышының беренче елында, әле күкрәк баласы булганда, еш авырмый. Менә яслегә киткәч, көне буе балалар белән контактта була башлагач, салкын тию чирләрен еш йоктыра.

Икенче юнәлеш — XXI гасыр эпидемиясе — аллергия авырулары. Әйтик, беренче яшьтә баланың тәне бозылса, аны атопик дерматит дисәк, ике-өч яшендә аллергик ринит барлыкка килә, томау төшә, төчкереп йөри башлый. Зуррак үскәндә, өч, дүрт, биш яшьтә аллергия авыруы бронхларга төшәргә мөмкин. Бронхиаль астма барлыкка килә. Халык аллергик йөткерү дип әйтергә ярата. Күзәтүләрдән күренгәнчә, кызганычка каршы, бронхиаль астма чире артып бара.

Безгә профессор Мизерницкий (Юрий Мизерницкий — Россиянең баш балалар пульмонологы) килгән иде. Лекциядә «100 ел элек балаларда бронхиаль астманың ике очрагы булган» дип әйтте. Бүген балаларда бронхиаль астма белән шаккаттырып булмый.

Моның сәбәбе нидә икән?

Экология үзгәрүе. Икенчедән, ашау үзгәрү. Элек сөт 2-3 сәгатьтә әчесә, хәзер ярты ел да утырырга мөмкин. Туклануда консервантлар барлыкка килде. Аллергизация бара. Кызганычка каршы, көнбатыш тормыш рәвеше алып барабыз. Артык чиста без, кулны гел юып кына йөрибез. Без бәләкәй чакта урамда көне буе йөгереп йөри идек тә, йөгереп кереп, пычрак куллар белән генә бутерброд ясыйсың да, тагын чыгып китәсең. Хәзер бер нәрсә булса, тизрәк кул юабыз. Артык чиста булуыбыз аллергияне барлыкка китерә.

Элек бит чума, чәчәк эпидемияләре булган. Кеше гомерләре күпләп өзелгән. Шул эпидемияләр аллергияне таратмый торган. Хәзер эпидемияләр юк, аллергия, әлбәттә, тарала.

Аннары дәвалау да үзгәрде. Салкын тигәндә элек су эчерткәннәр, температурага каршы дару биргәннәр. Ә хәзер томау төшкәндә дә балаларга бик күп дару эчерәбез. Бу мода дияр идем, ләкин без табиблар моннан баш тартабыз. Балага салкын тигәндә, азрак дару бирү яклы.

Авырта икән, өч дарудан да артык бирмәскә кирәк. Өч дарудан да күбрәк ала икән, организм өчен, шулай ук, аллергизациягә китерә ала.

Томау төшү үзеннән үзе дә бетә ала, димәк?

Әлбәттә, сәламәт балада томау төшү үзеннән үзе бетәргә мөмкин. Ләкин томау төшүнең башка сәбәпләре дә була. Аллергия, аденоидлар да… Балага томау төшсә, суларга комачауласа, беренче 5-7 көнне, әлбәттә, дәваларга кирәк. Әгәр маңкасы агып йөри, ләкин яхшы йоклый, ашый икән, бу вакытта томауны «үлә-үлә» биш дару белән дәваларга кирәк түгел.

«Аллергик ринит кабат әйләнеп кайтырга мөмкин»

Аллергик риниттан котылып буламы?

Бу диагноз куелган икән, ул инде гомер буена. Олылар арасында һәр өченче кешедә, балаларда һәр дүртенчесендә аллергик ринит. Яшүсмерләрнең 34 процентында аллергик ринит. Кызганыч, елдан-ел шушы авырту күбәеп бара. Бүгенге көндә без контрольдә тотабыз. Аллергик ринитны, атны бәйдә тоткан кебек, аны да тотып була, ләкин аннан котылдым дип әйтү дөрес әйбер түгел. Әгәр кемдер «котылдым» дип әйтә икән, аңа җиңелрәк булгандыр, бәлки, ләкин аллергик ринит, бронхиаль астма булган икән, ничәдер яшьтә ул кире әйләнеп кайтырга мөмкин. «Котылдым» дигән әйбер дөрес сүз түгел.

Бу чирләрне ничек аерырга була?

Томау төшә, еш төчкерә, баланың борыны суламый, гыжлап йоклый икән, борынның сулышы юк дигән сүз. Борыныннан һаман агып йөрергә мөмкин. Ике билгесе бар икән, аллергик ринит дип уйларга була. Бу балаларны аллергологка тикшеренүгә җибәрергә кирәк.

Пневмония — үлек белән бәйле чир

Балаларда нинди үпкә авырулары еш күзәтелә?

Бронхит, үтә көчле бронхит бар. Бала ел дәвамында бер-ике тапкыр кына авырта икән, көчле бронхит дибез, 3-4 тапкыр авырта башлый икән, кабатлана торган бронхит дибез. Хроник бронхит балаларда еш күзәтелми, чөнки ул, гадәттә, тумыштан, я нәселдән килгән очракта барлыкка килә. Балаларда күпчелек очракта я үтә көчле, я кабатлана торган бронхит була. Ләкин кабатлана торган бронхит дигәндә, бронхиаль астма да булуы мөмкин. Бала ел дәверендә 3-4 тапкыр һәм күбрәк авырта икән, аларны үзебезгә чакырабыз. Аллергологлар белән шушы сәбәпләрне ачыклыйбыз.

Бронхит үпкә ялкынсыну, ягъни пневмонияга кадәр катлауланса, бу ата-аналар чирне башында ук дәваламаган дигән сүзме?

Алай дип әйтү дөрес түгел. Чөнки бронхит аерым, пневмония аерым чир. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйле булса да.

«Вакытында дәваламадыгыз, шуңа пневмония барлыкка китерде» дигән сүз дөрес түгел, чөнки вируслар, бактерияләр организмга һөҗүм итә икән, бу бер үк вакытта барлыкка килә торган чирләр.

Пневмония — үлек белән бәйле чир, температура күтәрелә, кеше хәлсезләнә. Еш очрый торган сорауларның берсе: «Бала үзе йөгереп йөри, хәле дә әйбәт, ләкин күптән йөткерә, рентген ясадылар — безгә пневмония куйдылар». Ләкин уйларга кирәк: чыннан да пневмония микән? Әйе, пневмония диагнозы куяр өчен рентген ясатабыз. Әгәр баланың бронхлары какырык белән тула икән, снимокта пневмонияне хәтерләтергә мөмкин. Ләкин пневмония куяр өчен, балада температура, тын бетү, рентген снимогы булырга тиеш. Шушы өч әйбер бөтенесе бер ноктада булса, пневмония куеп була. Әгәр кайсыдыр симптомы булса, икенчесе юк икән — пневмония куймаска тырышабыз.

Әлбәттә, һәр кагыйдә дә искәрмәләр дә бар. Микоплазма, хламидия бактериялары бар. Алар үзләрен икенче төрле күрсәтергә мөмкиннәр.

Бала йөткермәсә дә, «пневмония куйдылар» диючеләр бар…

Әйе, мондый очраклар булырга мөмкин. Йөткерү ул — пневмониянең төп билгесе түгел. Йөткерү нәрсә соң ул, ул организмга нигә кирәк? Тын юлына чит әйбер эләксә, тиз генә йөрткерү рефлексы белән үпкәне арындырабыз. Никадәр өстәрәк булса, шунда рецепторлар күбрәк. Үпкәгә якынрак булса, рецепторлар кими бара. Үпкәдә йөткерү рецепторлары юк диярлек.

Әгәр инфекция кан буенча таралып, шундук үпкәгә эләгә икән, ул вакытта йөткерү булмаска да мөмкин. Инфекция ничек тарала? Ул башта бронхларга төшә, бронхитның билгесе булып йөткерү барлыкка килә, соңыннан үпкәгә төшеп утыра. Әйткәнемчә, пневмония вакытында йөткерү булмаска да мөмкин.

«Туберкулез фәкыйрьләрдә генә була дип уйлау ялгыш, ул — социаль чир»

Туберкулез белән вазгыять бүген ничегрәк?

Туберкулез белән чирләүчеләр күп түгел, ләкин туберкулез юк дип әйтә алмыйбыз. Ул бар. Күп кенә Европа илләрендә балаларга БЦЖ кертмиләр диләр, чөнки аларда туберкулез актуаль түгел. Без бала тудыру йортында ук БЦЖ вакцинасын кертәбез, чөнки, кызганыч, Россиядә, туберкулез авыруы бар. Баланы туу белән тизрәк якларга тырышабыз.

Туберкулез фәкыйрьләрдә генә була дип уйлау ялгыш. Ул — социаль чир, ул безнең янәшәдә, аның белән һәркем авырырга мөмкин. Кеше үз гомерендә туберкулез таякчыгы белән барыбер контактка керә. Бигрәк тә, балалар туберкулезга бирешүчән. Зурларда ул канда булса да, әгәр кеше дөрес тормыш рәвеше алып бара икән, чир көчәйми. Иртән кеше ашарга тиеш, чөнки иртән организм стресс кичерә. Урамда туңдык ди, я каядыр соңга калабыз дип, йөгереп, автобуска кереп утырдык, ди. Шул вакытта автобуста берәү йөткерсә, авырып китәргә мөмкинбез. Шуның өчен дә, туберкулез белән авырмас өчен, вакытында киенергә, ашарга, туңмаска тырышырга кирәк.

Балаларга елга бер тапкыр туберкулинодиагностика кирәк. Күп кенә ата-аналар аңлап та бетерми. Мондый аңлату эшләре кирәк. Балага БЦЖ керттек — иммунитеты бар. Бер яшьтә манту куябыз, ул кызарырга, шешәргә тиеш. Аннан ике-өч яшьтә карыйбыз. Әгәр бала туберкулез белән контактка кермәсә, реакция ел саен кими бара. Әйтик, биш яшьтә папуласы 5 мм булган да, аннары кинәт 11 мм булып куйган. Бу бала дүрт-биш яшь арасында туберкулез таякчыгы белән контактка кергән дигән сүз. Бу балаларны, әлбәттә, фтизиатрлар туберкулез инфекциясенә тикшерә башлый.

Әгәр хроник авырулары булып, еш йөткерә икән, бу вакытта, үз вакытында диагноз куяр өчен, мантуны елга ике тапкыр уздырырга кирәк.

БЦЖ җитлекми туган балаларга да үз вакытында кертелә. Бүген фтизиатрия хезмәте бик яхшы эшли. Ата-аналар прививкадан баш тартса да, табиблар үз эшләрен онытмыйлар, чөнки башка методикалар да бар.

БЦЖдан баш тарту дөрес түгел, чөнки туберкулез инфекциясе була икән, баланы коткарып булмаска мөмкин.

Күп кенә кешеләр прививкалардан баш тарта, ләкин ул гел булмый бит, бер була.

«Коклюш ютәл аша йога»

Сулыш органнарында тагын нинди авырулар еш күренә?

Бүген Татарстанда, шул исәптән Казанда да бума ютәл (коклюш) бик күп. Эпидемия дип әйтә алмыйбыз инде, ләкин күп ачыклана. Моның сәбәбе — я вакцина кертелмәгән, яки курс эшләнеп бетмәгән. Вакцина кертелгән бала, авырса да, җиңелрәк авырта. Минем шундый бер «антивакцинальщик» таныш гаиләм бар. Балаларында бер вакцина да юк, бервакыт балалары шундый көчле коклюш белән авыртты, хәтта баланың йөткерә-йөткерә тыны кысылган иде. Ничәдер секунд тын ала алмыйча, бите бер кызарган, аннары зәңгәрләнгән. Әтисе әйтә: «мин ул вакытта үзем дә үлеп китәрдәй булдым», — ди.

Коклюш ютәл аша йога. Бигрәк тә, бер яшькә кадәр балалар арасында авыр уза, шуңа күрә өч айдан балаларны саклый башлыйбыз. Эпидемияне, әйтик, грипп, пневмококк инфекциясен булдырмас өчен, 95 процент балаларны вакцинация белән колачларга тиешбез. Әгәр баланың 95 процентында вакцина була икән, ул калган биш процентын да саклап кала. Грипптан вакцина ясау өчен тәкъдим ителгән сан — 45 процент. Әгәр казанлыларның 45 процентында грипптан прививка булса, шәһәрдә яшәүчеләрнең барысын да эпидемиядән саклап калырга мөмкинбез.

Пневмококк инфекциясеннән прививканың файдасы нидә?

Без аны 2014 елда кадата башладык. Европа илләрендә 2000 елда кертелде, Россия ундүрт елга соңарды. Бу актуаль бактерия. Пневмококк инфекция — бүген отит, үпкә ялкынсыну, менингитның әйдәп баручы сәбәбе. Бу «Превинар» вакцинасын барлыгы өч тапкыр ясыйбыз. Ике айдан эшли башлыйбыз, аннары тагын ике айдан, өченчесе - бер яшь өч айда.

Ата-аналар аңлап бетермиләр, без аны соңрак кертәбез, бала ныгыбрак китсен, диләр. Ләкин пневмококк баланың тамагы, авыз куышлыгында, борынында алты айдан «йөри» башлый. Шул инфекцияне булдырмас өчен, алты айга кадәр вакцина кертергә тырышабыз.

Бүгенге көндә без инфекциядән саклый алабыз. Пневмококкның 96 серотибы бар. Бүген вакцина белән унөченнән генә саклап кала алабыз. Бу аеруча агрессив төрләренә кагыла. Алдагы елларда 20 валентлысы барлыкка килергә тиеш. Елдан-ел без күбрәк типлардан саклап калырга тырышабыз.

Америка педиатрының бер посты гыйбрәт булырлык. Ул соцчелтәрдә «биш яшьлек бала салкын тиеп, пневмония белән авыртты, баласын әбисе карады, бала пневмококк инфекциясен әбисенә йоктырды, карт әби шуннан вафат булды», дип язып куйган. Без шуңа күрә 2014 елдан вакцинация белән күбрәк кешене колачларга тырышабыз.

Әйткәнемчә, 95 процент балага пневмококк инфекциясеннән прививка кадатабыз икән, эпидемия кимүе турында сүз алып барырга мөмкинбез. Кызганыч, безгә әле бүген 95 процентка бик ерак. Вакцина кертелмәгән кешеләр йоктыручы булып торалар. Әкренләп инфекция тарала.

Пневмококк инфекциясе нинди чирләр китереп чыгара?

Колакта отит, бронхит, пневмония, менингит, кардит, сепсис чирләрен барлыкка китерә.

Кечкенәдән гел йөткереп, ютәлләп авырган балада, үскәч тә шушы чир кабатлану ихтималы зурмы?

Кабатлана торган бронхитлар бигрәк тә дүрт-биш яшь арасында була. Балалар еш авырта, йөткерәләр, ләкин мәктәпкә укырга кергәч, терелеп китәләр. Кешенең утыз ел элек яшәешен һәм бүгенгесен алыгыз. Хәзер бит сәүдә-күңел ачу үзәкләре бар. Ялларда анда миллионлаган кеше була бит. Һәр кеше йөткерә, төчкерә. Әлбәттә, бу инфекция. Без мондый үзәкләрдә йөрибез, ашыйбыз, ә балалар ничек? Алар егылалар, калган балалар белән уйныйлар. Инфекция пычрак куллар аша да күчә. Массив контакт булганда, бала авыртып китә.

Кайчак ата-аналар, без тамакка бернәрсә дә сипмик мени, дип гаҗәпләнәләр. Мин әйтәм: «кирәкми!». Баланың температурасы күтәрелә, ОРЗ, вирус чире башлана. Тән температурасы күтәрелгәнче үк, канына вирус килеп керә. Вирус бөтен тәнгә тарала. Ата-аналар: «Без тамакка сиптерсәк, вирусны җиңәбез», — диләр. Юк, җиңеп булмый, чөнки вирус ул бөтен җирдә, организмда. Вирус борынга да, тамакка да, үпкәгә, бронхка да тарала. Организмның резистенциясе дигән әйбер бар. Кемгәдер томау гына төшә, кемнеңдер тамагы авырта, кайбер баланың үпкәсенә үк төшеп утыра. Мәктәп яшенә җиткәч, алар азрак авырта башлый.

«Балалар бакчасына йөри башлагач, биш-алты тапкыр авыру нормаль күренеш»

Әти-әниләргә профилактика мәсьәләсендә нинди киңәш бирер идегез?

Специфик һәм специфик булмаган профилактика бар. Грипп, коклюш, туберкулез, пневмококк, гемофиль инфекциясе кебек бактериялардән биш вакцина бар. Бу специфик яклау. Профилактик чара буларак, халык медицинасын да кулланырга мөмкин. Ләкин, аллергия авыртулары күбәюен дә истән чыгармаска кирәк.

Кызыклы күзәтүләр бар. Мәсәлән, бер пациент бар иде, монда бронхит дибез, дәвалыйбыз, яхшырак булып киткән төсле була, ләкин барыбер йөткерү саклана. Аннары яңадан аллергия түгелме икән дип уйлыйбыз. Нәтиҗәдә аллергологлар чыннан да үләннәргә аллергия таба. Баксаң: әнисе, безгә әйтмичә генә, дару үләннәре җыелмасы биргән булган, шуңа терелә дә алмаган. Бу очракта билгеле инде, барыбер уйлап эшләргә кирәк.

Бала балалар бакчасына йөри башлагач, ияләнү чорында биш-алты тапкыр авыру нормаль күренеш. Ләкин бронхит артыннан кабат бронхит, аннан пневмония чиратлап булып торса, баланы садиктан алып торырга кушабыз. Өйдә өч-дүрт ай булса да утырса, иммунитеты үзеннән үзе ныгып китәчәк.

Күп кенә ата-аналар иммуномодуляторларга кызыга. Алар буенча дәлилле медицина юк. Әлбәттә, инструкциясендә бик матур язылган, тик без дәлилләр булудан чыгып эш итәбез. Әйтик, мең бала билгеле бер даруны эчә, тагын икенче мең балага бу дару эчерелми. Аннары ике группаны чагыштыралар: бу группа үзен ничек күрсәтә, икенчесе — ничек. Әгәр чын дару эчкән балаларның халәте яхшы икән, бу дару эшли дигән сүз. Шундый тикшеренүләр юк икән, без андый даруларны кулланмыйбыз. Элек женшень, элеутерококк кебек даруларны иммуномодуляторлар дип атый идек, ләкин бүген бу дарулар буенча тикшеренүләр юк.

Балага иммуномодулятор бирәсегез килсә, бу дару чыннан да булышамы икән, дип уйларга кирәк. Булышмаса, «пустышка» эчертүдән баш тарту хәерлерәк.

Бүген тормыш ритмы көчле: урамда йөреп керергә дә, ашарга да вакыт юк, ә урамда йөрү кирәк. Бала еш авырта башласа, чыныктыру кирәк.

«Балага салкын тисә, аны каен себеркесе белән генә дәвалап булмый»

Баланың борыныннан маңканы суыртып алучы әниләрне очратканым бар. Бу кирәк эшме?

Бер яшькә кадәр кирәктер ул санация. Әгәр тәпи йөри икән, маңка үзеннән үзе агып чыгачак. Ул вакытта юдыртып чыгарсагыз да җитә. Суыртып чыгару белән артык мавыгу кайвакыт зыян китерә. Баланың колагы авыртырга мөмкин.

Сулыш юлларына салкын тигәндә, балаларны мунчада каен себеркесе белән чабып, парландырып утырырга ярыймы?

Дәлилле медицина дидек бит. Мондый тикшеренүләр үткәрелмәгән, ләкин татарларда инде бу традиция. Үз традицияңнән баш тарту дөрес әйбер түгел, ләкин барыбер кагыйдә булырга тиеш. Балага салкын тигән икән, себерке белән генә аны дәвалап булмый. Баланы бу вакытта артык җылыту да кирәк түгел. Ә менә авыртмаган баланы себерке белән чабуның зыяны юктыр, минемчә.

Балаларның сулыш юлына ниндидер предметлар тыгылып калса, нинди алымнар кулланасыз?

Бронхоскопия алымы актуаль, чөнки бала авызына төрле әйберләр каба. Өйдә көнбагыш ашау дөрес әйбер түгел, аны авызына капкан балаларның тончыгу мисаллары бар. Тын юлларына төрле кирәкмәгән предметлар эләгү очраклары еш булмаса да, айга берничә тапкыр күзәтелә. Чит әйберләрне тын юлларына бары тик эндоскоп белән генә кереп, тартып чыгарып була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100