Үлгән паразит үлекләп яткан: бавырына эхинококк оялаган ханым ничек дәваланган?

Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә туып үскән Фирдәүсә Шакированың бавырына эхинококк дигән паразит кергән. 30 яшендә дәваланып, паразитны үтерсәләр дә, инде 33 ел Казанда яшәүче Фирдәүсә апаның бавыры кабат чәнчи башлый. Республика клиник хастаханәсенең эндохирургия бүлеге хирурглары бавырның үлекләгән өлешен кисеп алган.

Фирдәүсә Шакирова яшь чагында фермада мал-туар янында күп йөргән, эхинококк аның организмына шунда үтеп кергән, дип фаразлана. Дәваланып, паразитны үтергәннәр, анализлар аны сәламәт дип күрсәткән. Тик үлгән паразит зыян салмый калмаган.

— 80нче еллар иде… Авырып киттем дә, табиблар бавырымда эхинококк бар, диделәр. Мин сәламәтлегемә артык игътибар бирмәгәнмен инде, күрәсең, халык медицинасы белән генә дәваландым. Аннары берни борчымады, терелдем кебек.

Казанга күченгәнебезгә 33 ел, шул дәвердә берни белән дә авырмадым. Гипертониядән кала, бүтән бернәрсәгә зарланганым юк. 14 яшемдә сукыр эчәгесенә операция булган иде, аннары инде хастаханәгә бала табарга гына йөрдем дип әйтергә була. Бу чир каян килгәнен дә аңлый алмыйм. Дөрес, Кыргызстанда терлек асрап яшәдек, — дип сөйләде биш бала анасы.

Быел сентябрь аенда Фирдәүсә апаның ашказан асты, бавыр тирәсе бик чәнчи башлаган.

— Мин әле эшли идем. Күрәсең, авыррак әйбер күтәргәнмендерме, башка сәбәпме… Ашказаны асты, кабырга тирәләре бик каты борчыды, ул авырту аркага да бәрә иде. Чыдарлык хәл калмагач, Лаеш үзәк район хастаханәсенә бардым. Анда мине МРТга җибәрделәр. Табиблар үт куыгында таш һәм бавырда ниндидер шеш табып, РКБга юллама бирделәр.

Биредә шулкадәр яхшы кабул иттеләр, җентекләп тикшерделәр һәм операциягә әзерли башладылар. Операция алты сәгать дәвам итте, — диде 22 сентябрьдә операция кичергән Фирдәүсә Шакирова.

Республика клиник хастаханәсенең социаль челтәрдә шәхси аккаунтында язылганча, 2нче хирургия бүлеге табиблары операциягә кадәр тикшергәндә, я шеш, я эхинококк дигән ике версияне чыгарган булган. Анализлар организмда паразит юк дип күрсәткән, шул ук вакытта табиблар яман шеш тә түгел, дип уйлашканнар. Бары тик операция өстәлендә чыннан да инде күптән үле эхинококк булуын ачыклаганнар. 30 ел эчендә ул шулкадәр бавырга кергән ки, бавырның бер өлешен генә түгел, диафрагманың да бер өлешен һәм паранефрон, ягъни бөер яны клетчаткасын да алырга туры килгән. Операция лапароскопия рәвешендә бары тик тишемнәр ясап үткәрелгән. Гадәттә, мондый операцияләрне пациентлар җиңелрәк кичерә.

«Операция шулкадәр тәэсир итте: мин 100 процентка үзгәрдем»

— Мин операция алдыннан курыкмадым да, хәтта тизләтәсем дә килде, чөнки авыртуым бик каты иде, — диде Фирдәүсә Шакирова.

63 яшьлек әниләре һәм әбиләренең хастаханәдән терелеп чыгуын Казандагы биш баласы, тугыз оныгы, бер оныкчыгы көтә.

— Ходай Тәгаләнең миңа биргән сынавыдыр бу. Балалар, оныклар хакына мин исән. Операция шулкадәр тәэсир итте: мин 100 процентка үзгәрдем, моннан соң берәр хәл була калса, шундук табибка барырга кирәк. «Әй, узар әле», - дигән сүз белән генә үтми икән ул. Элек табибка баруны гел суза, кичектерә идем. Бүтән андый хәл кабатланмаячак, мин үзгәрдем. Мин әле яшәргә телим. Тормышны бик яратам мин! Балалар операциядән соң сакларга бер көн генә килде дә, үземне үзем карыйсы килә, килмәгез, дидем. Аларга салынып ятсам, мин кеше була алмыйм бит.

Бавырның сигездән бер өлешен, ташы белән бергә үт куыгын алганнар, диафрагманы чистартканнар, әзрәк бөер дә эләккән. Организм карт бит, аны тернәкләндеререгә кирәк. Диета тотарга куштылар. Хәзер, шөкер, үземне яхшы хис итәм, аягымда йөри алам, ашыйм. Бүген УЗИ үттем, җомга көн чыгарырга тиешләр. Бүлек мөдиренә, палата табибына, барлык персоналга рәхмәтем чиксез. Аларга гаилә бәхете, озын гомер телим! — диде Фирдәүсә ханым.

Ул Кыргызстанда яшәгән вакытта һәрвакыт татарча сөйләшкәннәрен әйтте. Әнисе Татарстанның Нурлат районыннан, әтисе — Самара татары. Сугыштан соң Азиягә бәхет эзләп киткән гаилә шунда төпләнеп кала.

Хирург Ленар Җиһаншин әйтүенчә, эндохирургия бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлеше — корсак куышлыгында авырулар булганда, лапароскопия операцияләре уздыру. Бишенче, алтынчы тәүлектә кеше үз аягында кайтып та китә ала. Операциядән соң тернәкләнү дә җиңелрәк, өзлегүләрсез уза.

Хирург-онколог, медицина фәннәре кандидаты Ерикен Сәлахов пациентның бу чире Татарстан өчен гаять сирәк очрак булуын әйтте.

— Бу чирне пациент 30 ел элек йоктырган, 30 ел узгач, кискенләшкән, үлекләгән, бавырда абсцесс, паразитар киста барлыкка килгән. 30 ел дәвамында организмда бавырда үле килеш яшәгән ул.

Бу чир безнең төбәккә хас түгел. Татарстанда эхинококк дигән авыру юк, бу Урта Азия, Дагынстанга хас. Соңгы елларда Татарстанда мондый операцияләр булганы юк, бу республикада бердәнбер очрак, — диде хирург.

Бүлек мөдире Александр Киршин сүзләренчә, Фирдәүсә Шакированың бавырының якынча сигездән бер өлешен алган өчен аның тормышына куркыныч янамый.

— Кисеп алынган өлешендә үлек белән үт суыннан башка нәрсә юк иде, — дип табиб Прометей турында риваятьне искә алды. — Көн саен бөркет килеп бавырын чукыган, төн эчендә кабат үсеп чыга иде, дип язылган бит. Дөресен генә әйткәндә, әгәр алкоголь һәм вируслар зыян китермәсә, бавырның потенциалы шактый зур. Кешегә яшәү өчен 20 процент сәламәт бавыр җитә. Кеше организмы бик дөрес төзелгән, кайсыдыр әгъзалар парлы, кайсыларыдыр бик зур, тик кеше үз сәламәтлегенә салкын каравы аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Александр Киршин теләсә кайсы сәламәт кеше дә диета тотарга тиешлеген искәртте. Дөрес туклану, тәүлегенә алты тапкыр аз-азлап ашау кирәк. Йокыга кадәр соңгы ашау дүрт сәгать алдан булырга тиеш. Майлы, әче, кызган, ысланган ризыклардан баш тарту хәерлерәк.

Эхинококкоз йогу юллары

Эхинококк этләрдә, кайчак мәчеләрдә дә очрый. Якынча 1 см лы суалчаннар шушы хайваннарның эчәклегенә оялый. Күкәйләре тизәк белән җиргә, суга, ризыкка да бүленеп чыга. Алар үлән, терлек азыгы, йогышланган су белән авыл хуҗалыгы терлекләре эчәклегенә дә эләгергә мөмкин. Әгәр йогышлы хайваннарның начар эшкәртелгән итен кулланса, кеше дә эхинококк эләктерергә мөмкин. Эт белән уйнагач, кулларын юмаган кеше дә шушы чирне йоктыра ала. Паразитлар нигездә эчәклектән бавырга эләгә.

Бавырга зыян килсә, төп билгеләр:

  • Майлы, кыздырылган ризыктан соң косу яки күңел болгану.
  • Уң яктан кабырга астында авырлык һәм авырту сизелү.
  • Эч китү.

Әгәр эхинококк кортларын вакытында үтермәсәң, организмнан чыгармасаң, алар үпкәләргә, баш миенә, сөякләргә дә үтеп керергә мөмкин.