«Балалар хакына булса да, сәламәтлеккә игътибарлырак булырга кирәк икән...»

«Үзеңне яратырга кирәк икән», — Алабугада ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче булып эшләгән Руслан Габдрахманов шулай ди. Моңарчы авыр хәлдәгеләрне ашыгыч рәвештә үзе хастаханәгә илтсә, 23 мартта үзенә дә миокард инфаркты булып, ашыгыч ярдәм машинасында табиблар кулына килеп эләгә.

Руслан Габдрахманов 37 яшьтә, хатыны белән дүрт бала тәрбияли ул. 2011 елдан ашыгыч ярдәм бригадасы табибларын йөртә. Гаиләсен туендырыр өчен, эш графигыннан буш вакытында өстәмә эшкә дә чыккалаган, йөк ташу белән шөгыльләнгән. Ул көнне дә сменадан кайткач, ял итеп алган да, өстәмә эш максаты белән юлга чыгып киткән.

— 23 март көнне үз машинамда иртүк чыгып китеп, эш буенча Кайбыч районы Борындык авылына кайттым. Кире киткәндә, күкрәктә авырту, кызышу, хәлсезлек сиздем, кисәк кенә каты итеп тирли башладым. Көчәеп ала да, җибәрә кебек, шулай бетәр дип уйладым. Шулай 50 чакрымлап баргач, заправкада туктап, эчәргә су алдым, ләкин хәлем яхшырмады, киресенчә, тагын да начарайганын аңладым. Икенче көнгә сменага иде, Алабугадагы үземнең фельдшерларга шалтыраттым, алар миңа берүк юлга чыга күрмә, кайтып җитә алмыйсың, диделәр.

Казанга керү юлындагы развязкага кадәр барып җиттем дә, ашыгыч ярдәмгә шалтыраттым, Питрәч бригадасы килеп җитте. Тикшерделәр, кардиограмма ясадылар да, башта Питрәчкә алып киттеләр, кичке 8ләрдә Казанга Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлегенә реанимациягә күчерделәр. Табибларга чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Минем очракта вакыт секундына кадәр санаулы, кадерле булган, ә табиблар тиз арада чарасын күрделәр, — дип сөйләде Руслан Габдрахманов. 

Русланның моңа кадәр йөрәк белән проблемалары булмаган. «Йөрәк чирләре нәселдә дә юк иде», — ди ул. Шулай да, инфаркт тиктомалга гына килеп чыкмавын, сәбәпләре булганын аңлый Руслан. 

— Үземә тиешле игътибар бирмәгәнмендер. Үзеңне әзрәк яратырга кирәк икән. Организмга авырлык килгән. Дөрес, кофены күп эчтем, эш графигы шундый булгач, күп эчәргә туры килде. Унбиш еллап аракыны авызга да алган юк, ә тәмәке тарту үз ролен уйнаган, күрәсең. Ун еллап күп тарттым. Хәзер сабак булды инде: тәмәкене ташлаячакмын. Шуны әйтә алам: тормышка караш үзгәрде. Мондый хәлләр килеп чыккач, икенче төрле уйлый башлыйсың икән. Сәламәтлек иң кадерле нәрсә икәнен тагын да ныграк аңладым. Балалар хакына булса да, сәламәтлеккә игътибарлырак булырга кирәк икән. Хәзер хәлем яхшы, дүшәмбе чыгарырга тиешләр, — ди ул.

Руслан Габдрахмановның дәвалаучы табибы, кардиолог Эльвира Сафина пациентка тиз арада коронар артерияне стентлау операциясе башкарылганын сөйләде. Инфаркт сәбәбе — атеросклероз. Ул кан тамырлары авыруы, холестерин җыелып, төерләр барлыкка килеп, кан тамырларын тарайта. Бу очракта озакка сузмастан коронарография ясала.

— Бу авыру әкренләп, берничә ел шулай аза барган. Пациентның тәмәке тартуы, хәрәкәттә аз булуы, йокы режимы бозылу моңа сәбәп булган. Үлем куркынычы да югары иде, әле ярый вакытында мөрәҗәгать итте. Руслан Габдрахмановка ел дәвамында эчәргә тиешле дарулар билгеләнде. Аның сәламәтлеген күзәтеп торачакбыз, тернәкләнү өчен шифаханәгә җибәрәчәкбез. Аннары шуның нәтиҗәләре буенча күз күрер, алга таба үз һөнәрендә эшли аламы-юкмы — карарбыз, — диде.

Эльвира Сафина әйтүенчә, атеросклероз соңгы елларда «яшәргән». «Хәзер 30-35 яшьлек пациентларны еш күрәбез. Бу инде нонсенс түгел», — ди табиб. 

Республика хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин сүзләренчә, кем дә булса ашыгыч ярдәмгә инфаркт билгеләре белән зарланып хәбәр итә икән, кардиология бүлеге табиблары алдан әзер тора. 

— Пациентның хәле шактый авыр иде. Ритмы өзелгән, йөрәк алды фибрилляциясе бозылган иде. Башта аритмология бүлегендә аның йөрәк ритмын тәртипкә китердек, аннары коронарография ясадык. Шушы ысул белән йөрәк тамырларында тромблар булу-булмавын тикшереп була. Була калса, табиблар тиз генә аларны ала, — ди ул.

Марсель Миңнуллин «терапевтик тәрәзә» төшенчәсен аңлатты. Пациентта көчле авырту билгеләре барлыкка килгәннән алып 3,5 сәгать кадерле вакыт санала. Шушы вакыт эчендә табиблар ярдәм күрсәтеп өлгерә алса, еш кына ахыры хәерле була. 

— Кагыйдә буларак, миокард инфаркты куркынычы 50 яшьтән соң берничә тапкыр арта, яшьләр дә шактый авырый башлады. Ирләрдә ике тапкыр ешрак күзәтелә, шулай да заманча технологияләр белән үлем очраклары күпкә кимеде. Безнең хастаханә аша елына инфаркт диагнозы белән 1200ләп кеше үтә, — диде табиб.