Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хайваннар дөньясында: Татарстанның аучылык хуҗалыкларында ничә җәнлек яши?

2016 ел белән чагыштырганда, пошилар, куяннар, кыр кәҗәләре, көртлекләр арткан, кабаннар кимегән. Балык дөньясына килгәндә, аның запасы начар түгел. Болар хакында ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты утырышында сөйләштеләр.

news_top_970_100
Хайваннар дөньясында: Татарстанның аучылык хуҗалыкларында ничә җәнлек яши?
"Татар-информ" архивы

Бурсык, куян, көртлек, кыр тавыгы кайда кими?

Кыргый хайваннар һәм кошлар үрчетү белән шөгыльләнә торган аучылык хуҗалыклары саны буенча Татарстан Идел буе округында беренче урында.

Бурсык, куян, көртлек, кыр тавыгы арткан һәм кимегән аучылык хуҗалыкларын игълан иттеләр.

Тархан, Омар, Алексеевск, Актаныш аучылык хуҗалыкларында, шушы эш буенча килешү төзелгән вакыттан бирле, җәнлекләр саны 35 проценттан 73 процентка кадәр арткан. Иң югары күрсәткечкә Тархан хуҗалыгы ирешкән.

«Глухарь», Төрнәс, Кама яры, Бахчасарай аучылык хуҗалыкларында шушы җанварлар кимегән. Төп аутсайдер — Бакчасарай хуҗалыгы — анда җәнлекләр 72 процентка кадәр кимегән.

2019 ел мәгълүматлары буенча, Татарстанда 26 мең 805 кыргый куян, 9 мең 620 баш поши, 2 мең 419 көртлек яши. 2016 ел белән чагыштырганда, (19 мең 428 баш исәпләнгән), куяннар шактый артса да, 2018 елга караганда, 2 меңгә кимегән.

Төлкеләр кайда күбрәк?

Куян булгач, төлкесе дә бар, билгеле. Аларны аерым күз алдына китерүе дә кыен. Куяны артса да, төлкеләргә артык үрчергә ирек бирмиләр. Котыруга каршы эш нәтиҗәсендә, төлкеләр саны 7 мең тирәсе. 2015 елдан 2019 елга кадәр кыргый хайваннарда котыру очраклары ун тапкыр кимегән.

Татарстанда аучылык хуҗалыкларында төлкеләр саны буенча лидер һәм аутсайдер районнар билгеле. Усинск, Мөслим, Баганинск, Ак Барс, Егерь ау хуҗалыклары — алдынгылар. Аларда 1 мең гектарга төлке исәбе бер берәмлектән кимрәк нисбәттә. Рысь, Мизиновск, Идел-Кама, Фазан, Актаныш хуҗалыклары — «кара исемлек»тә, анда төлкеләр тиешледән артык. 1 мең гектарга ике берәмлектән артык туры килә.

2021 елның 1 апреленә республикада төлкеләр санын 1 мең гектар мәйданга 1 җанвар исәбенә генә калдыру бурычы тора.

Котыру чиренә каршы эш кысаларында, 2019 елда комитет төлкеләр санын контрольдә тотуга 481 рөхсәт биргән. 4344 төлке атылган. Тикшерүгә 242 проба тапшырылган. 15 котыру очрагы ачыкланган.

Кабаннар Африка чумасы тарата

Төлке — котыру чирен таратуда куркыныч тудырса, көненә әллә ничәшәр чакрым җир узучы кабан дуңгызлары Африка дуңгыз чумасы афәте сәбәпчесе булырга мөмкин. Аларның саны тиешледән артып китмәсен өчен контрольдә тоталар. Кабаннарны бик яратып һәвәскәр аучылар да аулый. 2016 елда 6195 кабан булса, былтыр алар 5457гә калган.

Самара, Ульян һәм Чувашстанда Африка дуңгыз чумасы фактлары бар. Вирус табылган төбәкләр белән чиктәш районнарда көнбагыш һәм кукуруз игүнең куркынычы, чәчү урынын үзгәртү кирәклеге искәртелде.

 — Бу территорияләрдә авыл хуҗалыгы җирләре бар, көнбагыш һәм кукуруз игелгән, ә бу кабаннарны җәлеп итә. Әлеге җирләрдә урып-җыю соң башкарыла. Бу кабаннар керү ихтималын арттыра, — дип искәртте ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә шушы культураларны чәчү урыннарын үзгәртергә тәкъдим итте.

2021 елның 1 апреленә Татарстанда вирус табылган төбәкләр белән чиктәш районнарда кабаннар санын 1 мең гектарга 0,25 баш нисбәтендә калдыру бурычы куелган.

Кыр кәҗәләре арта

Соңгы ун елда кыр кәҗәсе саны биш тапкыр арткан. 2016 елда 2 мең 204 кыр кәҗәсе булса, былтыр 5 мең 911гә җиткән.

— Кыйммәтле җанвар буларак, кыр кәҗәләре арта. Идел аръягында аеруча яхшы үрчиләр. Без кыр кәҗәләре тагын да күбрәк булырга тиеш дигән фикердә. Моның өчен барлык кирәкле табигый шартлар бар, — диде Федор Батков.

Аучылык хуҗалыклары рейтингы

Барлык җәнлекләрнең санына карап, икътисади кыйммәте буенча аучылык хуҗалыклары рейтингы да төзелгән. Лидерлар — Усинское, Волжское, Лебяжье (Минзәлә), Вятское, Лубянское хуҗалыклары. Балык Бистәсе, Балтач, Арча, Әлки, Менделеевск аучылык хуҗалыклары икътисади нәтиҗәлелек буенча артта калган булып исәпләнә.

Федор Батков сүзләренчә, аучылык ресурсларын тиешенчә кулланып җиткермәве аркасында «кызыл» зонага эләгүчеләргә карата чаралар күреләчәк. Әнә, Бахчасарай аучылык хуҗалыгы ваемсыз мөнәсәбәт күрсәткән, учет эшләре үткәрелмәгән дә диярлек.

Быел Татарстанда 30 баш тимгелле болан туачак

«Марал» ҖЧҖ ширкәте тырышып эшләгән. Оешманың хайваннар үрчетү эше нәтиҗәсендә, бүген республикада 300дән артык марал һәм тимгелле болан бар. Быел әле тагын 30 баш тимгелле болан көтәләр. Шулай ук 2013 елдан 2019 елга кадәр алар табигый мохиткә 52 меңнән артык кыргый үрдәк чыгарган.

Балык җитәрлекме?

Медицина нормалары буенча, һәркем өчен балык продуктлары елына 23 кг нан да ким булмаска тиеш. Статистика буенча, хәзер балык продуктларын куллану Россия һәм Татарстан буенча 9 кг га якын. Шулай булгач, балык запасларын кайгырту — мөһим мәсьәлә. Бүген республикада балык запаслары 40 мең тоннаны тәшкил итә.

Тулаем алганда, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында балык запаслары канәгатьләнерлек. Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Фирдәвес Шакирова шул хакта әйтте.

— Куйбышев сусаклагычында су биоресурсларының төп запаслары корбан балыгы (лещ), судак, сазан һәм башка берничә төрле балыктан тора. Күпьеллык тикшеренүләр анализы күрсәткәнчә, төп сәнәгать балыклары запаслары тотрыклы, аларның тотылышы 45-55 процент дәрәҗәсендә. Түбән Кама сусаклагычында төп биологик ресурслар корбан балыгы, чуртан, судак, чабак (плотва), тәлпияк (густер). Ләкин биредә сазан, җәен, чөгә балыклары запаслары Куйбышев сусаклагычына караганда азрак, — диде Фирдәвес Шакирова.

Чөгә балыгы запасларына анализ буенча, соңгы елларда кимү тенденциясе туктаган.

— Бүген чөгә балыгы запаслары 80 тонна дәрәҗәсендә һәм 90 процентка кадәр өлеше Татарстан сулыкларында яши. Чөгә запаслары кимү тенденциясе бетүенә ясалма үрчетү һәм яшь балыкларны традицион сулыкларга җибәрү дә тәэсир иткән. Шул ук вакытта чөгә запасларын тагын да арттыруда аның табигый үрчүе дә йогынты ясый, — ди ул. «Татарстан территориясендә җир байлыклары участокларыннан файдалану тәртибенә үзгәреш кертү турында» ТР Министрлар Кабинеты Карары буенча, үрчү чорында уылдык чәчү участоклары чикләрендә җир асты байлыкларыннан файдалану белән бәйле эшләр башкару тыела.

Сулыкларга бай булуын исәпкә алганда, Татарстан балык продукциясен күбрәк җитештерә алыр иде, дип саный Фирдәвес Шакирова.

Федор Батков та бу фикерне җөпләде. Республика, ил базарларына чыгару буенча предприятиеләрнең потенциалы бар, дип саный ул. Ләкин төп тоткарлык — сәнәгатьтә киң кулланышлы төрләре аз тотылуы — ул 38 процентны тәшкил итә. Аз кыйммәтле балыклар күбрәк тотыла. Комитет рәисе балыкчылык белән шөгыльләнүчеләргә балыкларның кыйммәтле төрләрен күбрәк тотуны, яңа эшкәртү технологияләрен, товар төргәгенә яңа таләпләрне өйрәнергә киңәш итте. Батков алар өчен финанслау программаларын, кредит мөмкинлекләрен куллану кирәклеген әйтте.

Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин үтенечне җавапсыз калдырмады.

— Икътисад министрлыгының балык үрчетүче хуҗалыклар өчен грантлар булдыруын яки икътисади ярдәм формаларын табуын сорыйм, — диде ул.

«Кызыл китап»: мыеклы бөҗәкне чыгарырга, кедрныкын - кертергә!

Мин ишеткән кызык мәгълүматларның берсе «Кызыл китап»ка кагылышлысы булды. Сирәк хайваннар яки үсемлекләр күрсәң, комитетның рәсми сайтында электрон карточка тутырып була икән. Мондый мөмкинлек әле 2018 елда гына тудырылган. Арча, Балтач, Биектау, Әтнә, Яшел Үзән районнарында тереклек төрләрен ачыклау буенча фәнни-тикшеренү эшләре уздырылган. Жук-усач Альпийский дигән бөҗәк «Кызыл китап»ка кертелгән, Кедровка дигәне чыгарылган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100