«Хатыны иреннән качырып акча җыеп корбан чалса, ул гөнаһ саналмаячак»
«Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәт Сайфуллин корбан чалуга багышланган сорауларга җавап бирде.
Корбан чалу өчен мөһим бер шарт — матди яктан мөмкинлек
Мөселманнар ни өчен корбан чалырга тиеш, корбан чалу нәрсәне аңлата?
Корбан гарәп теленнән «якынаю», «Аллаһка якынаю» дигән мәгьнәне аңлата. Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә үзенең пәйгамбәрләренә «Миңа якынаерга теләсәгез, корбан чалыгыз», дигән. Шуңа күрә, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын, мәрхәмәтен алу өчен, мөселманннар корбан чала.
Иң таралган корбан — Корбан бәйрәмендә чалына торган корбан турында ниләр әйтерсез?
Ул өч көн дәверендә чалына. Корбанны гаилә исеменнән һәм үз исемеңнән чалырга мөмкин. Кайбер кешеләр мәрхүмнәр исеменнән дә атап чала. Бу да Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә тарафыннан хуплана. Әмма бу очракта корбанның берсе кешенең үзе исеменнән, икенчесе мәрхүм кеше исеменән булырга тиеш. Әгәр дә бу кеше үз исеменнән дә, үлгән кеше исеменнән дә корбанга бер үк сарык китерсә, бу дөрес гамәл булмый. Вафат булган кешесе исеменнән өстәмә сарык сатып алып корбанга китерергә тиеш.
Корбан чалу өчен нинди шартлар кирәк?
Корбан чалу өчен мөһим бер шарт булырга тиеш — матди яктан мөмкинлек. Әгәр дә Корбан гаетенә мөселманның корбанлык акчасы бар икән, шәһәрдә уртача 8 мең йөри бәя, әгәр 8 мең акчасы бар икән бу кешенең, аңа корбан чалу фарыз.
Әгәр акчасы булмаса, я әҗәте булса, бу кеше корбан чалырга тиешме?
Әгәр мөселманның бурычы бар икән һәм ул бурыч аны «буа», яшәргә тынычлык, ирек бирми, әҗәт кыенлык китерә икән, бу очракта корбан чалмасак та була. Бурычлы кеше, динебез буенча, бу гамәлдән азат ителә.
Бурычы була торып корбан чалучыга нәрсә була?
Бурычлы кешенең иманы көчле булып, ул Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгаләнең кодрәтендә шикләнми һәм аңа якынаерга теләп, бурычлы килеш корбан чала икән, Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә бу кешегә бурычларын тизрәк түләп бетерергә, аның әҗәтләрен җиңеләйтергә мөмкин.
Әгәр кеше: «Минем бурычларым бар, мин корбан чала алмыйм», - ди икән…
Бу очракта безнең аны көчләп корбан чалдырырга хакыбыз юк.
Хатыны иреннән качырып акча җыеп корбан чалса, ул гөнаһ саналмаячак
Әгәр дә гаиләдә ир кеше корбан чалдырырга каршы булып та, ә хатыны теләсә?
Кызганыч, хәзерге заманда гореф-гадәтләрне, йолаларны төгәл үти торган кешеләр сирәк очрый. Бигрәк тә ир кешеләр… Хатыны көчле иманлы, ул корбан чалырга тели, әмма ире каршы булып та, ул корбан чалырга дип акчаны иреннән качырып җыеп, рөхсәт алмыйча, корбан чалса, Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә тарафыннан ул гөнаһ саналмаячак.
Ир кешене ничек итеп корбан чалдырырга күндереп була?
Әгәр гаилә башлыгы каршы икән, аңа аңлатырга кирәк. Димәк, ул корбан чалуның асылын аңлап бетерми. Асылын аңласа, ул хатыныннан да күбрәк күңелен бирәчәк бу эшкә. Бу кешегә корбанның савапларының нинди зур икәнен аңлатырга кирәк. Сират күперен үткәндә бу хайваннар безгә ярдәмче була дип әйтергә кирәк. Бәлки аның күңеле нечкәреп, үз фикерен үзгәртер. Үзегез аңлата алмасагыз, мәчеттәге хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гаилә белән уртага салып сөйләшергә кирәк: «Чалдыра алабызмы, юкмы?»
Хатын-кыз иреннән башка гына үз исеменнән корбан чала аламы?
Әгәр ир белән хатын бер кесә белән яшәсә, ир кеше гаиләсе өчен җавап тотарга тиеш. Әгәр ире хатынына үз акчасын үзенә тотарга форсат бирсә, бу очракта хатын-кыз үз исеменнән чала ала. Әгәр ире кесәсеннән урлап чалса, андый корбанга Аллаһ Тәгалә мохтаҗ түгел. Уртак фикергә килергә кирәк.
Корбанны кемнәр чалырга тиеш: олылармы, яшьләрме?
Күп кеше корбанны әби-бабайлар гына чалырга тиеш, яшь кешеләр чалырга тиеш түгел дип уйлый. Бу дөрес түгел.
Нәзер әйтү — Аллаһ Тәгалә белән сатулашу
Башка төр корбаннарга килсәк…
Аллаһ Тәгалә безгә чирне ни өчен җибәрә? Безнең малларыбызга хәрәм акча керә. Менә шушы малларны пакълар өчен, җаннарыбыз-тәннәребезгә шифа бирсен, чирләребез, авыртуларыбыз китсен өчен дип кеше корбан чала.
Нәзер корбаны турында ишеткән бар…
Нәзер әйткән кешегә корбан чалу фарыз. Кайбер кешеләр авыр вакытларында нишләргә дә белмәгәннән, «Яраббем, мине шушы баләләрдән азат итсәң, мин синең ризалыгың өчен корбан чалыр идем», - дисә, акчасы бармы-юкмы ул кешенең, ул моны үтәргә тиеш. Үтәмәсәң, бурыч булып кала, тормышыңда күңелсезлекләр булуы мөмкин. Нәзер әйтү — Аллаһ Тәгалә белән сатулашу кебек килеп чыга. Шуңа күрә нәзер әйтү хупланмый. Аннан кайберәүләр нәзер тәкъдирне үзгәртә дип уйлый. Бу шулай ук ялгыш фикер. Нәзер әйттең дә, корбан чалып кына тормыш үзгәрми. Аллаһ Тәгалә белән сатулашмагыз, нәзер әйтмәскә тырышыгыз.
Нигез корбаны дигән бармы?
Динне белеп бетермәгән халык әлеге нигез корбаны дигәнне уйлап чыгарган. Нигез корбанын җан ияләренең тынычлыгы өчен дип чалдырганнар. Әмма әлеге очракта бу күп аллалыкка карый торган күренеш. Бу безнең динебезгә туры килә торган әйбер түгел. Шулай да, безнең элеккеге әби-бабаларыбыз өебездә бәрәкәт булсын дип корбан дип чалдырган.
«Шөкер корбаны» нәрсә ул?
Монысы — берәр кеше алдына куйган максатка ирешсә яки берәр нәрсә алса, Алла Сөбхәнә вә Тәгаләгә шушы ирешкән уңышлары өчен рәхмәт итеп, шөкер итеп корбан чалырга мөмкин.
Балалар өчен дә корбан чалалар бит әле…
Бала тугач чалына торган «акыйка» корбаны бар. Ир бала туса - ике, кыз балага бер корбан чалынырга тиеш. Туган бала үзенең «акыйка» корбанына бәйле.
Корбан чалмаган очракта ни була?
Бу балага күз тия, зәхмәт, җен тия. Шуңа күрә, бу зәхмәтләр балага тимәсен дип, бала туганның җиденче көненә корбан чалынырга тиеш.
Мөселманнар үтәми торган корбаннар бармы?
Күпчелек мөселманнар никах укылганнан соң чалына торган «вәлиде» корбаны турында белми. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйхи вәссәлам: «Әгәр никах укыттың икән, шөкер йөзеннән иң кимендә бер сарыкны чалып, кешеләргә өләш», - дигән.